Инфоурок Дошкольное образование СтатьиСтатья на тему "Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыруда таләпләре"

Статья на тему "Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыруда таләпләре"

Скачать материал

Муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе “Шатлык” балалар бакчасы

 

 

 

Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыруда таләпләре

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                                       

                                                                  Тәрбияче: Нуриева Г Р.

 

 

 

Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыруда таләпләр

 

     Базар икътисадының бүгенге таләпләре һәм мәгълүмати җәмгыятьнең тиз темплар белән формалашуы мәгариф системасы алдында яшь буынга белем бирү максатын һәм  бурычларын, форма һәм эчтәлеген тамырыннан үзгәртү мәсьәләсен куйды. Россия  педагоглары, заман таләпләрен  искә алып, беренче  мәртәбә  буларак,  бала   шәхесе  үсешен – белем бирүнең мәгънәсе һәм максаты  дигән  фикергә  килделәр. Мәгариф системасындагы яңалыкларны  тормышка  ашыру өчен  бакча балаларына  белем-тәрбия  бирүдә  яңа  федераль  дәүләт  таләпләре куелса, шуның дәвамчысы буларак укучыларга  белем бирүнең  икенче буын  дәүләт  стандартлары (ФГОС) төзелде.

     Яңа  федераль  дәүләт  мәгариф  стандартына (ФГОС)  күчү  РФ хөкүмәт  башлыгы  Д.Медведевның “Безнең  яңа  мәктәп” милли мәгариф инициативасы юнәлешләренең берсе булып тора. Яңа  стандартның гамәлдәгесеннән аермасы  бала шәхесенең игътибар  үзәгенә куелуында. Ул белем бирүнең  нәтиҗәлелегенә  йөз тота – укучы конкрет дисциплиналар буенча белем алып кына калмый,  ә аларны көндәлек  тормышта, алга таба укуында  файдаланырга да өйрәнә.

     Электә мәктәп-бакча  программаларында  үзгәрешләр булгалап тора иде. Тик алар ничектер тавыш-тынсызгына  кабул  ителеп,  эшләп китә тордылар. Ә бу яңа стандарт дигәннәре Россиядә яшәүче бер генә кешене дә битараф калдырмыйча,  күпләрнең  күңеленә  борчу  салды.  Шул исәптән, әти-әниләр, тәрбиячеләр, укытучылар алдына  яңа  бурычлар  куйды.          

Тормыш бит ул бер урында гына тормый. Галимнәр яңа ачышлар ясый, инженерлар яңа технологияләр эшләп чыгара, тарих та үзгәрә. Шуңа күрә укыту системасына да үзгәрешләр кертеп тору кирәк. Ел саен элеккеге программаларга яңа фәннәр, дәресләр генә өстәп барсак, балаларыбыз мәктәптән чыкмыйча укырлар иде.

Яңа стандартларны эшләп чыгарганда укучыларыбызга заманча белем бирү өчен беренче чиратта нәрсә кирәклеге ачыкланды. Узган уку елында илебез башлангыч мәктәпләрендә  ул стандартлар эксперимент узды. Эксперимент барышында стандартларның кимчелекләредә ачыкланды һәм әле тагын ачыкланачак. Әлбәттә, аларны булдырмау өстендә даими эш алып барыла. Шулай да җитешсезлекләргә караганда уңай яклары күбрәк дигән нәтиҗәгә киленде. Тестлар балаларның белем дәрәҗәсе бермә-бер үсүен, логик фикер йөртергә өйрәнүләре, максатка ирешергә омтылышлары барлыкка килүен күрсәтте.

Элек өстән мәгариф министрлыгы төшергән укыту программасын җитәкчеләрдә, укытучылар да төгәл үтәп барырга тиешләр иде. Хәзер исә һәр мәктәп шушы яңа стандартлар нигезендә үз программасын эшләп чыгарырга, мәктәпнең юнәлешен билгеләргә тиеш булачак. Стандартларның иң аек язылган урыны – укыту максатлары һәм нәтиҗәләредер, мөгаен. Ә мәгариф учреждениесе шушы нәтиҗәләргә ничек ирешү юлларын ирекле рәвештә үзе билгеләячәк.

          Узган уку елыннан мәктәпләрдә башлангыч белем бирүнең яңа стандартлары  тулы көченә эшләде, ә балалар бакчаларында өлешчә генә өйрәнелеп, аерым эксперименталь площадкаларда гына эш барды. Моннан шуны аңларга кирәк,  яңа стандартлар мәктәпнең эчке “байлыгына” җитди таләпләр куя, уку предметының реаль тормыш белән бәйле булуын да аерым игътибарга ала. Мәсәлән, уку дәресенең төп максаты минутына ничә сүз уку түгел, ә текстны аңлап уку һәм аңа анализ ясый белү. Бу исә укытучыга да. Әти-әнигә дә тулысынча эш алымын үзгәртергә, психологик яктан яраклашырга кирәк дигәнне аңлата. Шәхес тәрбияләү, бәләкәйдән үк баланы шәхес итеп күрү, аның сәләтен күрә белү, аны үстерүгә ярдәм итү, иҗади баскычка күтәрү, ягъни  баланы укырга, язарга, санарга гына өйрәтү түгел, ә универсаль уку күнекмәләре формалаштыру, проект эшчәнлегенең эксперты, җитәкчесе булу –  бүгенге көндә һәрберебез алдында торган бурыч.

Тормыш алга бара, үсә, үзгәрә. Яңа иҗтимагый һәм икътисади шартлар мәгариф системасын үзгәртеп коруга китерде. Мәгариф системасындагы яңалыклар (ФГОС, ФГТ) педагогик системаның структурасын федераль таләпләр буенча үзгәртүне таләп итә. Бу таләпләр буенча мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә тәрбия мәсьәләләренә нык игътибар итү сорала. Чөнки мәктәпкәчә яшь – шәхеснең үсешендә иң мөһим чор. Бу чорда бала үзен чолгап алган тирәлек, кешеләр, табигать дөньясы белән таныша, аралаша башлый. Сабыйның дөньяны танып белүе гамәлгә ашырыла, үзен кызыксындырган “чиксез” сорауларына җавап эзли, җавап таптыра. Нәкъ менә шушы чорда нәни кешенең шәхес булып формалаша башлавында беренче адымнар ясала.

       Федераль таләпләр буенча, балалар бакчасында тәрбиячеләр, иң беренче, баланы  ШӘХЕС  итеп тәрбияләргә, аның индивидуаль үзенчәлекләрен искә алырга, кызыксынучанлык, хисси, иҗади фикерләү дәрәҗәсен үстерергә, акыл хезмәте өчен кирәкле шартлар, мохит тудырырга, аңа күнекмәләр бирергә, эшкә өйрәтергә тиеш. Аннан соң гына балаларга белем бирү өстендә эшләргә дигән аңлатмалар тора.

          Шушы таләпләрне тормышка ашыру өчен бала иң элек үз фикерен булдырырга һәм аны курыкмыйча дөрес, аңлаешлы сөйләм белән әйтеп бирә белергә тиеш. Балаларны кечкенәдән үк үз туган телендә сөйләшергә, аралашырга өйрәтү-бүгенге көннең иң мөһим бурычы.

Шулай булгач, заманча стандартларның мәктәп-бакча  баласына заманча таләпләр куюын һәрберебез аңларга тиеш. Чөнки компьютерлар бәләкәчләрнең якын дустына әвереләчәк. Алар инде иншалар, диктантлар белән бергә смс-хәбәрләр, электрон хатлар да яза белергә тиеш. Дүртенче сыйныф укучысы компьютерда, рус теленнән тыш, чит телдә дә текстлар җыярга өйрәнергә тиеш була. Кыскасы, без яраткан акбур белән бетергеч янында флэшка, видеокамера һәм диктофонның да урын алуы көтелә.

Балалар бакчасында тәрбия эше эчтәлеген яңарта бару, инновацион технологияләрне куллану-тормыш таләбе. Бүген тәрбия эчтәлеге күпкырлы һәм ул үзенә түбәндәге өстенлекле юнәлешләрне берләштерә: балаларның физик һәм әхлакый сәламәтлеген саклау, ныгыту, интеллектуаль тәрбия бирү һәм үстерү, шәхестә культуралылык сыйфатлары һәм рухи кыйммәтләр булдыру; гражданлык тәрбиясе һәм патриотик тәрбия бирү, гаиләнең шәҗәрәсен өйрәнү, төрле җенестәге балаларның үзара дустанә мөнәсәбәте һ.б.

Безнең балалар бакчасы коллективы тәрбия эшчәнлеге эчтәлеген гамәлгә ашырырга ярдәм итәрлек педагогик технологияләрне, гадәти булмаган технологияләр, милли белем һәм тәрбия бирү технологияләре, телевизион технологияләр, стандарт булмаган технологияләр, ФГТ таләпләрен өйрәнеп балаларга тәрбия-белем бирәләр, эш тәҗрибәләрен үзара өйрәнәләр, әти-әниләргә дә җиткерәләр. Безнең коллектив һәр тәрбияче яшь буынны тәрбияләү процессы заман таләпләренә җавап бирерлек итеп оештырылган да гына яңа шәхес тәрбияләргә мөмкинлеген аңлап эш итә.

     ФГОС буенча үсеш юнәлешләре:

-      Социаль – аралашу үсеше

-      Танып – белү үсеше

-      Сөйләм үсеше

-      Эстетик – сәнгать үсеше

-      Физик үсеш

Дөрес, бар эшнедә санап бетереп булмый. Әмма минем әйтәсем килгән сүзем бер. Без -  укытучылар, тәрбиячеләр, әти-әниләр – барыбыз да бала тәрбияләүчеләр, үзебез өчен киләчәк әзерлибез. Шулай булгач,  киләчәгебез матур, өметле, ышанычлы кулларда булсын дисәк, дөньяга аңлы карашлы, аек фикер йөртә белгән, кулыннан эш килгән,  алдан күрә белә торган, шәфкатьле,  хезмәт яратучы,  сау-сәламәт балалар  үстерик. Моның  өчен, әлбәттә, хезмәткә өйрәтүнең  бар төрен практик  кулланугына – ныклы фундамент булып тора. Барыгызга да шушы фундаментны нык төзүдә сәламәтлек,  сабырлык,  тигезлек  телим.

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Статья на тему "Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыруда таләпләре""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Инструктор по волейболу

Получите профессию

Фитнес-тренер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 671 709 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 10.10.2016 2501
    • DOCX 45.5 кбайт
    • 13 скачиваний
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Нуриева Гулия Раифовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Нуриева Гулия Раифовна
    Нуриева Гулия Раифовна
    • На сайте: 7 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 10566
    • Всего материалов: 7

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Экскурсовод

Экскурсовод (гид)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Личностное развитие дошкольника в социальной среде в условиях реализации ФГОС ДО

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 33 человека из 22 регионов
  • Этот курс уже прошли 1 425 человек

Курс повышения квалификации

Нормативно-правовые и организационные основы деятельности учреждений дошкольного образования

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 22 человека

Курс повышения квалификации

Развитие мышления и речи детей старшего дошкольного возраста

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 65 человек из 26 регионов
  • Этот курс уже прошли 460 человек

Мини-курс

Общественные движения и организации

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Формирование социальной ответственности и гармоничного развития личности учеников на уроках

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Финансовое руководство: от планирования до успеха

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 43 человека из 24 регионов
  • Этот курс уже прошли 17 человек