Инфоурок Начальные классы КонспектыТатар теле. Предметның билгесен белдерә торган сүзләр.

Татар теле. Предметның билгесен белдерә торган сүзләр.

Скачать материал

МБГУ “Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районының Иске Ибрай урта гомумбелем бирү мәктәбе”

1 нче сыйныфта татар теле дәресе

Төзеде: башлангыч сыйныфлар укытучысы Хуснулгатина Л.М.

Тема: Предметның билгесен белдерә торган сүзләр

Дәреснең максаты:

Предмет буенча нәтиҗәләр: билгене белдерә торган сүзләрне белү, җөмләдә аларны табу, мисаллар китерү.

Метапредмет нәтиҗәләре: дәрестә куелган максатны аңлау, аны тормышка ашырырга тырышу, дәреслектән кирәкле мәгълүматны таба белү, үз эшеңне тикшерә алу, билгене белдерә торган сүзләрне сөйләмдә куллану, сорауларга җаваплар бирү, үз белемеңне бәяләү.

Шәхси нәтиҗәләр: туган телебезнең матурлыгын аңлау.

Дәрес тибы: яңа белемне ачу дәресе.

Төп төшенчә: билге.

Предметара бәйләнеш: әдәби уку.

Җиһазлау: 1нче сыйныф өчен “Татар теле” дәреслеге (авторлары: И.Х.Мияссарова, Ч.М.Харисова), презентация, сигнал карточкалары.

Дәрес барышы.

1. Мотивация.

- Балалар, әйдәгез, бергәләп дәресебезнең шигарен укыйк әле. (Слайд 2)

- “Тырышу бушка китмәс”.

-  Сез бу мәкальне ничек аңлыйсыз? Тырышлык нәрсәгә китерә? Димәк, сез бүген дә тырышып эшләп, яңа белемнәрне үзегез алырсыз. Уку эшчәнлегенең нинди адымнарын кулланырбыз? ( 1 нче адым – мин нәрсә белмим, 2 нче адым – ысулны үзем табам) (Слайд 3)

2. Актуальләштерү. Эштә кыенлык урынын табу.

-  Эшебезне нәрсәдән башлыйбыз? (кабатлаудан)

-  Без инде предметны һәм хәрәкәтне белдерүче сүзләрне өйрәнгән идек. Хәзер парларда эшлибез. Тиз генә үзара сөйләшеп әзерләнегез: бер укучы предметны белдерүче сүз әйтсен, ә иптәше шул предметның хәрәкәтен белдерүче сүзне әйтә. Мәсәлән, бабай йөри, су ага, чәчәк үсә, сыер мөгри.

- Ә хәзер экранга карагыз. (Слайд 4) Курчакның билгеләрен белдерүче сүзләрне әйтеп карагыз. ( Төрле җаваплар әйтелә: уенчык, утырып тора, матур һ.б.)

-  Балалар, кайсы җаваплар дөрес икән? Ни өчен шулай уйлыйсыз? Кем дәлилләп бирер?

3. Кыенлык урынын һәм аның сәбәбен билгеләү.

-  Без төрле җаваплар ишеттек, димәк, без кыенлык белән очраштык, төгәл итеп җавап бирә алмыйбыз. Ни өчен шулай булды? ( Без предметның билгеләрен белдерә торган сүзләрне өйрәнмәдек әле)

-  Дөрес уйлыйсыз. Нишлибез?

4. Кыенлыктан чыгу проектын төзү.

- Үз алдыбызга нинди максат куябыз? (Предметның билгесен белдерүче сүзләрне өйрәнергә)

- Нинди ысуллар кулланырбыз? ( уку, күзәтү, мисаллар китерү, дәлилләү)

- Дәреслекнең 20 нче битеннән җавап табарга тырышыгыз әле.

5. Төзелгән проектны куллану.

1) Кагыйдәне хор белән уку: билгене белдергән сүзләр нинди? соравына җавап бирә. Мисаллар укып китик.

2) Ә хәзер экранга карыйк һәм кагыйдәне кулланып предметның билгеләрен белдерә торган сүзләрне генә атап карыйк.

3) Ни өчен бу сүзләрне предметның билгесен белдерә дип уйлыйсыз?

4) Слайд 5   Эталон эленә.

Музыка астында физкультминут (бер укучы алга чыгып күнегүләрне күрсәтә)

6. Беренчел ныгыту. Слайд 6

-  Телдән бирем башкарып китик: экрандагы предметны белдерүче сүзләргә туры килә торган билге белдерүче сүзләрне табыйк.

Ат зур

Мамык йомшак

Көн җылы

Җиләк тәмле

-          Хәзер дәреслектәге 10 нчы күнегүне карыйбыз. Биремен башкарып, дәфтәрләргә язып куярбыз.

Бармаклар гимнастикасы

-          Туп – туры утырабыз, дәфтәрләр авыш куелган, матур итеп язабыз.

Күзләр гимнастикасы

7. Төркемнәрдә иҗади эш. Эталон ярдәмендә тикшерү.

- Төркемнәрдә эшне башлаганчы, төркемдә эшләү кагыйдәләрен искә төшерик.

1 нче төркем. Әниегезне искә төшерегез һәм әниегезгә хас билгеләрне языгыз.

2 нче төркем. Алдыгызда ята торган дәреслекнең билгеләрен атагыз.

3 нче төркем. Бүгенге көнгә туры килә торган билгене белдерүче сүзләрне әйтегез.

- Төркемнәрдән җаваплы кешеләр чыгыш ясый, ә без барыбыз да эталон ярдәмендә тикшереп барабыз.

8. Яңа алган белемне ныгыту, кабатлау. Слайд 7

-  Балалар, экранда татар шагыйрәсе Зәкия Туфайлованың “ Туган ил” шигырен күрәсез. Торып басыгыз һәм укып чыгыгыз, ләкин шигырьдә билгене белдерә торган сүзләр куелмаган, сез мәгънәсенә карап, аста язылган сүзләрне куллана аласыз.

Туган ил

Туган ил ул — ... арышлар,

Туган ил ул — ... камышлар.

Туган ил ул — ... болыннар,

Болыннарда ... колыннар.

Туган ил ул — ... диңгезләр,

... туфрак, ... нигезләр.

Туган илдә — барыбыз бертуган,

Бик ... безгә ул шуңа.

Туган ил ул була бер генә,

Туган илнең кадерен бел генә.

(З. Туфайлова)

Иркен, яшел, зифа, нәни, зур, кадерле, зәңгәр, үскән, алтын, туган.

-  Әйдәгез, укып карыйк. (Слайд 8) Нинди сүзләр артык булган? (Укытучы шигырьне сәнгатьле итеп укый)

- Ничек уйлыйсыз, билгене белдерә торган сүзләр ни өчен кирәк икән?

- Безнең туган телебез бик бай, бик матур тел. Шагыйрә туган илебез турында язганда аның билгеләрен искиткеч затлы сүзләр белән атаган. Кемнәргә шигырь ошады?

- Балалар, хәзер предметны, аның хәрәкәтен, билгесен белдерүче сүзләрне тагын бер кат кабатлап китик. (Слайд 9) Моның өчен интерактив такта янына чыгып, чиратлашып эшлибез.

( интерактив тест) (Слайд 10, 11, 12)

9. Рефлексия.

- Дәресебезнең максаты нинди иде?

- Максатыбызга ирештекме?

- Нәрсә белдек?

- Кемнәр бик әйбәт эшләде? Кемнәр үзләрен мактый алалар?

- Кем бүген алган белемен киләчәктә куллана алам, бөтенесен аңладым дип уйлый, яшел түгәрәк күтәрегез. Кемгә әле белемнәрен ныгытырга кирәк, сез сары түгәрәк күтәрегез. Кемгә бүген бик авыр булды, кемгә ярдәм кирәк – кызыл түгәрәк күрсәтегез.

- Бик тырышып эшләдегез, рәхмәт. (Слайд 13)

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Татар теле. Предметның билгесен белдерә торган сүзләр."

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Специалист по студенческому спорту

Получите профессию

Экскурсовод (гид)

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 664 805 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 28.11.2016 2580
    • DOCX 19.8 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Хуснулгатина Лейсан Минахметовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 9 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 23462
    • Всего материалов: 5

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Бухгалтер

Бухгалтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 24 человека из 17 регионов

Курс повышения квалификации

Психолого-педагогические аспекты развития мотивации учебной деятельности на уроках по физической культуре у младших школьников в рамках реализации ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 176 человек

Курс повышения квалификации

Особенности введения и реализации обновленного ФГОС НОО

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 1106 человек из 80 регионов
  • Этот курс уже прошли 19 292 человека
аудиоформат

Курс повышения квалификации

Основы религиозных культур и светской этики: проблемы и перспективы преподавания в начальной школе

72/108/144 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 206 человек из 54 регионов
  • Этот курс уже прошли 3 442 человека

Мини-курс

Реклама для роста бизнеса: эффективные стратегии и инструменты

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 38 человек из 20 регионов

Мини-курс

Оказание первой помощи

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 675 человек из 73 регионов
  • Этот курс уже прошли 1 384 человека

Мини-курс

Теория и практика инвестиций в контексте устойчивого развития

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе