Инфоурок / Начальные классы / Тесты / Тексты « Блицконтроль чтения и понимания текста» 1-4 классы
Обращаем Ваше внимание, что в соответствии с Федеральным законом N 273-ФЗ «Об образовании в Российской Федерации» в организациях, осуществляющих образовательную деятельность, организовывается обучение и воспитание обучающихся с ОВЗ как совместно с другими обучающимися, так и в отдельных классах или группах.

Педагогическая деятельность в соответствии с новым ФГОС требует от учителя наличия системы специальных знаний в области анатомии, физиологии, специальной психологии, дефектологии и социальной работы.

Только сейчас Вы можете пройти дистанционное обучение прямо на сайте "Инфоурок" со скидкой 40% по курсу повышения квалификации "Организация работы с обучающимися с ограниченными возможностями здоровья (ОВЗ)" (72 часа). По окончании курса Вы получите печатное удостоверение о повышении квалификации установленного образца (доставка удостоверения бесплатна).

Автор курса: Логинова Наталья Геннадьевна, кандидат педагогических наук, учитель высшей категории. Начало обучения новой группы: 27 сентября.

Подать заявку на этот курс    Смотреть список всех 216 курсов со скидкой 40%

Тексты « Блицконтроль чтения и понимания текста» 1-4 классы

библиотека
материалов

МБГУ “ ТР Саба муниципаль районы

Эзмә урта гомуми белем бирү мәктәбе”














hello_html_6c2f76bc.gif
















Рамазанова Эльмира Хәмит кызы


(l квалификацион категория, эш стажы 25 ел)


Сабый чактан башлап кеше үз гомерендә зур күләмдә мәгъ-лумат һәм белем туплый. Ул озак вакытларга кадәр аның хәте-рендә саклана. Берничә еллар дәвамында өйрәнгән формулалар, исемнәр, җыр-шигырьләр хәтереннән чыкмый. Ул үзенең ерак балачагын яхшы хәтерли, таныш вакыйгаларын күз алдына ки-терә.

Педагог үзенең эшендә нәрсәгә омтылырга, нинди нәтиҗә-ләргә ирешергә тырышырга тиеш дигән мәсьәлә педагогикада төп мәсьәләләрнең берсе булып кала.

Аң тәрбиясенең максаты-балаларны барлык белемнәр күлә-мен үзләштергән, аңлы, акыллы, әхлакый һәм физик яктан камил, мәдәниятле һәм белемле кешеләр итеп тәрбияләү.


Кеше хәтерле булып тумый, ул аның белән бергә үсә һәм камилләшә бара. Хәтерләү-ул , барыннан да бигрәк, үткәндәге вакыйгаларның асылына һәм эзлеклелегенә төшенү.Хәтерләү кабатлаулар һәм күнегүләр аша БЕЛЕМНЕ АҢГА , ЗИҺЕНГӘ сең-дерү. Баланы уйлый белергә, фикер йөртергә, дөрес үзләштерергә, шулай ук аларны сабыр һәм игътибарлы булырга өйрәтү-мәктәп һәм гаиләнең төп бурычы.


Хәзерге вакытта без, башлангыч сыйныф укытучылары, уку-чыларның тизлеккә укуларын түгел, ә бирелгән текстны АҢЛАП укуларына ирешергә тиеш. Бу исә үз чиратында шулай ук хәтергә алу белән бәйләнгән.


Түбәндә бирелгән текстлар әдәби уку дәресләрендә, уку күнек-мәләрен үстерү минутларында укучыларның укылган текстны аңлап уку күнекмәләрен арттыру максатыннан чыгып эшләнде-ләр. Эшнең бу төрен мин үземнең эшчәнлегемдә бала беренче сыйныфта укыганда ук куллана башлыйм. 1-2 сыйныф өчен уку текстларын кыска, мавыктыргыч итеп алырга тырышам. Ә инде

3-4 сыйныфлар өчен төзегән текстларны ,алдагы сыйныфлардан аермалы буларак,баланы уйланырга, чагыштырырга , булган белемнәрен практикада кулланып карарга мөмкинлек бирерлек итеп төзергә тырышам. Әкиятләрдә бирелгән вакыйгаларны чынбарлык белән чагыштырып карау да уңай нәтиҗәләргә ките-рә.Әкиятләр (тәрбияви әһәмияте)-баланың дусты һәм кечкенә чактан ук шатлык чыганагы булып тора.




Яктылык яратучы кыз (әкият)


1. Текстны игътибар белән бер кат укып чык.


Борын-борын заманда җир йөзе дөм караңгы булган,ди.Күк йөзендә ай да, кояш та балкымаган. Кешеләр көнне дә, төнне дә белмәгәннәр.

Караңгылыкны Дию пәриләре бик яратканнар. Шуңа күрә алар бик күпләп яшә-гәннәр.

Ул заманда патшаның бик матур бер кызы булган. Аның йөзе бик якты, бер күзе-ай,бер күзе кояш булып балкыган, ди.Ул булган һәр җирдә яктылык икән.

Патша кызы турында Дию пәрие патшасы ишеткән һәм яктылык яратучы кызны юк итәргә кушкан.

Дию пәриенең мәкерле уйларын патша кызына җиткергәннәр. Кыз, Дию пәрие кулыннан үлгәнче, җир йөзенә яктылык булыр,кешеләргә файдам тияр, дип уйла-ган һәм аккошка әверелеп, күккә күтәрелгән.

Менә шул көннән алып,күктә каурый-каурый ак болытлар йөзә, җир йөзен көндез-кояш, ә кичен ай яктыртып тора икән. Яктылыктан куркып, Дию пәриләре дә качып беткәннәр.


2. Хәзер текстны капла һәм түбәндәге сорауларга үзең дөрес дип уйлаган җавапларны билгелә.

1. Элек күк йөзендә ниләр булган?

А)кояш ә) ай б) берни дә булмаган


2. Караңгылыкны ниләр яраткан?

А) җеннәр ә) Дию пәриләре б) шайтаннар


3. Кемнең бик матур кызы булган?

А)корольнең ә) президентның б) патшаның


4. Кыз нәрсә яраткан?

А) конфет ә) яктылык в) туңдырма


5. Кыз нәрсәгә әверелгән?

А) аккош ә) болыт в) салават күпере


6. Син үзең әкиятләргә ышынасыңмы?

А) әйе ә) юк в) нәрсә дияргә дә белмим






Эшне башкарды________________________сыйныф__________

Дата_____________нәтиҗә______________кәеф ____________








Фил, Арыслан һәм Тычкан

(әкият)


1. Текстны игътибар белән бер кат укып чык.



hello_html_2faa8dbb.gif


Берзаман Фил белән Арыслан узышырга уйлаганнар.Алар кая кадәр йөгерер-гә икәнен дә килешенеп куйганнар. Ә Арыслан Тычкан белән бик дуслар икән. Арыслан Тычканга башта ук шул урынга барып торырга кушкан.Фил йөгереп килеп җиткәч, Тычкан аңа: “ Чи-чи”.-дип әйтергә тиеш булган. Чөнки Филләр Тычканның шулай дип әйтүеннән бик куркалар икән.

Ярар. Хәзер болар йөгерә башлыйлар.Фил бик тә хисләнеп чаба. Аның бу ярышта бик тә җиңәсе килә икән. Арыслан да аннан калышмый. Билгеләнгән урынга иң беренче Фил килеп җитә. Ә Тычкан анда басып тора. _Чи-чи,- ди ул Филгә.

Фил куркуыннан нишләргә дә белмичә, чиккә дә килеп җитмичә кирегә йөгерә икән. Ә Арыслан белән Тычкан Филдән рәхәтләнеп көлгәннәр.


2. Хәзер текстны капла һәм түбәндәге сорауларга үзең дөрес дип уйлаган җавапларны билгелә.

1. Текст исеме ничек атала?

А) Фил, Арыслан, Тычкан ә) Фил, Арыслан һәм Тычкан


2. Нәрсәләр бик дус булган?

А) Арыслан белән Тычкан ә) Арыслан белән Фил


3. Тычкан нәрсә дип җавап бирергә тиеш булган?

А) Чи-чи-чи ә) Чи-чи


4. Фил ничек итеп чапкан?

А) бик каты итеп ә) бик тә хисләнеп


5.Фил финишка килеп җиткәч, нәрсәне күргән?

А) Тычканны ә) Арысланны


6. Текстка син үзең нинди исем бирер идең?

________________________________________________


Эшне башкарды_________________________сыйныф____________

Дата________________нәтиҗә_______________кәеф______________



Ат чебене”


1. Текстны игътибар белән бер кат укып чык.


Чын исеме Хәсән булса да, аны Калимәт малайлары “Ат чебене” дип йөртәләр иде. Ун яшеннән ул ат янында чуала башлады. Кәнүшнидә яңа бер колын туса, иң элек ул килеп җитә.

Унике яшеннән инде ул олы кешеләр ярдәменнән башка ат җигәргә өйрәнде. Атның ялына ябышып йөри, арба өстенә басып, камытын кидертә.Тик камыт ба-вын тартырга гына көче җитми аның. Эш шуңа килеп терәлгәч, борынын тартып, ат-арба тирәсендә әйләнә башлый...

Җәй көне Хәсән болында -атлар янында. Чакырып алмасаң, ул ашарга да кайтмый.

Артышлы тау буенда йомшак мүк үләне үсә. Үлән өстеннән мүкәләп бар-саң,күзне камаштырып, җир җиләге килеп чыга. Кып-кызыл!

Артыш арасында йөреп туйгач, Хәсән, әтисе кебек, кулларны баш астына куеп, йомшак мүк үләне өстенә сузылып ята.Рәхәт болай ятуы! Колак төбендә генә чикерткәләр сайраша, бал кортлары оча, үлән башларын сыйпап, җил исеп китә.




2. Хәзер текстны капла һәм түбәндәге сорауларга үзең дөрес дип уйлаган җавапларны билгелә.


1. Кемне “Ат чебене” дип йөртәләр?

А) Хуҗа ә) Хәсән б) Хөсәен


2. Ничә яшьтән аңа “ат җене “ кагыла?

А) 12 ә) 10 б) 11


3. Артышлы тау өстендә йөреп арач, ул нәрсә өстендә ятарга ярата?

А)үлән ә) мүк үләне в) печән


4. Җәй көне ул кайларда йөри?

А) болында ә) су буенда в) кырда


5. Сер булмаса, үскәч, кем булырга телисең?

__________________________________________________________________












Эшне башкарды________________________сыйныф______________

Дата________________________нәтиҗә____________кәеф________________



Яшен сукты

(монгол халык әкияте)


1. Текстны игътибар белән бер кат укып чык.


Бер байның бик тә күндәм хезмәтчесе булган.Явыз бау иртән дә, кичен дә кыйный икән моны. Шулай берчак икәүләп юлга чыкканнар болар. Бай үзе яхшы атка атланган, ә хезмәтчесе ябык алашада арттан сөйрәлә, ди. Бара тогач, күк йөзен кара болытлар каплаган. Ә бай бик куркак икән. Күк күкрәвен ишеткәч, моның бөтенләй коты чыккан.

-Артта калма! Минем яннан бар!- дип кычкырган ул хезмәтчесенә.

-Атның хәле юк, көчкә-көчкә генә атлый.- дигән хезмәтче.

-Мал да карый белмисең!- дип, камчы белән аңа берни китереп сылаган бай.

Шулчак күктә яшен ялтыраган һәм бай куркудан күзләрен чытырдатып йомган. Моны күреп торган хезмәтче кулындагы таягы белән хуҗаның сыртына китереп сылаган. Ә бай, яшен сукты дип уйлап, атның ялын кочаклаган. Күк күкрәгән саен, хезмәтче сыртына берне сылый торгач, бай, һуштан язып, аттан егылып төшкән.

Хезмәтче бераз башын кашып торган да хуҗа янына сузылып яткан. Бераздан бай, һушына килеп, авыртудан ыңгыраша-ыңгырыша, тәнен капшарга тотынган. Күрә бу: янәшәдә хезмәтчесе аңсыз-өнсез ята. Бай төрткәли башлагач, ул әкрен генә күзләре ачкан.

-Яңгыр ява башлауга ук яшен сукты мине.Ничек исән калдым икән?- дип сыкранган хезмәтче.

Моны ишеткәч, бай мактанырга тотынган.

-Гомеремдә бу кадәр күркак хезмәтче күргәнем юк иде. Яшен мине җитмеш җиде тапкыр сукты, бер керфегем дә селкенмәде.Ә син бер сугудан аттан егылып төшкәнсең,- дип көлгән, ди.

Хезмәтче әле күккә, әле кулындагы таякка карап,хәйләкәр елмайган.


2. Хәзер текстны капла һәм түбәндәге сорауларга үзең дөрес дип уйлаган җавапларны билгелә.



1. Байның хезмәтчесе нинди булган?

А) көчле ә) куркак в) күндәм


2. Байны яшен ничә тапкыр суккан?

А) 17 ә) 77 в) 27


3. Бай хезмәтчене нәрсә дип ачулана торган булган?

А) ат карый белмисең ә) мал карый белмисең


4. Син үзең яшенән куркасыңмы?

А) әйе ә) юк в) белмим





Эшне башкарды___________________сыйныф____________

Дата__________________нәтиҗә____________кәеф_________________



Тургай


1. Текстны игътибар белән бер кат укып чык.


-Тургай, ник моңлы син?

Нигә болай елыйсың?


-Инде елап ардым мин:

Япа-ялгыз калдым мин.


-Абау, шулай укмыни?

Балаларың юкмыни?


-Аҗдаһадай коточкыч

Мәрхәмәтсез бер очкыч

Агу сипте басуга:

Балаларым барсы да

Шундук үлеп беттеләр...

Мине ятим иттеләр.


Әле безнең кадерне

Тора- тора белерсез.

Тургайларны һәрвакыт

Төштә генә күрерсез...


Белмим, нинди кеше сез?

Нишлисез?!


(Хәкимҗан Халиков)


2. Хәзер текстны капла һәм түбәндәге сорауларга үзең дөрес дип уйлаган җавапларны билгелә.


1. Шигырьдә кайсы кош турында сөйләнә?

А) тилгән ә) тургай б) тәкәрлек


2. Әлеге кош ни өчен елый?

А) иптәш булмаганга ә) япа-ялгыз калганга


3. Аның балаларын нәрсә харап иткән?

А) чебен-черки ә) агу б) ерткыч кошлар


4. Киләчәктә”безне ____кайда гына_______ күрерсез” ди?

А) рәсемнәрдә ә) Кызыл Китапта б) төштә


5. Син үлеге кошны күреп беләсеңме?

А) әйе, күргәнем бар ә) күргәнем юк


Эшне башкарды_________________________сыйныф__________

Дата_____________________нәтиҗә____________кәеф____________

Кайтыгыз, кошкайлар!


1. Текстны игътибар белән бер кат укып чык.


Кайтыгыз инде, кошкайлар!

Сагындык үзегезне.

Кайтырлар дип, зәңгәр күктән

Алмыйбыз күзебезне.


Каеннар көтә зарыгып,

Зәңгәр яз көтә сезне.

Үзегез дә очрашуны

Көздән үк көтәсезме?


Туган якның бизәге сез,

Туган якның җаны сез.

Туган якка сез бик кирәк,

Онытмагыз аны сез!


Ярый әле киткән чакта

Бөтенләйгә китмисез.

Яз быел да бигрәк гүзәл-

Тик сез генә җитмисез!

(Роберт Миңнуллин)


2. Хәзер текстны капла һәм түбәндәге сорауларга үзең дөрес дип уйлаган җавапларны билгелә.


1. Әлеге шигырьнең авторы кем?


А) Туфан Миңнуллин ә) Роберт Миңнуллин б) Ким Миңнуллин


2. Текстта “сезне нинди агач көтә” ди?

А) нарат ә) каен б) имән


3. Быелгы яз ничек итеп сурәтләнә?

А) бигрәк матур ә) бигрәк ямьле б) бигрәк гүзәл


4. Күчмә кошлардан син нинди кошларны беләсең?

_____________________________________________________________________________________________________________________________________.









Эшне башкарды_______________________сыйныф__________

Дата______________нәтиҗә__________кәеф________________


Дуслык нигә бозылган?



1. Текстны игътибар белән бер кат укып чык.



Борын-борын заманда мәче белән тычкан бик дус булганнар.Мәчегә хуҗасы сөт биргәндә алар аны икесе бергә эчкәннәр.беркөнне мәче сөтне үзе генә эчеп бетергән, тычканга калдырмаган.

Тычканның тамагы ачкан. Ул мәченең тәлинкәсе янына килгән. Ә тәлинкәдә сөт юк икән. Тычкан, кашын җыерып, тишегенә кереп киткән, бүтән чыкмас булган. Мәчегә бик үпкәләгән ул. Икенче көнне хуҗа мәчегә сөт биргән. Мәче йокламаган булган. Тычкан сөтне берүзе эчкән дә бетергән, мәчегә калдырмаган.Мәче,әлбәттә, эшнең нәрсәдә икәнен төшенгән.

Шушы көннән мәче хуҗасы сө салып биргәнне тәлинкәсе янында көтеп ала торган булган. Тычканга сөтне калдырмаган. Ә тычкан, мсекенкәй, теләсә кайсы әйберне кимереп йөри башлаган. Шуннан бирле мәче белән тычкан арасындагы дуслык бөтенләй беткән.

(“Көмеш кыңгырау” газетасыннан)



2. Хәзер текстны капла һәм түбәндәге сорауларга үзең дөрес дип уйлаган җавапларны билгелә.


1. Борын заманда мәче белән тычкан сөтне нәрсәдән эчкәннәр?

А) тәлинкәдән ә) касәдән б) махсус савыттан


2. Иң беренче булып ике арадагы дуслык бетүгә нәрсә гаепле булган?

А)мәче ә) тычкан б) икесе дә


3. Чынбарлыкта мәче белән тычканның дуслыклары бармы?

А) әйе ә) юк б) белмим


4. Әлеге дуслыкны ЧЫН ДУСЛЫК дип әйтеп буламы?

А) була ә) булмый б) икеләнәм


5. Чын дуслык турында үзең белгән бер мәкаль язып куй әле.

____________________________________________________________________________________________________________________________________________.










Эшне башкарды____________________________сыйныф__________

Дата_____________________нәтиҗә_______________кәеф__________



Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 27 сентября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru

Краткое описание документа:

     Хәзерге вакытта без, башлангыч сыйныф укытучылары, уку-чыларның тизлеккә укуларын түгел, ә бирелгән текстны АҢЛАП укуларына  ирешергә тиеш. Бу исә үз чиратында шулай ук хәтергә алу белән бәйләнгән.  Түбәндә бирелгән текстлар әдәби уку дәресләрендә, уку күнек-мәләрен үстерү минутларында  укучыларның  укылган текстны аңлап уку күнекмәләрен арттыру максатыннан чыгып эшләнде-ләр. Эшнең бу төрен мин  үземнең эшчәнлегемдә бала  беренче сыйныфта укыганда ук куллана башлыйм. 1-2  сыйныф өчен уку текстларын кыска, мавыктыргыч итеп алырга тырышам. Ә инде 3-4 сыйныфлар өчен төзегән  текстларны ,алдагы сыйныфлардан аермалы буларак,баланы уйланырга, чагыштырырга , булган белемнәрен практикада кулланып карарга мөмкинлек бирерлек итеп төзергә тырышам. Әкиятләрдә бирелгән вакыйгаларны чынбарлык белән чагыштырып карау да уңай нәтиҗәләргә ките-рә.Әкиятләр (тәрбияви әһәмияте)-баланың дусты һәм кечкенә чактан ук шатлык чыганагы булып тора.  

Общая информация

Номер материала: 52353033116

Похожие материалы

2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации. Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии.

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Законы экологии», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

Конкурс "Законы экологии"