Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Конспекты / Татар теленнән дәрес 3 сыйныф

Татар теленнән дәрес 3 сыйныф


  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:

Тема: Исем темасын кабатлау.

Максат.

1. Укучыларның исем темасы буенча алган белем-күнекмәләрен кабатлау, системалаштыру;

2.Дөрес язу,

3.Төрле килештәге исемнәрне сөйләмдә дөрес куллану

4.Бәйләнешле сөйләм телен үстерү,сүзлек запасын баету:

5.Бер-береңә игътибарлык,дуслык хисләре тәрбияләү.

6. Алга куелган проблемаларны чишәргә өйрәнү

Җиһазлау: дәреслек, проектор, презентация, карточкалар, чыршы һәм уенчыклар.

Метод һәм алымнар: әңгәмә, төркемнәрдә эшләү, индивидуаль бирем үтәү.

 Дәрес тибы: кабатлау-йомгаклау дәресе.

Дәрес формасы: уен-дәрес.

Материал.

Дәреслек И.Х. Мияссарова, К.Ф. Фәйзрахманова Татар теле . Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек Казан “Мәгариф- Вакыт” нәшрияты 2013ел.

Дәреснең барышы.

1.Психологик уңай халәт тудыру.

Исәнмесез, хәерле көн, укучылар. Күрәм дәрескә барыгыз да әзер, китап –дәфтәрләрегез парта өстендә, ручка карандашларыгыз да бар.

Укучылар!Бер-беребезгә елмаю бүләк итик тә, изге теләкләр теләп, дәресебезне башлап җибәрик.

2.Матур язу минуты

Дәфтәрләрне ачып, бүгенге числоны язабыз. Матур язу күнегүләрен эшлибез (тактада):

Бе Бе Беб Беб Бееб Бееб

Беләге юан берне егар,

Белеме юан меңне егар. (мәкаль)

Укытучы: - Бу мәкальнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз?

( укучылар аңлата)

3 Сүзлек диктанты ( күрмә диктант.)

Чана, чаңгы, Яңа ел,тимераяк, кыш, Кыш бабай, чыршы, Карсылу, куян, боз, шугалак. ( бер укучы тактада яза) тикшерү.

  • Укучылар игътибар белән карагыз әле, бу язган сүзләр турында сез нәрсә әйтә аласыз?

  • Бу сүзләр барысы да предметны атыйлар.

  • Алар барысы да исем сүз төркеменә карыйлар.

4.Дәреснең темасы, максаты белән таныштыру.

-Бүгенге дәрестә димәк нәрсә турында сөйләшәчәкбез инде?

-Исем турында.

-Әйе укучылар без бүген исем турында алган белемнәребезне ныгытырбыз.

-Бүгенге дәрестә үзебезнең алдыбызга нинди максат куябыз?

Исем турында белемнәребезне тагы да баетырга, күнегүләр өстендә ныгытырга.Үз фикереңне төгәл итеп әйтеп бирә белергә ирешү.

-Бик яхшы укучылар

-Укучылар, хәзер кайсы ел фасылы?

-Кыш.

-Сез кышны яратасызмы?

-Кышның иң күңелле бәйрәмен беләсезме?

-Яңа ел.

-Ә Яңа ел бәйрәменең түрендә нәрсә тора?

-Чыршы.

-Безнең сыйныфыбыз инде Яңа елга бизәлгән, тик менә чыршыбыз гыны юк.

Мин бүген дәрескә чыршы алып килдем. Әйдәгез без дә борынгыдан килгән йоланы искә төшереп, чыршыны матур итеп бизәп куйыйк. Менә уенчыклары да бар. Бу гади генә түгел, тылсымлы уенчыклар. Аларны безгә Кыш бабай җибәргән. Кыш бабайның биремнәрен үтәсәк кенә чыршыбызны бизи алырбыз. Ә туган телебез һәрвакытта да безгә ярдәмгә килер. Сез әзерме?


  1. Биремнәрне үтәү.

1.Укучылар яңадан сүзлек диктантына әйләнеп кайтыйк әле.Игътибар белән карагыз әле. Бу сүзләрне ничә төркемгә аера алабыз.

Ике. Нәрсә? Соравына җавап булган сүзләр, һәм кем? Соравына җавап булган сүзләр. Әйдәгез телдән аерып укыйк. (Укучылар сорау куеп укыйлар)

-Мин әле аны тагын бер төркемгә аера алам. Мәсәлән: Чана, чаңгы, тимераяк, кыш, чыршы, куян, боз, шугалак- уртаклык исемнәр

Яңа ел, Кыш бабай, Карсылу- Ялгызлык исемнәр

Нәтиҗә: бу сүзләр кайсы сүз төркеменә карый?

Исемнәр нәрсә белдерә?(кагыйдә)

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр була

Рус теленнән аермалы буларак кем? соравына нинди исемнәр генә җавап бирә? (Кабат бер –берегезгә әйтегез.)

Чыршыга уенчык эленә.

2. Ә хәзер мин сезгә “ Күбәйт уенын” тәкъдим итәм. Хәзер мөстәкыйль эш дәфтәрегезнең 21 битендә бирелгә 55 күнегүне табабыз. Сез бирелгән сүзләрне дәфтәрегездә мөстәкыйль рәвештә күбәйтергә тиеш буласыз.

  

Эшләрне парларда тикшерәбез, дәфтәрләрне алышыгыз. Тик онытмагыз – иптәшегезнең хатасын карандаш белән генә төзәтәсе. (укучылар бер-берсенең дәфтәрләрен тикшерәләр)

Укытучы: -: күплек санындагы исемнәр нинди кушымчалар ярдәмендә ясала? Лар-ләр, нар-нәр

Ялганган кушымчалардан чыгып, нинди нәтиҗә ясый аласыз? (калын әйтелешле сүзләргә калын кушымчалар, нечкә әйтелешле сүзләргә нечкә кушымчалар ялганды) Кайсы сүзләр сезгә кыенлык тудырды? Ни өчен? Алар турында нәрсә әйтә аласыз? (борын авазына беткән исемнәргә -нар, -нәр кушымчалары ялганды) (Кабат бер –берегезгә әйтегез.)

Чыршыга уенчык эленә.




Ә хәзер күзләрне ял иттереп алабыз

Физкультминут.

Күзләрне уңга йөртәбез,

Күзләрне сулга йөртәбез

Аска, өскә йөртәбез

Бер ачабыз, бер йомабыз

3Ялгызлык һәм уртаклык иемнәрен искә төшерү.

Балалар, хәзер “Нинди хәреф язарга?” дигән уен уйнап алыйк. Менә бу шигырьнең кайбер сүзләрен нинди хәреф белән язасын белмәдем, бәлки сез ярдәм итәрсез? Ни өчен шулай язылганын аңлатып та китәрсез. (Проектордан күрсәтү). Партада карточкалар парлап эшләү.

Шигырең өчен, Б(б)ари Р(р)әхмәт,

Бездән сиңа бик зур Р(р)әхмәт.



Күктә җемелди А(а)лсу Й(й)олдызлар,

Мәктәптән кайта А(а)лсу, Й(й)олдызлар.

Тикшерү.

Нәтиҗә: Биремдә нинди исемнәр бирелгән?

Ялгызлык исемнәргә нинди исемнәр керә?

Уртаклык исемнәр дип нинди исемнәргә әйтәбез?

Чыршыга уенчык эленә.

4 Килешләрне искә төшерү.

Укчылар, мин сезгә хәзер бер шигырь укыйм. Игътибар белән тыңлагыз.

Китап

-Синең сүзләрең ник һәрвакыт хак?

-Хаклыкка , дустым,өйрәтте китап.

-Мең сорауга да син җавап таптың

- Көче бу, дустым, көче китапның.

-Әйт, син нишлисең ялгышкан чакта?

-Мөрәҗәгать итәм, дустым, китапка.

-Синең күзләрең ник һаман якты?

-Яратам, дустым, чөнки китапны.

-Гомереңдә әгәр атса соңгы таң?

-Аерылмас идем, дустым, китаптан.

-Үлгәч ни була, әйт син шул хакта

-Яши кешеләр, дустым, китапта.

Ф. Шәфигуллин.

  • Китап сүзе турында нәрсә әйтә аласыз?

  • Килеш белән төрләнгән.

  • Татар телендә ничә килеш бар?

  • 6 (хор белән кабатлыйбыз.)

Чылбыр буенча сораулары белән әйтеп чыгабыз.

Нәтиҗә: Шулай итеп, исемнәр килеш белән төрләнә.Татар телендә 6 килеш бар. Бер берсенә әйтәләр

Чыршыга уенчык эленә

Физминут.

Без – карлар – очабыз (куллар белән очу хәрәкәте ясала),

Түбәнгә төшәбез (ярым чүгәлиләр).

Җитәбез дигәндә

Җил белән китәбез(аяк очларында йөгерү хәрәкәте ясала).

Сезнең хәзер белемнәрегезне тикшереп китәбез. Сезнең алдыгызда төрле авырлыклардагы биремнәр. Һәр кеше эшне башкара алу сәләтенә карап үзенә биремне сайлый. Яшел төстәге карточкаларда сүзләрне килешләрдә (килеш сораулары бирелгән) төрләндерергә, зәңгәр карточкаларда килешләрдә исемнәрнең төрләнеше буталган, аларны дөресләп язарга. Кызыл карточкаларда күп нокталар урынына тиешле килеш кушымчасын куеп, килешен билгеләп язырга.



Кыш көне урманда.

Менә кыш килеп җитте. Без урман.... (кая?) бардык. Кыш көне урман... (нәрсәнең?)үзенә бертөрле яме була. Урман... (кайда?) һава саф. Урманн.... (кайдан?) һич кайтасы килми. Без кышкы урман... ( нәрсәне?) бик яратабыз.



Б.к. укытучы белем

И.к. укытучыдан белемгә

Ю.к.укытучыны белемнең

Т.к укытучыда белемдән

Ч.к.укытучыга белемдә

Ур.в.к.укытучының белемне



Б.к. кем? Нәрсә ? кеше, кар

И.к. кемнең? нәрсәнең?

Ю.к. кемгә? нәрсәгә? кая?

Т.к. кемне? нәрсәне?

Ч.к. кемнән? нәрсәдән? кайдан?

Ур.в.к.кемдә? нәрсәдә? кайда?

Нәтиҗә: Нәрсә әйтә аласыз? Калын һәм нечкә төрләнеш була. Чыгыш килешендә борын авазына беткән исемнәргә нан-нән кушымчасы ялгана.Урынны белдергән исемнәргә кая? Кайдан? Кайда?сораулары куела.

Бер берсенә әйтәләр

Чыршыга уенчык эленә



5.Текст өстендә эш.


Ак кыш.

Яратам мин

Ап-ак төсне.

Бөтен дөнья ап-ак төсле.

Куяннар да ак кигән,

Каеннар да ак туннан.

Бүреккә дә, керфеккә дә,

Борынга да ак кунган.

Биек булып, ап-ак булып

Урамда ак кар яуган...

Бөтен дөнья ак кына…

Ап-ак була белә шулай

Безнең туган як кына.

(Роберт Миңнуллин)

  1. Текстны сәнгатьле итеп укучылардан укыту.

  2. Тексттан исемнәрне табып, килешләрен билгеләү. Телдән эш.

Кыш – б.к., төсне – т.к., дөнья– б.к., куяннар– б.к., тун – б.к., каеннар– б.к., туннан– ч.к., бүреккә– ю.к., керфеккә – ю.к., борынга – ю.к., урамда – у-в.к., кар– б.к.

Текстта кайсы килештә килгән исемнәр юк? Исемнәрне иялек килешенә куябыз.

Чыршыга уенчык эленә.

6 Морфологик анализ сүз төркеме ягыннан тикшерү



7.Тест Безнең алда соңгы сынау – исем турында барлык белемнәрне искә төшереп, тест эшләп алу. (мөстәкыйль тест эшләү)

Тест

  1. Исем нәрсәне белдерә?

а) предметны

ә) билгене

б) хәрәкәтне

в) эшне



2.Исем түбәндәге сорауларга җавап бирә:

а) нишли? нишләде?

г) нинди? кайсы?

ф) кем? нәрсә?

д) ничек? кайчан?


3. Ялгызлык исемнәрен тап.

д) урман, агач;

у) китап, Азат;

ә) Мәскәү, Идел;

г) казан, савыт.


4.Күплек сандагы исемнәргә:

д) -да, -дә, -та, -тә;

р) -лар, -ләр, -нар, -нәр;

к) -а, -ә, -ды, -де;

и) -ның, -нең кушымчалары ясала

  1. Татар телендә ничә килеш бар?

а) 5;

е) 8;

и) 6;

ю) 7.



  1. Иялек килешендәге сүзне тап:

с) агачка;

б) урманны;

н) китапның;

т) дәфтәрдән.



1

2

3

4

5

6







Тест. Белемнәрне тикшерү . Таблицада “Әфәрин” сүзе килеп чыгарга тиеш

Чыршыга уенчык эленә уты кабызыла



8.Рефлексия

  1. Дәрестә нинди тема кабатланды? Исем турында модель буенча сөйләү

  2. Куйган максатыбызга ирештекме?

  3. Ничек ирештек?

  4. Үзегезнең эшегезне бәяләгез.



9 Өйгә эш: Тиздән нинди бәйрәм җитә? Яңа ел бәйрәменә әзерләнү турында өйдә хикәя язып килергә. Яңа ел бәйрәме ничек барлыкка килде икән, шул турыда мәгълүмат эзләп карарсыз әле.




Автор
Дата добавления 15.11.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел Конспекты
Просмотров610
Номер материала ДВ-158653
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх