Инфоурок Начальные классы Другие методич. материалыТатар теле дәресенә технологик карта."Җөмлә"

Татар теле дәресенә технологик карта."Җөмлә"

Скачать материал

Татар теленнән ачык дәрескә технологик карта

2 нче сыйныф, УМК “Перспектив башлангыч мәктәп”

 

Тема

Җөмлә

Максат

сөйләмне җөмләләргә аерырга өйрәтү;  әйтелеше ягыннан җөмләләрнең төрләрен аера белүләренә; җөмләләрне дөрес интонация белән укый белүләренә ирешү; матур язу күнекмәләрен үстерү.

Планлаштырылган нәтиҗә

сөйләмне җөмләләргә аера;

хикәя,сорау,өндәү җөмләләрне таный белү.

 

Төп төшенчәләр

Хикәя җөмлә.сорау җөмлә,өндәү җөмлә

Эшне оештыру төрләре

Фронталь, индивидуаль, төркемнәрдә эшләү

Чыганаклар :

- төп

 

 

 

 

- өстәмә

1.  И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова . Татар теле. Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен дәреслек, 2 кисәктә, Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2012, 2 нче кисәк,10-12б.

2.  И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова . Татар теле: Мөстәкыйль эш дәфтәре , Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2012, 35-36 б.

3.  И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова . Татар теле: 2 нче сыйныф: укытучы өчен методик кулланма, Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2012

1. Презентация Power Point

2. Дидактик карточкалар

 


 

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

ШУУГ –шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

РУУГ- регулятив универсаль уку гамәлләре

ТБУУГ- танып белү универсаль уку гамәлләре

КУУГ-  коммуникатив универсаль уку гамәлләре

Оештыру. Эшкә кызыксыну тудыру

Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.

− Исәнмесез,укучылар!

-Кәефләрегез ничек?

 

 

 

-Укучылар, көнне яхшы кәеф белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр, - диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезгә карап елмаегыз, хәерле көн,уңышлар теләгез.Шушы күтәренке кәефтә дәресебезне башлап җибәрик.

 

 

-Исәнмесез,саумысез!

-Кояшлы иртә кебек.

Тукай телен,анам телен

Өйрәнергә дип килдек.

 

КУУГ: классташлар  һәм укытучы белән  уку эшчәнлеген  оештыруда хезмәттәшлек итү

ШУУГ: үзмаксат кую

Актуальләштерү. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру

Укучылар,хәзер алдагы дәресләрдә алаган белемнәребезнеТэйк-оф тач даун структурасы буенча кабатлап алыйк. Мин биргән сорауларга “әйе” дип җавап бирәсез икән,урыныгыздан торып басасыз,”юк” дип уйласагыз,урыныгыздан тормыйсыз.

1.Нинди?кайсы?сорауларын җавап бирә торган  сүзләр предметларның билгеләрен белдерәләр.

2.Эш-хәрәкәтне белдергән сүзләргә кем?нәрсә? сораулары куела.

3.Эш-хәрәкәтне белдергән сүзләр нишли?нишлиләр? сорауларын җавап бирәләр.

4.Кем?нәрсә? сорауларына җавап бирүче сүзләр предметны белдерәләр.

Укучылар,хәзер “Сүзлек эше” эшләп алабыз.Өстәлләрегездә яткан карточкаларны алыгыз.Анда хәрефләре төшеп калган сүзләр язылган.Нокталар урынына тиешле хәрефләрне өстәп язарга кирәк.

Укчылар,бу сүзләрне язганда нинди кагыйдәләр ярдәм итте,искә төшерик әле.

Тикшерегез,шкала ярдәмендә үзегезне бәяләгез.

 

 

 

 

 

 

 

Укучылар басалар.

 

 

Урыннарыннан тормыйлар.

 

Басалар

 

 

Басалар

 

 

 

 

 

“Сүзлек эше”эшлиләр.

Болыт,Мәскәү,дөге,эшли,Актәпи,кояш,керпе.

О хәрефе татар теленең беренче иҗегендә генә языла.

Ө хәрефе сүзнең беренче иҗегендә генә языла,калган иҗекләрдә ө авазы ишетелсә дә е хәрефе языла.

Шәһәр исемнәре,хайван кушаматлары баш хәрефтән языла.

ТБУУГ: тамыр, тамырдаш сүзләрнең төп билгеләрен  аерып күрсәтеп кагыйдә формалаштыру

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив  фикер алышуда катнашу

Уку мәсьәләсен кую

Ә хәзер укучылар,  сезнең белән бер кроссворд  чишеп алырбыз. Игътибар белән тактага карыйк әле. Сезгә табышмакларның җавабын табып әлеге кроссвордны чишәргә кирәк. Игътибар белән тыңлагыз.

Табышмаклар:                         Слайд.  Кроссворд

1.

Кигән киеменең бизәге

 Бөтен дөньяны ямьгә бизәде

 

2. Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява;

Җирләр дымлана,-

Бу кайчак була?

 

 

3.Җәен           мине            яраталар,
Бигрәк            якын            итәләр.
Миндә аунап             яталар да
Суга кереп китәләр

 

4.Этә,  өрә,     сызгыра
Һәм     тузаннар            туздыра

5.  Бөтен халыкта да бар ул,

Ансыз уку, язу юк.

Тәртибен бутый күрмәгез,

Ансы мөһим шулай ук.

Утырган килеш йөри,

Тик торган килеш йөри.

Суга салыпта йөри,

Соңга калып та йөри.

Очып барганда йөри,

Утын ярганда йөри,

Кайчак күз салмаса да,

Кешеләр тагып йөри

 

 Укучылар, бу төсле хәрефләрдән нинди сүз килеп чыкты? 

 Дөрес укучылар.

 Сез ничек уйлыйсыз, бу сүзнең безнең дәрескә нинди катнашы бар икән?

 

 

 Ә сез ничек уйлыйсыз, без бүген дәрестә нәрсәләр эшләрбез, максатыбыз нинди булыр икән?

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

(җәй).

 

 

(Көз).

 

 

 

 

 

 

(Ком)

 

 

 

.(Җил)

 

 

 

 

 

.(Сәгать)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Җөмлә.

 

 

-Без бүген җөмлә турында сөйләшәчәкбез.

 

-Җөмлә турында белгәннәребезне искә төшерәчәкбез,яңа белемнәр алырбыз,күнегүләр эшләрбез.

ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

КУУГ: коллектив  фикер алышуда катнашу

Танып-белү эшчәнлеге.  Уку мәсьәләсен чишү.

Укучылар, хәзер игътибарны тактага юнәлтик әле.

Слайд.                Җылы , исә.                                           Язгы, елмая.

 (Җылы җил исә).  (Язгы кояш елмая).

  -Шушы сүзләрдән җөмлә төзеп буламы?

.

- җөмлә булсын өчен нишләргә кирәк?

- сүзләр өстәмәсәк нәрсә була?

-  Нинди сүзләр туры килер икән җөмлә килеп чыксын өчен.

 

( өстәмә сүзләр бирә. Сүзләр:       

 Слайд:  җил,  кояш.)

Слайд.         Җылы җил исә. Язгы кояш елмая.

- Бу җөмлә турында нинди кагыйдәләр әйтә аласыз?

 

 

 

-  Балалар, ничек уйлыйсыз, җөмлә ничә сүзле булырга мөмкин?

-Җөмлә бер сүздән генә булырга мөмкинме? 

-  Укучылар, мисаллар китерегез әле.

Хәзер дәфтәрләрегезне ачып бүгенге числоны,сыйныф эшен языгыз.Бу җөмләләрне матур язуга күнегү буларак язып куябыз.

 

 

 

 

 

 

- бу сүзләрдән җөмләләр төзеп булмый

 

- сүзләр өстәргә кирәк

- җөмлә аңлашылмый. Ягъни сүзләр өстәп уйны тәмамларга кирәк.

 

 

 

 

 

 

 

- Җөмлә сүзләрдән төзелә, тәмамланган уйны белдерә, баш хәреф белән башланган,  җөмлә ахырында нокта куелган, җөмләдә өч сүз бар.

- ике,  өч һәм күбрәк сүздән торырга мөмкин.

- Мөмкин.

 

- Яз. Салкын. Кыш. ...

 

ТБУУГ: уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне

 аерып алу нигезендә

кагыйдә формалаштыру

КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү

РУУГ:  үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

Динамик пауза

 

 

 

Яңа белемнәрне ныгыту

 

Укучылар,дәреслекләрне ачыйк,  89 күнегүне карыйбыз.

Күнегүне матур итеп дәфтәрләргә күчереп язабыз.

 

Димәк,әйтелеше ягынна җөмләләр нинди төрләргә бүленә?

 

(Схема ярдәмендә күрсәтү)

 

 

 

 

 

Күнегүне эшлиләр.кагыйдәләрне укыйлар.

 

 

-хикәя,сорау,өндәү җөмләләр.

РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү

ТБУУГ: яңа мәгълүмат туплауда  “Аңлатмалы сүзлек” куллану

КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең  гамәлләрен бәяләү

Яңа белемнәрне мөстәкыйль куллану һәм тикшерү

Әйдәгез, мөстәкыйль эш эшләп алабыз. Дөрес итеп утырдык.

 Мин сезгә карточкалар таратам, анда сүзләр язылган. Шул сүзләрне тиешле тәртипкә куеп  җөмләләр төзегез,тыныш билгеләрен куегыз.

 

 

 

 

Күзләргә динамик пауза.

Ә хәзер әйдәгез,төркемнәрдә эшләп алыйк.

  

- укучылар, карточкаларда бирелгән җөмләләрне карыйк әле, дөрес интонация  белән укып,  җөмләләр ахырына тыныш билгеләрен куерга кирәк.Бу җөмләләрдән текст төзергә кирәк.

 

Ямьле яз җитте!

Урамда гөрләвекләр ага.

Син сыерчык оясы ясадыңмы?

 

 

 

 

 

 

 

          

 

 

Яз килде.Табигать кышкы йокыдан уянды.Җылы яктан кошлар кайта.Син сыерчыкларны күрдеңме әле?Хуш киләсең,ямьле яз!

 

 

 

 

 

 

ШУГГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау

ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү

РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

Уку эшчәнлеген йомгаклау.

- Әйдәгез, хәзер йомгак ясыйк инде.

- укучылар,  без бүген дәрестә  җөмлә  темасына нинди кагыйдәләрне искә төшердек?

- нәрсә ул җөмлә?

 

- әйтелү максаты ягыннан нинди җөмләләр була?

Без бүген дәрестә куйган максатларыбызга ирештекме?

- Бүген дәрестә бик актив катнаштыгыз, бик зур рәхмәт.

Билгеләр кую.

 

Өй эше:дәфтәр  80 күнегү.Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзеп язарга кирәк.

 

 

 

 

 

Җөмлә ул тәмамланган уйны белдерүче сүзләр тезмәсе.

Хикәя,сорау.өндәү.

 

Әйе.

 

 

Укучылар үз-үзләренә бәя бирәләр.

 

ШУУГ: үз уңышларың / уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Татар теле дәресенә технологик карта."Җөмлә""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Ландшафтный дизайнер

Получите профессию

Интернет-маркетолог

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 664 567 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 21.07.2016 1489
    • DOCX 28.4 кбайт
    • 19 скачиваний
    • Рейтинг: 5 из 5
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Хасанова Залия Хамитовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Хасанова Залия Хамитовна
    Хасанова Залия Хамитовна
    • На сайте: 8 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 1
    • Всего просмотров: 11163
    • Всего материалов: 11

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Интернет-маркетолог

Интернет-маркетолог

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Стратегия формирования навыков смыслового чтения у младших школьников в условиях реализации ФГОС НОО

36/72 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 140 человек из 40 регионов
  • Этот курс уже прошли 829 человек

Курс повышения квалификации

Актуальные вопросы теории и методики преподавания в начальной школе в соответствии с ФГОС НОО

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 388 человек из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 2 221 человек

Курс повышения квалификации

Развитие предметных навыков при подготовке младших школьников к олимпиадам по математике

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 44 человека из 17 регионов
  • Этот курс уже прошли 101 человек

Мини-курс

Wildberries: от управления заказами до продвижения товаров

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 57 человек из 26 регионов

Мини-курс

Практические навыки трекинга и менторства

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Музыкальная журналистика: история, этика и авторское право

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе