Татарстан Республикасы Актаныш
районы
Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе
Класс җитәкчеләре белән уздыру өчен
эшлекле уен
“Хәзерге заман укытучысы- класс җитәкчесе”
Төзеде :тәрбия эшләре буенча директор
урынбасары
Тәнзилә Марсельовна Фаттахова
Эшлекле
уен «Заман укытучысы -
класс җитәкчесе»
Слайд:
Кемнәр
ачар күңел күзебезне,
Гүзәллеккә булыр кем юлчы?-
Сорау
бирдем.
Шулчак
күз алдыма.
Килеп басты минем-Укытучы.
Ул ниндидер горур һәм илаһи,
Йөзләрендә серле яктылык.!
Иярәсең аның артыннан син
Серле яктылыкка тартылып.
-Хөрмәтле
хезмәттәшләрем !
"Укытучы" дигән горур исем гасырлардан гасырларга килә. Әлеге һөнәр
елдан ел камилләшә генә бара. Бүгенге көн укытучысы-класс
җитәкчесенең белемнәре узган гасырныкы
белән чагыштырырлык та түгел. Безнең тормышка килеп кергән яңа технологияләр,
заманча инновацияләр, укыту ысуллары - болар барысы да бүгенге көн укытучысын-тәрбиячесен
тасвирлый.
Әмма
шул ук вакытта аларда үзгәрми
кала торган сыйфатлар бар. Ул - балаларны үз балаларың кебек өзелеп ярату,
һөнәреңне сөю, тәрбия бирә алу сыйфатлары. Замана белән бергә тәрбия бирү
алымнары да алышына тора, әмма җәмгыять барыбер, иң беренче чиратта, тәрбияле,
итәгатьле, гадел, сөйкемле кешеләргә мохтаҗ.
Шул уңайдан, бездә бүген гадәти булмаган чара-ул
эшлекле уен.
Слайд: эшлекле уен-«Заман укытучысы-класс
җитәкчесе ”
-Аның
исеме-“Заман укытучысы-класс җитәкчесе”
,
Слайд: эшлекле уенның
төп
принцибы «Төрлечә
фикерләп була..…»
Уен барышында төркемнәргә бүленеп тә,аерым да эшләрбез. Безнең
эшне аналитиклар күзәтеп бара.
Укытучы- класс җитәкчесе хезмәте элек-электән авыр, күп сабырлык сорый
торган һөнәр дип саналган. Теләсә кем укытучы була алмый. Мәктәптә эшләү өчен
балаларны үз балаңдай якын күрергә, алар тормышы белән яши белергә, аларның
кайгы-шатлыкларын уртаклаша алырга һәм, әлбәттә, ныклы белемле
булырга,кешеләргә тәэсир итү көченә ия булырга кирәк.
Укытучының-класс җитәкчесенең башкаларга тәэсир итү көчен белү өчен беренче
тестны тәкъдим итәбез.
1. Слайд: Тест «Сез башкаларга тәэсир итә аласызмы?»
1
1.Сез актер яисә сәясәтче профессиясен сайлар идегезме? (Әйе-5,Юк -0)
2.Сезне экстравагант киенгән кешеләр чыгырдан чыгарамы?? (Да-0, Нет-5)
3.Сезне кимсетсәләр, тиз җавап бирәсезме? (Да-5, Нет-0)
4. Коллегагыз уңышларга ирешкәндә сезгә бер дә рәхәт түгел? (Да -5, Нет-0)
5.Сез, моны эшли алуыгызны исбатлар өчен, бик авыр эшкә тотына аласызмы? (Да
-5, Нет-0)
6.“Максат чыгымнарны аклый” әйтеме сезнең өчен һәрвакыт дөресме?? (Да-5, Нет-0)
7. Дуслар белән еш очрашырга яратасызмы? (Да-0,Нет-5)
8.Сезнең көн буена графигыгыз бармы?? ( Да-0, Нет-5)
9.Өйдә җиһазларны күчерергә яратасызмы?? (Да-5, Нет-0)
10.Бер үк максат өчен төрле чаралар куллану сезгә ошыймы? (Да-5, Нет-0)
11. Кешенең үзенә артык ышанганын күргәндә, ирония хисе уянамы? (Да-5, Нет-0)
12. Җитәкчеләрегезнең кабартылган авторитетын гаеплисезме? (Да-5, Нет-0)
Балларны кушыгыз.
Нәтиҗә 35 баллдан югары булса,Сез кешегә тәэсир итү буенча уникаль
шәхес.Сезгә кешеләр белән аралашу җиңел, моннан сез зур канәгатьләнү
аласыз.Кеше үз эченә йомылган булмасын дип саныйсыз.Якын кешеләрегезгә сез
терәк.Әмма,кайбер фикерләрдә сез үзегезгә артык ышанасыз һәм контрольне
югалтырга да мөмкин.
Нәтиҗә 30 балл яки кимрәк булса, Сез фикерләрегездә икеләнүчән,ул сезгә
кешеләргә тиешенчә тәэсир итәргә комачаулый.Һәрнәрсәдә төгәллек
яратасыз.Теләмәгән эшкә сезне мәҗбүр итү мөмкин түгел.
.Мәгариф өлкәсенә вакыт югары таләпләр куя. Бүгенге
шартларда балалар белән эшләү бигрәк тә җиңел түгел. Һәрдаим камилләшергә,
өр-яңа мәгълүмати технологияләрне, укыту программаларын үзләштерергә,
инновацион технологияләрне тормышка ашырырга кирәк. Сез көн саен балалар,
ата-аналар һәм бик зур тизлек белән үсүче җәмгыять алдында имтихан тотасыз.
Сезгә яшь буынны тәрбияләүдә гаять зур җаваплылык йөкләнгән. Бу бик авыр
хезмәт.
2. Слайд
“Без тәкъдим итәбез”
Бүген
бер-берсен аңларга теләмичә, якыннарының эчке дөньясы ,
проблемалары , кичерешләре турында берни дә белмичә яшәүче ата-аналар һәм
балалар еш очрый.Шунлыктан, балаларда өйдән чыгып китү, үзләрен аңлаган кешеләр
белән аралашырга омтылу теләге барлыкка килә. Статистика күрсәткәнчә,
наркоманнар, токсикоманнарның, хокук бозучыларның күпчелеге “кыен” гаиләләрдән
үсеп чыга.
1нче сорау. Кыен
гаиләне күз алдына китерегез.Гадәттә, мондый гаилә тулы булмый, ана баласын
ялгыз гына тәрбияли.Нәтиҗәдә ул баласы хакына тормышын да җайга сала алмый. Еш
кына мондый гаиләләрдә үзара мөнәсәбәтләрдә салкынлык, битарафлык хөкем сөрә, рухи
бәйләнеш булмый. Сез ана белән баланың күңеленә үтеп керер өчен нинди адымнар
ясар идегез?
(Алар әзерләнгән
арада)
Ташла,
дисең... музыка астында
“Шул
мәктәптә ниең калган ?”-дисең
Шулмы булды дуслар әйткән сүз?
Минсез дә ул мәктәп –мәктәп инде,
Мин-мин булмас идем мәктәпсез.
Мәктәпләргә сыймый, түгелеп чыга
Кыңгыраулар чыңы урамга.
Телдән әйтә алмас әллә нинди
Бер тылсым бар шушы чыңнарда.
Ачуланма, ташла дигән сүзең
Кабул итә алмам ахрысы.
Шулай үткән инде ярты гомер,
Шулай үтсен калган яртысы. (Клара Булатова)
Җаваплар:а)Ананың
күңелен үзеңә җәлеп итәргә, ышанычын яуларга.
б) үзеңне ана
урынына куеп карарга кирәк. Бу исә анага карата үзеңнең мөнәсәбәтеңне яхшырак
аңларга ярдәм итәчәк.
в) яшүсмердә
үзенең киләчәге турында кызыксыну, үзе һәм әнисе өчен җаваплылык хисе уятырга.
г) әдәпле генә
итеп ананың шәхси тормышын җайга салу теләге булдыру, аңарда баласы белән рухи
бәйләнешкә керү, фикер уртаклашу, тормыштагы көндәлек мәсьәләләрне бергәләп хәл
итү ихтыяҗы уятырга.
3слайд
Без-балаларның киңәшчесе
Тормыш булгач,
төрле хәлләр була. Балалар чишә алмастай авыр хәлләрдә кала. Күпчелеге
төшенкелеккә бирелеп, хәтта үзләренә кул салуга да барып җитә. Без аларга шушы
авыр хәлләрдән чыгу юлларын да төшендерергә тиеш. Хәзер сезгә шундый бирем.
Шушы хәлдә калган балага нинди киңәш бирерсез?
1 группага:
Үтә ярсыган чагымда мин...
2 группага:
Миңа кемдер соклану белдерсә...
3 группага:
Әгәр мине берәрсе куркытса, мин бу хакта...
Фикерләрне
дәвам итәргә.
Залга
сорау. Балалар арасында хокук бозу күренешләре
дә очрый. Алар ялгыш юлга басмасын өчен ,безнең үзебезнең дә Җинаять кодексы
буенча да хәбәрдәр булуыбыз сорала. Хәзер ситуацияләр тәкъдим ителә. Шушы
хәлләрдә калган балаларны нинди җаваплылык көтә. Ничек аңлатырсыз?
1. 16
яшьлек егетнең яңа чалбар аласы килә. Әти-әнисе акча бирми, бурычка алырга да
кеше юк.Бер кибеткә кергәч, ул кибетченең кассаны ачык калдырып , эш урыныннан
киткәнен абайлап ала, 500 сум акча урлый. Кибетче егеткә шикләнә, аны
тоткарлыйлар. Егетне нинди җәза көтә?
Җавап:
Җинаять өчен җаваплылык. (158 статья) Җәза- штраф яки 3 елга ирегеннән мәхрүм
итү.
2. 15 яшьлек кызлар дискотекадан соң класска кереп
кызыл аракы эчмәкче булганнар. Шулвакыт класс җитәкчесе килеп кергән. Аракы
алып килгән кызны балигъ булмаганнар комиссиясенә чакырганнар. Аны нинди җәза
көтә?
Җавап: Административ җаваплылык. 162 статья
нигезендә әти-әнисеннән штраф түләтелә.
3. Малаеңның классташы мәктәп бәдрәфендә тәмәке
тарткан. Моны дежурный укытучы күргән. Малаеңны нинди җәза көтә?
Җавап:
Мәктәп уставында күрсәтелгәнчә тәртип бозган өчен җавап бирү таләп ителә.
4.Слайд. “Гомерең
буе белем өстә”. Блиц-турнир
Бала тәрбияләү-
иң авыр хезмәт.Бу эштә без балалар тәрбияләүне җайлаучы төп кагыйдәләрдән,
дәүләт документларыннан да файдаланабыз.Хәзер түбәндәге сорауларны тәкъдим
итәм:
1.Нинди
документларда бала хокуклары яклана? (Бала хокуклары турындагы
декларациядә, “Мәгариф турындагы”РФ һәм РТ законнарында, “Яшьләр турындагы”
законда, РФның Гаилә кодексында).
2. Халыкара гаилә
көне? (15 май)
3.БМОның Бала
хокуклары турындагы конвенциясе буенча кем бала булып санала?(БМОның Бала
хокуклары турындагы конвенциясе нигезендә 18 яшь тулмаган һәр кеше бала булып
исәпләнә)
4.Халыкара
Балаларны яклау көне кайчан билгеләп үтелә? (1июнь)
5.Мәктәп баласының
ел дәвамында укудан буш вакытта эшкә урнашырга хокукы бармы? Әгәр хокукы булса,
ул ничә яшьтән эшкә урнаша ала? (Әйе, РФның Хезмәт турындагы законнар кодексы
нигезендә , укучы 14 яшьтән соң, укудан буш вакытта, ел дәвамында ата-аналар
рөхсәте белән эшкә урнаша ала.)
6. БМОның Бала
хокуклары турындагы конвенциясе кайчан кабул ителгән?
(1989 елның 20
ноябрендә)
5. Слайд.
“Балаларны сиземли беләбезме?”
Без еш
кына бер
үк төрле проблема белән очрашабыз.Балаларга үзләрен ничек тотарга кирәклеге
турында акыл өйрәтәбез, файдалы киңәшләр бирәбез, хаталарын төзәтәбез.Шуңа
карамастан капма-каршы нәтиҗә килеп чыга. Моның сәбәбе нәрсәдә соң?Бәлки безнең
кылган гамәлләребез һәрвакытта да сөйләгән сүзләребезгә тәңгәл килмидер?
Балалар безнең һәр адымыбызның шаһиты, күпме генә яшерергә тырышсак та, алар
уңышсызлыкларыбызны да, хаталарыбызны да күрә бит.Бәлки, бөтен хикмәт
балаларның яшәргә өйрәнүендәдер?
Хәзер билгеле
бер хәлдә калганда баланың нәрсәгә өйрәнә алу мөмкинлеген ачыкларга тырышыйк. Җөмләләрне
тулыландырыйк.
Әгәр:
1) Баланы
һәрчак тәнкыйтьләсәләр,
Ул... (башкаларны күралмаска )
өйрәнә.
2.Бала дошманлыкны тоеп яшәсә,
Ул(агрессив булырга) өйрәнә.
3.Бала
һәрчак шелтәләр ишетеп үссә,
Ул (үзен
гаепле итеп тоеп яшәргә) өйрәнә.
4.Бала түземле
булып үссә,
Ул
(башкаларны аңларга) өйрәнә.
5.Бала имин
тормышта үссә,
Ул (кешеләргә
ышанырга)өйрәнә.
6.Баланы һәрчак
мактасалар,
Ул (үзенең
бәясен белергә) өйрәнә.
7.Баладан мыскыллап көлсәләр,
Ул (үз эченә бикләнеп яшәргә)
өйрәнә.
8.Бала дусларча мөнәсәбәтне тоеп үссә,
Ул (тормыштан мәгънә табарга)
өйрәнә.
6.Слайд:
«Стандарт – стандарт булмаган класс җитәкчесе».
.Алдагы биремдә үзебездәге һөнәри сыйфатларыбызны тикшереп карыйк.Сезгә
укучыларда нинди сыйфатлар ошый,ә кайсылары юк?.Сорауларның номерын язып + яки
– тамгасын куеп барыгыз!
1.Укучыгыз дисциплиналы.
2. Укучыгыз оешкан. .
3.Тигез өлгерми.
4. Дәрес темпыннан калыша.
5. Эрудицияле.
6. Сәер тәртипле.
7. Эштә актив.
8. Тигез өлгерә.
9. Үзе генә эшләргә ярата.
^
11. Аралашырга яратмый.
12. Дәрестә хәрәкәтчән.
13. Аралашучан.
14. Озак фикер йөртә.
15. Фикерен ачык әйтә.
16. Буйсынырга яратмый.
Нәтиҗә:Җөп
саннардагы + тамгаларын санагыз. + ләр күбрәк булса Сез стандарт булмаган класс
җитәкчесе,котлыйбыз! Ә башкаларга килгәндә, сез инде чын стандарт класс
җитәкчесе! Сезне дә тәбрик итәбез!
”Язучылар укытучы турында”
Укытучы
булу өчен берәүләргә еллар кирәк, икенчеләргә айлар.Сез беләсезме, укытучы
кайчан чын мәгънәсендә укытучы булып җитә? Үзенең эше төшенә керә башлагач.
Укытучының төшенә бары тик бер генә сюжет керә: дәрес башланасы икән. Укытучы
әнә шул дәресенә хәзерләнмәгән. Менә-менә звонок булырга тора. Ә аның планы юк.
Директор ишек янында моның дәресенә керергә көтеп тора.Ә план юк та юк... Менә
бөтен сюжет шул. (М.М.Фронтовиклар)
Еллар үткән саен ныграк төшенә барасың: белем учагы дип юкка гына әйтмиләр икән
бит мәктәпне. Кешенең киләчәккә карашы да, максат-хыяллары да, яшәү рәвеше дә
әнә шул учакта формалаша икән.
Ә хәзер сезнең өчен педагогик ситуацияләргә иң оригиналь җавап конкурсы! Һәр
төркемгә бер мәкаль тәкъдим итәбез.Ә сез аны мәктәп тормышына бәйле берәр мисал
аша аны аңлатып бирерсез.
7.Слайд “Иң тапкыр җавап ”
1.«Җиде кат үлчә, бер кат кис».
2.”Ни чәчсәң, шуны урырсың”.
3.”Ялкаулык- хурлык, тырышлык- зурлык”.
4.”Күмәк күтәрсә, күлне күчерер”.
алып баручы -көй астында
.1.Әзер юлдан үз көеңә бару җиңел.
Тигез җирдә юл салу да читен түгел.
Кыяларга сукмак салу- читенрәк!
Тик күңелгә юл салудан җиңелрәк!
Ак кәгазьдән каләм эзе тиз җуела,-
Караны да,тушьларны да җуеп була.
Ташка язган сүзләрне дә еллар ала.,
Күңелләргә язылган сүз мәңге кала.
-Миндә
тагын бер сорау бар.
.
Слайд” Хәзерге заман укытучысы-класс
җитәкчесе..., ..., ..., ..., ... .
Әйе, заман укытучысы һәрвакыт белемгә, яңалыкка, камиллекккә омтылып яши. Укучыларыгыз
сезне белемле, тәрбияле һәм итагатьле булулары белән сөендерсен. Сезгә нык
сәламәтлек, күтәренке рух, бәхет һәм иминлек телим!
Миңа сорау бирсәләр:
-Сөенечең ни ?-дисәләр,
Сөенечем таңнан торып
Эшкә килгән иртәләр.
Миңа сорау бирсәләр:
-Бәхет ни ул?-дисәләр,
Бәхет- шушы укучылар
Кеше булып үссәләр.
Слайд “Игътибарыгыз өчен рәхмәт!”
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.