Конспект классного часа «Республикам минем Татарстан»

Предпросмотр материала:

 

 

Тема: Туган ягым – Татарстан!

Максат: укучыларны Татарстанның дәүләт символлары белән таныштыру;

                туган ягыбызның табигате, танылган кешеләре турында сөйләшү.

Җиһазлау: ТР турында рәсемнәр, флагы, картасы, аудиокассета, гимн, президентның портреты, китаплар,компьютер.

 

Дәрес барышы:

 

1.     Оештыру өлеше: Исәнләшү, дәреснең максатын аңлату.

- Дәресебезне Г. Зәйнәшеваның “Туган җирем – Татарстан!” шигыреннән өзек белән башлыйсым килә.

                                         Идел ярларына нурлар сибеп,

                                         Матур булып ата бездә таң.

                                         Таң шикелле якты Туган илем,

                                         Бәхет биргән җирем – Татарстан.

Безнең Татарстан Россия дәүләтенең үзәгендә, Идел һәм Кама елгалары кушылган урында урнашкан. Республикабызның территориясе зур түгел, мәйданы 68мең квадрат километр. Шулай да халык саны ягыннан Татарстан - иң зур республикаларның берсе. Туксаннан артык милләт вәкиле дус һәм тату яши. Һәр дәүләтнең җитәкчесе, ягъни президенты була.

 

2.Төп өлеш:

   а)  1991нче елның 12нче июнендә ТР президенты сайлап куела. М.Ш.Шәймиев ТРның беренче президенты.

(Портреты һәм фотолары күрсәтелә, компьютер аша)

- М.Ш.Шәймиев кайсы районда туган?

- Актаныш районында.

- Карта буенча кем табып күрсәтә?

(Татарстан картасыннан бер укучы табып күрсәтә.)

   б) 1991нче елның 29нчы ноябрендә ТРның дәүләт флагы кабул ителә. Аны рәссам Тавил Хаҗиәхмәтов ясаган. Флаг өч төстән тора. Һәр төснең үз мәгънәсе бар.

- Ничек уйлыйсыз: кызыл, яшел, ак төсләр нәрсәне аңлата?

- Кызыл – кояш, ут төсе.

- Яшел – яз, яңарыш, тынычлык төсе.

- Ак – сафлык, тынычлык билгесе.

   в) 1992нче елның 7нче февралендә ТР дәүләт гербы кабул ителә. Аны эшләгәндә флагтагы төсләрне кулланалар. Гербның авторлары – Назыйм Ханзафаров, Риф Фәхретдинов. Ул түгәрәк калкан (щит) рәвешендә. Уртада канатлы ак барс сурәтләнгән. Барс читлектә яши алмый. Димәк, Татарстан да ирекле, мөстәкыйль дәүләт булырга тиеш.

- Барсның тешләре, тырнаклары нәрсәне аңлата дип уйлыйсыз?

- Үз-үзен яклый алуын.

- Уң аягын күтәрүе нәрсәне аңлатыр?

- Һәр эшне уң аяктан башлауны.

- Канатындагы 7 каурые аның үз-үзен җирдә дә, күктә дә яклый алуын күрсәтә. Калканда сурәтләнгән кашкарый (астра) чәчәге озын гомер теләүне белдерә. Яшел җирлектәге орнаментлар – табигатьнең уянуын, ТРның яңаруын күрсәтә.

  г) 1993нче елның 27нче августында ТР дәүләт гимны кабул ителә. Аны композитор Рөстәм Яхин иҗат иткән.(Кассета аша гимн тыңлатыла.)                                                       3.Актуальләштерү:  Без алдагы дәресләрдә туган  төбәгебез турында сөйләшкән идек. Мин сезгә үзебезнең республикабыз турында өстәмә материаллар алып килергә кушкан идем. Сүз сезгә бирелә:

(Укучыларның өйдә әзерләп килгән чыгышлары тыңлана.)

4.Белемнәрне тикшерү: Ә хәзер бүгенге дәрестә алган белемнәрегезне тикшереп карыйк. Кроссвордны дөрес чишсәгез, уртада безнең дәүләтебезнең исеме килеп чыгачак:

1. Татарстанда яшәүче милләт.(татар)

2. Татарстандагы зур елгаларның берсе.(Кама)

3. Нократ елгасының хәзерге исеме.(Вятка)

4. ТРның дәүләт символы.(флаг)

5. Дәүләтнең чикләрен күрсәтүче схема.(карта)

6. Гербта сурәтләнгән рәсем.(барс)

7. Татарстандагы файдалы казылмаларның берсе.(нефть)

8. ТРның башкаласы.(Казан)

9. Көйгә салынган дәүләт символы.(гимн)

 

 

 

т

 

 

 

 

 

а

 

 

 

 

т

 

 

 

 

а

 

 

 

 

р

 

 

 

 

 

с

 

 

 

 

т

 

 

 

 

а

 

 

 

 

 

 

н

 

 

-Димәк, сез дәрестә тыңлап, аңлап утыргансыз икән. Бик яхшы! Шуның белән дәресебез тәмам.

Краткое описание материала

Конспект классного часа «Республикам минем Татарстан»

    DOCX

Файл будет скачан в формате:

    DOCX

Краткое описание материала

Автор материала

  • На сайте: 11 лет
  • Всего просмотров: 1965
  • Подписчики: 0
  • Всего материалов: 1
  • 1965
    просмотров
  • 1
    материалов
  • 0
    подписчиков

Настоящий материал опубликован пользователем Нуруллина Гельфине Рауфовна.
Инфоурок является информационным посредником. Всю ответственность за опубликованные материалы несут пользователи, загрузившие материал на сайт. Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете на материал.

ИИ для создания материалов

Создавайте материалы с ИИ

Если готовые материалы не подошли — помогут нейросети

Конспекты, тесты, презентации, рабочие листы и другие материалы по ФГОС — под ваш урок, класс и цели занятия за пару минут.

Попробовать бесплатно

Выберите инструмент

~150

Нейросети могут ошибаться. Обязательно проверяйте ответы.

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы: