Инфоурок Начальные классы Рабочие программыРабочая программа по предмету "Литературное чтение на родном (татарском)яфзыке

Рабочая программа по предмету "Литературное чтение на родном (татарском)яфзыке

Скачать материал

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №10» Авиастроительного района г. Казани

 

«Рассмотрено»

Руководитель МО

_______/Сушенцева И.И./

                       ФИО

Протокол № ____ от

«29» августа 2019г.

«Согласовано»

Заместитель руководителя по УВР

МБОУ «Гимназия №10»

_____/Шарафутдинова Э.Ф./

                       ФИО

«29» августа 2019г.

«Утверждаю»

Руководитель МБОУ «Гимназия №10»

_____/Гизатуллин Ф.И./

                     ФИО

Приказ № _____ от

«29» августа 2019г.

 

 

 

 

 

 

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА ПЕДАГОГА

Абдуллиной Сании Гимрановны,

учителя высшей квалификационной категории

по предмету «Литературное чтение на родном (татарском) языке»

для 3а класса

 

 

 

Рассмотрено на заседании

педагогического совета

протокол № ____от

«___»_______20__ г.

 

г. Казань

2019 - 2020 учебный год

 

Аңлатма язуы.

3 нче сыйныфлар өчен әдәби туган (татар) телдә уку фәненнән эш программасы түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп төзелде:

1. Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министрлыгының 2009 нчы елның 6 нчы октябрендә чыккан №373 нче боерыгы нигезендә расланган башлангыч гомуми белем бирү өчен Федераль дәүләт белем стандартлары (гамәлдәге редакциядә).

2. 2012 нче елның 29 нчы декаберендә кабул ителгән №273-ФЗ “Россия Федерациясендә мәгариф турындагы” №273-ФЗ боерыгы.

3.Россия Федерациясененен 2018 нче елнын 28 нче декабрендә чыккан «Дәүләт аккредитациясенә ия урта гомуми белем бирү программаларын тормышка ашыру өчен кулланыла торган дәреслекләрнең федераль исемлеге» № 345 нче боерыгы (гамәлдәге редакциядә)

 

4.Яңа федераль дәүләт белем стандартлары (ФДБС –ФГОС) буенча эшләнгән үрнәк программа (Татар телендә гомуми төп белем бирү мәктәпләре (1-X1 сыйныфлар) өчен  татар әдәбиятыннан үрнәк программа. Төзүче-авторлары:   Д.Ф.  Заһидуллина,  Н.М. Йосыпова. - Казан, (нигезләмә №2/17-16.05 2017ел)

 

 5. 2019/2020 нче уку елына ГБМБУ «10 нчы гимназия» нең укыту планы.

 

Укыту предметының укыту планында тоткан урыны

 

ГБМБУ “10 нчы гимназия”нең 2019-2020 нче уку елына төзелгән укыту планында 3 класста әдәби уку фәнен өйрәнүгә атнага 2 сәгать исәбеннән 70 сәгать каралган.

 

Максат: укучыларда дөрес һәм йөгерек уку күнекмәләре булдыру, аларны ана телендә иркен сөйләшергә һәм аралашырга,  эзлекле фикер йөтергә, уйларга өйрәтү;  халык авыз иҗаты, язучы һәм шагыйрьләр әсәрләре белән таныштыру, чәчмә һәм шигъри әсәрләрне укып,эстетик ләззәт алырга өйрәтү. Укучыларда шәфкатьлелек, гуманлылык хисләрен тәрбияләү, өлкәннәргә ихтирамлы булу, матурлыкны күрә, саклый белү, туган илең белән горурлану хисләре тәрбияләү.

 Әлеге максат түбәндәге бурычларны куя:

Бурычлар :

Укучыларда йөгерек, аңлы, сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру;

Текст һәм китап белән эшләү осталыгы тәрбияләү;

Әдәби әсәрләрне уку һәм өйрәтү барышында укучыларда рухи һәм әхлакый кыйммәтләр хакында, уңай һәм тискәре сыйфатлар, яхшылык һәм яманлык турында күзаллау булдыру.

- татар телендә аралашу күнекмәләрен булдыру;

- укучыларны сүзлекләр белән эшләргә өйрәтү һәм балаларның сүз запасын баету;

- сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләреннән файдалану;

-әдәби текст белән эшләү, текст эчтәлеген үз сүзләре белән сөйләү күнекмәсен камилләштерү;

- мөстәкыйль рәвештә әсәрләрне укырга һәм үзләштерергә күнектерү. Китапка кызыксыну булдыру;

- белемгә омтылыш тәрбияләү, укучының иҗади, логик фикерләвен, хәтерен, эстетик зәвыгын үстерү, үз-үзен тәрбияләвенә ирешү;

- әдәби әсәрләрне уку һәм өйрәнү барышында нәни укучыларда рухи һәм әхлакый кыйммәтләр хакында, уңай һәм тискәре сыйфатлар, яхшылык һәм яманлык турында күзаллау булдыру;

- үз халкыңа, аның асыл сыйфатларына, Россия җирлегендә яшәүче барлык халыкларның мәдәниятенә, милли әдәбиятларга карата хөрмәт, күпмилләтле илең белән горурлану хисләре тәбияләү. Әлеге максат-бурычлар башлангыч гомуми белем бирү мәктәпләре (1 - 4 нче сыйныфлар) өчен әдәбияттан программаның эчтәлеген һәм структурасын билгели;

- укучыларда татар теленә хөрмәт һәм ихтирам тәрбияләү. Телнең чисталыгын, дөреслеген саклау, телне, халыкның рухи мирасын өйрәнүгә кызыксыну уяту

Укыту предметының эчтәлеге

Бүлек исеме

Курсның эчтәлеге

Сәгатьләр саны

Көтелгән нәтиҗәләр

1

Күзәтәбез һәм тәэсирләр белән уртаклашабыз

Китапханәләрдән файдалана белү.

 Б.Рәхмәт “Иң күңелле чак”. Геройның эчке дөньясын аның әйләнә-тирә дөньяны танып белүе аша күрсәтү.  Р. Вәлиева “Җәй һәм бала”, Р. Хисмәтуллин “Июль аланы,    М.Галиев “Җиләктән кайтканда” М. Гафури “Болын”  Шигырьләрдә чагыштыруны таба белү. Б.Рәхимова ”Шук болытлар,батыр җил,якты кояш”, Р.Корбан “Көз нигә моңая?” Күк йөзендә болыт-рәсемнәр. Н.Дәүли “Бала болыт” Шигырьләрдә  сынландыруны таба белү. Л.Лерон “Яңгырның ял көне”

М. Җәлил “Яңгыр”, Р. Вәлиева “Китмә әле, бераз тор”,М. Әлимбаев “Салават күпере” Шигырьләр аша әйләнә-тирә дөньяны танып белергә өйрәнү. Р.Мингалим “Август каеннары” З. Туфайлова “Яфрак ява”, Ш. Маннур “Көзге урманда” Үзеңнең  күзәтүләрең буенча хикәяләү характерындагы зур булмаган текстлар төзү.Ф.Хөсни “Яфраклар коелганда”, К. Тәхау “Көзге урман”, Х. Әюп “Әбиләр чуагы”, Р. Әхмәтҗан “Соңгы яфрак” Әдәби әсәрләрнең башка сәнгать әсәрләре белән бәйләнеше. М.Мазунов” Карап торам”, Г.Хәсәнов “Кыр казы”.Хикәя геройларының  характеры сөйләм һәм вакыйгалар аша чагылышы. Г.Бәширов “Ана каз белән ата каз һәм аларның унике бәбкәсе”, Н. Гыйматдинова “Казлар”. Йорт казлары – гаҗәп кызык кошлар. Хикәядә авторның үз геройларына мөнәсәбәте. Г.Остер “Серне ачты”. В. Хәйруллина “Тәрбияче попугай”.            Кеше һәм табигать бергәлеге. Н.Сладков “Күзалдавычлар”, Р.Әхмәт “Сыкы”, Әминәнең куен дәфтәреннән өзекләр .Геройның эчке дөньясын аның әйләнә-тирә дөньяны танып белүе аша күрсәтү.  Н.Сладков “Кем остарак?”, Р. Корбан  “Мәктәпкә озату бәйрәме”. Әмирнең куен дәфтәреннән табышмаклар. Шагыйрьләр иҗат иткән дөнья белән чынбарлык арасындагы охшаш һәм аермалы якларны билгеләү . Г.Паушкин “Кыш”,  Г.Рәхим “Безнең тауда”. Р.Шәмсетдинов “Ботинкалар” М. Кузнецов “Балачагым урамы”.Шигырьдән  әдәби сурәтләү чараларын (чагыштыру, җанландыру) эзләп табу. Н.Әхмәдиев “Чишмәгә суга барам” Серле чишмә, моңлы чишмә. К.Кәримов “Кышкы мәтрүшкәләр”. Хикәя геройларының портретлары, характеры сөйләм һәм вакыйгалар аша чагылышы. Н.Гыйматдинова “Сарбай”. Кешелек дөньясы һәм тылсымлы дөнья арасындагы бәйләнеш. “Иң яхшы дару” (Әфган халык әкияте) “Тылсымлы китмән” (Уйгур халык әкияте), Л. Лерон “Әкияти башламнар”, Йолдыз ”Охшашлык”

15

Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре формалашу нәтиҗәләре:               

-үз илең, халкың һәм тарихың белән горурлану хисләре формалаштырырга, һөнәрләр дөньясы белән танышырга, җәмәгать урыннарында, мәктәптә үз-үзеңне тотуның әхлакый кагыйдәләрен үзләштерергә;

-уку эшчәнлеге һәм аның мотивлары арасында элемтә урнаштырырга;

-әдәби мәдәният нигезендә матурлыкны күрә белү һәм эстетик хисләр формалаштырырга.

-белем бирү учреҗдениесенә унай караш, әдәби уку фәнен өйрәнүнең кирәклеген аңларга;

-уку эшчәнлегенең уңышлылыгы (унышсызлылыгы) сәбәпләрен аңларга;

-аралашканда иптәшеңнең мотивларына һәм хисләренә ориентлашырга, үз-үзеңне тотышыңда мораль нормаларга һәм этик таләпләргә тотрыклы иярергә.

Регулятив универсаль уку гамәлләре формалашу нәтиҗәләре:

-максатка ирешүдә үҗәтлек, авырлыкны җиңүгә әзер булу, авырлыкларны чишү   ысулларын эзләүгә ихтыяҗ формалаштырга;

-ирешеләчәк нәтиҗәне алдан күрергә;

-проблеманы чишүдә берничә вариант табарга,аларны кулланып карарга;

-үтәлгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләргә, уңышлылыгына бәя бирергә;

-кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылырга;   

-укытучы белән хезмәттәшлектә итәргә;

-уку хезмәттәшлегендә танып белү инициативасы күрсәтергә;

-укытучы тарафыннан билгеләнгән эш-гамәлне мөстәкыйль рәвештә яңа уку материалында исәпкә алырга;

-эш-гамәлләрнең дөрес үтәлешен мөстәкыйль рәвештә бәяләргә һәм тиешле төзәтмәләр кертергә.

Танып белү универсаль  уку гамәлләре формалашу нәтиҗәләре:

-эшчәнлек барышын һәм нәтиҗәләрен тикшереп һәм бәяләп барырга;

-охшашлык һәм аермалыкларны аерырга, чагыштырырга;

-аерып алынган нигез буенча объектларны тәртипкә салырга;

-нәтиҗә чыгарырга;

-охшашлыклар урнаштырырга;

-проблеманы кыска һәм ачык итеп әйтергә;

-проблеманы чишү алымнарын хезмәттәшлектә табарга.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре формалашу нәтиҗәләре:

-укытучы, туганнар, әти-әниләр белән хезмәттәшлекне планлаштыру – катнашучыларның максатларын, вазифаларын үзара аралашу ысулларын билгеләргә;

-сораулар формалаштырырга, җитмәгән мәгълүматны башкалардан сорашып белергә;

-проблеманы ачарга, аны тормышка ашырырга, үзара килешүгә ирешергә;

-эшлекле партнерлы аралашырга, төркемдә үзара ярдәм итешергә;

-үз фикереңне тулы, төгәл һәм ачык , аңлаешлы итеп әйтергә, аны якларга.

Предметны өйрәнү нәтиҗәләре:

-әсәрләрне сәнгатьле  һәм хатасыз уку;

-әсәрдәге  өзекләрне сайлап ала, рәсемгә төшерә  белү;

-Рәсемнәр  һәм  әсәрләр арасындагы бердәмлекне таба белү;

-әдәби  әсәр белән эшли белү;

-укылган  әсәрне хикәяли белү;

-әсәрләрне сәхнәләштерә  белү;

-текстны рольләргә  бүлеп укый белү;

-әсәр геройларына кыскача характеристика бирә белү;

-язучыларның  кызыклы хәлләрне җиткерү алымнарын белү.

2

Чагыштырулар серенә төшенәбез

Эш кешене тәрбияли, ялкаулык боза. Хайваннар турында әкиятләр.  “Көрән төстәге пингвин баласы”  (Инглиз халык әкияте). Э. Шәрифуллина “Әкият кайда?”, Нугай халык әкияте “Карт белән Су анасы”Әкиятләрне сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәнү. “Әтәч таңда ник кычкыра?” (Монгол халык әкияте) Алман халык әкияте “Сандугач белән Аю”, Эвенк халык әкияте “Әтәч нигә кычкыра?” “Куянның ирене нигә ярык?” (Эстон халык әкияте). Манси  халык әкияте “Куянның колагы нигә озын?”, Җәй белән кыш нигә күрешми.  Әкиятләрне сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәнү. “Юмарт дөя” (Казакъ халык әкияте), Латыш халык әкияте “Шайтанга ничә яшь”  Венгр халык әкияте “Комсызлык бәласе” Литва халык әкияте “Итагатьле мәче”Әкиятләрне сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәнү. “Табышны ничек бүләргә?” (Әфган халык әкияте)

5

3

Кешеләрнең хыялларын аңларга тырышабыз

Әкият һәм хикәя жанрларының композиция үзенчәлеген (күзәтүләр аша) аңлату. Укучы – тыңлаучыга табигый көчләрнең серен , әкият  геройларының серле тормыш агышын күрсәтү, хикәя геройларының  характерында тормыштан алынган вакыйгаларны чагылдырып сөйләү. Уйдырмаларның максаты – тыңлаучыларны дөньяда булмаган,уйлап чыгарылган хәлләр белән шаккатыру.

Л. Лерон “Хыял”, Йолдыз “Антенналы бәрәӊге”, Л. Лерон “Хыялый Акбай”, Ә. Габиди “Тере антенналар”, Л. Лерон “Мәче малае Шукбай”, “Шукбай балык тота”, “Хат”,  Ф. Мөслимова “Хыялый”, З. Гомәрова “Хыялларым”, Б. Рәхмәт “Ничек өйрәнергә”, Р. Фәйзуллин “Тугайда”, А. Әхмәтгалиева “Болытта җиләк үсә”, Ф. Садриев “ Юкка көттеләр”, А. Гыйләҗев “Суык”, А. Аланазаров “Дустымны эзлим”, В. Хәйруллин “Кем булам”, Йолдыз “Этем югалды бүген”, Р. Гыйзәтуллин “Батырлык”, Г. Рәхим “Иске самавыр торбасы”.

7

 

“Ярату”  төшенчәсенеӊ мәгънәсен әдәби әсәрләрдәге вакыйга һәм образлар язмышы аша аӊлату: гаиләне хөрмәтләү, гаилә әгъзаларына, туган җиргә карата ярату хисләре, кече туганнарыбызга мәхәббәт. Дөньяны шагыйрьләр күзлегеннән чыгып тану.

Р. Вәлиев “Барысын да яратам”, Ш. Маннур “ Яратам”, Р. Вәлиева “Чыпчык”, М. Хөсәен “Китап”, С. Урайский “Туган ил”, А. Гыймадиев “Шәмси маҗаралары”, Н. Кәримова “Авылым җыры”, В. Нуриев “Кем катырак суга?”, Р. Вәлиева “Яӊгыр белән Кояш”, Г. Сабитов “Тәүге шатлык”, Ә. Баянов “Тургай”, Н. Гыйматдинова “Болын патшасы”, А. Әхмәтгалиева “Безнеӊ чишмә”, Г. Бәширов “Беренче кар”, Р. Мәннан “Кыш килә”Н. Сладков “Кышкы җәй”, М. Мазунов “Яӊа карлар ява”, И. Солтан “Кар ник шыгырдый?”, И. Солтан “Кар ник ява?”, Р. Мәннан “Кыш килә”, Ф. Зыятдинов “Муллык билгесе”, М. Мирза “Кышныӊ китәсе килми”, Р. Миӊнуллин “Кар бәйрәме”, С. Урайский “Кыш шатлыгы”, Р. Вәлиева “Каникул вакытында”.

9

4

Ярату турында

5

Хикмәтле тормыш тәҗрибәсе туплыйбыз

 

Мәсәл жанрының килеп чыгышы, үсеше. Бөтен дөньяга танылган мәсәлчеләр: Эзоп, Ж.Лафонтен, И.Крылов, татар мәсәлчеләре К.Насыйри, Г.Тукай,М.Гафури,  Г.Шамуков, Ә.Исхак һәм башка язучылар әсәрләрен өйрәнү. Төрле халык мәкальләре . Мәкальләрне сөйләмдә, мәсәлләрдә урынлы куллану. Дөньяны шагыйрьләр күзлегеннән чыгып тану. Мәсәл һәм әкиятне чагыштыру. Мәсәлләрнең хайваннар турындагы әкиятләрдән килеп чыгуы. Мәсәлләрнең төп асылы, эчтәлеге. Мәсәл моралендә мәкальләр куллану. Мәсәлләрнең тәрбияви роле.

Эзоп “Давыл белән Кояш”, Г. Тукай “Җил илә Кояш”, Н. Исәнбәт “Ябалак белән Чыпчык”, татар халык әкияте “Ябалак белән чыпчык”, Ф. Яруллин “Мактану бәласе”, К. Насыйри “Төлке белән Әтәч”, М. Гафури “Мәймүн белән күзлекләр”, “Чикерткә белән кырмыска”, Г. Тукай “Көзге белән маймыл”, Г. Шамуков Көзге белән Маймыл”, Т. Яхин “Карга белән Төлке”, Ф. Яхин “Сыр бәласе”, Г. Шамуков “Карга белән Төлке”, Ф. Яруллин “Хәйләкәр куян”, М. Гафури “Ике белән бака”, В. Гаршин “Ил гизүче бака”, В. Радлов “Карга хәйләсе”, Л. Толстой “Зирәк Чәүкә”, К. Насыйри “Комсыз эт”, С. Шакир “Таш белән Кырмыска”, Ә. Исхак “Карт Имән белән яшь егет”, М. Гафури “Ике чебен”, М. Саттар “Кырмыска белән тирес корты”, Г. Тукай “Яшь агач”, Г. Тукай “Төлке белән йөзем җимеше”, Ә. Исхак “Төлке белән виноград”, Г. Вәлиева “Заман әкияте”, Г. Тукай “Аккош, Чуртан һәм Кыскыч”, И. Крылов “Аккош, Чуртан һәм Кысла”, М. Гафури “Кәҗә белән Төлке”, Г.Вәлиева “Заман әкияте”

7

6

Көлке серләрен эзлибез 

Шигырьләрдә автор фикерен аерып алу. Шагыйрьнең кимчелекләрдән көлүе. Көлкеле әсәрләрдә көлке китереп чыгарган сәбәпләрне табу.

Ш. Галиев “Иншаныӊ файдасы”, “Сүзләре һәм үзләре”, В. Нуриев “Инша”, Л. Лерон “Иртән уянасыӊ килмәсә”, Сүз тыӊлыйсыӊ килмәсә”, “Инша”, Р. Вәлиева “Көчле укучы”, “Сыер эзләгәндә”, К. Тәӊрекулиев “Эшчән” Гельды”, И. Юзеев “Хатасыз ничек язарга?”, Р. Миӊнуллин “Хаталар өстендә эшләү”, Г. Морат “Үскәч кем булырга”, “Тиргиләр”, Р. Низамова “Табигать күренеше”, Р. Фәйзуллин “Ничек яхшы булырга?”, Йолдыз “Ике җаваплы табышмак”, Н. Кәримова “Кое чыпчыгы”, З. Туфайлова “Трай”, А. Алиш “Утлы йомрка”, Р. Вәлиев “Минеке”.

5

7

Герой ничек туа

Автор әкиятләрендә, нәкъ халык әкиятләрендәгечә, вакыйгаларның кабатлануы, чылбыр рәвешендә тезелүе, аерым сүзләрнең ритмик кабатланып килүе. Автор теленең кабатланмас матурлыгы. Язныӊ тәүге үзенчәлекләрен әсәрләрдән табу.

Ф. Яруллин “Тылсымлы ачкыч”, Р. Мингалим “Уйларга кирәк”, Р. Харис “Берсе калсын иде”, Р. Вәлиева “Кышкы ямь”, Йолдыз “Белмәгәнен белми”, М. Мирза “Язныӊ тәүге көннәре”, Г. Хәсәнов “Корташар”, “Гөблә”, “Май”, Ә. Рәшит “Яшенле яӊгыр”, Г. Гыйлман “Көзге урман”, Ф. Садриев “Белемле әби”,

Х. Халиков “Витаминлы аш”, Н. Гыйматдинова “Дару”.

9

8

 Үткәннәр белән хәзергене чагыштырабыз 

Чагыштыру, контраст, җанландыру кебек гади әдәби алымнарны табу. Җанлы сөйләмнең мөһим чараларын үзләштерү күнегүләре: темп, тавыш көче, тон, сөйләм мелодикасы ( тавышны күтәрү, түбәнәйтү).

Хикәя геройлары , аларның портреты һәм характер үзенчәлекләренең башкарган гамәлләре аша чагылышы.Авторның үз героена мөнәсәбәте.Геройларга чагыштырма характеристика.Герой яшәгән тирәлек,пейзаж.

Р. Фәйзуллин “Онытма син!”, М. Мирза “Идел-йорт”, “Без бабайсыз үстек”, Р. Рәкыйпов “Мин яратам сине, Татарстан!”, Л. Шагыйрьҗан “Сөембикә манарасы”, В. Нуриев “Хуҗалар тавы”, Х. Туфан “Казан”, З. Гомәрова “Батырлар хакында”, Р. Харис “Сугыш турында сөйләшә картлар”, “Игенче җыры”,

Г. Гыйлман “Нәсел агачы”, “Дәү әтинеӊ әтисе”, “Универсиада”, В. Хәйруллина “Хозурлык һәм горурлык”, Ф. Кәрим “Ант”, Ватаным өчен”, М. Җәлил “Кичер, илем!”, Х. Халиков “Рәхмәт сезгә, ветераннар!”, В. Нуруллин “Бүреләр, үгез һәм без”, С. Рәхмәтуллин “Сандыктагы хәзинә”, Р. Мәннан “Без музейга барабыз”, Г. Ахунов “Канатлар кая илтә?”, Г. Моратов “Корыч шулай чыныкты”, И. Юзеев “Матурлыкны гына алып кит”, М. Рафиков “Җир куены2, Г. Бәширов “Безнеӊ Татарстан”, Р. Фәйзуллин “Нефть”, “Безнеӊ КамАЗ”,  Йолдыз “Спортчы Шүрәле”, Р. Миӊнуллин “Кунакка килегез”.

13

 

Бүлекнең исеме

Сәг.

саны

Контроль эшләр

1

Күзәтәбез һәм тәэсирләр белән уртаклашабыз

15

-

2

Чагыштырулар серенә төшенәбез

5

-

3

Кешеләрнең хыялларын аңларга тырышабыз

7

Уку тизлеген тикшерү

4

Ярату турында

9

-

5

Хикмәтле тормыш тәҗрибәсе туплыйбыз

 

7

-

6

Көлке серләрен эзлибез 

5

-

7

Герой ничек туа

9

 

8

 Үткәннәр белән хәзергене чагыштырабыз 

13

Уку тизлеген тикшерү

 

 

 

        Укучыларның белемнәрен бәяләүнең  системасы:

 

Дәресләрдә укучы сөйләмә телне куллана. Укучының белемен бәяләүнең тулы бер системасы бар: телдән җавап бирү,тест,  мөстәкыйль эш, практик эш, сәнгатьле уку. 3 нче сыйныфта иң кулае булып телдән җавап бирү, сәнгатьле уку тора.

Укучының белемнәре биш баллы система буенча бәяләнә: “5” – бик яхшы; “4” – яхшы; “3” – канәгатьләнерлек; “2” – начар; “1” – бик начар. Бу билгеләр дәрескә, чиреккә, еллыкка куела.

  Укуны бәяләү:

“5”- текстны тулаем аңлап, авазларны һәм сүзләрне дөрес әйтеп, басымны дөрес куеп, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп тиешле тизлектә укыганда, яттан өйрәнелгән шигырьне яхшы белү һәм сәнгатьле сөйләү, укуган текстка исем кую,сорауларга төгәл җавап бирә белү;

 “4”- текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп, әмма 2-3 орфографик хата җибәреп(авазларның әйтелешен бозу, басымны дөрес куймау, синтагмаларга бүленештә ялгышу) укыганда,  шигырьне яттан белү, сәнгатьле сөйләү, кирәксез кабатлау, сүзләрнең урыннарын алыштыру;

“3”- текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, 4-6 тупас орфографик хата җибәреп укыганда һәм уку тизлеге акрын булганда, эзлекле итеп сөйләмәү, текстны кисәкләргә бүлү һәмисем куч алмау,сөйләм хаталарын укытучы ярдәме белән генә төзтү;

“2”- текстның эчтәлеген бөтенләй аңламыйча, орфоэпик кагыйдәләрне бозып, 7дән артык әйтелеш хатасы җибәреп һәм уку тизлегенә куелган таләпләрне сакламыйча укыганда,  укыганның эчтәлеген үзгәртеп сөйләү, өстәмә сораулар булса да, тестны кисәкләргә бүлә алмау.

Диалогик сөйләмне бәяләү:

Бирелгән ситуация буенча яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, “5”ле куела.

   Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, “4”ле куела

Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып диалогик сөйләм төзегәндә, “3”ле куела.

Бирелгән ситуация яки тема буенча диалог төзи алмаганда, “2”ле куела.

Монологик сөйләмне бәяләү:

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле монологик сөйләм өчен “5”ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелгән, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хатасы булган монологик сөйләм өчен “4”ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелмәгән, сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-7 хатасы булган монологик сөйләм өчен “3”ле куела.       Өйрәнелгән темага яки бирелгән темага монолог төзи алмаганда, “2”ле куела.

3 нче сыйныф укучысы өчен  әдәби уку фәненнән  планлаштырган нәтиҗәләр:

                                   Шәхескә юнәлтелгән  нәтиҗәләр:

- үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;

- дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасын күрсәтү;

- үз мөмкинлекләреңне бәяләү, тормыш тәҗрибәсен куллану;

- дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану;

- үз фикереңне әйтә белү;

- иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру;

- үз уңышларың-уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү;

 - кече яшьтәге мәктәп баласы үзе  тел берәмлекләрен танып, таныш һәм таныш булмаганнарга бүлә белү;

- биремнәр системасында ориентлашырга  өйрәнү.

Предмет нәтиҗәләре:

    Укучы өйрәнәчәк:

·         -4-5  татар классигының исемен;

·         -4-5 хәзерге заман язучысы яки шагыйренең исемен, язган әсәрләрен һәм аларның эчтәлеген;

-үзенә иң ошаган авторның берничә әсәрен;

·         -сүзлекләр белән мөстәкыйль эшләү;

·         -аңлап, йөгерек уку күнекмәләре булдыру;

·         -дәреслектә оста ориентлашу;

·         -әсәрдән өзекләр китереп, аннотацияләр язу;

·         -уку елында өйрәнелгән әдәби әсәрләрнең исемен, авторын, эчтәлеген;

·         -1–2 балалар журналын, аның бүлекләрен;

·         -теге яки бу авторларның китапларын (бирелгән исемлек буенча, чыгыш әзерләү өчен) –

·         -мөстәкыйль рәвештә китапханәдә сайлый белү, китап элементлары буенча аның эчтәлеген ачыклау;

·         -сайланган әсәрләрне мөстәкыйль уку.

 

             Укучы өйрәнү мөмкинлеге алачак:

·         -шигырьләрне сәнгатьле итеп уку;

·         -әсәрнең мәгънәви кисәкләре арасындагы бәйләнешләрне ачыклау, төп фикерне билгеләү һәм аны үз сүзләре белән әйтеп бирү;

·         -тылсымлы һәм хайваннар турындагы әкиятләрне аера белү;

·         -төрле авторларның 4–5 әсәрен яттан белү;

-әсәрләрнең геройларына характеристика бирү, чагыштырулар;

-авторның үз героена мөнәсәбәтен билгеләү;

-яраткан әдәби герое турында сөйли белү;

·         -дәреслектә дөрес ориентлашу, китапның элементларын төгәл билгеләү, авторын, исемен, эчтәлек язылган битен табу, иллюстрацияләр белән эшли белү;

·         -текстның темасын, төп фикерен табу, текстны мәгънәви кисәкләргә бүлү, текстның планын төзү, тулы һәм кыскача эчтәлекне бирә белүләренә ирешү

·         -әсәрдәге геройлар турында үз фикерләрен әйтә белүләренә ирешү, геройларның характерын ачыклау, чагыштыру;

·         -сайлап алып, әсәрне яки бер өзекне яттан өйрәнү; ныгыту.

 

Метапредмет нәтиҗәләре:

Танып белү  универсаль уку гамәлләре:

  • үзенә кирәкле информацияне таба белү; анализлый һәм  информацияне бәяли белү;
  • логик фикерләү чылбырын төзү;
  • тәкъдим ителгән план ярдәмендә предмет, күренешләрне сурәтләү;
  • мәгълүмат җиткерүче символларны уку;
  • тормыш тәҗрибәсен кулланып, ситуациянең моделе буенча текст төзү;
  • тәҗрибә куллану аша нәтиҗә чыгару;
  • анализ, гомумиләштерү нигезендә нәтиҗә чыгару

Регулятив (көйләгеч)  универсаль уку гамәлләре:

-көч һәм энергия туплау, конфликтларны һәм каршылыкларны чишү максатында ихтыяр көчен үстерү;

-белгәнне һәм белмәгәнне аера белү;

-эшләнәчәк эшкә мөстәкыйль максат куя белү;

з-үзеңне ихтыяр буенча көйләү;

-дәрестә өйрәнелгән материалның фәнне өйрәнүдәге, тормыштагы әһәмиятен ачыклау;

-тормыш тәҗрибәсен куллану;

-үтәлгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү, уңышлылыгына бәя бирү;

-укучылар тарафыннан белгән яки әлегәчә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

·         тыңлаучыларга аңлаешлы сөйләм төзү;

·         күзаллау, фаразлау;  логик фикер йөртү осталыгы; күршең белән хезмәттәшлек итү;   фикерләү сәләтен үстерү, карарлар кабул итү һәм аны тормышка ашыру; үз фикереңне тулы, төгәл һәм ачык, аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау;

·         җитмәгән мәгълүматны башкалардан сорашып белү;  иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү.

 

 

 

Дәрес материалының тематик бүленеше.

Дәрес темасы

 

План буенча

 Фактта

Күзәтәбез һәм тәэсирләр белән уртаклашабыз-15с

1

Иң күңелле чак

Б. Рәхмәт “Иң күңелле чак”, Р. Вәлиева “Җәй һәм бала”, Р. Хисмәтуллин “Июль аланы”

1

 

2

Җәйне сагыну

М. Галиев “Җиләк-тән кайтканда”, М. Гафури “Болын”,М. Мирза “Көздә бермәл”, “Көз”,”Болыт”

1

 

3

Күк йөзендә болыт-рәсемнәр

Б. Рәхимова”Шук болытлар, батыр җил, якты кояш”,Р. Корбан “Көз нигә моңая” Н. Дәүли “Бала болыт”

1

 

4

Яңгырның ял көне

Л.Лерон”Яңгырның ял көне”. М. Җәлил “Яңгыр”, Р. Вәлиева “Китмә әле, бераз тор”,М. Әлимбаев “Салават күпере”

1

 

5

Җир өстенә яфрак ява

Р. Мингалим “Август каеннары”, З. Ту-файлова “Яфрак ява”. Ш. Маннур “Көзге урманда”

1

 

 

6

Алтын көз

Ф. Хөсни “Яфрак коелганда”, К. Тәхау “Көзге урман”, Х. Әюп “Әбиләр чуагы”, Р. Әхмәтҗан “Соңгы яфрак”

1

 

7

Кыр казлары китә җылы якка

М. Мазунов “Карап торам”, Г. Хәсәнов  “Кыр казы

1

 

 

8

Йорт казлары — гаҗәп кызык кошлр.

Г. Бәширов “Ана каз белән ата каз һәм аларның унике бәбкәсе”, Н. Гыйматдинова “Казлар”.

1

 

9

Тәрбияче попугай

Г. Остер “Серне ачты”, В. Хәйруллина “Тәрбияче попугай”

1

 

 

 

 

10

Әнис Шакировның куен дәфтәре

Н. Сладков “Күзалдавычлар” Р. Әхмәт “Сыкы”, Әминәнең куен дәфтәреннән өзекләр.

1

 

11

Әнис Шакировның куен дәфтәре

Н. Сладков “Кем остарак”, Р. Корбан “Мәктәпкә озату бәйрәме”. Әмирнең куен дәфтәреннән табышмаклар.

1

 

12

“Серле ачкыч” мәктәп клубы утырышы

Г. Паушкин “Кыш”,Г. Рәхим “Безнең тауда”, Р. Шәмсетдинов “Ботинкалар” М. Кузнецов “Балачагым урамы”.

1

 

13

Серле чишмә, моңлы

Н. Әхмәдиев “Чишмәгә суга барам”, К. Кәримов “Кышкы мәтрүшкәләр”.

1

 

14

Сарбайның батырлыгы

Н.Гыйматдинова “Сарбай”

1

 

 

15

Эш кешене тәрбияли, ялкаулык боза

Әфган халык әкияте “Иң яхшы дару”, уйгур халык әкияте “Тылсымлы китмән”, Л. Лерон “Әкияти башламнар”, Йолдыз ”Охшашлык”

1

 

 

Чагыштырулар серенә төшенәбез-5с

16

Һәр җәнлекнең үз төсе

Инглиз халык әкияте “Көрән төстәге пингвин баласы”, Э. Шәрифуллина “Әкият кайда?”, Нугай халык әкияте “Карт белән Су анасы”

1

 

17

Эш үткәч үкенүдән файда юк.

Монгол халык әкияте “Әтәч таңда нигә кычкыра?”,

Алман халык әкияте “Сан-дугач белән Аю”, Эвенк халык әкияте “Әтәч нигә кычкыра?”

1

 

18

И куян, куян...

Манси халык әкияте “Куянның колагы нигә озын?”, Җәй белән кыш нигә күрешми, Эстон халык әкияте “Куянның ирене нигә ярык?”

1

 

19

Җәнлекләр арасында да патша була.

Кабардин халык әкияте. “Җәнлекләр патшасы”, Латыш халык әкияте “Шай-танга ничә яшь”, Казакъ халык әкияте “Юмарт дөя”

1

 

20

Комсызлык китергән бәла

Венгр халык әкияте. “Комсызлык бәласе”, Африка негрлары әкияте “Сырны ничек бүлгәннәр”. Литва халык әкияте “Итагатьле мәче”, Әфган халык әкияте “Табышны ничек бүләргә?” “Кабартма”

 1

 

Кешеләрнең хыялларын аңларга тырышабыз-7

21

Хыял дөньясында

Л. Лерон “Хыял”, Йолдыз “Антенналы бәрәңге”, Л. Лерон “Хыялый Акбай”, Ә. Габиди “Тере антенналар

1

 

 

22

Мәче малае Шукбай

Л. Лерон “Мәче малае Шукбай”-1, 2 ,бүлек, Ф. Мөслимова “Хыялый”. З. Гомәрова “Хыялларым”

1

 

23

Мәчеләр дә кешеләрчә яши

Л. Лерон “Шукбай балык тота”, “Хат”. Б. Рәхмәт “Ничек өйрәнергә”

1

 

24

“Серле ачкыч” мәктәп клубы утырышы

Р. Фәйзуллин “Тугайда”, А. Әхмәтгалиева “Бо-лытта җиләк үсә” Ф. Садриев “Юкка көттеләр”

1

 

25

Нәниләрнең хыялы

А. Гыйләҗев “Суык”

 

1

 

 

26

Дүрт аяклы дустым

А. Алланазаров “Дустымны эзлим” , В.Хәйруллина “Кем булам ”, Йолдыз “Этем югалды бүген”

1

 

27

Батырлыкка җирдә урын бар

Р. Гыйззәтуллин “Батырлык”, Г. Рәхим “Иске самавыр торбасы”

 

1

 

 

Ярату турында-9с

28

Барысын да яратам

Р.Вәлиев “Барысын да яратам”, Ш. Маннур “Яратам”, Р. Вәлиев “Чыпчык”, М. Хөсәен “Китап”, С. Урайский “Туган ил”.

1

 

 

29

Авыл хикмәтләре

А. Гыймадиев “Шәмси маҗаралары”, Н. Кәримова “Авылым җыры”

 1

 

 

30

 Җәйге кояш астында

 В. Нуриев “Кем катырак суга”, “Р. Вәлиева “ Яңгыр белән Кояш”

1

 

 

31

Шатлык— тәнгә сихәт

Г. Сабитов “Тәүге шатлык”, Ә. Баянов “Тургай”

1

 

32

Болын патшасы

Н. Гыйматдинова “Болын патшасы

1

 

33

Чишмә буенда

А. Әхмәтгалиева “Безнең чишмә”.

1

 

 

34

Туган як кышы

Г. Бәширов “Беренче кар”, Р. Мәннан “Кыш килә”,

Н. Сладков “Кышкы җәй”

1

 

35

Кар ул муллык билгесе

М. Мазунов “Яңа карлар ява”, И. Солтан “Кар ник шыгырдый” И. Солтан “Кар ник ява”, Ф. Зыятдинов “Муллык билгесе”, М. Мирза “Кышның китәсе килми”

1

 

 

36

Кыш шатлыгы

Р. Миңнуллин “Кар бәйрәме”, С. Урайский “Кыш шатлыгы”, Р. Вәлиева “Каникул вакытында”

1

 

Дәреслекнең 2 нче кисәге

 

Хикмәтле тормыш тәҗрибәсе туплыйбыз-7с

1

Мәсәл серләренә төшенәбез

Эзоп “Давыл белән Кояш”,Г. Тукай “Җил илә кояш”, Ф. Яруллин “Мактану бәласе”, К. Насыйри “Төлке белән Әтәч”

1

 

2

Тапкырлык үлемнән коткара

Н. Исәнбәт “Ябалак белән чыпчык”, Татар халык әкияте “Ябалак белән чыпчык”. М. Гафури “Мәймүн белән күзлекләр”, “Чикерткә белән кырмыска”, Г. Тукай “Көзге белән маймыл”, Г. Шамуов “Көзге белән маймыл”

1

 

3

Юк урында мактау— зарарлы эш

Т. Яхин “Карга белән төлке”, Ф. Яхин “Сыр бәласе”, Г. Шамуков “Карга белән Төлке”, Ф. Яруллин “Хәйләкәр куян”, М. Гафури “Ике Каз белән бака”, В. Гаршин “Ил гизүче Бака”

1

 

4

Көч җитмәслек нәрсәне акыл белән җиңеп була

В. Радлов “Карганың хәйләсе”, Л. Толстой “Зирәк Чәүкә”, К. Насыйри “Комсыз эт” , С. Шакир”Таш белән Кырмыска”

1

 

 

5

Һәр максатка чара бар

Ә. Исхак “Карт имән белән яшь егет”, М. Гафури “Ике чебен”, М. Саттар “Кырмыска белән тирес корты”, Г. Тукай “Яшь агач”

1

 

6

Эшең барып чыкмаса, гаепне үзеңнән эзлә

Г. Тукай “Төлке һәм йөзем җимеше ”, Ә. Исхак “Төлке һәм виноград”, Г.Вәлиева “Заман әкияте”

1

 

7

Бердәмлектә көч

Г. Тукай “Аккош, Чуртан һәм Кыскыч”,

И. Крылов “Аккош, Чуртан һәм Кысла ”, М. Гафури “Кәҗә белән Төлке”

1

 

Көлке серләрен эзлибез-5с

8

Белмәү гаеп түгел, белергә теләмәү гаеп.

Ш. Галиев “Иншаның файдасы”, ”Сүзләре һәм үзләре”, В. Нуриев ”Инша”, Л. Лерон “Иртән уянасың килмәсә”

1

 

9

Белгән белгә-нен эшләр.

Р. Вәлиева “Көчле укучы”, К. Тәңрекулиев “Эшчән Гельды» , Л. Лерон “Сүз тыңлыйсың килмәсә”

1

 

10 

Бүләк зур булмас, укыган кеше хур булмас

И. Юзеев “Хатасыз ничек язарга”, Р. Миңнуллин “Хата-лар өстендә эшләү”, Л. Лерон”Инша”, Г. Морат “Үскәч кем булырга”, Р. Низамова “Табигать күренеше”

1

 

11

Акылның кадере әдәп белән, куәтнең кадере сәләт белән

Р. Фәйзуллин “Ничек яхшы булырга”, Йолдыз “Ике җаваплы табышмак”, Н. Кәримова “Кое чыпчыгы”

1

 

 

 

12

Көнең бушка үтмәсен

Г. Морат “Тиргиләр”, З. Туфайлова “Трай”,Р. Вәлиев “Минеке”, Р. Вәлиева “Сыер эзләгәндә”, А. Алиш “Утлы йомырка”

1

 

Герой ничек туа-9с

13

Беләге юан берне егар, белеме булган меңне егар.

Ф. Яруллин “Тылсымлы ачкыч”, Р. Мингалим “Уйларга кирәк”.

1

 

 

14

Ф. Яруллин  “Тылсымлы ачкыч”

Ф. Яруллин  “Тылсымлы ачкыч”, Р. Харис “Берсе калсын иде”.

1

 

 

15

Белер өчен дөресен, бик күп укырга кирәк

Ф. Яруллин  “Тылсымлы ачкыч”, Р. Вәлиева “Кышкы ямь”

1

 

 

16

Гыйлем ачкы-чы—китап

Ф. Яруллин  “Тылсымлы ачкыч”, Йолдыз “Белмәгәнен белми”

1

 

 

17

Шыбырдашып тама тамчылар

М. Мирза “Язның тәүге көннәре”, Г. Хәсәнов “Корташар”, Г. Хәсәнов “Гөблә”

1

 

18

Беренче күкрәү

Г. Хәсәнов “Май”, Ә. Рәшит “Яшенле яңгыр” , Г. Гыйльманов “Көзге урман”

1

 

 

19

Табигать — иң серле китап

Г. Хәсәнов “Май”, Ф. Садриев ”Белемле әби”

1

 

 

20

Шифалы яңгырлар

Г. Хәсәнов “Май”, Х.Халиков “”Витаминлы аш

1

 

21

Канатлы дуслар

Г. Хәсәнов “Май.” , Н. Гыйматдинова “Дару”

1

 

 

Үткәннәр белән хәзергене чагыштырабыз-13с

22

Үткәнеңне онытма  син!

Р. Фәйзуллин “Онытма син!”, М. Мирза “Идел – йорт, Р. Рәкыйпов  “Мин яратам сине, Татарстан”

1

 

23

Бик борынгы манара

Л. Шагыйрьҗан “Сөембикә манарасы”, В. Нуриев “Хуҗалар тавы”, Х. Туфан “Казан”

1

 

24

 

Сугыш кайтавазы

М. Мирза “Без бабайсыз үстек”, З. Гомәрова “Батырлар хакында” ,Р. Харис “”Сугыш турында сөйләшә картлар”

1

 

25

Нәсел агачы

Г. Гыйльманов “Нәсел агачы”, В. Хәйруллина “Хозурлык һәм горурлык”

1

 

26

Алар Ватан өчен көрәште

Ф. Кәрим “Ант”, “Ватаным өчен”, Г. Гыйльманов “Дәү әтинең әтисе”

1

 

 

27

Рәхмәт сезгә, ветераннар!

М. Җәлил “Кичер илем!” Х. Халиков “Рәхмәт сезгә, ветераннар”

1

 

 

28

Сугыш чоры балалары

В. Нуруллин “Бүреләр, үгез һәм без”. С. Рәхмәтуллин “Сандыктагы хәзинә”, Р. Мәннан “Без музейга барабыз”

1

 

 

29

Канатлар кая илтә?

Г. Ахунов “Канатлар кая илтә?”, Г. Моратов “Корыч шулай чыныкты”

1

 

30

Матурлыкка бай ул безнең заман.

И. Юзеев “Матурлыкны гына алып кит”, М. Рафиков “Җир куены”

1

 

31

Мин яратам сине, Татар-стан!

Г. Бәширов “Безнең Татарстан”. Р. Фәйзуллин “Нефть”, “Безнең КамАЗ”, Р. Харис “Игенче җыры”

1

 

32

Казан — спорт каласы.

Йолдыз “Спортчы Шүрәле ”, Г. Гыйльманов «Универсиада», Р. Миңнуллин “Кунакка килегез”.

1

 

33

Контроль дәрес

Уку тизлеген тикшерү

1

 

 

34

Йомгаклау дәресе

Музей йортына сәяхәт.

1

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Рабочая программа по предмету "Литературное чтение на родном (татарском)яфзыке"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Экономист-аналитик

Получите профессию

Технолог-калькулятор общественного питания

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 668 190 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 20.01.2020 257
    • DOCX 44.1 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Абдуллина Сания Гимрановна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Абдуллина Сания Гимрановна
    Абдуллина Сания Гимрановна
    • На сайте: 6 лет и 4 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 21574
    • Всего материалов: 12

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Копирайтер

Копирайтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Особенности реализации ФГОС НОО для слепых и слабовидящих детей

72/108 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 24 человека

Курс повышения квалификации

Психолого-педагогические аспекты развития мотивации на уроках по продуктивно-творческой деятельности у младших школьников в рамках реализации ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 134 человека

Курс повышения квалификации

Развитие предметных навыков при подготовке младших школьников к олимпиадам по математике

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 45 человек из 17 регионов
  • Этот курс уже прошли 101 человек

Мини-курс

Самопознание и личностный рост

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Оказание первой помощи

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 677 человек из 73 регионов
  • Этот курс уже прошли 1 404 человека

Мини-курс

Самоповреждающее поведение у подростков: профилактика и методы работы

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 24 человека из 17 регионов