Инфоурок Начальные классы КонспектыРазработка урока по татарскому языку и литературе «Г.Тукай»

Разработка урока по татарскому языку и литературе «Г.Тукай»

Скачать материал

Г.Тукай иҗаты буенча уен-дәрес

(26 нчы апрель – Г.Тукайның туган көненә багышланган дәрес эшкәртмәсе)

Дәреснең максаты:

1.                 Г.Тукайның биографиясе һәм иҗаты белән тирәнрәк таныштыру

2.                 Уку һәм сөйләм телен ныгыту

3.                 Туган телгә, Г.Тукай иҗатына карата яхшы мөнәсәбәт тәрбияләү

Җиһазлау. Карточкалар, дәреснең темасына багышланган презентацион материал, ноутбук.

Дәрес барышы.

I.                  Оештыру моменты.

1.                 Исәнләшү.

-                     Исәнмесез, укучылар!

-                     Укучылар, сезнең кәефләрегез ничек?

-                     Ярый. Ә хәзер кәефләр тагын да яхшырак булсын өчен бер-беребезгә комплиментлар әйтеп китик әле.

-                     Айгөл, бүген синең күлмәгең бик  матур, үзеңә дә бик килешеп тора.

(Укучылар бер-берсенә комплимент әйтәләр)

2.                 Дежур укучы белән әңгәмә.

II.              Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру.

-                     Укучылар бүген безнең дәрескә бик калын бер хат килеп төште бит әле. Ләкин шунысы кызганыч, хатны кем җибәргән һәм ул кайдан килеп төшкәне дә билгесез. Без сезнең белән хатның эчен ачып карыйк бәлки белербез дә кемнән икәнен.

Хат башы – яз башы! Исәнмесез, кадерле 3 нче А сыйныфы укучылары! Мин сезгә Арча якларыннан хат язучы дустыгыз Ш... дип белерсез. Минем монда дусларым да бик күп, ләкин алар турында соңрак белерсез, ә хәзер мин сезне сынап карыйсым килә. Сез мине кем икәнемне белерсезме икән? Ләкин минем шартым шундый: Сез биремнәрне бер-бер артлы үтәп барыгыз! Шулай эшләмәсәгез сезнең хатыгызның биремнәре югалачак!!! Ә минем сүземне тыңласагыз барысы да яхшы булачак!!!

1 нче бирем.

Ребусны чишегез.

* ***        **           *               

Димәк, мин кайдан булып чыгам инде?

Җавап: урманнан

2 нче бирем.

Бу биремне чишсәгез минем кем икәнемне белерсез.

Кроссворд.

сораулар: 1. Син кем? (кеше)

2. Сертотмас герой. (Үрдәк)

3. Тукмарның туганы. (Чукмар)

4. ... эчәбез бал белән. (Чәй)

5. Ул безгә аралашу өчен кирәк. (Тел)

6. ... көчле? (Кем)

Җавап: Шүрәле.

Дөрес, укучылар, бигрәк акыллы икәнсез. Әйдәгез, үз-үзегезгә кул чабып алыгыз әле.

3 нче биремнең дә вакыты җитте. Алга таба дәвам итегез.

3 нче бирем.

Сорауларга җавап бирегез.

Кем соң ул Шүрәле?

Сез аның турында нәрсәләр беләсез?

Ул кайда яши?

Сез аны очратканыгыз бармы?

Җаваплар:

Шүрәле ул Г.Тукай әкиятенең герое. Ул урман җәнлеге. Мин аны очратканым юк. Ләкин без аның белән Г.Тукай әкиятләрен укыганда очрашабыз.

Рәхмәт укучылар! Сез минем турында бик күпне беләсез икән. Ә сез яратып сөйләгән Г.Тукай турында тагын нәрсәләр беләсез соң?

Кем ул?

Кайда һәм кайчан туган?

Җаваплар:

Г.Тукай 1886 нчы елның 26 нчы апрелендә Арча районының Кушлавыч авылында дөньяга килә. Ул татар халкының бөек шагыйре.

4 нче бирем.

Мин сезгә ромашка чәчәкләрен җибәрәм, алар артында сезгә җәза булыр шулар аркылы үтеп, сез алдагы биремне алырсыз.

1 ромашка. Г.Тукайның берәр шигырен яттан сөйләгез.

2 ромашка. Шүрәлене мактагыз.

3 ромашка. “Шүрәле” әкиятенең эчтәлеген сөйләгез.

5 нче бирем.

Сез Г.Тукайның тагын нинди әсәрләрен беләсез?

Җаваплар:

Без Г.Тукайның “Су анасы”, “Кәҗә белән сарык” әкиятен, “Туган тел”, “Туган авыл”, “Гали белән Кәҗә” һ.б. шигырьләрен беләбез.

-         Әллә соң укучылар иң арттагы битне генә ачып карыйбызмы? Туйдырды бит болай, Шүрәле безне эшләтә дә эшләтә.

(Иң соңгы битне алып карыйлар! Ә анда мондый сүзләр: Әйттем бит мин сезгә биремнәрне тәртип буенча гына үтәп барыгыз дип. Менә хат буталды. Биремнәр дә буталып китте. Хәзер инде сез үзегезне ялгышлыгыгызны үтәү өчен. 1 һөнәрегезне күрсәтергә тиеш!) Айгөл Е. һәм Айгөл В. “Бала белән Күбәләк”

6 нчы бирем.

Кайсы рәсем артык уены.

(4 рәсем арасыннан 3се Г.Тукай әсәрләренә ясалган, ә берсе исә башка рәсем)

Физкультминутка. Әйдәгез, хәзер ял итеп алабыз!

Без инде хәзер зурлар,

Күп эшли безнең куллар.

Без идән дә юабыз,

Һәм керләр дә уабыз.

Тузан сөртә беләбез,

Ашарга пешерәбез.

Тиздән үсеп җитәрбез,

Шунда эшкә китәрбез.

Ял итеп алдык. Хәзер эшебезне дәвам итик.

7 нче бирем.

-Укучылар, хәзер мин сезгә,өзекләр укыйм, ә сез Г.Тукайның кайсы әсәренә туры килгәнлеген әйтерсез?

А) Китте болар. Бара,һаман бара,бара

Күренмидер күзләренә ак һәм кара

Бара болар. Күпме баргач,алла белә,

Юл өстендә үлгән бүре башын таба. (Кәҗә белән Сарык)

Б) Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл-Кырлай, диләр Җырлаганда    көй    өчен   тавыклары   җырлай,    диләр. (Шүрәле)

В) Ул көн буе авызы белән балчык ташый, Балчык белән матур итеп оя ясый. (Карлыгач)

Г) Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар ,якын безнең авылга ул. (Туган авыл)

Д) “Тик гомерем бик кыска, бары бер көн генә” –

дип кем җырлый? (“Күбәләк”)

 

-         Бик дөрес укучылар! Әфәрин!

8 нче бирем.

-         Бу кем әйбере? уенын уйнап алабыз

-         1.Алтын тарак (Су анасы Г.Тукай)

-         2. Акбай (Кызыклы шәкерт)

-         3. Күбәләк (Бала белән күбәләк)

-         4.Бүре башы (Кәҗә белән Сарык)

-         5. Балта (Шүрәле Г.Тукай)

-         6. Чирәм (Гали белән Кәҗә)

9 нчы бирем.

1. Г.Тукайның шигырьләре булган вариантны күрсәтегез.

а) “Бала белән күбәләк”, “Сабыйга”, “Эш”.

ә) “Бала белән ана”, “Сабыйга”, “Уен”.

2. Габдулла Тукайның туган елы.

а) 1886 ел;

ә) 1888 ел.

3. Г.Тукай кайсы халык шагыйре?

а) рус;

ә) татар.

4. Шигырь бәйрәме кайчан үткәрелә?

а) 16 нчы апрельдә;

ә) 26 нчы апрельдә.

5. Г.Тукай туган авыл исеме?

а) Кушлавыч;

ә) Кырлай.

 

Рәхмәт укучылар. Сез мине бик шатландырдыгыз. Сезгә алдагы тормышыгызда исәнлек-саулык, укуларыгызда зур уңышлар телим. Киләчәктә дә Тукай шигырьләрен өйрәнегез, яратыгыз, укыгыз. Аның шигырьләре сезне бары тик яхшылыкка гына өйрәтер, белемле итәр. Тукай шигырьләрен белсәгез, туган телегезне дә беләчәксез. Шушындый акыллы балалар булганда гына безнең телебез  яшәячәк. Туган телегезне бервакытта да онытмагыз! Туган телегездә аралашып яшәгез! Рәхмәт сезгә бик зур! Шүрәле!

Безнең бүгенге дәресебез ахырына якынлашты. Бу дәресне без Г.Тукай сүзләренә язылган “Туган тел” җыры белән тәмамлыйк әле!

Рәхмәт укучылар! Саубулыгыз!

 

1

 

 

 

 

2

 

 

 

 

 

3

 

 

 

 

 

 

4

 

 

 

5

 

 

 

6

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Разработка урока по татарскому языку и литературе «Г.Тукай»"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Медиатор

Получите профессию

Бухгалтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Разработка урока по татарскому языку и литературе в начальных классах для татарских групп в русских школах. На этом уроке использован богатый материал по биографии и творчеству великого татарского поэта Габдуллы Тукая. Ученики повторяют такие стихотворения как «Бала белән күбәләк», «Туган тел», «Сабыйга», «Гали белән Кәҗә», «Фатыйма белән Сандугач» и другие. Так же используются сказки Г.Тукая. Урок проходит в виде игры. Ребусы, кроссворд, задания и тесты очень интересны для учеников начальных классов.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 664 525 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 26.03.2014 1621
    • DOCX 176.1 кбайт
    • 16 скачиваний
    • Рейтинг: 5 из 5
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Павлова Лейсан Ханифовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Павлова Лейсан Ханифовна
    Павлова Лейсан Ханифовна
    • На сайте: 9 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 4
    • Всего просмотров: 9683
    • Всего материалов: 5

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Няня

Няня

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Подготовка детей к школьному обучению в условиях вариативного дошкольного образования и реализации ФГОС НОО

Учитель по подготовке к школе (педагог)

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 306 человек из 60 регионов
  • Этот курс уже прошли 613 человек

Курс профессиональной переподготовки

Теория и методика преподавания в начальных классах компенсирующего и коррекционно-развивающего вида

Учитель начальных классов компенсирующего и коррекционно-развивающего образования

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 282 человека из 54 регионов
  • Этот курс уже прошли 888 человек

Курс профессиональной переподготовки

Гигиенические требования к условиям реализации основной образовательной программы начального общего образования

Учитель начальных классов

600 ч.

9500 руб. 4450 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 71 человек из 35 регионов
  • Этот курс уже прошли 162 человека

Мини-курс

Искусство переговоров: стратегии и тактики в различных сферах жизни

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 39 человек из 17 регионов
  • Этот курс уже прошли 13 человек

Мини-курс

Психологические концепции и практики

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 24 человека из 16 регионов

Мини-курс

Успешая команда: опросы, сторис

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе