2
нче сыйныф өчен
“
Без – татар балалары” исемле
эш
программасы
(өстәмә
сәгатьләр өчен)
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы:
Фәйзрахманова С.Н.
Укытучылар
киңәшмәсендә каралган
Беркетмә
№____ «____»______2014 ел
Аңлатма язуы.
2 нче сыйныфта татар телендә сөйләшүче сәләтле балалар өчен
“Без – татар балалары” исемле эш программасы укучыларда белем алуга һәм фәнгә
карата кызыксыну уяту, белемнәрне тирәнәйтү максатын күздә тотып төзелде.
Программа сәләтле баланың мөмкинлекләрен тагын да үстерергә, һәр укучының тел
белеме буенча сәләтен ачарга ярдәм итәчәк.
Хәзерге вакытта татарча сөйлим диеп телне
бозып сөйләүчеләр күбәйде. Без кайчакта, зәңгәр экраннан чыгыш ясаган кайбер
дикторларыбызның хаталы сөйләмен ишетәбез. Моңа, әлбәттә, күңел әрни, сыкрана.
Бу программа шушы кимчелекләрне киметү максатын да күздә тота.
План 2 нчы сыйныфта укучылар өчен 34
сәгатькә исәпләнеп төзелде.
Максат: Балаларның иҗади
активлыкларын, сәләтләрен үстерү, туган илен яратучы, аның гореф – гадәтләрен,
йолаларын, тарихын һәм бүгенгесен белүче шәхес тәрбияләү
Бурычлар:
-укучыларга
туган телгә, аның сүз байлыгына кызыксыну булдыру;
- әдәби сөйләм кагыйдәләрен төшендерү, сүзне ничек
әйтергә икәнен аңлату, әдәби әсәрне матур итеп укырга, дөрес аңларга, нык
үзләштерергә әзерләү;
- балалар язучылары, аларның иҗатлары
белән таныштыру;
- халкыбызның
милли традицияләре турындагы күзаллауны ныгыту;
- телебезнең
матурлыгын күреп, яратырга өйрәтү.
- рухи һәм әхлакый сафлыкка ия иҗади
шәхес үстерү.
-
укучыларның мөмкин булган сәләтләрен ачу һәм аны үстерү өстендә эш алып бару
Программаның
юнәлеше
- Балаларның эстетик зәвыгын,
иҗади фантазияләрен үстерү;
- Балаларны традицияләребезгә
нигезләнгән үзара аралашу культурасына өйрәтү;
- Балаларның милли телен баету;
- Сәләтле балаларны ачыклау
Көтелгән нәтиҗә
Бу программаны өйрәнгәннән соң укучылар түбәндәгеләрне
белергә тиеш:
Татарстан, татар халкы, аның тормыш-көнкүреше,
традицияләре, әдәбияты, сәнгате турында әдәби телдә сөйли һәм яза белергә;
Татар балалар язучыларыннан өйрәнелгәннәренең әсәрләрен
белергә;
Текстны камилләштерергә, кабатлауларны булдырмыйча
сүзләрне синонимнар, антонимнар белән алмаштырырга;
Сөйләм культурасы таләпләрен үтәргә;
Чит тирәлектә үзеңне ирен тотарга.
Файдаланылган
әдәбият.
1. Хәйруллина А.Х.Тел күрке – сүз. – Казан, Татарстан китап
нәшрияты, 1978.
2.Р.А. Борһанова, Ф.М. Хисамова Татар теле өйрәнә нәниләр.-
Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2005.
3.Ә.Н. Хуҗиәхмәтов. Тәрбия – мәңгелек фәлсәфә. - Казан, “Мәгариф”
нәшрияты, 2001.
4.Ш.Ш. Җәләлиев. Милли тәрбия нигезләре. - Казан, “Мәгариф”
нәшрияты, 2003.
5.Ал кирәк, гөл кирәк (уеннар китабы). - Казан, “Мәгариф”
нәшрияты, 1995.
6. Галимҗан Латыйп Кояшлы яңгыр, - Казан, Татарстан китап
нәшрияты, 1975.
7. Амонашвили Ш.А. Уйныйбыз да, укыйбыз да. - Казан, Татарстан
китап нәшрияты, 1990.
8. С.Г.Вагыйзов, Р.Г.Вәлитова. «Кызыклы
грамматика».Казан «Мәгариф» 2009
9.Юсупов Р.А. Укучыларда
сөйләм культурасы тәрбияләү. – Казан: Таткитнәшр., 1983.
Эш программасының эчтәлеге
1) Кереш сүз. Сөйләм әдәбе -
1с.
2) Балалар фольклоры -7 с.
3) Татар балалар язучылары,
балалар матбугаты -11 с.
4). Кызыклы грамматика – 4 с.
5) Туган ягым- яшел бишек –
11с.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.