Саумы мәктәп
1.Уятыйм әле кояшны – көннәрем якты булсын!
Уятыйм әле әнине - көннәрем җылы булсын!
Уятыйм әле кошларны – көннәрем җырлы булсын!
Уятыйм әле дусларны – көннәрем ямьле булсын!
Уятыйм әле җир шарын – көннәрем гөрләп
торсын!
2.Нинди ямьле бүген көн!
Йөгереп урамга чыгам.
Матур чәчәкләр тотып
Мәктәбемә ашыгам.
Мәктәбемдә бүген бәйрәм
Бәйрәмнең дә ниндие?!
Барыбызда көтеп алган
Кояшлы белем көне!
3.Здравствуй ,школа !
Как провел ты лето без нас?
Скучал конечно, это мы точно знаем,
Друзей встречаем и дорогих учителей,
Все хватить спать, надо взять ,
Книгу взять в руки скорей!
4.Чәчәкләр тотып кулга
Без чыктык олы юлга,
Һәркем белә әлбәттә
Без барабыз мәктәпкә.
Бүген йөзләр көләч безнең
Күңел сөенә,
Атлыйбыз тәүге адымнар
Белем иленә.
5.Яңгыр яуса ява бирсен –
Чалт аяз күк миңа бүген.
Минем кебек көләч йөзле
Гүя бөтен дөнья бүген.
Сумкамны да ничә ачып,
Ничә тапкыр яптым бүген.
Мин үземә никадәрле
Яңа дуслар таптым бүген!
6.Мы волнуемся немножко,
Ведь сегодня в первый раз
Наша школьная дорожка
Привела нас в 1-й класс.
Вмиг сегодня повзрослели
Бывшие проказники,
Дайте ранцы и портфели
Мы же первоклассники!
Школа
Ш- шаловливые
К- классные
О- ответственные
Л- любознательные
А- активные
7.Мы учительницу нашу
Будем всей душой любить
Если будет трудно даже
Будем по ночам учить!
8.Будем спортом заниматься
Чтобы часто не болеть,
Чтоб учительнице нашей
Не пришлось за нас краснеть!
9.Кичә әни белән бергә
Әзерләдек сумкамны
Пеналыма тезеп куйдым
Карандаш һәм ручкамны
Әтием дә, әнием дә
Бу көнне бик көттеләр
Балалардай дулкынланып
Мине озата килделәр.
10.Белмим кая басканымны,
Бии-бии йөрим бүген.
Барысы да котлый мине,
Иң шатлыклы көнем бүген:
Мин укырга кердем бүген!
Сезнең алда сүз бирәбез
Бик тырышып укырга.
Бирегезче безгә ачкыч,
Белемнәр сараена.
11. У меня сегодня праздник.
Не бывало лучше дня,
Потому что "первоклассник"
Называют все меня.
В первый раз иду я в школу.
Первый раз несу портфель.
Открываю смело книжку-
Ученик уж я теперь.
12.Беренчеләр гел алар
Булалар алдынгылар
Быел мәктәбебездә
Без беренче сыйныфлар.
Без әле беренче тапкыр
Дәресләргә барабыз.
Дәфтәр-каләмне барлап
Сумкаларга салабыз.
13. Тотып кулга белем ачкычларын
Атлап кердем мәктәп ишеген
Бар сорауга җавап бирер өчен
Белер өчен галәм серләрен
Чылтырады көмеш кыңгырау
Ул чакырды мине дәрескә
Гыйлем алу җиңел түгел
Зур тырышлык кирәк һәр эштә.
14. Нурлар сибеп яктыртасың
Син безнең күңелләрне
Еллар үткәч тә онытмам
Мин туган мәктәбемне.
Кояш чыга тау артыннан
Ә син тауның башында
“5” леләрем чыгар кебек
Йөгереп минем каршыма.
15. Әкияттәге кебек серле сарай
Син буласың икән мәктәбем
Төшәрмен мин тирән океаннарга
Зур галәмне хәтта иңләрмен
Укытучым сабыр гына көтә
Нәни канат ныгып җиткәнен
Алып кергән өчен зур дөньяга
Бик зур рәхмәт сиңа мәктәбем!
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.