Инфоурок Математика КонспектыБалалар сөйли

Балалар сөйли

Скачать материал

 

Максат:

1. Укучыларның танып белү эшчәнлеген активлаштыру;

2. Уйлаган фикерне дөрес итеп формалаштырып әйтеп бирү сыйфатын үстерү;

3. Математика фәненә иҗади кызыксыну уяту;

4. Кызыксынучанлык, эзләнүчәнлек, тырышлык кебек сыйфатлар тәрбияләү.

 

Чараны үткәрү программасы.

Катнашучылар:

Укучыларны, һәр өстәлдә 5 әр укучы итеп, 3 өстәлгә утыртырга; һәм аларны 1 нче команда, 2 нче команда, 3 нче команда дип тамгаларга. (8 класслар, 9нче класслар, 10 нчы класслар)

 

Алдан биремнәр биреп, әзерләнергә кушылган 1 нче сыйныф укучылары.

 

1. Кереш

2. Конкурс биремнәре

3. Тамашачылар белән уен

4. Нәтиҗәләр ясау.

 

Исәнмесез кадерле укучылар. Безнең математика атналыгы дәвам итә,  инде 3 нче көнгә дә килеп җиттек. Бүгенге чараның исемен “Балалар сөйли...” дип атарбыз.

Безнең белән бүген сәяхәткә математика фәнен яратучы, өйрәнүче, математика белән мавыгучы һәм шөгыльләнүче укучылар җыелган. Әйдәгез аларны кайнар алкышлар белән сәламлик. (алкышлар)

Димәк, башлыйбыз! (музыка куела)

I. Безнең беренче уен “Фикерлибез” дип атала.

Бу уенда сезгә, 1 нче сыйныф укучылары, сез уйлап табырга тиешле сүз турында сораулар бирә.                                                         Әгәр дә сүзне 1 нче тапкырдан белсәгез – 15 очко

                                                                  2 нче тапкырдан белсәгез – 10 очко

                                                                  3 нче тапкырдан белсәгез – 5 очко 

алу мөмкинлегегез бар.

 

Команда номеры

Белергә тиешле сүз

Сүз турында сөйләүләр

1

НОКТА

1. Ул җөмләдә, картада булырга мөмкин. Кайбер кешеләрнең дәфтәрләрендә, битләрендә дә була ала.

2. Ул төп геометрик фигура.

3. Җөмләнең ахырына куела.

2

КИСЕМТӘ

1. Ул туры һәм тигез.

2. Озын һәм кыска була ала.

3. Башы һәм ахыры бар.

3

ПОЧМАК

1. Өйне, шкафның һәм партаның бар.

2. Анда кайвакыт балалар да булырга мөмкин. Мин кайвакыт булам анда. Аңа бәрелсәң синяк чыгарга мөмкин.

 

Музыкаль тәнәфес “Чарли Чаплин такмаклары”. Башкаралар 11нче сыйныф укучылары Сабирҗанов Зөлфәт  һәм Вафин Ниязлар.

 

II. Икенче уеныбыз исә, “Тизрәк уйла!” дип атала.

Бу уенда командаларга 10 ар сорау бирелә.1 минут эчендә сорауларга җавап табырга кирәк. Ничә сүзне дөрес әйтсәгез шулкадәр очко алырсыз.

1 нче командага сораулар:

1. Яссылыктагы төп фигуралар (нокта,  туры);

2. Геометрик фигураларны өйрәнүче фән (геометрия);

3. Геометриянең яссылыктагы фигураларын өйрәнә торган бүлеге (планиметрия);

4.Беренче рус хатын- кыз математигының исем, фамилиясе (С.Ковалевская);

5. Бер ноктадан чыккан төрле ике ярымтурыдан торган фигура (почмак);

6. Яссылыктагы ике кисешмәүче туры ничек дип атала (параллель);

7. Фикер йөртү юлы белән аныклана торган раслама (теорема);

8. Чиктәш почмаклар суммасы (1800);

9. Өчпочмакның почмаклары суммасы (1800);

10. Турыпочмаклы өчпочмакның туры почмагына каршы ятучы ягы (гипотенуза).

2 нче командага сораулар:

1. Геометриянең фигураларны пространствода өйрәнә торган бүлеге (стереометрия);

2. Бер туры өстендә ятмаган 3 нокта һәм шул нокталарын пар-пар тоташтыручы 3 кисемтәдән торган геометрик фигура (өчпочмак);

3. Юнәлешле кисемтә (вектор)

4. “Эврика!” сүзен кем әйткән (Архимед);

5. Исбатланмый торган раслама (аксиома);

6. Туры почмак ясап кисешүче турылар (перпендикуляр);

7. Турыпочмаклы өчпочмакның туры почмагын төзүче яклары (катетлар);

8. Әйләнәнең теләсә кайсы ике ноктасын тоташтыручы кисемтә (хорда);

9. Бөтен яклары да тигез булган параллелограмм (ромб);

10. Кайсы санау системасында 0,1,2,3 саннары бар? (дүртешәрледә)

3 нче командага сораулар:

1.Гади санның бүлүчеләре ничә? ( 2)

2. Ике ягы гына параллель булган дүртпочмак? (трапеция)

3. Исбатларга кирәк булган математик җөмлә? (теорема)

4. Иң кечкенә натураль җөп сан? (2)

5. Сәгатьнең чиреге күпмегә тигез? (15минут)

6. Санның йөздән бер өлеше? (процент)

7. Математикада ничә цифр бар? (10)

8. Барлык яклары тигез параллелограмм? (ромб)

9. Яссылыкта ноктаның торышын нәрсә билгели? (координата)

10. Нинди автомобильнең эмблемасы 4 боҗралы? (ауди)

 

 Музыкаль тәнәфес.

“Мандолина”  түгәрәгенә йөрүче “Язгы тамчылар” төркеме  чыгыш ясый.

 

III. Безнең киләсе уеныбыз  “Аңлатабыз!” дип атала.

Бу уенда без кабат 1 нче сыйныф укучыларына мөрәҗәгать итәрбез. Бу очракта сүзне 2 мөмкинлектән белергә кирәк.

1 нче мөмкинлек – 10 очко

2 нче мөмкинлек – 5 очко китерер.

 

Команда номеры

Белергә тиешле сүз

Сүз турында сөйләүләр

1

ӨЧПОЧМАК ЛИНЕЙКА

1. Аны мин үзем белән мәктәпкә алып киләм. Дәрестә кулланам. Берничә

төрле була.

2. Аның яклары һәрвакыт тигез, перпендикуляр төзегәндә кулланалар.

2

ПАРАЛЛЕЛЬ ТУРЫЛАР

1. Мин аларны Казанга баргач трамвайга утырганда күрдем, минем партада да

бар әле ул.

2. Алар кисешмиләр.

3

МӘЙДАН

1. Квартира алганда беләләр, ул зур булса шатланалар.

2. Аны өчпочмакныкын да, турыпочмаклыкныкын да табып була.

 

 

 

 

IV. Киләсе уен “Рәсем ясыйсы килә” дип атала.

Бу уенда сез, төп цифрлар ярдәмендә кеше рәсеме  ясарга тиешсез. Рәсем ясаганда кайсы команда күпме цифр кулланган, шулкадәр очко алачак. Рәсем матур да булырга тиеш.

V.Безнең ярышучыларыбыз эш белән мәшгуль булганда, без тамашачылар белән уен уйнап алырбыз.

1 нче тамашачыга – 2 гә бүленә торган сан урынына “Әйтмим” сүзе әйтеп 1 дән 30 га кадәр санарга.

2 нче тамашачыга - 3 кә бүленә торган сан урынына “бик дөрес” сүзе әйтеп 1 дән 30 га кадәр санарга.

 

Музыкаль тәнәфес. Җырлый  10 нчы сыйныф укучысы  Загидуллина Гөлия.

 

VI. Киләсе уен “Куып тот!” дип атала.

Бу уенда балалар ниндидер сүз турында аңлатма сөйлиләр. Сүзне тапкан команда  кул күтәреп җавапны әйтергә тиеш. Җавап дөрес булмаса балалар дәвам итәләр. Һәр дөрес әйтелгән сүзгә 5 очко

БИЕКЛЕК

Кешеләрнең дә, өйләрнең дә, фигураларның да була. Зурырак һәм кечерәк тә була ала. Сездә дә бар, миндә дә бар.

ӘЙЛӘНӘ

Ул чәшкәдә дә бар. Телевизорда поле чудес уенында да күрәбез без аны. Аны без диаграмма төзегәндә дә файдаланабыз. Аны циркуль ярдәмендә төзиләр.

ЦИЛИНДР

Агач кәүсәсенә охшаган әйбер. Элек шундый исемдәге баш киемнәре киеп йөргәннәр.

ТАМЫР

Агачта бар. Суүсемнәрдә юк. Тигезләмәнеке бар.Кайвакытта булмый да.

VII. Бу уен “Шигырь яздык утырып” дип атала.

Бу уенда, бирелгән сүзләрдән рифмага туры китереп ике куплет шигырь язырга кирәк. Математик шигырь булса тагын дә әйбәт.

 

................ ямансу

.............юаныч.

...............Пифагор,

.................. куаныч.

 

.................... укытучы,

.....................күңелле.

................. тискәре сан,

................... укучы.

 

VIII.Командалар эш эшләгән арада, без тамашачылар белән “Чылбырдан сүз ясыйбыз” дигән  уен уйнап алырбыз.

Шуның белән безнең бәйгебез тәмам, ә хәзер җиңүчене ачыклар өчен очколарн

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Балалар сөйли"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Директор десткого сада

Получите профессию

Фитнес-тренер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Максат:1. Укучыларның танып белү эшчәнлеген активлаштыру.2. Уйлаган фикерне дөрес итеп формалаштырып әйтеп бирү сыйфатын үстерү3.Математика фәненә иҗади кызыксыну уяту4. Кызыксынучанлык,эзләнүчәнлек,тырышлык кебек сыйфатлар тәрбияләүЧараны үткәрү программасы.Катнашучылар:Укучыларны һәр өстәлдә 5 әр укучы итеп,3 өстәлгә утыртырга; аларны 1 нче команда,2 нче команда, 3 нче команда дип тамгаларга.(8,9,10 нчы класслар) Алдан биремнәр  биреп ,әзерләнергә кушылган 1 нче сыйныф укучылары. 1. Кереш2.Конкурс биремнәре3.Тамашылар белән уен4. Нәтиҗәләр ясау

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 664 948 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 28.05.2014 673
    • DOCX 21.4 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Гайфуллина Дамира Гилфановна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Гайфуллина Дамира Гилфановна
    Гайфуллина Дамира Гилфановна
    • На сайте: 8 лет и 9 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 5650
    • Всего материалов: 6

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Фитнес-тренер

Фитнес-тренер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Внедрение системы компьютерной математики в процесс обучения математике в старших классах в рамках реализации ФГОС

36/72 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 139 человек из 52 регионов
  • Этот курс уже прошли 492 человека

Курс повышения квалификации

Педагогическое проектирование как средство оптимизации труда учителя математики в условиях ФГОС второго поколения

36/72 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 85 человек из 35 регионов
  • Этот курс уже прошли 1 415 человек

Курс повышения квалификации

Система работы учителя математики по подготовке учащихся основной школы к математическим конкурсам и олимпиадам в рамках обновленного ФГОС ООО

36/72 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 93 человека из 41 региона
  • Этот курс уже прошли 296 человек

Мини-курс

Планирование проектов

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Современные информационные технологии и информационная безопасность

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Мини-курс

Мозг и психотерапия: влияние, методы и направления

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 64 человека из 29 регионов
  • Этот курс уже прошли 27 человек