Инфоурок Дошкольное образование Другие методич. материалыПроект по теме: "Әбиемнең милли сандыгы" (на татарском языке)

Проект по теме: "Әбиемнең милли сандыгы" (на татарском языке)

Скачать материал

Проект

 

“Әбиемнең милли сандыгы.”

 

Актуальлеге:

    Татар халкының әби-бабайлардан калган гореф-гадәтләрен онытылуы, балаларның халкыбызның милли киемнәрен белмәве бик аяныч хәл.Элек-электән үк татар гаиләсендә булган милли киемнәргә, традицияләргә карата балаларда кызыксыну, ихтирам, хөрмәткә лаек булган матур традиция саклансын иде. Балаларны халкыбызның күңел бизәкләре белән яккыннан таныштыру, нәфис бизәлешенә соклану, эстетик зәвык аша әхлак тәрбиясе бирү – бүгенге көндә актуаль булып кала.Өс киеменең бик борынгы төрләре, әлбәттә, безгә килеп җитмәгән.

Балаларны татар халкының милли киемнәре белән таныштыру эшен проект төзүдән башлыйбыз.

    Проект ата-аналар белән берлектә яңа белем бирү таләпләре нигезендә үткәрелә.

Ата-аналар белән тыгыз элемтә урнаштырып, балаларның гына түгел, ә бәлки ата- аналарның  да татар милли киемнәре кию теләге уятуны оештыру.

Максат:

Балаларны татар халык киемнәре, аларның үзенчәлекләре,  кагыйдәләре  белән якыннан таныштыру.

Бурычлар:

1.     Татар милли киемнәренә кызыксыну уяту, үзләренә генә хас булган үзенчәлекләрен ачыклау,  татар милли  бизәкләрен танып белергә өйрәтү;

2.     Балаларны туган якның гореф-гадәтләре, традицияләре белән таныштыру дәвам итү;

3.     Милли киемнәрнең исемнәрен, бизәлешләрен сөйләмдә әйтүне активлаштыру, логик фикерләү сәләтен үстерү.

4.     Балаларга эстетик һәм әхлакый тәрбия бирү.

Проектның  төре:

 Танып  белу, аралашу.

Проектта катнашалар:

1.     зурлар  төркеменә йөрүче балалар;

2.     ата-аналар;

3.     тәрбиячеләр;

4.     музыка җитәкчесе.

Проектның  дәвамлылыгы:

 Бер ай.

Танып белү.

Балалар эшчәнлеге төрләре: шөгыль, әңгәмә.

Социаль-коммуникатив үсеш.

Балалар эшчәнлеге төрләре: коммуникатив, әдәби әсәр тыңлау, фольклор.

Нәфәсәти эстетик тәрбия.

Балалар эшчәнлеге төрләре: рәсем, кисеп ябыштыру.

Музыкаль үсеш.

Балалар эшчәнлеге төрләре: җырлар җырлау, биюләр бию.

Проектны гамәлгә ашыру этаплары:

I этап – әзерлек этабы:

1.     Әти-әниләр белән проект турында киңәшләшү;

2.     Әти-әниләр җыелышын түгәрәк өстәл формасында үткәрү;

3.     Әти-әниләр өчен  информацион   папка ясау;

4.     Проектны тормышка ашыру өчен төзелгән планга ата-аналар киңәшләрен өстәү;

5.     Темага кагылышлы мәгълүмәт җыеп,чыганаклар туплау;

6.     Интернет челтәреннән, китаплардан проектка кирәкле материаллар, җиһазлар эзләү, туплау.

II этап – төп этап:

Балалар белән эш:

– Әңгәмәләр оештыру;

– Татар халык милли киемнәре турында шигырьләр уку, өйрәнү;

– Җырлы – биюле уеннар уйнау;

– Фоторәсемнәр туплау, альбом төзү;

– Киемнәрне тасвирлап сөйләү;

–  Музейга экскурсия оештыру;

– Рәсемнәр конкурсы;

– Татар халык киемнәренең үзенчәлекләре турында сөйләшү;

– Кисеп ябыштыру (төсле кәгазьләрдән төрле милли киемнәр, бизәкләр  ябыштыру);

– Әдәби әсәрләр уку;

– Интернеттан туплаган мәгълүматне балаларга җиткерү;

  -Белем бирү эшчәнлеген  үткәрү “Кием кешене бизи” темасына;

  -ИКТ уеннары белән уйнау.

Әти – әниләр белән эш:

– Материал, рәсем, фотолар туплауда булышу;

– “Татар халык киемнәре” дигән темага рәсемнәр конкурсы үткәрү;

– Балалар белән берлектә кием турында мәкальләр өйрәнеп килү;

  -Татар теле почмагында ата-аналар өчен мәгълүмат туплау.

III этап –  йомгаклау этабы:

– Күргәзмәләргә, алган белемнәргә, эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясау;

  -Балаларның белән мониторинг үткәрү;

– Балалар белән берлектә ЛЭПБУК ясау;

– Бәйрәм кичәсе үткәрү: “Күңелләрдә халкым бизәкләре”.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

       “Татар халык киемнәре” проект эшчәнлегенең перспектив – тематик планы:

 

    Үткәреләсе чара

                   Максат

  Җаваплы

   Вакыт

1 Этап: Әзерлек этабы

1.

 

 

2.

Ата-аналар  җыелышын түгәрәк өстәл формасында үткәрү.

Информацион   папка ясау “Татар халык милли киемнәре” темасына.

 Ата-аналар белән проект турында киңәшләшү.

 

Татар  милли киемнәренең үзләренә генә хас булган билгеләрен ачыклау.

Тәрбиячеләр

 

 

Тәрбиячеләр

1 атна

 

 

1 атна

2 Этап: Проектның төп өлеше буенча эшләү

1

Балалар белән рәсемнәр карау.

Әңгәмә: “Татар халык киемнәре”. Үстерешле диалог.

Балалардә милли киемнәргә соклану хисе уяту. Балаларны татар халык киемнәр белән таныштыруны дәвам итү. Сүз байлыгын киңәйтү, активлаштыру. Игътибарны, хәтерне, сенсор тою сәләтен, сорауларга җавап бирү осталыгын үстерү.

Тәрбиячеләр

1 атна

2

Әбиемнен милли киемнәре” алъбомын ясау

Борынгы әби-бабайларның киемнәре белән таныштыруны дәвам итү.

Ата-аналар, тәрбиячеләр

1 атна

3.

Парын тап” дидактик уен (орнамент-домино)

Уен аша балаларның сөйләмен, иҗади күзаллауларын үстерү, милли рух тәрбияләү.

Тәрбиячеләр

1 атна

4

 Балалар белән милли киемнәр турында шигырьләр өйрәнү.

 Татар халык киемнәренең үзенчәлекләре турында  белемнәрен арттыру.

Тәрбиячеләр

2 атна

5

Җырлы-биюле уен уйнау “Түбәтәй”

Уенның сүзләрен һәм хәрәкәтләрен  өйрәнү һәм  кабатлау.

Тәрбиячеләр, музыкант

 2атна

6

Рәсем конкурсы үткәрү “Татар халык киемнәре” дигән темага, күргәзмәләр оештыру

Халык киемендәге орнаментларының үзенчәлеге турында белемнәрен камилләштерү, мөстәкыйльлекләрен үстерү һәм башланган эшне ахырына кадәр җиткерү сыйфатларын тәрбияләү.

Тәрбиячеләр

2 атна

7.

Р.Валиеваның “Кәләпүшем-кәләпүш” шигырен уку

Татар  язучының әсәре белән таныштыру, эчтәлеген сөйләү.

Тәрбиячеләр

2 атна

8.

Музейга экскурсия оештыру.

Татар халык киемнәренең үзенчәлекләре турында  белемнәрен арттыру.

Тәрбиячеләр

2 атна

9.

 Лиана Амирханованың “Чигүле читекләрем” шигырен уку

Татар  язучыларның әсәрләре белән таныштыруны дәвам итү, эчтәлеген сөйләү.

Тәрбиячеләр

3 атна

10.

Киемнәр турында ата-аналарның балалар белән берлектә  мәкальләр әзерләп килү

Әти – әниләр белән балаларның бердәм эшчәнлеге, милли киемнәрнең исемнәрен сөйләмдә әйтүне активлаштыру.

Тәрбиячеләр, ата-аналар

3 атна

11.

Үстерешле уен: “Бу нинди кием?”

Кисмә рәсемнәрне җыю һәм аны атап әйтү.

Тәрбиячеләр

3 атна

12.

Белем бирү эшчәнлеген үткәрү “Кием кешене бизи”

(интеграль  шөгыль: аралашу һәм нәфис сәнгать) темасына

Балаларның татар халкының киемнәре, орнаментларына кызыксынуына ирешү, бу өлкәдә белемнәрне гомумиләштерү.

Тәрбиячеләр

3 атна

13.

Җырлы-биюле уен уйнау: “Башмакчы”

Уенның сүзләрен һәм хәрәкәтләрен  өйрәнү һәм  кабатлау.

Тәрбиячеләр,

музыкант

3 атна

14.

Дидактик уен: “Табышмак әйтәм, җавабын тап”

Уеннар аша балаларның сөйләмен, иҗади күзаллауларын, уйлау сәләтләрен  үстерү, милли рух тәрбияләү.

Тәрбиячеләр

4 атна

15.

ИКТ уены: “Нинди кием артык?”

Милли киемнәрнең исемнәрен сөйләмдә әйтүне активлаштыру, логик фикерләү сәләтен үстерү.

Тәрбиячеләр

4 атна

16.

Дидактик уен: “Киемнәрне бизә” (күлмәк, калфак, читек, түбәтәй, алъяпкыч)

Татар халык киемнәре белән таныштыруны дәвам итү, орнамент исемнәрен ныгыту, хәтерне  үстерү.

Тәрбиячеләр

4 атна

17.

Балалар белән берлектә ЛЭПБУК ясау

Татар халык киемнәре, бизәкләре турында белемнәрен арттыру, системага салу.

Тәрбиячеләр

4 атна

3.     Йомгаклау этабы

1

Гаилә бәйрәме “Күңелләрдә халкым бизәкләре”

Халыкның тормышын, көнкүрешен, тагын да ямьлерәк итә торган бәйрәмнәр булуын аңлату, шушы бәйрәмнәрдә катнашу, җырлар, уеннар өйрәнү теләге тудыру, борынгы йолаларыбызга хөрмәт хисе тәрбияләү

Тәрбиячеләр, музыкант

4 атна

 

 

 

                           Бердәм белем бирү эшчәнлегенең темасы:

“Кием кешене бизи”

(интеграль шөгыль: аралашу һәм нәфис сәнгать)

                                                                                                                  

Максат:  балаларның татар халкының киемнәре, орнаментларына кызыксынуына ирешү, бу өлкәдә белемнәрне гомумиләштерү.

Бурычлар:

1. Балаларда матурлыкны күрә һәм аны саклый белү сыйфаты, зәвыклылык тәрбияләү.

2. Балаларның акыл, хәтер, күзаллау, фикер йөртү сәләтен, бәйләнешле сөйләмен үстерү.

3. Татарстан Республикасындагы төрле халыкларның дус һәм тату яшәүләре турындагы белемнәрен камилләштерү.

4. Татар орнаментларын  ябыштырганда симметриялекне саклау.

Сүзлек:  башмакчы, бизәкләр.

Жиһазлар:  татар һәм рус киемнәре, кисмә 4 бизәк, алдан балалар кискән төсле бизәкләр, клей, альбом битендә төшерелгән татар киемнәре, пумалалар, чүпрәкләр  балалар саны буенча, парлы читек.

Шөгыльгә алдан әзерлек: балалар белән төсле татар бизәкләрен кисү, “Башмакчы” уенын өйрәнү.

Эшчәнлек барышы:

Оештыру моменты.

ТӘРБИЯЧЕ: Исәнмесез, балалар!

Балалар: Исәнмесез!

ТӘРБИЯЧЕ: Балалар, без сезнең белән исәнләшеп, бер-беребезгә исәнлек, иминлек теләдек. Бүген безгә кунаклар килгән. Әйдәгез, алар белән дә исәнләшик.

Балалар: Исәнмесез! Хәерле иртә!

ТӘРБИЯЧЕ: Балалар, үзебезнең мендәрләребезгә  түгәрәккә утырышыйк. Мин сезгә бер мәкаль әйтәм, ә сез аны ничек итеп аңлауларыгызны сөйләрсез:  “Кунакны  киеменә  карап  каршы  алалар, акылына  карап  озаталар” (эчтәлеге  буенча  фикер алышу).

ТӘРБИЯЧЕ:  Күз алдыгызга китерегез: сез моңа кадәр таныш булмаган, әмма танышырга тиешле булган кеше белән очраштыгыз ди, иң башлап бер-берегездә нәрсәгә игътибар итәсез? (тышкы кыяфәткә, киемгә, кешенең төсенә, битенә, тышкы матурлыгына).

- Матурлык нәрсә ул?  (чибәрлек).                                           
- Нәрсә ул кием? (тукымадан, күннән, мехтан һ.б.әйберләрдән тегелгән, эшләнгән һәм тәнне  каплау өчен хезмәт итә торган предметлар җыелмасы).                                           
- Ничек уйлыйсыз: ни өчен кеше кием кияргә мәҗбүр булган?   (кеше үзенең тәнен  суыктан, эсседән, судан, җилдән, тузаннан саклау өчен кием киеп йөри башлаган .                                                                                                 

- Пөхтә кием кешене матурлый да. Җәй көне җиңел киен, кыш көне җылы киен, диләр халыкта. Пөхтә киенгән – матур кеше, шапшак киенгән – шапшак кеше.

- Кешенең чын матурлыгын ничек аерып була соң?шенә, кыланышларына, үз-үзен тотышына карап).

(Ишек шакыйлар)

ТӘРБИЯЧЕ: Кем безгә кунакка килгән? (бер бала ишек ачып, кунаклар кертә: татар  һәм рус  киеме  кигән малайлар  һәм кызлар  )

ТӘРБИЯЧЕ: Кунак кызларын һәм малайларын каршы алып  исәнләшик, балалар  (балалар исәнләшә).

Татар егете:

Калфак  кигән кыз баланың

Багып алчы йөзенә.

Нинди гүзәл татар кызы,

Күз тимәсен үзенә.

Татар кызы:

Килешеп тора түбәтәй

Аның күркәм йөзенә.

Нинди матур татар улы,

Күз тимәсен үзенә.

Рус  кызы:

Расскажу вам про русского парня

Не раззява, не растяпа.
Этот парень – молодец,
Расторопный удалец.

Рус малае:

Позвольте, барышня, признать,

Я не умею говорить,

Но Ваша грация и стать

Смогли мне голову вскружить.

ТӘРБИЯЧЕ:

 – Алар  бер-берсенә  охшаганмы? (юк)

– Сез  нинди мили киемнәр күрәсез? (татар һәм рус киемнәре)

– Ни өчен аларны «милли» дип атыйлар?

– Кайсы  яклары белән ошаганнар? (чәчләре озын)

– Кайсы  яклары белән аерылып торалар? (киемнәре, бизәкләре белән)

 -Татар кызының күлмәге нинди төстә, ничек  киенгән? (зәңгәр, матур)

– Рус кызының  костюмында күбрәк нинди төсләр  кабатлана? (сары, кызыл)

– Малайларның  киемнәре  ничек аерылып торалар? (татарда  жилет бар, русныкында күлмәге чигелгән)

– Рус кызының башында нәрсә? (яулык)

– Ә татар кызының башына нәрсә киелгән? (калфак)

– Малайларның башлыклары ничек аерылып торалар? (рус малаенда кепка, ә татарныкында түбәтүй)

– Бу бизәкләрне тагын кайда күреп була? (Сөлгедә, стеналарда, китапларда һ.б.)

– Сезнең төркемгә нинди милләт балалары йөри? (рус, татар)

– Сез дус яшисезме? (әйе)

ТӘРБИЯЧЕ:  Балалар,  мин сезгә бер уен тәкъдим итәм. Хәзер дүрт  төркемгә бүленербез.

Уен “Бизәкләр җыябыз” – дип атала.

-Сез нәрсә җыйдыгыз? (Чәчәк. Чәчәкнең исеме – лалә. Кызыл төстә).

-Ә сез нинди бизәк җыйдыгыз?  (Яфрак.  Яшел төстә).

-Сездә нинди бизәк килеп чыкты? (Чәчәк. Чәчәкнең исеме – кыңгырау).

-Сездә нәрсә килеп чыкты? (Дәлия чәчәге. Сары төстә).

ТӘРБИЯЧЕ: Балалар, карагыз әле, шушындый ук бизәк читектә дә бар. Нинди бизәк чигелгән читеккә? (Кыңгырау).  Әйдәгез әле бергәләп шушы читек белән  җырлы-уен уйнап алабыз, “Башмакчы” дип атала. Уйныйсызмы? (әйе).

(Балалар түгәрәк ясап басалар. Берәү башмакчы  була. Ул, кулына парлы башмак алып (башмак уйнаучы балаларның аяк размерыннан зуррак булырга тиеш), уртага чүгәләп чигеп утырганын күрсәтә. Калган балалар, түгәрәк буйлап йөреп, җыр җырлыйлар).

Төрле һөнәр беләбез,

Матур итеп тегәбез;

Асыл төсле җепләр белән

Башмак башын чигәбез.

Әй, башмакчы, башмакчы,

Үзең оста такмакчы.

Син җырлама такмагын,

Бир кияргә башмагын.

(Балалар җырлап бетергәч, уртадагы бала башмакларны  ике бала арасына куя һәм аларның иңнәренә кагыла. Ике бала ике якка түгәрәк буйлап йөгереп китәләр. Кем беренче килеп җитә, шул башмакларны  кия өәм уртага биергә чыга. Ул башмакчы була. Уен яңадан башлана).

ТӘРБИЯЧЕ: Булдырдыгыз, балалар! Сез төрле  татар киемнәре һәм бизәкләре  белән таныштыгыз.  Ә менә  кечкенә төркем балаларының татар бизәкләре белән бизәлгән татар киемнәре рәсемнәре  юк.  Ә сез аларга бизәлгән кием рәсемнәрен бүләк итәргә телисезме? Алар да нинди татар милли киемнәре, бизәкләре булганнары турында белерләр иде. (әйе, телибез)

Без сезнең белән бизәкләр кискән идек. Әйдәгез әле шушы бизәкләрне  өстәлдә булган  татар кием рәсемнәрен сайлап  алып татар бизәкләре белән бизибез. Ә килеп чыккан рәсемнәрне кечкенә төркем балаларына  бүләк итәрбез.

Өстәлләрдә кием рәсемнәре бар һәм сез кискән бизәкләр. Нинди киемнәрне сайлыйсыз, шуларга пөхтә итеп  бизәкләрне ябыштырырсыз.

(Балалар эшли, тәрбияче  балалар ябыштырганда симметриялекне саклау буенча аларга киңәш бирә).

ТӘРБИЯЧЕ: Балалар, афәрин, булдырдыгыз!

- Балалар, сез нинди бизәкләр кулландыгыз? (яфрак, лалә, кыңгырау, дәлия чәчкәләре)

- Нинди төстә? (кызыл, сары, шәмәхә, яшел, зәңгәр, алсу, сары)

- Бүген без сезнең белән нәрсә турында сөйләштек? (милли киемнәр)

- Кемнәрне өйрәтерсез милли бизәкләренең төрләре белән?

- Сез кемгә булыштыгыз?

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                         Дидактик уен “Табышмак әйтәм,  җавабын тап”

 

 


Яңа гына идем итек,

[ч] өстәгәч булдым ... (читек)

 

Әнием, ак сәйлән тезеп,

Чиккән яшел бәрхетне.

Бар түбәмдә ... (түбәтәем)

Мин бүген бик бәхетле.

 

Җырлый-җырлый сәхнәләрдә

Аларның биер чагы.

Кызларга бик килешә

Башындагы ... (калфагы)

 

Әнием, ак сәйлән тезеп,

Чиккән яшел бәрхетне.

Ул үзем кебек бәләкәй,

Ә исеме – ... (түбәтәй).

 

Ике колагыннан тартсаң,

Усал агайдан яшерә. (Бүрек)

 

Урманда ул – ерткыч җәнлек,

Ахырына к өстәгәч, була... (бүрек)

 

Иңемдәге соры кәҗәм

Йомшак мамыктыр,

Каты-каты суыкларда

Мине җылытыр. (Мамык шәл)

 

Биле бормалы,

Чите укалы,

Үзе бәһале.

(Камзул)

 

Баш-аяксыз − буе бар,

Гәүдәсе юк − кулы бар.

(Күлмәк)

 

 Аеры ике, төбе бер.

(Чалбар)

 

Ике тавык бер төптә,

Аерылмыйлар бөртек тә.

(Чалбар)

 

Бер кеше ике юлдан бара.

(Чалбар)


 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                                   Җырлы-биюле уеннар.

 

                                                              «Түбәтәй»

 

Балалар түгәрәкләнеп басалар. Түбәндәге җырны җырлый-җырлый, түбәтәйне бер-берсенә бирәләр:

Түбәтәеңне кигәнсең,

Бик ераклардан килгәнсең,

Төскә матурлыгың белән

Шаккаттырыйм, дигәнсең.

Кушымта. Түп-түп, түбәтәй,

Түбәтәең укалы.

Чиккән матур түбәтәең

Менә кемдә тукталды.

Җыр ахырында, түбәтәй кемдә калса, шуңа җәза бирелә: бии,

җырлый, әтәч булып кычкыра һ.б. Уен шулай дәвам итә.

 

 

                                                          

“Башмакчы”

 

Балалар түгәрәк ясап басалар. Өлкәннәрдән берәү уенны оештыручы була. Ул  кулына бер башмак алып (башмак уйнаучы балаларның аяк размерыннан зуррак булырга тиеш), уртага баса. Җырлый:

Төрле һөнәр беләбез,

Матур итеп тегәбез;

Асыл төсле җепләр белән

Башмак башын чигәбез.

 

Балалар аңа каршы, түгәрәк буйлап йөреп, җыр җырлыйлар:

 

Әй, башмакчы, башмакчы,

Үзең оста такмакчы.

Син җырлама такмагын,

Бир кияргә башмагын.

 

Балалар җырлап бетергәч, алып баручы башмакны ике бала арасыны куя һәм аларның иңнәренә кагыла. Ике бала ике якка түгәрәк буйлап йөгереп китәләр. Кем беренче килеп җитә, шул башмакны кия. Ул башмакчы була. Уен яңадан башлана.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                       Милли киемнәр турында шигырьләр

 

 


Калфак кигән кыз баланың

Багып алчы йөзенә,

Нинди гүзәл татар кызы,

Күз тимәсен үзенә.

 

Килешеп тора түбәтәй

Аның күркәм йөзенә.

Нинди матур татар улы,

Күз тимәсен үзенә.

 

Дәү әнием энҗе калфак

Бүләк итте үземә,

Энҗе калфак, үзе ап-ак,

Бик килешә йөземә.

Калфагымның матурлыгын

Һәммәседә күрсеннәр.

Энҗе калфак кигән кыз ул-

Татар кызы, дисеннәр.

 

Бизәк төшкән итекләрне

Читек дип йөрткәннәр.

Аларны татар кызлары

Бәйрәмнәрдә кигәннәр.

 

Алъяпкычымның бизәге

Ерактан да күренә.

Аллы – гөлле чәчәк төшкән

Килешәдер үзенә.

 

Матур изү бизәп тора

Күлмәгенең күкрәген

Диңгез суы кебек тора,

Дулкынланып итәге.

 

 

 

 

 

 

 

 

Ак алъяпкыч челтәрле

Күкрәкчәсе бизәкле.

Каплавычы бизәкле,

Кырыйлатып чигүле.

Чигүләре бик ямьле.

 

Алъяпкычның бизәге

Әллә кайдан күренә

Матур лалә чәчәк төшкән

Бик ошады үземә.

 

Б           Бигрәк матур түбәтәе,

             Энҗе бөртекләр белән.

             Алар монда килгән гүя,

             Чын әкият иленнән.

 

Күргәнегез бармы сылу кызлар

Кия торган татар камзулын?

Бизәгәнгә, гүя, сыйдырган ул

Бар тарихын илнең, бар моңын.

Буыннардан күчә - күчә килгән

Халкымның ул асыл киеме.

Билдәмәсен эләктереп куйсаң,

Бигрәк нечкә итә билеңне.

 

Чигүле читекләрем

Аягымда чиккән читек,

Бизәге көлеп тора.

Нәкыш җепләрдән күңелгә

Җылы нур бөркеп тора.

Салават күпере төсе

Җемелди итекләрдә.

Останың кул җылыларын

Тоямын читекләрдә.

Биегән саен биетә

Каюлы читекләрем.

Үземә килешеп тора

Чигүле читекләрем.

                                 Лиана Әмирханова


 

Кәләпүшем, кәләпүш

Йөзләремә килешәсен

Кайлардан гына белгән,

Туган көнгә дәү әтием

Кәләпүш алып килгән.

Кәләпүшемне кидем мин,

Көзге каршына килдем.

— Менә шушындый була ул

Татар малае! — дидем.

Кәләпүшем, кәләпүш,

Энҗе-мәрҗәннәр чиккән.

Чиккән кәләпүш үземә

Бигрәк килешә икән.

Инде җырлый да беләм мин,

Инде бии дә беләм.

Сәхнәләрнең түрендә мин

Кәләпүшкәем белән.

Әнием дә бик сөенде,

Кочаклап алып сөйде.

— Котлы булсын кәләпүшең,

Бигрәк килешә, диде!

Кәләпүшем, кәләпүш,

Укалыдыр читләре.

Шундый матур кәләпүшле

Малай булдым бит әле.

                                 Резеда Вәлиева

                      

Түбәтәй

 

Әнием туган көнемә

Бүләк итте түбәтәй.

Шундый матур түбәтәем,

— Үзем кебек бәләкәй.

Әнием ак сәйлән тезеп

Чиккән яшел бәрхетне.

Бар түбәмдә түбәтәем

Мин бүген бик бәхетле!

                                Вәсимә Хәйруллина

 

 

 

 

                                                               Мәкальләр

Ø Кешегә карап кием кисмиләр.

Ø Тегүченең туны ертык, балтачының өе тишек.

Ø Холыксыз кешегә кием теккәндә җеп очы чуалыр, ди.

Ø Ашаган күренми, кигән күренә.

Ø Кием кемнеке булса, кесәсендәге нәрсә дә аныкы.

Ø Киемгә хезмәт итмә, кием сиңа хезмәт итсен.

Ø Киеме яманны эт кабар.   

Ø Киемеңә карап каршы алалар, акылыңа карап озаталар

Ø Киемне кешесенә карап кисәләр.

Ø Пакь кием кадер арттырыр.

Ø Яман кием яшь кызны әбидәй, әбине пәридәй итәр.

Ø Берәүнең яңасыннан үзеңнең искең яхшы.

Ø Иске кием ямаусыз булмас.

Ø Тишек түгел җиргә ямау салмыйлар.

Ø Яңа кием булды дип, искене хур күрмә.

Ø Бакасыз күл булмас, якасыз тун булмас.

Ø Берәүләрнең ике тун, берәүләрнең ите тун.

Ø Беткә ачу итеп тунны утка якма.

Ø Бишмәт кигән бишне белсә, тун кигән тугызны белер.

Ø Киндер күлмәккә туйган ялангач түгел.

Ø Киң кискән тун тузмый.

Ø Күлмәксезгә чуклы бау килешми.

Ø Тун матурлыкка түгел, җылылыкка.

Ø Тун югында чикмән дә җылыта.

Ø Үз күлмәгең үз тәнеңә якын.

Ø Чыптадан чикмән тегә алмассың.

 

Ø Башка - ыштан, аякка - бүрек.

Ø Бишмәтенең җиңе юк, ыштанының төбе юк.

Ø Җитмәсәнә җиң булдым, булмасына буй булдым.

Ø Җиңе озын, итәге кыска.

Ø Иске чалбарга яңа бөрмә.

Ø Итәк кисеп, җиң ялгау.

Ø Баш күпме үссә дә, бүрек өстен.

Ø Калфакны кантарда киеп булмый.

Ø Кызыл яулык кызга килешә.

Ø Пальто белән чалма килешми. 

Ø Бүреге башыннан акыллырак.

Ø Түбәтәй җыеп калу.

Ø Аягыңдагы итегең тар булса, дөньяның киңлегендә ни файда.

Ø Башмак алтыннан булса да, аты һаман башмак булыр.

Ø Бер ташлаган чабатаны яңадан кимиләр.

Ø Итеге яман түргә чыга алмый, җиңе яман аш эчә алмый.

Ø Итек кидем дип, чабатаны чыгарып ташлама.

Ø Оегыңны карап ки: эчендә чаян ятмасын.

Ø Чабатасына күрә киндерәсе.

Ø Ялангач һәр башмак таман. 

Ø Иске чабатага яңа киндерә үргән.

 

 

 

 

 

 

                                               “Татар халык милли киемнәре”

                                               (ата-аналар өчен  консультация)

    Бүгенге көндә безгә мәгълүм традицион-гадәти өс киемнәре — эчке һәм тышкы киемнәр, баш һәм аяк киемнәре, хатын-кызларның бизәнү әйберләре. Элек-электән бирле бер комплекска кергән кием төрләре, формалары һәм колориты буенча үзара яраклашып, бер стильне тәшкил иткәннәр. Гадәти өс киеме шактый тотрыклы булып, аның яңаруы-үсеше халыкның үз гореф-гадәтләренә һәм көнкүрешенә яраклашу төсендә барган. Шуңа күрә кием, гадәттә, кешенең тышкы кыяфәтенә милли төс биргән. Киеменә карап аның кайсы халык  икәнен белергә мөмкин булган. Көндәлек һәм бәйрәм киеме, бай һәм ярлы кешенең киеме дә бары тик тукымалары, бизәнү әйберләренең сыйфаты белән генә аерылган.

   Төрле җирләргә таралып, шактый тотрыклы төркемнәр булып яшәүче татарларның киемнәре, әлбәттә, бер төрле генә булып формалашмаган. Һәр төркемнең үзенә генә хас тарихы булган кебек, аларның гадәти киемнәрендә дә үзенчәлекләр бар. Бу үзенчәлекләрнең барлыкка килүенә  табигать үзе, икътисади шартлар, дин һәм күрше халыклар белән аралашу бик нык тәэсир итә. Һәрхәлдә, XIX йөзнең урталарына кадәр татар халкының гадәти киеме җирле билгеләрен шактый тотрыклы саклый. Бу бигрәк тә хатын-кызлар киемендә (күлмәкләренең бизәлүендә, баш киеме формаларында) сизелә.

   Бүген безнең халыкның күпчелеге әнә шул XX гасыр башындагы милли кием төрләрен һәм формаларын гына хәтерли. Аңа кадәр ничәмә-ничә йөз еллар буе яшәп килгән һәм күпме төбәкнең үзенчәлекләрен эченә алган борынгы кием-салым, кызганычка каршы, халыкның хәтереннән чыккан...

  Татар халкының традицион-гадәти өс киеме күп төрле. Ул эчке һәм тышкы, язгы һәм көзге, җәйге һәм кышкы кием төрләрен үз эченә ала. Һәр төр, кайбер форма үзенчәлекләренә карап, вариантларга бүленә. Киемдәге төсләр аерымлыгы да вариантлар биргән. Киемнең төсе күбрәк хуҗасының яшенә бәйле булган. Гомумән, ак төс, башка төрки халыклардагы кебек, сафлык һәм картлык билгесе: кызларда ак калфаклар, ак бәрән туннар, кайбер төркемнәрдә ак чикмән булса, өлкәнрәк яшьтәге хатыннарда ак тастар, ак өрпәк, ак кыекча һ.б. киемнәр булган. Кызыл төс—яшьләргә хас. Бу бигрәк тә яшь хатыннар киемендә чагыла. Мәсәлән, кызыл җирлекле күлмәкләр, бөркәнчекләр, кушъяулык һ.б. Бүген бу вариантлар сәхнә киемен баету-төрләндерү өчен хезмәт итәргә тиеш. Җирле шартлар таләбеннән чыгып барлыкка килгән кием төрләрен дә шушы ук юнәлештә кулланырга мөмкин булыр иде.

                                    Татар халкының  өс киемнәре.

- Күлмәк белән ыштан.

Кием комплексының нигезен күлмәк белән ыштан (ирләрдә соңрак — чалбар да) тәшкил итә. Гадәттә ирләр күлмәге озын, тоташ буйлы, киң чабулы итеп, җиң төпләренә кештәкләр куеп тегелгән. Күлмәк иркен һәм озын булып, ыштан (чалбар) өстенә төшеп торган.

- Хатын-кыз күлмәге.

Хатын-кызларның борынгы стильдәге күлмәге тоташ яки өзек буйлы, такма итәкле итеп тегелгән һәм төрле декоратив алымнар белән бизәлгән.

- Алъяпкыч.

  Аны ирләр дә, хатыннар да үз иткән. Алъяпкычның төсе аның белән бергә киелә торган күлмәкнең төсе һәм формасына яраклашкан була. Күлмәк һәм аның декоратив алымнары тагын да ныграк беленеп торсын өчен, алъяпкыч башка төстәге тукымадан эшләнгән. Бу очракта төсләрнең контраст хасил итүе, бер-беренә каршы куелуы киемнең гармониясен бозмый, киресенчә, бизәп кенә тора, күркәмлек кенә өсти.

- Камзул.

 Татар халкының оригиналь киеме — камзул. Ирләр аны өйдә кигәннәр. Ирләр камзулны карарак төстәге фабрика тукымасыннан, ә хатын-кызлар ачыграк төстәге бәрхеттән, йә булмаса Урта Азиядән китергән әдрәс, бикасаб тукымасыннан тектергәннәр.  

- Казаки.

 Халкыбызның ирләр киеме — казаки (кайбер җирләрдә башкача атыйлар). Ул — озын җиңле һәм озын буйлы, өч билле, ябык күкрәкле язгы һәм җәйге өс киеме. Аны карарак төстәге фабрика тукымасыннан ике катлы итеп теккәннәр.

- Бишмәт.

 Биш билле озын өс киеменә бишмәт диләр. Күбрәк очракларда бишмәт мамык белән сырыла. Шуңа күрә аңа кайбер төркемнәрдә сырма да диләр. Урал төбәкләрендә яшәүче татарлар бишмәт дип мамыксыз тегелгән озын, биш билле киемгә әйтәләр. Урта Идел буе татарлары хатыннар бишмәтен күбрәк төсле (яшел, шәмәхә, кара чия төсендә) хәтфәдән, эченә юка гына мамык куеп, ачык изүле итеп теккәннәр.

- Билбау.

Ирләрнең тышкы өс киеменә җыйнаклык биреп торучы нәрсә — билбау (әзәр).

                                            Татар халкының баш киемнәре

- Түбәтәй.

  Татар халкының баш киемнәре дә гаять үзенчәлекле. Борын-борыннан ирләр өйдә түбәтәй кияргә яратканнар. Әрсезгә кия торган түбәтәйләрне карарак төстәге тукымадан, ә бәйрәмнәрдә кияр өчен затлырак тукымалардан (ефәк, бәрхет, парча) эшләгәннәр. Байлар, сәүдәгәрләр энҗеле яки алтын-көмеш җепләр, укалар белән чигелгән түбәтәй киюне дәрәҗәгә санаганнар.

- Бүрек.

Ир-атның тышкы баш киеме — бүрек. Бүрекләрне дә борынгырак вакытта очлырак, биегрәк итеп теккәннәр. Аның тышын карасу фабрика тукымасыннан, ә эчен йон белән сырып яки сарык тиресе куеп эшләгәннәр. Кайвакытта мондый бүрекнең кырыена җәнлек мехы (камчат, кондыз, төлке) мехы тотылган була.

- Эшләпә.

 Авыл җирләрендә ирләрнең җәйге баш киеме хезмәтен күбрәк эшләпә үтәгән. Аны өйдә ак төстәге сарык йоныннан киез итек басучылар ясаган.

- Такыя.

 Татар хатын-кызларының гадәти баш киеме бигрәк тә күп төрле һәм үзенчәлекле. Кызлар баш киеме хатыннарныкыннан аерылган. Бала чакта кызларга ситсыдан такыя ясаганнар. Аның маңгай өлешенә вак тәңкәләр, төймәләр һәм корт башлары тегелгән була.

- Калфак.

 Калфакның төрләре хәйран күп. Аларны төрле төстәге җептән яки тукымадан ясаганнар. Ак җептән бәйләнгән озын калфаклар барлык төркем кызларына да хас була. Татар кызлары зур, йомшак капчык калфакларны төрле төстәге ефәк җепләр белән чигеп бизәгәннәр, як-якларына һәм маңгай турысына ука-чуклар тотканнар. Мондый калфакка чачак калфак дигәннәр.

- Хатын- кыз бүреге.

 Хатын-кызлар борын-борыннан бүрек тә кигәннәр. Әмма ул баш киеме үз эченә йомшак түбәле мех кырпулы бүрекне дә, кирәчле (каркаслы), кырыйларына тәңкәләр, асыл ташлар куеп эшләнгән яки челтәрләр белән бизәлгән очлы такыя бүрекне дә ала.

- Яулык.

 Яулык — борынгы төрки термин. Тыштан, ягъни, өстән ябына яки бәйләнә торган яулыкларның төрле борынгы формалары очрый. Шундыйлардан иң оригиналь булганы — түгәрәк яулык. Аның кырыйларына, почмакларына һәм уртасына кара ефәк җеп белән борынгы орнамент төшерелгән, ә чит-читләренә кызыл ефәк җептән үрелгән чуклар тотылган була.

- Шәл.

XX йөз башында мөселман татар хатыннарының кием комплексына чуклы ефәк шәлләр керә. Каты кырпулы калфак өстеннән бәйләнгән озын чуклы ак ефәк шәл хатыннарның милли баш киеменә әверелә.

                                              Татар халкының аяк киемнәре

- Читек.

Озын кунычлы күн аяк киеменең иң таралган төре — читек. Читекне ирләр дә, хатын-кызлар да кигән. Ирләр читеге гадәттә кара күннән, йомшак табанлы итеп тегелгән. Балтыры матур торсын өчен, аны чолгау бәйләп кигәннәр. Урамга чыкканда читек өстеннән күн кәвеш (ката) яки резин калуш кигәннәр. Хатын-кызлар арасында каты табанлы читекләр дә киң таралган була. Яшь хатыннар һәм буй җиткән кызлар күбрәк биек үкчәле каюлы читекләр кияргә яратканнар.

- Кәвеш-каталар.

Күн кәвеш-каталар да калын күннән, калын олтанлы итеп тегелгән. Аларны йомшак читек, тула яки бәйләгән оек белән кигәннәр. Кәвеш-катаның да ике төре бар: кунычлы һәм кунычсызлары.

- Чабата.

 Урта Идел һәм Урал алды буе татарларының эш киеме комплексына юкә аяк киеме — чабата да хас була. Кечкенә башлы, сай чабаталар татар чабатасы диелгән. Чабатаны күбрәк тула оек өстеннән кигәннәр. Татар халкы тышта йөргән аяк-киеме белән өйгә кермәгән. Шуңа күрә ишегалдына яки абзар-кура тирәсенә чыкканда җиңел киелә һәм салына торган агач башмак кигәннәр.

 

                                      Дидактик уен “Парын тап” (домино)

Максат:

1.     Балаларның  татар милли бизәкләре  турында белемнәрен ныгыту;

2.     аларның исемнәрен дөрес әйтү;

3.     парлы сүрәтләрне дөрес итеп җыю күнекмәләре бирү;

4.     логик фикерләү сәләтен үстерү.

Җиһазлау: Таратма карточкалар.

Уен барышы. Уенда 2-3 бала катнаша. Балаларга карточкалар (домино) бүлеп бирелә. Иң беренче алып баручы карточкасын өстәлгә куя. Балалар анда нәрсә сүрәтләнгәнен карыйлар һәм әйтәләр. Һәр бала үзенең карточкасыннан шундый сүрәтне эзли;  әгәр туры килсә өстәлдәге карточка янәшәсенә куя. Уен карточкалар беткәнче дәвам итә. Уен кагыйдәсе. Карточкадагы рәсемнәрне бер-бер артлы төзеп куярга кирәк. Кем беренче үз рәсемен төзеп бетерә, шул җиңүче булла.

 

                                          Үстерешле уен “Бу нинди кием?”

Максат:

1.     Сүзлек байлыгын арттыру;

2.     игътибарлылыкны, иҗади    фикерләүне, хәтерне, кузаллауны үстерү;

3.     мөстәкыйльлек тәрбияләү;

4.     кисәкләрдән бөтенне җыю күнекмәләрен ныгыту.                            Җиһазлау: кисәкләргә бүленгән рәсемнәр (күлмәк, читек, түбәтәй, калфак, алъяпкыч).

Уен барышы: Тәрбияче балаларга рәсемнең кисәкләрен буташтырып бирә. Балалар кисәкләрдән бөтенне төзиләр, киемнең исемнәрен әйтәләр.

Уенның кагыйдәләре:  Рәсемне игътибар белән карарга кирәк.                       Иптәшеңә комачауларга ярамый.

 

                                    

 

 

 

                                        Дидактик уен “Киемнәрне бизә”

Максат:

1.     Татар халык орнаментларның исемнәрен ныгыту;

2.     Балаларда иҗади үсешен үстерү;

3.     Бизәкләрдә элементларның һәм төсләрнең гармонияле берләшүе аша эстетик зәвык тәрбияләү.

Җиһазлау:  киемнәр карточкалары (күлмәк, читек, түбәтәй, калфак, алъяпкыч),  татар орнаментларының  шаблоннары.

Уен барышы:  Киемнәрнең, бизәкләрнең  исемнәрен, төсләрен әйтү.  Бизәкләрне симметрияне саклап урнаштыру. 

 

                                       ИКТ уены: “Нинди кием артык”

Максат: 

1.     Балаларның сүзлек запасын киңәйтү, арттыру;

2.     игътибарлылыкны, логик фикерләү сәләтен, бәйләнешле сөйләмне үстерү.

3.     Чагыштырырга һәм нәтиҗә ясарга, предметларны төркемләргә  өйрәтүне дәвам итү.

Җиһазлау: 4 рәсем төшерелгән карточкалар

Уен барышыБалаларга 4 рәсем төшерелгән  карточкалар күрсәтелә. Анда бер  рәсем артык. Балалар шул артык рәсемне табып, аның ни өчен артык икәнлеген дөрес итеп әйтә белергә тиешләр. Мәсәлән: Монда сарафан артык, чөнки рус киеме, ә камзол, түбәтәй һәм калфак  – татар киемнәре.

 

 

 

 

 

 

 

 

                          Гаилә бәйрәме: “Күңелләрдә  халкым  бизәкләре”

 

Максат: Татар  халкының тормышын, көнкүрешен ямьлерәк итә торган бәйрәмнәр булуын аңлату, балаларда һәм әти-әниләрдә шушы бәйрәмнәрдә катнашу, җырлар, уеннар өйрәнү теләге тудыру, борынгы йолаларыбызга хөрмәт хисе тәрбияләү.

Әзерлек эше: Бәйрәмдә катнашучы гаиләләргә биремнәр бирү: балалар белән татар халык бизәкләрен карау, рәсем ясау, төрле җырлы- биюле уеннар өйрәнү.

Җиһазлар: магнитофон, бизәлгән татар халык киемнәре, рәсемнәр һ.б.

Бәйрәмнең барышы:

Зал  бары тик татар халкында гына  була торган зәвык белән бәйрәмчә бизәлгән. Залның бер ягында өй күренеше,сандык, сандык өстендә чигелгән  мендәрләр, ә икенче ягында чигүле эскәтерт ябылган өстәл, урындыклар, татар халык киемнәре-түбәтәй, читек, кулъяулыклар.

 Залга музыка астында татар халык костюмнарыннан балалар керә. Кызлар кулларына чигелгән кулъяулыклар, малайлар  башларына түбәтәй  кигән түгәрәккә басалар).

Тәрбияче:  Исәнмесез, хәерле көн, кадерле балалар, әти-әниләр! Бүген без гаилә бәйрәменә җыелдык. Гаилә тормышыбызның нигезе, дәүләтебезнең киләчәге.

Гаилә ул – олы сүз. Гаиләдә бер-береңне хөрмәтләп, матур итеп бер-береңә ярдәмләшеп  яшәү – һәрберебезнең бурычы.

1 бала:                                          Бәрхетләрдән тегелгән,

Ука белән чигелгән,

Нәкышләре көмешләргә,

Алтыннарга күмелгән.

2 бала:                                           Бигрәк матур түбәтәе

Энҗе бөртекләре белән.

Алар монда килгән гуя,

Чын әкият иленнән.

3 бала:                                          Алъяпкычымның бизәге

Әллә кайдан күренә

Аллы-гөлле чәчәк төшкән,

Килешәдер үземә.

4 бала:                                          Оста кызлар Сабантуйга

Матур сөлге чигәләр

Батырлыгын күрсәткәнгә

Бүләк итеп бирәләр.

 Ата-аналардан берсе әйтә: – Рәхмәт сезгә, кадерле балалар, безнең арабызда шундый осталарыбыз булганда,  мәңге сүрелмәс, мәңге югалмас безнең бөек татарның милли сәнгәте!                                    (Балалар урыннарга утыралар)

 Тәрбияче: Бәйрәмебезне дәвам итәбез, малайларны бирегә чакырабыз.

(Түгәрәккә басып җырлы-сүзле “Башмагым” уенын уйныйлар.)

“Башмакчы” уртада утыра:

Итек, читек, әнә, без

Матур итеп тегәбез,

Башмак башы чигәбез,

Кемгә булыр диябез,

Кирәкмиме, алмыйсызмы,

Әллә киеп карыйсызмы?

Түгәрәктәгеләр аңа каршы:

И башмакчы, башмакчы,

Үзең оста такмакчы,

Син сайрама такмагың,

Бир кияргә башамагың.

(– дип бер якка таба әйләнеп йөгерә башлыйлар, Башмакчы утырган килеш, йөгерүченең аягына кулы белән тиеп калырга тиеш. Тия алса, аны үз урынына утыртып, түгәрәккә керә. Тидерә алмаса, түгәрәкне өч кат әйләнә, тагын шул сүзләрне көйләп әйтә. Уен дәвам итә).

Тәрбияче: Ә хәзер безнең кызларыбыз  да үз осталыкларын күрсәтсеннәр.

Кызлар башкаруында “Кызыл калфак җыры” (З.Гадиева музыкасы һәм сүзләре).

Тәрбияче:  Булдырдыгыз, кызлар! Ә хәзер әйдәгез әле, татар халкының иң матур уеннарыннан берсе “Яулык алыш” уенын уйнап алыйк әле.

Кызлар бер урынга түгәрәкләнеп басалар һәм  бер кеше яулык җыючы итеп сайлап куялар. Ул уртага чыгып баса да:
Талым, талым, талчыбык, 
Уртасында бал чыбык, 
Ал яулык, гөл яулык, 
Бир син миңа бер яулык, – 
дип, такмаклый-такмаклый, барлык кызлардан да яулык җыеп чыга. Җыеп бетергәч, яулык хуҗаларына берәм-берәм җәза бирелә. Җәзадан соң уен тагын яңадан башлана.

Тәрбияче: Әйдәгез, әти-әниләр белән балаларның  ясаган рәсемнәренә  игътибар итик. Әйдәле, Алия, сезнең гаилә бәйрәменә нинди рәсем  алып килдегез?

 Алия: Без әни белән бергәләп күлмәк рәсемен ясадык һәм бизәкләр белән бизәдек. Иң башта әнием ләла чәчәге, яфрак рәсеме ясады, ә мин төрле төскә буядым.

Тәрбияче: Әйе, Алия, рәсемегез чыннан да искиткеч матур!

Әйдәгез хәзер башкалар да  үз эшләрен күрсәтсеннәр инде.

(Музыка уйный, балалар тезеләләр һәм эшләре белән таныштыралар: читек,  калфак, түбәтәй, кулъяулык, алъяпкыч).

Тәрбияче: Халкыбызның бизәкләре күңелләребездә саклансын, онытылмасын өчен шушындый бәйрәмнәр аша киләчәк буынга тапшырабыз. Әйдәгез әле бергәләп “Зиләм” җырлы уены белән бәйрәмебезне төгәллибез.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                                        Мониторинг

                                           «Национальный костюм»

Цель: Определить уровень представлений дошкольников о татарском национальном костюме.

Оборудование: фотографии детей в татарских национальных костюмах, элементы одежд.

Инструкция проведения обследования: ребёнку предлагают рассмотреть фотографии детей в национальных костюмах и ответить на следующие вопросы:

- В какие национальные костюмы  одеты дети?

- Почему ты думаешь, что это  костюм именно этой национальности?

- Покажи и назови из какой одежды состоит этот национальный костюм?

Критерии оценки:

3 балла – высокий уровень: Узнаёт по фотографиям и называет  татарский национальный костюм. Может перечислить элементы одежды татарского национального костюма.

2 балла – средний уровень: Узнаёт по фотографиям и называет татарский костюм. При помощи воспитателя может перечислить некоторые элементы одежды татарского национального костюма.

1 балл – низкий уровень: узнаёт по фотографиям, но не может назвать костюм какой национальности, элементы одежд.

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Проект по теме: "Әбиемнең милли сандыгы" (на татарском языке)"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Бренд-менеджер

Получите профессию

Бухгалтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 672 200 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 09.10.2018 4247
    • DOCX 72.2 кбайт
    • 62 скачивания
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Сулейманова Гульнара Нагимовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 5 лет и 7 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 5021
    • Всего материалов: 3

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Бухгалтер

Бухгалтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 29 человек из 22 регионов

Курс повышения квалификации

Игропедагогика для современных родителей

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 50 человек

Курс профессиональной переподготовки

Управление образовательной организацией дошкольного образования

Руководитель дошкольной образовательной организации

300 ч. — 1200 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 19 человек
аудиоформат

Курс повышения квалификации

Здоровьесберегающие технологии в образовательном процессе в соответствии с ФГОС ДО

72/108/144 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 31 человек из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 504 человека

Мини-курс

Управление бизнес-процессами и инновациями

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Стратегии и инструменты для эффективного продвижения бизнеса в интернете

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 22 человека из 15 регионов

Мини-курс

Продуктовый успех: стратегии и инструменты для создания, улучшения и продвижения продуктов на рынке

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе