- 19.01.2014
- 1231
- 2
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
"Описание материала:
Данный урок используется при проведении урока внеклассного чтения в 3 классе.
Урок содержит повторение изученного материала из учебника и решает задачи развития речи, осознанного выразительного чтения.
В ходе урока использованы сочетание фронтальной, групповой и индивидуальной форм обучения. Работая с индивидуальными карточками на разных этапах урока учащиеся расширяют и углубляют знания
"Выдержка из материала:
Тема: Әдәп - әхлак.
Класстан тыш уку “Әдәплелек нәрсә ул?”
Материал: дәреслек, “Риторика” -3 нче сыйныф өчен дәреслек, магнитофон,аудиокассета, рәсемнәр, китаплар, мәкальләр язылган карточкалар.
Дәрес барышы.
I. Актуальләштерү.
1.-Балалар, без хәзер сезнең белән бер җыр тыңларбыз. Игътибар белән тыңлагыз әле. Җырда нәрсә турында сүз барыр?-Нинди сүзләре исегездә калыр?-Җырга нинди исем куярсыз?
3. Җавапларны тыңлау.-Әйе, бу җырны тыңлаганда күңел табигать белән тоташа, иртәнге сафлык, иркенлек, күңел күтәренкелеге сизәсең. Җырның музыкасы бездә шундый хисләр тудыра. Җырның эчтәлегендә дә күңелгә ятышлы тылсымлы сүзләр бар. Синең белән исәнләшәләр. “Хәерле иртә” телиләр.
Йөрәккә ятышлы сүзләрне ишетүе бик күңелле, әмма үзең бу сүзләрне якыннарыңа әйтсәң, бигрәк тә ләззәт табасың.
белдерүче сыйфатларны беләсез? Хәзер ручкалар алыгыз һәм кәгазь битенеңбер ягына яхшы, икенче ягына начар сыйфатларны языгыз. Аннан укып күрсәтерсез. Кайсы төркем күбрәк һәм дөрес язар икән?2.Балаларның төркемнәрдә мөстәкыйль эшләве.3.Укучыларның укуы, җавапларны тикшерү, нәтиҗә ясау.
4.-Димәк, нинди кешене әдәпле, ә нинди кешене әдәпсез дип әйтәбез?- Балалар, сез бик дөрес әйтәсез. Ләкин әдәпсезлек күренешләре дә бар шул әле. Ул чирне дәваларга шактый вакыт һәм яныңда чын дуслар, иптәшләр булу кирәк. Әйдәгез, Рөстәм Мингалимовның “Дусларың гына булсын” дигән шигырен искә төшерик.5. Бер укучы шигырьне яттан сөйли.
6. Сез ничек уйлыйсыз: чын дус нинди булырга тиеш икән? -......-Чын дус сиңа бик авыр вакытта да ярдәм итә. Яхшы иптәш белән шатлыкны уртаклашасың, кайгыңны да җиңел кичерәсең.
(Бу уенның шарты: укытучы яки укучылар әдәплелек темасына кагылган әсәрләр укыйлар, ә калган укучылар ул әсәрдәге геройларның нинди әдәп кагыйдәләрен онытканнары турында сөйлиләр)
Футбол ярышларыннан кайтканда Ренат:-Айдар, син иртәгә сәгать 6 да безгә кил. Мин сиңа маркаларымны күрсәтермен, яңа конструктор белән уйнарбыз, музыка тыңларбыз,-диде. Айдар риза булды, 6 да киләм дип ышындырды.Сәгать 7 дә инде Ренат Айдарны көтүдән туктады һәм ваннага керергә әзерләнде. Шулвакыт бик каты итеп бер-бер артлы звонок шылтырады.-Сәлам,-диде Айдар керә-керүгә.
-Бу мин.Ул бүлмәгә үтте, юеш плащын диванга ташлады һәм як-ягына каранды да:-Ә сездә рәхәт икән. Бу нәрсә?- дип, Ренатның әтисенә бүләк ителгән корабль моделен алып, боргалый башлады. Кинәт корабның мачтасы сынып китте. Ренат моңа бик аптырап калды, ләкин бер сүз дә әйтмәде. Ә Айдар инде башка әйберләрне актара башлады. Һәр әйберне тотып:
-Бу әйбер күпме тора? Кайдан алдыгыз?-дип аптыратты.Хушбуйны алып, чәченә койды, бит кремын, исе тәмле дип, ялап карады.Ренат чәй кайнатты һәм дустын өстәл янына чакырды. Айдар өстәлне карады да суыткыч янына барды: - Син колбаса кис, менә бу балыкны да куй, мин аны бик яратам,-диде.Ашап-эчеп туйгач, Айдар киемен алды да:-Ярый, мин киттем. Хәзергә. Иртәгә тагын килермен. Мин синең ручкаңны алдым. Язып туйгач, кире бирермен,- дип йөгереп чыгып китте.* -Укучылар, сезгә шундый кунаклар килгәне бармы?* -Айдар нинди хаталар ясады?* - Ренатның нинди сыйфатлары сезгә ошады?* -Бу әсәргә карата нинди мәкаль туры килер иде?* - Әдәплелек турында тагын нинди мәкальләр әйтә аласыз?
9. Мәкальләр әйтү.
10. Хәзер төркемнәрдә тагын бер уен уйнап алыйк. Мин сезгә карточкалар бирәм. Анда мәкальләр ике кисәккә бүлеп язылган. Шуларны сызыклар белән дөрес итеп тоташтырыгыз. Кайсы төркем күбрәк һәм тизрәк эшләр икән?& Кеше холкын күзәт, хурлык.& Кунак ашы- тыйнак бул.& Яхшы гадәт адәм итәр, туры әйткән котылыр.& Караклык- күп тыңла.& Кунак булсаң, яман гадәт әрәм итәр.& Ялганлаган тотылыр, кара каршы.& Аз сөйлә- үзеңнекен төзәт.
11. Балаларның эшләрен тикшерү. Үзләренең эшләрен үзләреннән бәяләтү. Ни өчен шундый билге куюларын аңлатырга кушу.
12. Рөстәм Мингалим .“Кунак” шигырен уку. (Риторика. 47 бит).-Җил нинди хаталар җибәргән? *
13. Туган көнегезгә дусларыгыз килгән. Кинәт берсе чынаякны төшереп вата. Читенсенеп калган дустыгызга нәрсә әйтерсез?*
14. Иптәшегезне яңа өстәл уены уйнарга чакырдыгыз. Тик үзегезнең дә бу уенны уйныйсыгыз килә. Сез аңа нәрсә дип әйтерсез. Кем беренче булып уйнар?
15. Шәүкәт Галиевнең “Кунаклар” шигырен уку. * -Кунакларны нинди ризыклар белән сыйлаганнар? Нинди сүзләр белән кыстаганнар?
16. Рафаил Газизовның “Кем ул?” шигырен уку. * -Бу кем дип уйлыйсыз? Үз фикерегезне дәлилләп күрсәтегез.
III. Дәрескә йомгак ясау.
* -Балалар, сез инде бик күп әдәплелек кагыйдәләрен беләсез. Бик күпләрегез белеп кенә түгел, шул кагыйдәләр нигезендә матур итеп яшиләр. Әдәпле булу һәрвакыт кирәк. Халык үзенең мәкалендә болай дигән:“Әдәпкә күнсәң-адәм булырсың,Яманга күнсәң, әрәм булырсың”.(Мәкальне тактадан балалар кычкырып укыйлар.)
* -Бу мәкальне исегездән чыгармагыз. Кечкенәдән үзегезне яхшы гадәтләргә өйрәтсәгез сезне һәр җирдә хөрмәт итәрләр. Һәрвакыт чиста һәм пөхтә йөрегез, кешеләргә игътибарлы булыгыз, табигатькә карата мәрхәмәтле булыгыз, “тылсымлы сүзләр”не ешрак кулланыгыз, икмәккә сакчыл булыгыз, үзегездә ихтыяр көче тәрбияләгез, өлкәннәргә һәрвакыт ярдәм итегез.
IV. Өйгә эш.
Өйдә әдәпле бала яки әдәпсез бала турында бер әкият яки хикәя язып килегез.
Иң яхшыларын “Көмеш кыңгырау” газетасына җибәрербез.
6 664 334 материала в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Рахманова Резеда Рафаэловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс профессиональной переподготовки
500/1000 ч.
Курс повышения квалификации
36/72 ч.
Курс повышения квалификации
72 ч. — 180 ч.
Курс повышения квалификации
36 ч. — 180 ч.
Мини-курс
10 ч.
Мини-курс
3 ч.
Мини-курс
10 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.