Инфоурок Директору, завучу Рабочие программыКушымчаларның ялгану тәртибе

Кушымчаларның ялгану тәртибе

Скачать материал

Тема: Кушымчаларның ялгану тәртибе

Максат: укучыларның кушымчалар турындагы белемнәрен тирәнәйтү, аларны тамырга дөрес итеп ялгарга өйрәтү.

Логик фикерләү сәләтен, иҗади активлыкларын үстерү,төркемнәрдә эшләп, дустанә мөнәсәбәт булдыру.

Үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч тәрбияләү.

Җиһазлау: Проектор, ноутбук, таратма карточкалар, таймер, мэнэдж мэт, музыка

Дәрес тибы: яңа белемнәрне формалаштыру

Кулланылган структуралар: Хай  Файф, Мэнэдж Мэт,Сингл Раунд Робин, Тэйк Оф -Тач Даун,Фолоу зе Лидер,

 

 

Дәрес планы

І.Оештыру өлеше.

ХАЙ ФАЙФ – тынычлану сигналын куллану.

Укучыларның укытучы белән исәнләшүе.

МЭНЭДЖ МЭТ структурасын кулланып, укучыларның бер –берләрен сәламләве.

II.Актуальләштерү өлеше.

1. Без  сезнең белән үткән  дәрес материалын искә төшерербез.

Карточкаларда  бирелгән сүзләрнең тамырын билгеләргә кирәк.  Биремне иптәшләрегезгә карамыйча гына эшлисез. Моның өчен сезгә 2 минут вакыт бирелә. Вакыт башланды. Вакыт бетте.

 Ә хәзер ,Сингл Раунд Робин структурасын кулланып, 1 нче укучыдан башлап  һәрберегез үз җавабын дөрес итеп, укып чыга. Ялгышлар булса, дәфтәрләрегездә төзәтеп барасыз.

Молодцы, бик дөрес эшләгәнсез. Алга таба да шулай дәвам итегез.

2. ТЭЙК ОФ –ТАЧ ДАУН ( тейк оф –бас, тач даун – утыр)

Мин сезгә кагыйдәләр укыйм, минем фикер белән килешүче укучылар урыннарыннан торып баса, килешмәүчеләр утырган килеш кала.

 

Кагыйдә

1.

Әйе

Тамыр – сүзнең төп мәгънәле кисәге

2.

Юк

Тамыр сүзләрдә ясагыч кушымчалар була

3.

Әйе

Сүз бер яки берничә мәгънәле кисәктән тора.

4.

Юк

Ясалышы ягыннан сүзләр тамыр гына була.

5.

Әйе

Кушымчалар сүзнең мәгънәсен һәм формасын  үзгәртәләр.

6.

Юк

Сүзнең тамыры яңгырау тартыкка бетсә, саңгырау тартыктан башланган кушымча ялгана

7.

Әйе

Сүзнең мәгънәле кисәкләре дип тамыр, нигез, кушымчалар атала.

 

Сез алдагы дәрес материалын бик яхшы үзләштергәнсез, рәхмәт.

 

III. Төп өлеш.

1.Бүгенге дәрестә без кушымчаларның ялгану тәртибе турында сөйләшербез. Дәфтәрләрне ачып, бүгенге числоны , теманы языгыз һәм түбәндәге шигырь юлларын  матур итеп күчереп  куегыз.

Уйныйбыз да, җырлыйбыз да,

Кояш гел көлеп торса.

Авырлыкны да җиңәрбез

Дуслык күпере булса.

 

Әйдәгез, укучылар, без дә бүгенге дәрестә бер –беребезне ихтирам итеп, булышып эшлик, белемнәрне арттырыйк.

1.     Таблица ярдәмендә яңа теманы аңлату.

Тамыр

Сүз ясагыч кушымча

Мөнәсәбәт белдерүче кушымча

Модальлек кушымчасы

Бәйләгеч кушымча

Класс

-         таш

-лар

-ыбыз

Тиз

-

-рәк

-

Юл

-

-

-га

 

Укучылар тагын бер кат искә төшерегез әле,  сүз ясагыч кушымча дип нинди  кушымчага әйттек әле?

-         Сүзнең мәгънәсен үзгәртеп, яңа сүз ясый торган кушымчага.

Мөнәсәбәт белдерүче кушымчалар дип...

-         Сүзнең мәгънәсен үзгәртмиләр. Аларның бер өлеше сүзләрне бер –берсенә бәйли һәм җөмлә төзүдә катнаша. Боларны бәйләгечләр диләр.

-                     Мөнәсәбәт белдерүче кушымчаларның икенчесе эш –әйберләргә  мөнәсәбәтен белдерә. Боларны модальлек кушымчалары диләр.

