1259780
столько раз учителя, ученики и родители
посетили сайт «Инфоурок»
за прошедшие 24 часа
+Добавить материал
и получить бесплатное
свидетельство о публикации
в СМИ №ФС77-60625 от 20.01.2015
Дистанционные курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации для педагогов

Дистанционные курсы для педагогов - курсы профессиональной переподготовки от 5.520 руб.;
- курсы повышения квалификации от 1.200 руб.
Престижные документы для аттестации

ВЫБРАТЬ КУРС СО СКИДКОЙ ДО 70%

ВНИМАНИЕ: Скидка действует ТОЛЬКО сейчас!

(Лицензия на осуществление образовательной деятельности № 5201 выдана ООО "Инфоурок")

ИнфоурокНачальные классыКонспектыОткрытый урок по литературному чтению (тат) на тему Тылсымлы әкиятләр. "Гөлчәчәк әкиятен уку"

Открытый урок по литературному чтению (тат) на тему Тылсымлы әкиятләр. "Гөлчәчәк әкиятен уку"

Выбранный для просмотра документ ?д?би уку ф?ненн?н д?рес эшк?ртм?се.doc

библиотека
материалов
Скачать материал целиком можно бесплатно по ссылке внизу страницы.

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч класс укытучысы Дәүләтова Зөлфия Фоат кызының ачык дәрес эшкәртмәсе
Дәрес: әдәби уку

Тема: Тылсымлы әкиятләр. “Гөлчәчәк” әкиятен уку.

Класс: 2 нче

Перспектив башлангыч мәктәп программасы буенча


Дәреснең максаты:

Укучыларны тылсымлы әкиятләр, аларның төзелеше белән таныштыру.

Бурычлар:

1) “Тылсымлы әкият” төшенчәсен бирү;

2) Балаларның тормыш тәҗрибәсенә нигезләнеп, үзләре белгән әкиятләр арасыннан тылсымлыларын аерып ала белергә өйрәтү;

3) Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү өстендә эшләү;

4) Авыр ситуацияләрдән дә чыгу юлын табып буласына инандыру.

Дәрес тибы: яңа белем бирү

Укучыларның эш формалары

-парларда эш;

-күмәк эш;

- сүзлек белән эш;

-диалог;

-дәреслек белән эш;

-проектордан презентация карау;

-рефлексия

Материал. Дәреслек (56-65 нче битләр)

Җиһазлау:

1) Тылсымлы әкиятләрдән китап күргәзмәсе

2) Әкиятләрдәге тылсымлы предметлар яки аларның рәсемнәре (көзге, тарак...һ.б.)

3) Проектор, экран, компьютер;

4) Презентация

5) Тылсымлы предметлар ясалган рәсемнәр

ШУУГ- шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре: дәреслек белән эшләү күнекмәләрен үстерү, биремнәрне башкарганда танып-белү инициативасы күрсәтүне тәэмин итү.


РУУГ – регулятив универсаль уку гамәлләре: үз эшчәнлегеңне контрольгә алуга, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерүгә юнәлтү


ТБУУГ – танып белү универсаль уку гамәлләре: тылсымлы әкиятләргә хас билгеләрне аерып чыгарырга, хайваннанр турындагы әкиятләрдән аермалы якларын чагыштырып күрсәтергә юнәлеш бирү


КУУГ –коммуникатив универсаль уку гамәлләре: иптәшеңне тыңларгы, бердәм аралашып эшләргә, үзара уңай эшчәнлек төзү күнекмәләрен формалаштыруга этәргеч бирү

Дәрес структурасы һәм барышы


Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге


Укучы эшчәнлеге

2

5

6

I этап.

Дәресне оештыру

Уңай халәт тудыру

Борын-борын заманда яшәгән, ди, булган, ди, бик җитез, бик тырыш кызлар, малайлар. Алар дөнья гизәргә, илләр күрергә яратканнар. Күбрәк белергә теләп, һәр көн мәктәпкә йөргәннәр. Ул балалар сез түгелме?

Мин дә сез шундый укучылардыр дип уйлаган идем. Әйдәгез әле, барыбыз да урыннарга утырдык та дәресебезне башлап җибәрәбез.

Бу дөньяда бар серле ил

Ул әкият дөньясы.

Гөлчәчәкләр гел чәчәктә, күкләр аяз,

Фирүзәдәй зәңгәр күлләр көзге кебек,

Җәнлек, кошлар сөйләшәләр күрсәң килеп.

Укучылар укытучы сөйләгәнен тыңлыйлар.




Без шул укучылар.




II этап

Актуальләштерү.

1).Әңгәмә.





2) Өй эшен тикшерү



-Без бу уку елында нинди әкиятләр укыдык әле?

-Ул әкиятләр нәрсә турында иде?

-Әкиятләрнең төп геройларын әйтә аласызмы?

-Әкиятләрдә Төлке, Куян, Бүре, Кәҗә, Сарык нинди итеп сурәтләнә?

-Сез өйдә нинди әкиятне укып килдегез?

-Һәрвакытта да көчле герой гына җиңеп чыгамы?

-Керпе Төлкене ничек җиңгән?

-Бу әкият ничек аталган иде?

-Ул кайсы халык әкияте?


-Хайваннар турында.

-Әкиятләрнең төп геройлары: Төлке, Куян, Бүре, Кәҗә, Сарык...

(Укучыларның фикерләре тыңлана)


(Укучыларның фикерләре тыңлана)

-Хәйлә белән җиңгән.

-“Хәйләкәр керпе” дип аталган иде.

-Ул гуцул халык әкияте.

III этап

Дәрес темасын һәм максатын ачыклау

1).Тылс ымлы

предметлар турында сөйләшү



2)Китап күргәзмәсе белән танышу

-Балалар хайваннар турындагы әкиятләрдә сезгә көзге , тарак һәм тагын шундый серле предметлар очрадымы?

-Сезнең ишеткәнегез бармы: әкиятләрдә көзгеләр кешеләргә нинди файда китерә?

-Үзе йөри торган башмаклар, тараклар, бер селтәнүдә аҗдаһаның өч башын да юк итә торган кылычлар турындагы әкиятләрне ишеткәнегез бармы?

-Ничек уйлыйсыз: мондый тылсымлы предметлар нинди әкиятләрдә очрар икән?

-Сезнең алдыгызда тылсымлы әкиятләрдән күргәзмә оештырылган. Кызыксынган укучыларга бу әкиятләрне алып укырга була.

-Юк.



-Дәрьяга әвереләләр, көзгедән карап, кешенең нишләгәнен белеп була һ.б.

-Бар.(Укучыларның фикерләре тыңлана)



-Тылсымлы предметлар тылсымлы әкиятләрдә очрый.

3).Дәреснең темасы, максаты белән таныштыру

-Бүген без әнә шундый әкиятләр турында сөйләшербез, аларның төзелешләре белән танышырбыз.Сезнең алдыгызда әкият исемнәре язылган карточкалар ята. Тактада беркетелгән конверт кесәчекләренә, дөрес итеп, әкиятләрне урнаштырырга.Бәлки, сез тылсымлы әкиятләрне үзегез дә танып күрсәтә алырсыз.

-Дөрес эшләдегезме? Тикшереп карыйк (слайд-1)

Мөстәкыйль эшлиләр







Экраннан карап тикшерәләр.

IV этап

Яңа материалны аңлату

1).Автор текстын уку

2).Кыска гына әңгәмә

-Тылсымлы әкиятләрнең нигезендә нәрсәләр ята?(слайд-2)

-Нинди тылсымлы предметлар очрарга мөмкин?(слайд-3)

-Хәзер, укучылар, мин сезгә дәреслекнең 57-58 нче битендәге автор текстын укырмын.

-Бу өзектә кемнәр турында әйтелә?

-Убырлы карчык турында нәрсә әйтә аласыз?

-Ни өчен Убырлы карчыкның улы дөнья гизәргә чыгып киткән?

-Гөлчәчәк турында нәрсә әйтә аласыз?

(Әңгәмә)


Укучыларның фикерләре тыңлана


-Бу өзектә Убырлы карчык, аның улы һәм Гөлчәчәк турында сөйләнә.

-Ул бик явыз булган.

-Ул әнисенең явызлыгына түзә алмаган.

-Ул үз әнисен бик сагынган, тик аны Убырлы карчык беркая да чыгармаган, бикләп калдыра икән.

3).”Гөлчәчәк” әкияте өстендә эш

а)

кереш сүз

б) сүзлек белән эш



в)әкиятне чылбыр буенча уку

V Белемнәрне ныгыту

а)

парларда эш









б)эчтәлек буенча биремнәр





















VI Фронталь -эш

Өйрәнгәннәрне беренчел тикшерү


-Ул кайсы халык әкияте?

-Әкият эчтәлегенә карат бирелгән рәсем буенча нәрсәләр әйтә аласыз?

-Әкияттә кемнәр катнаша дип уйлыйсыз?


-Экранда бирелгән сүзләр әкияттә очрый. Шуның өчен аңлатма биреп китик.


-Әкиятне мин башлыйм, ә сез дәвам итәрсез.

(укытучы укый башлый)


-Гөлчәчәк ничә тапкыр җырлый?

-Гөлчәчәк булып җырлап карагыз.

-Аның җырында нинди интонацияләр булырга тиеш?

-Соры бүре булып җырлап карагыз?

-Аның тавышында нинди интонация сизелергә мөмкин?

-Әкияттә кайсы сүзләр кабатланып бара?(слайд-4)

-Әкиятнең чылбыр әкияткә охшаган урыннарын табып, бер-берегезгә укып күрсәтегез.

-Әкияттәге кайсы геройларны тылсымлыга санап була? Нинди сыйфатлары өчен?

-Әкиятнең башламы нинди, ахыры ничек бетә?












Сезнең алдыгызда тест сораулары. Белемегезне тикшереп карагыз.


-Татар халык әкияте.

(Фикерләр тыңлана)




(Укучылар “әманәтем”, “юргам”, , “думбра”, “чукмар”,”карама” сүзләрен экраннан укыйлар

(укучылар тыңлыйлар, карап баралар)



-Гөлчәчәк алты тапкыр җырлый.

(Күмәк эш)

-Моңсу тавыш.


(Күмәк эш)

-Калын тавыш.


-“Көлтә-көлтә койрыгым,

Болгый-болгый улаем.

Күмәчләремне бирмәсәң,

Калҗа-калҗа тураем,

Калҗа-калҗа тураем.”

-“Соры бүре куып җитте,

Яшерсәнә, көмеш күл,

Яшерсәнә, көмеш күл.

-Убырлы карчыкны тылсымлыга санап була. Ул гел Соры бүрегә әверелә.

-“Боры-борын заманда...” дип башлана. Ахыры “...Тик авызга эләкми, мыек кына чылана.” дип бетә.

-карама, көмеш күл, чәч бөртеге, думбра кылы.


(Тест эшлиләр.)

VII этап

Йомгаклау

1)Үзконтроль һәм үзбәя сораулары

-Дәрес сезгә ошадымы? Нинди өлешләре ошады? --Дәрескә тагын нинди эш төрләре кертер идегез?

- Үзегезгә нинди яңалык алдыгыз?

- Әкиятләрнең әһәмияте нәрсәдә?

- Киләчәктә үзегез дә әкиятләр уйлап чыгарырсызмы?



(фикерләр тыңлана)

2).Өй эше бирү

-Өй эше: әкиятнең эчтәлеген сөйләргә.

-Белемнәрегезне бәяләгез. Конэрс.Һәр укучы үзенә туры килгән почмакны сайлый.

-Кемнәр дәрестә бик яхшы эшләдем дип уйлый, алар кояш янына, уртача эшләүчеләр кояш-болыт рәсеме янына, тырышлык җитеп бетмәгән укучылар болыт рәсеме янына барып басалар. Кемнәргә активлык җитеп бетмәде? Ни өчен?


(Көндәлеккә өй эшен язалар)

(Укучылар үз белемнәрен бәялиләр, үзләренә билге куялар, укытучы күзәтчелек итә)






Выбранный для просмотра документ Д?реск? презентация.ppt

библиотека
материалов
Хайваннар турындагы әкиятләр: “Сер тотмас үрдәк” “Кәҗә белән Сарык” “Батыр әт...
Тылсымлы әкиятләр  Төп геройлары тылсымга ия. Кара урман эчендәге убырлы карч...
Тылсымлы предметлар Алтын тарак Оча торган палас Тылсымлы көзге Үзе йөри торг...
 Тылсымлы әкиятләр
Сүзлек өстендә эш. Карама-агач исеме. Думбра-ике кыллы музыка уен коралы. Әма...
Әкият буенча биремнәр Әкияттә кайсы сүзләр кабатлана? Кайсы геройларны тылсым...
Өй эше. Әкиятнең эчтәлеген сөйләргә өйрәнергә, 57-65 нче битләр.
 Дәрес тәмам!

Описание презентации по отдельным слайдам:

1 слайд
Описание слайда:

2 слайд Хайваннар турындагы әкиятләр: “Сер тотмас үрдәк” “Кәҗә белән Сарык” “Батыр әт
Описание слайда:

Хайваннар турындагы әкиятләр: “Сер тотмас үрдәк” “Кәҗә белән Сарык” “Батыр әтәч” “Бүдәнә белән Төлке” “Хәйләкәр керпе” “Аю белән төлке” “Төлке белән Торна” “Төлке белән Бүре” “Торна белән Төлке” “Шәрә бүре” Тылсымлы әкиятләр: “Гөлчәчәк” “Үги кыз” “Өч кыз” “Таңбатыр” “Су анасы” “Камыр Батыр” “Зөһрә”

3 слайд Тылсымлы әкиятләр  Төп геройлары тылсымга ия. Кара урман эчендәге убырлы карч
Описание слайда:

Тылсымлы әкиятләр  Төп геройлары тылсымга ия. Кара урман эчендәге убырлы карчыклар,Каф тавы артында яисә җир астында хакимлек итүче диюләр, авызыннан ут чәчеп торучы аждаһалар,оча тораган паласлар- барысы да бар.

4 слайд Тылсымлы предметлар Алтын тарак Оча торган палас Тылсымлы көзге Үзе йөри торг
Описание слайда:

Тылсымлы предметлар Алтын тарак Оча торган палас Тылсымлы көзге Үзе йөри торган башмак Үткен кылычлар

5 слайд  Тылсымлы әкиятләр
Описание слайда:

Тылсымлы әкиятләр

6 слайд Сүзлек өстендә эш. Карама-агач исеме. Думбра-ике кыллы музыка уен коралы. Әма
Описание слайда:

Сүзлек өстендә эш. Карама-агач исеме. Думбра-ике кыллы музыка уен коралы. Әманәт-кемгә дә булса тапшырырга дип бирелгән әйбер. Юрга-юргалап, чабып бара торган ат.

7 слайд Әкият буенча биремнәр Әкияттә кайсы сүзләр кабатлана? Кайсы геройларны тылсым
Описание слайда:

Әкият буенча биремнәр Әкияттә кайсы сүзләр кабатлана? Кайсы геройларны тылсымлыга санап була? Әкияттә нинди тылсымлы предметлар бар? Әкиятнең охшаган урыннарын табып, бер-берегезгә укып күрсәтегез.

8 слайд Өй эше. Әкиятнең эчтәлеген сөйләргә өйрәнергә, 57-65 нче битләр.
Описание слайда:

Өй эше. Әкиятнең эчтәлеген сөйләргә өйрәнергә, 57-65 нче битләр.

9 слайд  Дәрес тәмам!
Описание слайда:

Дәрес тәмам!

Общая информация

Номер материала: ДВ-109871

Вам будут интересны эти курсы:

Курс повышения квалификации «Роль педагога в реализации концепции патриотического воспитания школьников в образовательном процессе в свете ФГОС»
Курс повышения квалификации «Использование мини-проектов в школьном: начальном, основном и среднем общем и среднем профессиональном естественнонаучном образовании в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Воспитание и социализация учащихся в условиях реализации ФГОС»
Курс «Сопровождение детского отдыха. Школа вожатых»
Курс повышения квалификации «Сопровождение детского отдыха: от вожатого до руководителя детского лагеря»
Курс повышения квалификации «Организация краеведческой деятельности детей в учебно-воспитательном процессе начальной школы»
Курс повышения квалификации «Психолого-педагогическая диагностика в современном образовательном процессе»
Курс повышения квалификации «Применение современных педагогических технологий в образовательном процессе в условиях реализации ФГОС»
Курс профессиональной переподготовки «Теория и методика обучения информатике в начальной школе»
Курс повышения квалификации «Разработка адаптированных образовательных программ в условиях ФГОС СПО»
Курс повышения квалификации «Применение методов арт-терапии в работе со старшими дошкольниками и младшими школьниками»
Курс повышения квалификации «Организация работы с обучающимися с ограниченными возможностями здоровья (ОВЗ) в соответствии с ФГОС»
Курс повышения квалификации «Техники креативного мышления как инструмент формирования общих компетенций по ФГОС»
Курс профессиональной переподготовки «Оказание психолого–педагогической помощи лицам с ОВЗ»
Курс профессиональной переподготовки «Музыка: теория и методика преподавания в сфере начального общего, основного общего, среднего общего образования»

Благодарность за вклад в развитие крупнейшей онлайн-библиотеки методических разработок для учителей

Опубликуйте минимум 3 материала, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную благодарность

Сертификат о создании сайта

Добавьте минимум пять материалов, чтобы получить сертификат о создании сайта

Грамота за использование ИКТ в работе педагога

Опубликуйте минимум 10 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную грамоту

Свидетельство о представлении обобщённого педагогического опыта на Всероссийском уровне

Опубликуйте минимум 15 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данное cвидетельство

Грамота за высокий профессионализм, проявленный в процессе создания и развития собственного учительского сайта в рамках проекта "Инфоурок"

Опубликуйте минимум 20 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную грамоту

Грамота за активное участие в работе над повышением качества образования совместно с проектом "Инфоурок"

Опубликуйте минимум 25 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную грамоту

Почётная грамота за научно-просветительскую и образовательную деятельность в рамках проекта "Инфоурок"

Опубликуйте минимум 40 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную почётную грамоту

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.