Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
1 слайд
Математик
брэйн-ринг
2 слайд
Беренче тур
3 слайд
1. Ул математика белән танышканда аңа 8 яшь була. Аның бүлмә стеналары математикадан лекция кәгазьләре белән ябыштырылган була. Игътибар, сорау: сүз кайсы математик хатын-кыз турында бара?
Софья Ковалевская
4 слайд
2. Бер кеше көймәдә ярның бер ягыннан икенчесенә бүрене, кәбестәне, кәҗәне чыгарырга тиеш. Көймәгә бер кеше һәм бүре, яки кәҗә, яки кәбестәне генә утыртып була. Әгәр дә бу абзый ярда кәҗә белән кәбестәне калдырса, бүрене көймәгә утыртса, кәҗә кәбестәне ашый. Ә кәҗә белән бүрене калдырса, бүре кәҗәне ашый. Ә бу абзый карап торганда алар бер-берсен ашамаганнар. Тик шулай да бу абзый, җайлы гына бу башваткычны чишеп ярның теге ягына кәбестәне дә, кәҗәне дә, бүрене дә чыгара. Сорау: Ничек итеп?
5 слайд
Җавап.Башта кәҗәне көймәгә утырта, кәбестә белән бүре яр кырыенда кала. Кәҗәне икенче ярда калдыргач, кәбестәне бу ярдан ала, һәм кәҗә ягына илтә, тик кәҗәне, яңадан кире юлга үзе белән утыртып китә, шунда калдыра, бүрене илтеп куя кәбестә янына, аннары кире, кәҗә артыннан ярга кайта. Ахырдан өчесе дә бергә икенче ярда булалар.
6 слайд
3. Бары тик кушу билгеләре белән генә 5 штук 2ле цифрасын кулланып 28 санын китереп чыгарыгыз. 2 2 2 2 2 = 28
22+2+2+2=28
7 слайд
4. Кызык сорау. Һәр шырпы таякчыгының озынлыгы 4,5см. Ничек итеп 13 шырпы таягчыгыннан метр чыгарырга?
МЕТР
8 слайд
5. Нинди геометрик фигура, балаларны орышкач кулланыла?
почмак
9 слайд
6. Нинди геометрик фигура кояш белән дус?
нур
10 слайд
7. Әтәч бер аягында басып торганда 5 кг авырлыкта, 2 аягына басса, ничә кг була?
5 кг
11 слайд
8. Буш 0,2л стаканга ничә борчак салып була?
1
12 слайд
9. 2 әти һәм 2 ул 3 куян тотканнар, тик һәрберсенә 1әр куян туры килгән. Бу ничек була алган?
Монда бабай, әти һәм онык булган
13 слайд
10. Егетләр утын кисәләр. Бер метрлы кисәкне кисү -1 мин вакытны алса, 5 метрлы бүрәнәне алар ничә минутта кисеп бетерәләр?
4 мин
14 слайд
11. Теләсә нинди арифметик билгеләр кулланып бары тик 5 шт. 5ле цифрасыннан 100 санын чыгарыгыз.
5 5 5 5 5=100
5*5*5-5*5=100 яки (5+5+5+5)*5=100)
15 слайд
12. Кайсы зуррак: барлык цифрларның тапкырчыгышымы, әллә аларның суммасымы?
суммасы , 0*1*2*3*4*5*6*7*8*9 = 0, 1+2+3+4+5+6+7+8+9 = 45
16 слайд
Икенче тур
17 слайд
1. Әби Казанга бара, каршысына 3 бабай очраган. Нәтиҗәдә ничә кеше Казанга бара?
1
18 слайд
2. Күзлекле бабай, күзлекле әби, онык, актүш, актәпи, тычкан шалканны и тарталар, и тарталар. Ахыр чиктә тартып чыгаралар. Шалканга ничә күз карап торган?
12
19 слайд
3. Өстәлдә 6 стакан бер рәттә торалар. 1, 2, 3 нче стаканнар буш, 4, 5,6 нчы стаканнар су белән тулы. Бер генә кул белән, бер генә стаканны кузгатып, урыннарын алыштырмыйча, ничек итеп тулы һәм буш стаканнарны чиратлаштырып була?
2нче стаканга 5нче стакан суын бушатасың һәм урынына куясың
20 слайд
4. Аның грек теленнән тәрҗемәсе “уен сөяге” дигәнне аңлата. Ул термин беренче булып пифогорчыларда (VI-VIIг. Б.э.к.) очраган. Сорау: Бу геометрик фигураның исеме ничек?
куб
21 слайд
5. 8 штук 8 ле цифрасы белән кушу билгеләре генә кулланып суммада 1000 чыгарлык тигезлек төзегез.
8 8 8 8 8 8 8 =1000
888+88+8+8+8=1000
22 слайд
6. Нинди ике натураль санның суммасы да, тапкырчыгышы да бер үк сан?
2+2=2*2
23 слайд
7. Инглиз галимнәре әйтәләр: Аның белән еш эш итүче бала математиканы бик тиз өйрәнә һәм 5 тапкыр тизрәк укырга, язарга өйрәнә. Сүз нәрсә турында бара?
компьютер
24 слайд
8. Теләсә нинди арифметик билгеләр кулланып бары тик 5 шт. 1 ле цифрасыннан 100 санын чыгарыгыз
1 1 1 1 1 = 100
111-11=100
25 слайд
9. Ньютон исемен нәрсә таныта?
алма
26 слайд
10. Кайсы авыррак: 1 кг тимерме, әллә мамыкмы?
тигез
27 слайд
11. 2 шахматчы егет 4 сәгать шахмат уйнаганнар. Һәрберсе ничә сәгать уйнаган?
4 сәг
28 слайд
12. 1 йомырка 4 мин пешә, 5 йомырка ничә минут пешә?
4 мин
29 слайд
финал
30 слайд
1. Кайчан без 3 санына карыйбыз, ә 15 диеп әйтәбез?
Вакытны билгеләгәндә, әйткәндә
31 слайд
2. Төнге 12дә яңгыр ява, тагын 72 сәгатьтән без кояшлы һава торышы көтә дип әйтә алабызмы?
юк, бу вакытта төн була
32 слайд
3. Сезнең каршыгызда б.э.к. III - VI гасырларда яшәгән борынгы грек галимнәре сурәтләре тора. Яңа ачыш ясаган һәркемнең девизы “Эврика” дигән сүз була. Бу галим дә шул сүзне кычкыра. Бу галим кем?
Архимед
33 слайд
4. Үлчәү берәмлекләрен кимү тәртибендә төзегез.
фут, дюйм , терсәк
терсәк(45 см), фут (31 см), дюйм(25 мм)
34 слайд
5. 8 класс Алгебра дәреслегенең авторы кем?
Мордкович А.Г.
35 слайд
8. Бу бөек галимнең (математик, физик, механик) каберендә кабер ташы шар формасында, цилиндр белән камалган була. Хәтта 200 ел вакыт үткәч тә аның каберен шул сызымнар аша табалар. Сүз нинди галим турында бара?
Архимед
36 слайд
9. Бу галим атлетика белән шөгыльләнгән. Ул ике тапкыр олимпия уеннарында катнашып, йодрык көрәше өчен лавыр такыясы белән бүләкләнгән була. Бу галим кем?
Пифагор
37 слайд
10. 1 квадрат метрда ничә квадрат сантиметр?
10000 кв.см
38 слайд
ПИФАГОР, ГИПОТЕНУЗА,
АЛГЕБРА
11. Сүзләрдә хәрефләрнең урыннарын алыштырып, математика белән бәйле булган өч сүзне ачыкларга.
ФАГОПИР, НУТЕПОЗАГИ, ГЕРАБЛА
39 слайд
15 км/сәг
12. Өч ат җигелгән экипаж 1 сәг тә 15 км юл үтә. Һәр ат нинди тизлек белән барган?
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
6 665 003 материала в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Гатауллина Люция Харисовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс повышения квалификации
72 ч. — 180 ч.
Курс профессиональной переподготовки
500/1000 ч.
Курс повышения квалификации
36 ч. — 180 ч.
Мини-курс
4 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.