Рәхмәт, бик дөрес булды.

Без алга таба, тамыр һәм кушымчаларны түбәндәге шартлы билгеләр белән билгеләрбез.

Тамыр –

Сүз ясагыч –

Модальлек –

Бәйләгеч –

Дәфтәрләргә язып куегыз.

2.     Фолоу зе лидер структурасы буенча физкультминутка.

Укучылар бер –бер артлы тезелеп басалар. Бию көе кушыла. Алдагы укучының хәрәкәтләрен арттагы укучылар кабатлый. Музыка туктагач, алдагы укучы артта күчә, кабат көй җибәрелә, икенчесе лидер була. Уен шулай дәвам итә. 3 минут вакыт бирелә. Вакыт беткәч, барысы да без булдырабыз, без молодцы дигән сүзне кабатлый.

3. Хәзер укучылар дәреслектәге 279 нчы  күнегү  ярдәмендә теманы ничек аңлаганыгызны Сималтиниус Раунд Тэйбл структурасын кулланып

тикшереп китәрбез. Һәркем үзе эшли. Эшләп бетергәч, сәгать уңаена иптәшегезгә биреп, тикшереп чыгасыз. Моның өчен сезгә 5 минут вакыт бирелә.(Тамыр һәм кушымчаларны шартлы билгеләр белән  билгеләргә. Һәр өстәлгә аерым эш.)

         1 өстәл – акыл, хезмәткәр, куянкай, йортыбыз.

2 өстәл – бир, уйла, беренче, йөрсен.

3 өстәл – зәңгәр, күңелле, бирмә, тауга.

4 өстәл – озак, бушлай, шәһәрчек, аты.

 Вакыт башланды. Вакыт бетте.

Эшләрне төркемдәге иң кечкенә буйлы укучы укып чыга.Рәхмәт.

4. Сезнең алда карточкалар бар. Сүзләрне  тамыр һәм кушымчаларга таркатып , шартлы билгеләр белән билгеләргә. Дәрес ахырында мин сезнең бүгенге дәресне ничек үзләштерүегезне тикшереп ,билгеләр куярмын.

Канатлану, бәхәсләшмәдек, якташ, җылытачак, таулы, таллык, зәңгәрсу, шатлыклы, урманнарда, серләшәләр.

IV. Йомгаклау өлеше

 Укучылар, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек?

-

Нәрсәләр эшләдек?

-

Дәрес сезгә ошадымы?

-

V. Өй эше:

Иҗади эш. “Мин дуслыкны ничек аңлыйм?” дигән темага кечкенә күләмле инша язарга

Сез бүгенге дәрестә бик актив эшләдегез. Тырышлык булса, уңышлар да булыр! Сау булыгыз, укучылар!

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Кушымчаларның ялгану тәртибе"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Шеф-повар

Получите профессию

Няня

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Укучыларның кушымчалар турындагы белемнәрен тирәнәйтү, аларны тамырга дөрес итеп ялгарга өйрәтү. Логик фикерләү сәләтен, иҗади активлыкларын үстерү,төркемнәрдә эшләп, дустанә мөнәсәбәт булдыру. Үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч тәрбияләү. Җиһазлау: Проектор, ноутбук, таратма карточкалар, таймер, мэнэдж мэт, музыка Дәрес тибы: яңа белемнәрне формалаштыру Дәрес Сингапур структурасына нигезләнеп төзелгән. Дәрестә түбәндәге структуралар кулланыла:Хай  Файф, Мэнэдж Мэт,Сингл Раунд Робин, Тэйк Оф -Тач Даун,Фолоу зе Лидер.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 663 997 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 12.05.2014 5405
    • DOCX 54.5 кбайт
    • 14 скачиваний
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Галиева Расима Муллануровна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Галиева Расима Муллануровна
    Галиева Расима Муллануровна
    • На сайте: 9 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 2
    • Всего просмотров: 15367
    • Всего материалов: 8

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Интернет-маркетолог

Интернет-маркетолог

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Основы управления проектами. Базовый курс

36 ч. — 144 ч.

от 1580 руб. от 940 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 59 человек
аудиоформат

Курс повышения квалификации

Организация опытно-экспериментальной и научно-исследовательской деятельности в образовательном учреждении

72/108/144 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 78 человек

Курс повышения квалификации

Предупреждение коррупции в организациях: задачи и функции структурных подразделений

144 ч.

2160 руб. 1290 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Педагогические идеи выдающихся педагогов и критиков

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Современные подходы к преподаванию географии: нормативно-правовые основы, компетенции и педагогические аспекты

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Подготовка менеджеров по продажам: аспекты телефонных переговоров

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе