Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе
Актаныш муниципаль районы
Татарстан Республикасы
Математикадан
дәрес конспекты
1 сыйныф
“4 не кушу һәм
алу”
Башлангыч сыйныф
укытучысы:
Ганиева Гөлнара
Мәҗит кызы.
2013, Декабрь
Тема : “4 не кушу һәм алу.”
Максат : 4 не кушарга һәм алырга өйрәтү;
саннар төзелешен һәм 10 эчендә исәпләү күнекмәләрен үстерү; сумманы , аерманы
табуга мисаллар чишүне ныгыту; укучыларның логик уйлау, фикерләү сәләтен
үстерү; үзбәя куярга һәм парларда эшләүне тәрбияләү; туган авылга, туган
ягыбызның табигатенә мәхәббәт, сакчыл караш тәрбияләү.
Шәхескә юнәлтелгән УУЭ.
* Уку эшчәнлегенә үзбәя куя белү;
* Математиканы әйләнә-тирә дөнья белән бәйли белү;
Регулятив универсаль уку гамәлләре:
Укытучы ярдәмендә дәреснең максатын билгели һәм формалаштыра белү:
дәрестәге гамәлләр эзлеклелеген әйтү; күмәк төзелгән план буенча эшләү: үткәнгә карап бердәй бәяләү дәрәҗәсендә эш
утәлешенең дөреслеген бәяләү; ясалган
хаталарны исәпкә алу һәм эшне бәяләгәннән соң төзәтүләр кертү.
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:
Үзеңнең фикереңне телдән матур итеп әйтә белү: башкаларны
ишет һәм
тыңлый белү.
Танып-белү универсаль уку гамәлләре:
Танып-белү максатын билгеләү, кирәкле информация туплау; үткәндә өйрәнгәнне яңасыннан аера белу; дәреслектән, тормыш тәҗрибәсеннән, дәрестә алган информациядән файдаланып сорауларга жавап бирү.
Предметара бәйләнешләр: Математика. Әйләнә-тирә. Әдәби уку.
Кулланылган дәреслек һәм ярдәмлекләр: Математика дәреслеге 1 класс. 1 кисәк «Математика» Г.В.Дорофеев,
Т.Н. Миракова; Эш дәфтәре 1 класс, 1 кисэк. Г.В.Дорофеев, Т.Н.Миракова.
Җиһазлау: Компьютер, биремле карточкалар, рәсемнәр.
Дәрес барышы:
I. Оештыру моменты. (Уңай психологик халәт
тудыру).
-Хәерле көн укучылар. Барыгыз да бер-берегезнең
кулын тотыгыз. Сез иптәшегездән килгән җылыны тоясызмы? Кулларыгызны ныклап
тотыгыз. Сезне кояш җылыта дип хис итегез, ә хәзер бер-берегезгә карап
елмаегыз. Нинди рәхәт булып китте. Шулаймы? Менә бу җылылык, елмаюлар безгә
дәрестә бер-беребезгә ярдәмләшеп эшләргә ярдәм итәр дип уйлыйм.
II. Актуальләштерү.
1.
Телдән
исәпләү.
·
3 не 2
гә арттырырга?
·
3 не 2
гә киметергә?
·
санаганда
5 тән соң килә торган санны күрсәтергә?
·
6
санының күршеләрен әйтегез?
·
1 һәм
2 саннарының суммасын күрсәтергә?
·
Бүлмәдә
3 бала бар иде, 1 се чыгып китте. Ничә бала калды?
2.
Гамәл
тамгаларын куярга. (тактада эш)
1 * 2=3
2 * 1=1
9 * 3=6
3* 3=0
4 * 3=7
2 * 2=4
3.
Телдән
мәсьәләләр.
-
Ботакта
3 чыпчык бар иде, тагын 3 чыпчык очып килде. Агачта барлыгы ничә кош булды? (6)
-
Ике
тычканның ничә колагы бар? (4)
-
Тавыкның
ничә аягы бар? (2)
-Молодцы! Сез сәяхәткә барырга
яратасызмы? Без сезнең белән сәяхәт итәрбез.
-Тактада нокталар, нокталар янында цифрлар. Шушы
нокталарны тоташтырырга кирәк.
И
2 .
Б 1 .
К 3 .
Ч 4 . Ә 5
.
6 . Н
Й 9
. Ә 8 . 7 . Т
-Нәрсә килеп чыкты?
-Без бүген дәрестә туган авылыбыз буйлап сәяхәт
итәрбез.
-Әйдәгез әйбәтләп утырыйк. 1нче тукталышка кадәр
сөйләшеп барыйк.
-Без кайсы республикада яшибез?
-Туган авылыбызның исеме ничек?
-Менә без беренче тукталышка килеп җиттек.
Туган авыл турында сөйләү.
-Бик
күп еллар элек Чулман суы ( хәзерге Кама) аръягыннан, Барҗа авылыннан
Бикчәнтәй исемле карт үзләреннән ерак булмаган Салагыш авылы янындагы бер
атауга күчә. Анда бер-ике ел яшәп, урынын ошатмый безнең якларны килеп карый.
Монда урманлык, куаклык һәм төрле җимеш агачларына
бай урын була, иң яхшысы челтерәп аккан чишмәләре, уңдырышлы туфрагы
кызыксындыра.
-Димәк, иң беренче безнең авылга күчеп килүче
Бикчәнтәй исемле кеше була, һәм авылга да аның исеме бирелә.
-
Без
хәзер икенче тукталышта.
III. Уку мәсьәләсен кую. ( укучылар тактада парлап
эшлиләр)
1+4= 5-4=
2+4= 6-4=
3 +4= 7-4=
4 +4= 8-4=
5+4= 9-4=
6+4= 10-4=
-
Ә
хәзер парлар алмашынып, бер-берегезнең эшләрен тикшерик.
-
Без
монда нинди эзлеклелек күрәбез? Дөрес, санга 4 не кушабыз, саннан 4 не алабыз.
Дәреснең темасын әйтә алабызмы?
-
Әйе, 4
не кушу һәм алу.
-
-Сәяхәтебезне дәвам итик. Туган авылыбыз чишмәсе
турында сөйләү.
-Чишмә янына барып килик әле.
IV. Уку мәсьәләсен чишү.
1.
Дәреслек
белән эш.
№ 6, 113 бит телдән.
V. Физминут.
-Һәр кешегә үзе туган яклар матур да, кадерле дә,
якын да. Һәркемнең туган авылы турында мактап сөйлисе дә , җырлыйсы да килә һәм
һәр кеше үзенең туган авылын тагын да үстерү, баету максатыннан үзенең өлешен
кертә.
Әңгәмә.
VI. Дәфтәрләрдә эш.
-
Дөрес
итеп утырып, числоны язабыз.
2.
№1, 112
бит, дәфтәрдә чишәбез, парларда тикшерәбез.
- Авылда яшәүче кешеләр нинди эш белән
шөгыльләнәләр? Иген үстерәләр, фермада эшлиләр һ. б.
- Сөйләшә - сөйләшә “ Урманга “ килеп җиткәнбез. Авылыбызны
бик матур куе урманнар чолгап алган.
-Әйдәгез, уйлап алыйк әле.
3. № 5 бирем, 113 бит рәсемнәр буенча мисаллар
төзергә һәм аларни чишәргә. (Укучыларның җаваплары)
Әңгәмә.(рәсем буеча)
-Урман җәнлекләре нишлиләр? Урманда нәрсә килеп
чыккан? Пожар кайдан килеп чыккан икән? Урман безнең байлыгыбыз . Урманны
сакларга кирәк. Урманда пожар чыкмасын өчен нинди кагыйдәләрне онытмаска кирәк?
(укучыларның җаваплары)
4. № 7, 113 бит. Кисемтәләрнең озынлыгын үлчәү һәм
чагыштыру.
“Урман җәнлекләренең” биремен үтәү.
5.
Эш
дәфтәрләрендә эшләү.
№1 телдән.
№ 2 мөстәкыйль
эшлиләр.
VII. Ныгыту.
-
Сәяхәтебезне
дәвам итик. “Буа” тукталышы.
Авылны ике урамга аерып торучы буа. Анда балык күп ,
диләр. Әйдәгез, кем күпме балык тота? Балыкларны чиләккә
сала барабыз.
Компьютерда эш.
1. 3 һәм 2 саннарының суммасы
1) 6 2) 5 3)
4
2. 10 санын 3 кә
киметергә.
1) 4 2)
5 3) 7
3. 9 һәм 4 саннарының аермасы
1) 3 2)
2 3) 6
4.
5 не
5 кә арттырырга
1) 10 2)
3 3) 8
5.
8 һәм 3
саннарының аермасы
1) 4
2)7 3) 5
2. Эш дәфтәрендә №5 биремне эшләү.
VIII . Рефлексия.
-Әйдәгез дәрескә нәтиҗә ясыйк. Нәрсә белдек? Бүген
дәрестә нинди яңалык алдыгыз? Нәрсә ошады? Сез нинди сорауларга төгәл җавап
бирдегез? Ә кайсы сорау авырлык тудырды?
-Миңа сезнең дәрестә актив эшләвегез ошады. Туган
авылыбызны яратырсыз, аны үстерүгә, табигатен саклауга өлешегезне кертерсез дип
ышанып калам.
-Ә хәзер алдыгыздагы түгәрәкләр ярдәмендә бүгенге
дәрестәге эшегезне бәяләгез.( кызыл- “5”ле, яшел- “4”ле, сары- “3”ле.)
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.