ФИЛИАЛ МУНИЦИПАЛЬНОГО
АВТОНОМНОГО ОБЩЕОБРАЗОВАТЕЛЬНОГО УЧРЕЖДЕНИЯ
ЧЕРВИШЕВСКОЙ
СРЕДНЕЙ ОБЩЕОБРАЗОВАТЕЛЬНОЙ ШКОЛЫ
Тюменского
муниципального района
«Акияровская
СОШ»
(филиал МАОУ Червишевской СОШ «Акияровская СОШ»)
Внеклассное
мероприятие
«Встречаем Новый
год»
(Яңа елны
каршылыйбыз)
Учителя начальных классов
филиала МАОУ Червишевской СОШ
«Акияровская СОШ»
Яңа елны каршылыйбыз (Встречаем Новый год)
эпизоды из сценария
Вед.
Йомшак
кына булып карлар ява,
Карлар ява жирне бизәкләп.
Ак карлары белән Яңа елым
Бәхет алып килсен житәкләп.
Хөрмәтле дуслар, исәнмесез!
Хәерле көн! Яңа
ел белән сезне!
Яңа ел!
Бу сүзләрне ишетүгә
безнең күз алдыбызга хущ исле зифа чыршы,
ап –ак кар бөртекләре, җемелдәвек
сихри утлар килеп баса.
Яңа ел диюгә, күңелдә
үткәннәр белән хушлашу сагышы һәм
өметле киләчәк
белән кавышу шатлыгы уяна.
Яңа ел диюгә– уен – көлке,
җыр- бию, Кыш бабай, Кар кызы күз
алдына килә.
Без бүген чыршы янында
Әйлән-бәйлән уйнарбыз.
Кыш бабайны каршыларбыз,
Яңа җырлар җырларбыз.
Нинди матур безнең чыршы
Җем-җем килеп яна ул.
Башлыйбыз чыршы бәйрәмен
Котлы булсын Яңа ел!
(Чыршы утлары яна)
Исәнме, чыршы, исәнме,
Яңа ел килеп җитте.
Күңелле чыршы бәйрәмен
Балалар күптән көтте.
Сагынып көттек без сине
Көннәрне санап көттек.
Календарь битләренә һәм
Сәгатькә карап көттек.
Син килдең бүген киенеп,
Бизәнеп, матурланып.
Безгә, нәни дусларыңа,
Күңелле җырлар алып.
Әйдә, килегез тизрәк,
Ясыйк матур түгәрәк.
Безгә кунаклар килгән,
Уйныйк-җырлыйк бергәләп.
Бүген бик күңелле – бәйрәм ич,
Кул тотышып бергәләп әйләник.
Без көтәбез Кыш бабайның килгәнен
Яратабыз бүләкләр биргәнен.
Яшел чыршы, басып торчы
Өйнең түрендә.
Килдек бергә без биергә
Синең тирәңдә.
Елка светится огнями,
И Снегурочка уж с нами,
С ней и Дедушка Мороз,
Он подарки нам принес.
Мы поем, танцуем вместе,
Всем чтоб было интересно.
Станем вместе в хоровод,
Дружно встретим Новый год!
Яңа карлар ява җиргә,
Яңарган төсле урам.
Искесен күмәргә теләп
Тузынып йөри буран.
Вед
Нинди матур безнең чыршы!
Җем-җем килеп
яна ул.
Башлыйбыз чыршы
бәйрәмен,
Котлы булсын Яңа ел!
Урманнан
безгә бәйрәмгә
Ямь – яшел
чыршы килгән,
Яңа елны каршыларга
Матур күлмәген кигән.
Исәнме,
чыршы, исәнме!
Яңа ел килеп җитте.
Күңелле чыршы
бәйрәмен
Балалар күптән көтте
.Песня
танец 4 класс Чыршы
Алып
баручы:
Кыш
бабай белән Кар кызының да килеп җитәр вакыты. Никтер әле күренмиләр. Ярый,
озакламаслар, килеп җитәрләр. Хәзергә уйный торыйк. Мин сезгә сораулар бирәм,
сез дөрес итеп җавап бирергә тырышыгыз, җавабыгызны “Әйе” яки “юк” сүзе белән
генә әйтегез.
Сораулар:
-Кыш
бабайны бөтен кеше белә, әйеме?
-Кыш
бабай - әйбәт бабай, әйеме?
-Ул
эшләпә һәм галош кия, әйеме?
-Тиздән
кыш бабай килер, әйеме?
-Ул
бүләкләр алып килә, әйеме?
-Чыршыбыз
бик матур, әйеме?
-Аны
мылтыктан атып алып кайтканнар, әйеме?
-Чыршыда
казлар үсә, әйеме?
-Помидорлар
да үсә, әйеме?
-Чыршының
энәләре кызыл, әйеме?
-Кыш
бабай суыктан курка, әйеме?
-Ул
Кар кызы белән дус, әйеме?
Әй, балалар, монда
бияләй ята, Кыш бабайның
бияләе, әйдәгез
уйнап алыйк. Чыршы тирәсенә
торабызда , бер беребезгэ бияләйне
бирәбез, музыка туктаса, кемдә
биялэй кала – шул шигырь сөйли.
Татар музыка +уен Кыш бабайнын бияләе
+ рассказывают стихи или танцы, те у кого оказывается варежка, когда
выключается музыка.
Танец со шляпами
Кадерле
дусларым,сезне чын күңелдән яңа ел бәйрәмнәре белән котлыйсым килә. Киләсе ел сезгә тагы да
ныклы сәләмәтлек,суүнмәс дәрт, бәхетле, шатлыклы мизгелләр алып килсен. Яңа елларыбыз мөбәрәк булсын. Бәйрәм белән!
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.