Классный час «Урман‑безнең байлыгыбыз».

Найдено 66 материалов по теме

Классный час в начальных классах «Урман-безнең байлыгыбыз»

    DOCX

Предпросмотр материала:

Башлангыч сыйныфларда үткәрелә торган сыйныф сәгате

Укытучы: Шәрифуллина Гөлназ Валериановна

Зәй шәһәре “Татар гимназиясе”

 

Тема: Урман-безнең байлыгыбыз

Максат: - туган як табигатенә  мәхәббәт тәрбияләү;

-         балаларга әхлак тәрбиясе бирү.

Җиһазлау: компьютер, проектор, урман рәсеме, буяу карандашлары, күрсәтмә материаллар.

Дәрес барышы:

I.Кереш өлеш.

-Исәнмесез укучылар! Таныш булыйк-мин Гөлназ Валериановна булам. Сезне 4 мәктәпнең  иң яхшы 3 сыйныф укучылары дип беләм . Бүген без сезнең белән сыйныф сәгатен бергә үткәрербез. Сез миңа матур җавапларыгыз белән булышырсыз дип уйлыйм.

II. Төп өлеш. 

-         Укучылар! Без бүген сезнең белән читтән торып табигатькә экскурсиягә чыгарбыз. Ә кая баруыбызны сезгә әйтеләчәк табышмакның җавабыннан белерсез.

 

Кат-кат үсемлекле,

Аллы-гөлле чәчәкле,

Эре кызыл җиләкле,

Баллы-майлы гөмбәле,

Чут - чут  сайраучы кошлы,

Төрле-төрле җәнлекле,

Кешегә файда бирүче,

Һаваны чистартучы,

Ул нәрсә?

 

-         Әйе, балалар, бу - урман.  Слайд1.

 

- Без сезнең белән бүген суык булу сәбәпле кышкы урманга түгел, ә җәйге урманга барырбыз.   Җәйне сагындыгызмы әле балалар?

Мин тактага без барасы урман рәсемен элеп куям. Тик укучылар урманга кергәнче без  3 кагыйдәне  искә төшереп китик әле. Нинди кагыйдәләр икән ул? (балалар җавабы)

Булдырдыгыз балалар! Без аларны кыска гына итеп язып та куярбыз: Слайд2

Шаулама!

Чүпләмә!

Рәнҗетмә!

-         Рәсемгә карагыз укучылар, рәсем сезгә ошыймы? Миңа калса  нәрсәдер җитми кебек (укучылар җавабы)

-         Әйе, рәсемдә кошлар да, җәнлекләр дә, гөмбәләр дә, чәчәкләр дә юк. Бәлки алар бездән курыкканнардыр. Без үзебезне тәртипле тотсак, алар безнең янга чыгарлар  дип уйлыйм.

-         Укучылар, мин стенага өч сүз элеп куйдым. Минем сорауны  тыңлап, җавапларыгыз буенча шул сүзләр яныны барып басыгыз. Урман шушы сүзләрнең кайсына ныграк кирәк икән ? (укучылар сайлап басалар)

Һәр төркемнән 1 укучы ни өчен алай уйлаганын әйтә. (урыннарына утыра баралар)

-             Нинди нәтиҗә ясыйбыз инде? (барысына да бик кирәк) Слайд 3,4

Урман дигәч инде тиз генә нинди агачлар үсүен,  нинди җәнлекләр урманда яшәвен карап үтик. Слайд 5,6,7,8,9,10,11

-         Әле укучылар бик нык курка да икән. Ул нәрсәдән куркырга мөмкин?(укучылар җавабы)

-         Пожар турында әйтеп үтү. Слайд 12,13.

-         Кешеләрнең ваемсызлыгы аркасында күп кенә үсемлекләр,  хайваннар юкка чыга бара. Аларны аеруча нык сакларга кирәк. Шуның өчен дә  Кызыл китапларны булдырдылар да инде. Нинди китап ул Кызыл китап? (укучылар җаваплары) Слайд 14,15

-         Без   урманга еш бара алмыйбыз, алар ерактарак шул. Ә шәһәрдә урманны нәрсә алыштыра икән? (Парклар) Слайд 16.

(1-2 җөмлә белән Ринат Фәрдиев паркы турында әйтелә)

-         2014 ел- Кече Ватан елы дип игълан ителде. Ничек аңлыйсыз?(җаваплар) Слайд 17

 

Ә хәзер инде  укучылар урман хуҗаларын үзләренең өйләренә кайтарыйк. Алар безнең яхшы укучылар икәнне аңлаганнар дип уйлыйм. Аларны матур итеп киендерик тә урыннарына куйыйк. (Укучылар рәсемнәрне буяп рәсемгә ябыштыралар)

 

III.Йомгаклау.

 

-  Укучылар, мин сез үскәч тә табигатькә, Җир-анага мәрхәмәтле, шәфкатьле балалар булып калырсыз дип ышанып калам. Әйдәгез алар каршында сүз бирик:   

                                             Слайд 18

Сакларбыз үсемлекләрне,

Өзмәбез чәчәкләрне,

Кош оясына тимәбез,

Сакларбыз бөҗәкләрне.

Агач, куаклар үстереп,

Урманнар үстерербез.

Чишмә-күлләрне һәрвакыт

Без чистартып торырбыз!

 

Дәрес бетте, барыгызга да зур рәхмәт!

 

 

 

Краткое описание материала

"Описание материала:

Бу сыйныф сәгатенең бик мөһимлеген һәр укытучы да аңлый торгандыр. Кешеләрнең ваемсызлыгы аркасында урманнарда янгыннарның артуы, күп кенә кош-хайваннарның юкка чыгуы моңа дәлил. Табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләренең үтәлмәве, ата-ананың яхшы үрнәк күрсәтмәвен дә әйтергә онытмаска кирәк.

Башлангыч сыйныфларда табигатькә чыгар алдыннан аеруча игътибарлы булырга,кат-кат үзеңне тоту кагыйдәләрен, нәрсә ярый, нәрсә ярамавын искәртергә кирәк.Бу сыйныф сәгате дә шуңа багышлана.
Сыйныф сәгатендә шулай ук презентация куллану да бик отышлы. Төркемнәрдә эшне оештыру да сыйныф сәгатен бик кызыклы итә.Паркларның урманнарны шәһәр җирендә алыштыра алуы турында әйтү, балаларга табигатьне саклау, аңа ярдәм итү турында сөйләү минемчә бик актуаль тема булып тора.

Классный час в начальных классах «Урман-безнең байлыгыбыз»

Файл будет скачан в формате:

    DOCX

Автор материала

Шарифуллина Гульназ Валериановна

учитель начальных классов

  • На сайте: 10 лет и 4 месяца
  • Всего просмотров: 7275
  • Подписчики: 0
  • Всего материалов: 3
  • 7275
    просмотров
  • 3
    материалов
  • 0
    подписчиков

Об авторе

Жизнерадостная,подвижная,весёлая. Люблю готовить, водить машину.Люблю свою работу. Работаю классным руководителем 4 класса.В моём классе 30 учеников.Я их очень люблю. Я замужем. Живу в деревне. Работаю в городе. В нашей гимназии учатся всего 400 учеников. Наш коллектив дружный.Стаж работы в этой школе 22 года.Я ещё работаю заместителем директора по УВР.

Подробнее об авторе
Подробнее об авторе

Настоящий материал опубликован пользователем Шарифуллина Гульназ Валериановна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт.

Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы: