Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015

Опубликуйте свой материал в официальном Печатном сборнике методических разработок проекта «Инфоурок»

(с присвоением ISBN)

Выберите любой материал на Вашем учительском сайте или загрузите новый

Оформите заявку на публикацию в сборник(займет не более 3 минут)

+

Получите свой экземпляр сборника и свидетельство о публикации в нем

Инфоурок / Начальные классы / Конспекты / Внеклассное мероприятие «Көчлеләр, кыюлар, җитезләр бәйгесе»
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

Внеклассное мероприятие «Көчлеләр, кыюлар, җитезләр бәйгесе»

библиотека
материалов

Көчлеләр, кыюлар ,җитезләр бәйгесе.

(Башлангыч сыйныф укучылары өчен)

Төзеделәр: Теләче районы Алан урта мәктәбенең I квалификация категорияле педагог-организатор Алсу Фаттахова

Максат: укучыларның сәламәтлеген ныгыту, сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш , спортка мәхәббәт , бердәмлек хисләре тәрбияләү.

Үткәрү урыны: спортзал.

Җиһазлау: музыка, обручлар, 12 кечкенә һәм 2 зур туп, кечкенә чаңгылар, кеглилар, эстафета таяклары, 2 кәрзин, кубиклар, шарлар, төсле зур хәрефләр, ясалган медальләр, эмблемалар.


Уенда 2 команда катнаша. Һәр командада 6 кеше. 1 команда - “Көчлеләр”, 2 команда - “Җитезләр” . Уенда катнашучылар музыка астында спортзалга чакырганнан соң керәләр. Уенны караучылар һәм яклаучылар алдан ук кереп утыралар.

Уен барышы

Укытучы:

Кадерле укучылар, килгән кунаклар! Без сезнең белән ”Көчлеләр, кыюлар,

җитезләр” дип исемләнгән спорт сөючеләр бәйгесенә җыйналдык. Бүгенге бәйгедә башлангыч сыйныфының спорт сөючеләре катнашырлар һәм көчлелектә, кыюлыкта, җитезлектә көчләрен сынарлар. Әйдәгез, уенда катнашучы “Көчлеләр” һәм “Җитезләр” командасы членнарын залыбызның түренә чакырыйк. (Музыка астында керәләр)

Балалар кереп тезеләләр , шигырьләр сөйлиләр:

1.Спорт белән без һәрчак дус,

Шуңа горурланабыз.

Көчле,җитез, кыю булу

Уе белән янабыз.

2.Универсиада уздырырга

Җыенабыз күптән.

Гер күтәреп, авырмыйм, дип,

Шөгыльләнәм кич- иртән.

3.Бәйрәм була бүген бездә

Уза төрле ярышлар.

Барыбыз да бик сәләтле

Кызганмагыз алкышлар.

4.Спорт ул –сәламәтлек,

Ул нык мускуллар.

Нык ихтыяр көче дә

Спортчыларда бар.

5.Спорт ул – батырлык.

Спортта зур осталык

Спортта дисциплина

Спортта чын дуслык.

Бергә:Спорт-көч ул,

Спорт –яшәү,

Спорт ул – ташкын

Спортчыга җиңү якын

Җиңәргә ашкын!

Укытучы:

Бүгенге бәйгедә җиңүчеләребезне бәяләп бару өчен жюри членнары кирәк булачак. (Жюри сайланып куела). Шулай итеп безнең командаларыбыз әзер.Уенчыларыбызга уңышлар теләп ярышларыбызны башлыйбыз.


1 уен: "Разминка”

Старт сызыгыннан алда араларын бер метр калдырып 4 кегли, алдарак обруч куела. Старт бирелүгә беренче уенчылар кеглилар арасыннан йөгерәләр, обруч эченә керәләр һәм кире йөгереп килеп уенны икенче иптәшенә тапшыра. Уен шулай дәвам итә.

2 уен: "Туплы эстафета”

Старт сызыгыннан алда араларын биш метр калдырып 2 кегли , алдарак обруч куела. Беренче уенчыларга туп бирелә. Старт бирелүгә беренче уенчылар кеглилар арасын бер аякта йөгереп узалар, аннан соң обручка кадәр йөгерәләр, тупны обруч эченә куялар һәм кире йөгереп уенны икенче иптәшенә тапшыра. Икенчеләре шуны ук кабатлый, ә тупны обруч эченнән ала һәм өченче уенчыга тапшыра. Өченче уенчы да бер аякта кеглилар арасын уза, тупны обруч эченә куя, кире йөгереп уза.Уен шулай дәвам итә.

3 уен: "Обруч һәм туп белән”

Беренче уенчыларга туп һәм обруч бирелә. Уенчылар арт белән басалар. Алар обруч белән тупны йөртеп билгеле бер араны йөгереп , уенны икенче иптәшенә тапшыра. Уен шулай дәвам итә.

4 уен: “Сигезле”

Ике обруч сигезле формасында бәйләнгән. Һәр командадан ике уенчы берешәрләп обруч эченә керә, билгеле бер араны йөгереп узалар. Аннан соң һәр обруч эченә берешәр кеше өстәлә,икешәрләп , өчешәрләп йөгереп узалар.

  5 уен: "Биатлон”

Уенчыларның һәрберсендә нәни туплар. Беренче уенчыларда нәни чаңгылар. Чаңгы белән билгеләнгән араны үтәләр, әзерләнгән “корал” белән тиешле урынга “аталар”, кире чаңгыларда кайтып, уен иптәшенә тапшырыла. Уен шулай дәвам итә. Туп тиешле урынга тисә очко өстәлә.

6 уен: “Дуслык”

 Уенчылар парлашып, кулларыннан тотышып басалар. Күпертелгән зур туп бирелә. Шул тупны маңгайлары белән тотып, билгеләнгән араны узалар. Уен шулай дәвам итә.

7 уен: “Йөгерешчеләр”

Беренче уенчыларга эстафета таяклары бирелә. Старт бирелүгә беренче уенчылар билгеләнгән араны йөгерәләр, эстафета таягын обруч эченә куя һәм кире йөгереп уенны икенче иптәшенә тапшыра. Икенчеләре йөгерә обручка кадәр, эстафета таягын обруч эченнән ала һәм өченче уенчыга тапшыра. Өченче уенчы эстафета таягын обруч эченә куя , кире йөгереп уза. Уен шулай дәвам итә.

8 уен: «Көнгерәләр»

Уенчылар старт сызыгында торалар. Беренче уенчыларга туп бирелә. Старт сызыгыннан 10 метр алда һәр команда каршына зур кубик куела. Шушы араны һәр уенчы тубын ике тез арасына куеп, йөгереп узарга тиеш.

9 уен: «Кубикларны җый»

Старт сызыгыннан алда берәр метр ара калдырып, өч обруч куела. Беренче уенчыларның кулларында кәрзин, ә кәрзингә алты нәни кубик салына. Сигнал бирелүгә беренче уенчылар һәр обруч эченә икешәр кубик куеп, билгеле араны йөгереп узалар. Кәрзинне икенче уенчыга тапшыра. Икенче уенчылар обруч эчендәге кубикларны кәрзингә җыялар. Өченчеләре кубикларны обруч эченә икешәрләп салалар. Уен шулай дәвам итә.

10 уен: “Тылсымлы хәрефләр”

Ике командага да тигез санда хәрефләр бирелә. Алар бу хәрефләрдән шигырь юллары төзеп, хәрефне берәрләп алып, билгеле бер араны йөгереп магнитлы тактага хәрефләрне ябыштырырга тиешләр. Түбәндәге шигырь юллары төзелә.

Универсиада тиздән

Була безнең Казанда. (хәрефләрдән төзелә)

Көчлеләр, сәламәтләр

Катнашачак ди, анда! (ике юлы бергә әйтелә)

Укытучы: Шулай итеп безнең уеннарыбыз ахырына якынлашты. Җиңүчеләребезне билгеләү өчен сүзне жюри членнарына бирәбез. (Жюри нәтиҗә ясый, медальләр тапшырыла)

Укытучы: Сау – сәламәт булыйм дисәң,

Спорт кирәк!

Күңелең шат булсын өчен

Спорт кирәк!

Бергә: Алга таба этәрүче

Спорт , димәк!

Укытучы: Бүгенге спорт бәйрәмендә катнашкан укучыларыбызга ,килгән кунакларга, жюри членнарына зур рәхмәт белдерәм! Барыгызга да сәламәтлек телим. Спорт белән дус булырга чакырам!







 





 


 



Краткое описание документа:

внеклассное мероприятие для учащихся начальных классов.Цель привить учащимся интерес к спорту. Воспитать чувство коллективизма, уважение друг к другу. дружелюбности. В этом внеклассном мероприятии участвуют две команды по 6 человек.Детям заранее раздаются стихи.для мероприятия понадобятся обручи,кегли,мячи, две корзины,кубики,эстафетные палочки, медали,эмблемы.Стены спортзала красочно оформить лозунгами «Сильные,смелые,ловкие»,«Спорт - это здорово» и шарами. Зарание подготовить состав жури.Приглашаются родители учащихся.

Автор
Дата добавления 27.03.2014
Раздел Начальные классы
Подраздел Конспекты
Просмотров349
Номер материала 40578032733
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх