Инфоурок Начальные классы Другие методич. материалыСценарий праздника "Яз голлэре Сезгэ, гузэл хатын - кызлар"

Сценарий праздника "Яз голлэре Сезгэ, гузэл хатын - кызлар"

Скачать материал

8 Мартка карата бәйрәм  

Максат: әниләргә карата мәхәббәт, игътибарлылык, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү һәм балалар белән ата – аналар арасын тагын да якынайту. 

Кичәне алып баручы укучылар: Илсаф, Чулпан.

 

Илсаф: Исәнмесез, хөрмәтле радио тыңлаучылар! Бүген турыдан – туры эфирда «Күке» радиосы. Сезнең белән иртәдән алып кичкә кадәр, әтәч кычкырганнан башлап, кыскасы, үзегез арып йоклаганчыга кадәр мин, Илсаф, булам. Шулай ук минем ярдәмчем – Чулпан. Без сездән килгән котлау хатларын укып Күке радиосы аша тапшырырбыз. Бүгенге программа иң кадерле, иң газиз кешеләребез - әниләргә багышлана. Сорауларыгыз, котлауларыгыз булса кү – кү – тю – тю – ру – ру телефоны аша шалтырата аласыз. Шулай итеп, тагын бер кат хәерле иртәләр, шатлыклы көннәр теләп, турыдан – туры эфирда «Күке» радиосы.

Чулпан: Исәнмесез, мәрхәмәтле әниләребез, йомшак куллы әбиләребез, нечкә күңелле, зифа буйлы сеңелләребез. Хәерле көн, хөрмәтле радио тыңлаучылар, кунаклар, укытучылар, укучылар.

Илсаф: Әни, әнкәй… Нинди зур көчкә, нинди тирән мәгънәгә ия бу сүзләр.

Әни, әнкәй… Бишектә яткан чакта ук без аның йөзен күреп елмайганбыз, бишек җырын тыңлап татлы йокыга талганбыз.

Чулпан: Хөрмәтле «Күке» радиосын тыңлаучы әниләр! Сезнең барыгызны да бәйрәм белән котларга 2 нче һәм 4 нче сыйныф укучылары килгәннәр. Рәхим итеп тыңлагыз.

 

Укучылар чыгышы

 

Малай: Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген!

Кыз: Нәрсәдән бу? – Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Малай: Тыңладым әкрен генә искәндә бәйрәм көн җилен.

Кыз: Анысы да сөйли тагын: «Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!»

Малай: Яшәсен хатын – кызларның халыкара бердәмлеге көне – 8 Март.

Март башында көннәр матур тора,

Мулрак түгә кояш яктысын.

Җир – табигать шулай котлый сыман

Кешелекнең олы яртысын.

Укучы: Карлар каплый әле кыр юлларын,

Әмма вакыт язга әйләнде.

Бәйрәм белән сине, Кыз туганым,

Чын бәхеткә лаек чордашым.

 

Җыр: «Яз килә»

1.     Җир җылы һәм иркә

Кояш та елмая

Бар дөнья уяна / 2

Яз килә / 2

Чәчәкләр уяна

Йөрәккә яз килде

Бар дөнья куана

Яз килә

2.     Канатлы җырчылар

Моңлана талларда

Бар дөнья уяна / 2

 

Укучы: Бүген - әниләр бәйрәме,

Бүген җирдә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген,

Гөлләр шуңа шатлана.

Укучы: Бусагада инде 8 нче Март –

Ә күңелдә хисләр бәйләме.

Яздай балкып, кояштай нур сибә

Әниләрнең якты бәйрәме.

Укучы: Әни, әнкәй, син бит минем берәү

Йөрәгемнең иң – иң түрендә.

Күңел җылың, якты йөзең белән

Маягым бул гомер – гомергә.

Укучы: Әниләрнең назы белән

Без керәбез һәр көнгә.

Кояш кирәк җир йөзенә,

Әни кирәк һәркемгә.

Укучы: Дөньяда иң газиз кеше –

Әниләр, һәркем белә.

Аларның җылы сүзләре

Җанга рәхәтлек бирә.

Укучы: Әни бит ул – изге кеше,

Изгеләрнең изгесе.

Аннан башка тормыш бармый,

Әни – тормыш көзгесе.

Җыр: «Бәйрәм җыры»

1.     Күтәренке күңелле

Бар да көләч, шат бүген.

Күктә кояш елмая,

Яшералмый шатлыгын.

Тып – тып тама тамчылар

Җырлап бәйрәм көенә.

«Бәйрәм бүген», - дип гүя

Тамчылар да сөенә.

2.     Җырлыйсы килеп кенә

Тора бүген безнең дә.

Көтеп алган бәйрәме

Бүген һәммәбезнең дә.

     3. Җыр күтәрә күңелне,

Бар да көләч, шат бүген.

Бүген әни бәйрәме,

     8 нче Март бүген.

Укучы: Бик күңелле, бик рәхәт

Әниләр карап торгач,

Эшләрендә булышырбыз

Үсеп, зур кеше булгач.

Укучы: Иң – иң сабыр, иң – иң тыйнак

Иң ягымлы кешеләр.

Иң сөйкемле, мәрхәмәтле

Алар безнең әниләр.

 

 

Укучы: Әни сүзе – иң бөек сүз,

Юк аңа һичбер алмаш.

Иң – иң әйбәт кешеләр дә

Әни кебек булалмас.

Укучы: Әйтәсебез килә бүген

Кадерле әниләргә:

Әле ярый сез бар җирдә

Без сабый, нәниләргә.

Укучы: Наз гөлләре үсеп чыга

Сезнең җылы куллардан.

Кабул итегез котлаулар

Безнең ихлас җаннардан. 

Укучы: Кадерле әниләр!

Бәйрәмегез сезгә бәхет,

Сәламәтлек китерсен,

Көнегез гел шат булсын,

Елның һәр көне Сезгә

Әниләр көне булсын!

Укучы: Бәйрәм бүләксез булмый ул.

Барыгыз да беләсез.

Безнең ничек тырышканны,

Хәзер менә күрерсез!

Укучы: Нәни кулларым белән мин

Тик сиңа, диеп кенә.

Әзерләдем бүләгемне

Бик зур көч куеп менә.

(бүләкләрне тапшыру)

Җыр: «Ямьле язлар җиткәч»

1.     Ямьле язлар җиткәч

Табигать уянып киткәч

Дөнья бәйрәмгә күмелә

Тылсымлы җырлар белән.

Әнкәем – кадерлем

Минем бердәнберем

Сиңа гына багышлап

Дуслар белән алыйк җырлап

2.     Гөрләвекләр узыша,

Кошлар да бит сайраша.

Күктә кояш елмаеп

Җылы нурлар сибеп тора.

3.     Әнкәем – кояш нурым,

Тормышта якты юлым.

Синсез дөнья салкыная

Мәңге яшә, картайма.

Илсаф: Турыдан – туры эфирда «Күке» радиосы үзенең эшен дәвам итә. Котлауларыгызны кү – кү – тю – тю – ру – ру телефоны аша, шулай ук сорауларыгызны безнең сайтка WWW күке нокта ру электрон почтасы аша хәбәр итә аласыз.

Чулпан: Хәзер без сезгә «Күке» радиосына килгән беренче котлау хатын укып китәбез. «Хөрмәтле «Күке» радиосы! Без, 6 нчы сыйныф укучылары, башлангыч мәктәп белән саубуллашып, урта сыйныфта укый башладык. 5 нче сыйныфка килгәндә бездә бераз

курку хисләре бар иде. Шикләнүләребез юкка гына булган икән, анда да укытучы апалар түзем, ярдәмчел, усал түгелләр, барысы да яхшы, ачык күңелле, әниләребез кебек, безне яраталар. Без үзебезнең укытучы апаларыбызны бәйрәм белән котлыйбыз. Сезнең барыгызга да озын гомер, нык сәламәтлек, тыныч, матур тормыш, шатлыклы, бәхетле көннәр телибез.

Сезнең тормышыгыз безгә үрнәк,

Йөрәктә сез кичен – иртәсен.

Сезгә насыйп булган бәхет – шатлык

Яхшы көннәр мәңге бетмәсен.

Илсаф: Суза кызларыбыз моңнарын,

Илһам җырлый клуб залында.

Кирәк түгел безгә артистлар да

Үзебезнең кызлар барында.

Хөрмәтле укытучылар, сезнең өчен кызлар җыр башкара. «Гөлләрем»

1.     Тамчы гөлем, яран гөлем

Өебез бакча төсле.

Үзем үстерәм иркәләп

Чәчәкләрем хуш исле.

Әй гөлләрем, гөлкәйләрем,

Яратыр идем кочып.

Уйнар идем арагызда

Күбәләк булып очып.

2.     Әтиемнең, әниемнең

Көтәм туган көннәрен.

Бүләк булыр чәчәк аткан

Минем матур гөлләрем.

3.     Кояшка таба үрелә

Тәрәзәдән гөлләрем.

Сулар сипкәч сөенәләр

Беләм, беләм телләрен.   

Чулпан: Турыдан – туры эфирда «Күке» радиосы үзенең эшен дәвам итә. Котлауларыгызны кү – кү – тю – тю – ру – ру телефоны аша, шулай ук сорауларыгызны безнең сайтка WWW күке нокта ру электрон почтасы аша хәбәр итә аласыз.

Илсаф: Ә хәзер безнең программада һава торышы. Бүген алмашынучан йә болытлы, йә болытсыз һава торышы, атмосфера басымы бик югары, яныгыздан берәрсе йөгереп үтсә каты җил чыгуы ихтимал, каршыгызга пеләш башлы кеше очраса, бозлавык булырга мөмкин, өй эшләрен эшләмичә йөрүчеләргә, «2»ле алучыларга аеруча игътибарлы булырга кирәк, көндәлегегезне әниегез карарга мөмкин. Кыска вакытлы яңгырдан соң өстегез чыланып салкын тидерү куркынычы бар.

Чулпан: Сезнең игътибарыгызга шигырь – табышмак тәкъдим итәбез. Укый 2 нче класс укучысы Фарваева Зилә.

Кырга чыкса – ул игенче,

Сәхнәдә - оста биюче,

Кулга каләм алса – шагыйрь,

Мәктәптә - укытучы.

Өйдә ул йорт хуҗасы,

Ә бакчада – бакчачы,

Тегүче дә, бәйләүче дә,

Тәмле ашлар остасы.

 

 

«Уңган булган, җитез апа» -

Диләр аның турында.

Җырны үзенә юлдаш итә

Ялгыз булса юлында.

Иң – иң авыр чагында

Җиңеп чыга эш белән.

Яшьләр аннан көнләшәләр,

Һаман яшь, дип, төс белән.

Кем турында икән соң бу?

Табышмакны әйткәнем.

Шуны да белмисезмени?

Ул бит минем әнием.

 

Илсаф: Турыдан – туры эфирда «Күке» радиосы үзенең эшен дәвам итә. Котлауларыгызны кү – кү – тю – тю – ру – ру телефоны аша, шулай ук сорауларыгызны безнең сайтка WWW күке нокта ру электрон почтасы аша хәбәр итә аласыз.

         Хәзер безнең программада укучылар өчен кайбер киңәшләр.

Кем өй эшләрен эшләп килми, дәфтәрен онытып калдырдым дип җавап бирсә яхшы булыр.

Чулпан: Илсаф, тукта әле, син әллә нәрсәләр сөйли башладың. Әйдә, бүләк турында сөйләшик. Менә син бәйрәмгә әниеңә нинди бүләк алыр идең?

Илсаф: Минме, мин берәр көн комьютер артына утырмый торыр идем.

Чулпан: Илсаф, син минем соравымны аңламыйсың. Әйдә, алайса менә бу сорауга җавап биреп кара. Ирләрнең хатын – кызларга булышуын ничек күз алдыңа китерәсең?

Илсаф: Әгәр хатын – кыз идән юганда ирләр аякларын күтәреп торсалар бик зур тырышлык инде ул.

Чулпан: Илсаф, синең белән сөйләшеп тә булмый. Әллә син мине, әллә мин сине аңламыйм. Әнә безгә шалтыратып, тырыш егетләребез әниләренә булышулары турында сөйләделәр. Тыңлап китик әле.

Укучы: Әти белән бергәләшеп,

Таңнан торып утырдык.

Җиң сызганып кызу – кызу,

Без эшләргә тотындык.

Укучы: Әниләр көненә әти

Тырышып камыр басты.

Ә песием мырауҗаным

Эченә кереп батты.

Укучы: Нәни энем сабын алып

Табаларны чистартты.

Аның майлы битен күреп,

Песием куркып качты.

Укучы: Кызыл чалбар, аклы күлмәк

Машинада әйләнә.

- Харап иттең күлмәкне, - дип

Зур абыем бәйләнә.

Укучы: Сеңлем дә бик тырышты,

Идәннәрне юышты.

Күл булып аккан суларны

Чүмеч белән җыешты.

 

 

Укучы: Дүртәүләшеп, тәмле итеп

Пәрәмәчләр ясадык.

Көеп табага ябышкач

Кыра – кыра ашадык.

Укучы: Әниләр көненә шулай

Без әнигә булыштык.

Аңа бер эш тә калмады

Менә ничек тырыштык.

Җыр: «Мин әнигә булышам» Хасанова Алия башкара

1.     Мин әнигә булышам

Табак – савыт юышам.

Чистартып савыт – сабаны

Шкафларга куешам.

2.     Мин әнигә булышам

Урын – җирләр җыешам

Гөлләргә сулар да сибәм

Мин әнигә булышам.

3.     Мин әнигә булышам

Идәннәрне юышам.

Көн дә шулай бик тырышып

Мин әнигә булышам.

Бабай киемендә киенгән кеше керә.

Чулпан: Бабай, исәнмесез, ни эш бетереп йөрисез?

Бабай: Менә Гайниямал әбиеңне бәйрәм белән котлап «Күке» радиосы аша биеп алмакчы идем.

Чулпан: Соң, бабай, синең биегәнеңне Гайниямал әби радиодан ничек күрсен соң?

Бабай: И-И кызым, көен ишетсә дә җитә аңа, барыбер күзе начар күрә.

Чулпан: Бабай, нинди көйгә биисең соң?

Бабай: Яшьләрчәне инде, яшьләрчәне.

(Бабай киемнәрен салып ташлап яшь егеткә әйләнә, бию башкарыла)

Чулпан: Турыдан – туры эфирда «Күке» радиосы үзенең эшен дәвам итә. Котлауларыгызны кү – кү – тю – тю – ру – ру телефоны аша, шулай ук сорауларыгызны безнең сайтка WWW күке нокта ру электрон почтасы аша хәбәр итә аласыз.

Илсаф: Турыдан – туры эфирда уен оештырып алабыз. Уеныбыз «Сорау бирәбез без, ни диярсез сез?» дип атала. Беренче сорауларга әниләр җавап бирер. Җавапларны кү – кү – тю – тю – ру – ру телефоны аша шалтыратып әйтә аласыз. Җиңүчеләрне бүләкләр көтә.

1.     Аны әниләр ясый. Ул зур да, уртача да, кечкенә дә була. Ашап туйганнан соң, әтиләр аңа еш таяна. Авылда ул һәрвакыт түрдә була, ә шәһәрдә аңа игътибар аз. Ялгыз кешеләр аны кочаклап яталар. (мендәр)

2.     Ул элек чит илләрдә генә бар иде. Хәзер безнең газета – журналларда да басылып чыга. Кайчак озын, кайчак кыска була. Гади халыкка аның файдасы юк, әмма эшмәкәрләргә бик кирәк. (реклама)

3.     Аның 2 колагы, 1 борыны бар. Аны бигрәк тә әби – бабайлар ярата. Аңа күмер салалар. Ул өстәл өстендә җырлап утыра, чәй эчәбез. (самовар)

4.     Аны бөтен кеше ярата. Ул искерми. Аннан башка тора алмаучылар да бар. Ул елата, моңландыра, күңелне күтәрә. Әниләр аның белән балаларын йоклаталар. (җыр)

5.     Аны малайлар ярата. Тотып йөртү өчен «мөгезе» бар. Ул 2 яки 3 тәгәрмәчле була. Малайлар аңа атланса, бик озак кайтып кермиләр. (велосипед)

6.     Үзе кечкенә генә, вакыт – вакыт елап та ала. Шуңа карамастан, аны һәркем ярата. (бала) 

Илсаф: Үзебезнең тапкыр әниләребез хөрмәтенә Илназ һәм Зилә җыр башкара «Кәләпүшем - калфагым»

Чулпан: Хәзер инде укучыларның зирәклеген тикшерәбез. Җавапларыгызны кү – кү – тю – тю – ру – ру телефоны аша шалтыратып әйтә аласыз.

1.     Ул елга 1 тапкыр гына килә. Аны һәркем көтеп тора. (туган көн)

2.     Тәмле ашлар пешерә, җылы оекбашлар бәйли. (әби)

3.     Аның белән һәр бала уйнарга ярата. (уенчык)

4.     Җирдә яшәүче барлык кешеләр өчен дә иң ягымлы, иң кадерле кеше. (әни)

Чулпан: Хөрмәтле радио тыңлаучылар, уеныбызда актив катнашуыгыз өчен зур рәхмәт. Бәйрәмебезне иң акыллы малайлар дәвам итә. Әйдә тыңлап китик әле.

Алсу: Кызып – кызып бәхәсләшә

Бүген бездә малайлар

Илгиз, Марат, Айдар

Һәм дә инде Илназ.

Укучы: Минем әни пәрәмәчне

Шундый тәмле пешерә.

Телеңне йотарсың, малай

Ашап карасаң менә.

Укучы: Өчпочмакка җитми инде,

Ни генә әйтсәгез дә.

Әнием кебек берәү дә

Пешерә белмидер лә.

Укучы: Камыр тылсымга әйләнә

Минем әни кулында.

Кәнфит – прәннек кирәк түгел

Гөбәдия барында.

Укучы: Чәк – чәк белән торт ясарга

Минем әни бик оста.

Тәмле, татлы ризыкларны

Әтием дә ярата.

Укучы: Мактанмагыз малайлар,

Иң оста минем әни.

Сумса, пилмән, шәңгәләрне

Вәт пешерә билләһи.

Алсу: Менә шулай берсен – берсе

Уздырышып малайлар,

Тәмле әйберләр ашагач

Әниләрен мактыйлар.

Илсаф: Турыдан – туры эфирда «Күке» радиосы үзенең эшен дәвам итә. Котлауларыгызны кү – кү – тю – тю – ру – ру телефоны аша, шулай ук сорауларыгызны безнең сайтка WWW күке нокта ру электрон почтасы аша хәбәр итә аласыз.

Чулпан: Чираттагы хатны укыйбыз. Аны безгә Тукай районы иске Абдул урта мәктәбенең 4 нче класс укучысы Садыкова Ләйсән яздырып җибәргән.

Ләйсән: Мин үземнең әбиемне һәм барлык әбиләрне бүгенге матур бәйрәм белән тәбрик итәм. Сез тыйнак та, сөйкемле дә. Сез эшчән дә, түзем дә. Сез өйләребезнең яме, ашларыбызның тәме.

Әби кеше гел яхшылык тели,

Гаебебез булса, кичерә.

 

Гомер буе калыйк тугрылыклы

Әби дигән изге кешегә.

Оныкларга терәк булып,

Яшәгез сез шатлыкта.

Сәламәтлек, ак бәхетләр

Юлдаш булсын картлыкта.

Сәламәтлек ташламасын сезне,

Һәр көнегез үтсен шатлыкта.

Яшәү яме, дөнья иминлеге

Юлдаш булсын сезгә картлыкта.

Дәү әниләребез хөрмәтенә Зилә җыр башкара. «Бүләк »

1.     Җиләк җыям чиләккә

Дәү әнигә бүләккә

Ул бүләккә шат булыр

Мине тагын яратыр.

Бүләккә / 2

Җиләк җыям чиләккә.

2.     Йөгрә - йөгрә мин җыям

Чиләккә салып куям.

 Чиләгем тиздән тулыр,

Дәү әнием шат булыр.

Илсаф: Аналарның иң бөек, иң илаһи зат булуы күп шагыйрьләрне илһамландырган, әнисенә, шулай ук, ана исемен йөртүчеләргә багышлап шигырьләр иҗат итәргә мәҗбүр иткән. ләкин аналар турында күпме генә җырлар, шигырьләр, романнар язсаң да аз булыр. Һәр чорның бөтен авырлыгын иңнәренә күтәрүчеләр, иң авыр йөкне алып баручылар – алар бит.

Чулпан: Кадерле әбиләр, әниләр, апалар, сеңелләр, укытучылар, укучылар! Хәзергә «Күке» радиосы сезнең белән хушлаша. Сезнең барыгызны да чын күңелдән бәйрәм белән котлап, сәламәтлек, озын гомер, аяз күк йөзе, эшегездә уңышлар, чиксез шатлык – куанычлар телибез. Аналарның күңелен кайгы – сагыш басмасын, сабыйларның киләчәге якты булсын!

Сау булыгыз! Киләсе очрашуларга кадәр. Бүгенге очрашуыбызны «Әниләр бәйрәме» дигән җыр белән тәмамлыйбыз.

1.     Кояш көлә, мин елмаям

8 нче Март бүген.

Бүген әниләр бәйрәме

Шуңа күңелем шат минем.

Бәйрәм бүген, бәйрәм, диеп

Бар дөнья көлеп торсын.

Әни бәйрәме икәнен

Әти дә белеп торсын,

Әти дә көлеп торсын.

2.     Кайсын юам, кайсын җыям,

Чиста булсын, ак булсын.

Әниләрнең күңеледәй

Бөтен нәрсә пакъ булсын.

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Сценарий праздника "Яз голлэре Сезгэ, гузэл хатын - кызлар""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Специалист по экологии

Получите профессию

Няня

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Праздник посвящённый на 8 Марта проводится в виде радиопередачи.Дети поздравляют своих мам: поют, танцуют, рассказывают стихи, дарят подарки, сделанные своими руками. Ведущие проводят разные, интересные игры с мамами, с бабушками и с девочками, дарят памятные подарки; читают поздравительные открытки и письма детей мамам и учителям.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 665 936 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 11.12.2018 541
    • DOCX 99 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Шайдуллина Кадрия Салихзяновна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 8 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 12769
    • Всего материалов: 11

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Копирайтер

Копирайтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Методика преподавания информатики в начальных классах

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 67 человек

Курс повышения квалификации

Актуальные вопросы теории и методики преподавания в начальной школе в соответствии с ФГОС НОО

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 387 человек из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 2 222 человека

Курс повышения квалификации

Психолого-педагогические аспекты развития мотивации учебной деятельности на уроках математики у младших школьников в рамках реализации ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 75 человек

Мини-курс

Инновационные технологии для бизнеса

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Современные тенденции в искусстве: от постмодернизма до поп-культуры

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 29 человек из 15 регионов
  • Этот курс уже прошли 13 человек

Мини-курс

Управление личной продуктивностью менеджера

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе