Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Рабочие программы / Татар теленнән эш программасы (2 нче сыйныф)

Татар теленнән эш программасы (2 нче сыйныф)


  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:

Аңлатма язуы

2 нче сыйныф өчен эш программасы түбәндәге норматив документлар нигезендә төзелде:


        Россия Федерациясендә Мәгариф турында” Федераль Законы, декабрь, 2012 ел.

        Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы, 2013 ел.

        Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).

        2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2014 ел, 14 март).

        Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгының “Федераль дәүләт белем стандартлары нигезендә мәктәпләрдә татар телен һәм әдәбиятын укыту ” турында аңлатмасы.

        Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының 24.02.2014 №933/14 “Об утверждении примерных программм учебных предметов татарский язык и татарская литература  для основного общего и среднего общего  образования” боерыгы





Татар теле дәресенең максаты

-укучыларда уңышлы аралашу сәләте булдыру-әйтмә һәм язма сөйләмне үстерү, кара-каршы сөйләшү осталыгы, монолог төзү һәм шулай ук гомуми кулҗтура күрсәткече булган грамоталы язу күнекмәләре булдыру, укучыларны тел фәненең төп мәгълуматлары белән таныштыру һәм шулар нигезендә аларның тамга символик һәм логик фикерләвен үстерү, татар теленең башка телләр белән берлектә дөньяның фәнни картинасын тудыруда катнашуы,аның милләте саклап калуда, халыкның, шәхеснең үзенчәлеген югалтмауда ышанычлы нигез, җәмгыятнең яшәешенә зарури шарт булуы турында күзаллау барлыкка китерү.

Бурычлар

-балаларның сөйләм осталыгын, фикерләү сәләтен һәм иҗади хыялын үстерү, ана телендә аралашу максатына, бурычларына,шартларына туры килгән тел чаралары сайлый белергә, уй-фикерләрен төгәл белдерергә һәм әңгәмәдәше әйткәнне тәңгәл аңларга күнектерү

-телнең лексикасы,фонетикасы һәм грамматикасы буенча программада күрсәтелгән башлангыч белемнәрне үзләштерүгә ирешү

-укучыларда дөрес уку һәм язу күнекмәләре булдыру, диалогта катнашырга һәм аларны зур, катлаулы булмаган монолог тибында төзеп әйтергә, тасфирлама, хикәяләү, фикер йөртү төрендәге кечкенә текстлар төзергә өйрәтү, уңышлы аралашу сәләте тәрбияләү.

136 сәгатькә исәпләнгән, атнага – 4 сәг.

Эчтәлекнең структурасы

Башлангыч сыйныфларда ана телен өйрәнү –балаларга тел белеме буенча системалы мәгълүматләр бирү һәм сөйләм үсешен тәэмин итүдә беренчел этап.Бу чорда ана телен өйрәнү башка фәннәр белән тыгыз бәйләнештә алып барыла.Татар теле дәресләрендә телнең системасы тирәнтен өйрәнелә,сөйләм культурасы үзләштерелә. Кече яшьтәге балаларның аралашу гамәлендә актуаль булган ситуацияләрдә кирәкле осталык һәм күнекмәләр булдырыла, сөйләм җанрының төрләре (записка,хат,котлау, чакыру язу) үзләштерелә.Орфография һәм пунктуацион кагыйдәләре фонетика,морфология, морфемика һәм синтаксисны өйрәнү кысаларында үзләштерелә.Ана теленең орфография принциплары белән танышу да кертелә.

Дәреслекне төзүче автор (З. И. Җамалетдинов) тәкъдим итә торган УМК (программа , бер кисәктән торган дәреслек, методик кулланма, мөстәкыйль эш дәфтәре), ана телен укытуның традицион формаларын читкә какмыйча, укучыларда тел берәмлекләренә, заман таләпләреннән чыгып, уңай мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлтелә.Дәреслекне төзүче автор 2 сыйныф укучысының яшь үзенчәлегенә нигезләнеп эшләгәннәр.Дәреслекләрдә “яшәүче” геройлар укучыларга программа материалын үзләштерергә ярдәм итәләр. Татар теле дәресләрендә укучыларның сүз байлыгын арттыру, даими рәвештә орфоэпик һәм орфографик нормаларны төгәл үтәү максатыннан,”Дөрес әйт””Дөрес яз” сүзлекләре һәм “Аңлатмалы сүзлек” белән эшләүгә нык игътибар ителә.Дәреслектән укучылар яңа сүзләр белән танышалар,ә икенчесендә әлеге сүзләр белән сүзлекләр ярдәмендә эшләп, аларның дөрес әйтелеше һәм язылышы ныгытыла.”Аңлатмалы сүзлек”тән яңа өйрәнгән сүзнең мәгънәсен ачыклыйлар.Шул сүзләр белән сүзтезмә һәм җөмләләр төзетү, аларны диалог һәм монологлар төзүдә файдалану укучыларның сүз байлыгын арттырачак, бәйләнешле сөйләм оештырырга ярдәм итәчәк.Сөйләм телен үстерү, сүз байлыгын арттыру төрле язма эшләр үтәгән вакытта да алып барыла.Сүзлек, искәртмәле, сайланма,күрмә, хәтер, иҗади,ирекле,аңлатмалы диктантлар,зур булмаган текстны күчереп язу кебек эшләрдә дә андый күнекмәләр булдырырга ярдәм итә.(Диктант өчен үрнәк текстлар дәрес планында бирелә.Текстлар (язма эшләр) укучыларның яшь үзенчәлекләренә туры китереп, телне белү дәрәҗәсен истә тотып сайлана)

Белем бирүнең төп юнәлешләре

Татар теле” фәненең материалы түбәндәге юнәлешләрдә бирелә

-телнең системасы (лингвистика фәненең нигезләре), сөйләм, лексика, фонетика,графика, сүз составы(морфемика),грамматика(морфология һәм синтаксис), орфография, сөйләм үстерү.

Уку эшчәнлегенең универсаль гамәлләре

Татар телен укытуда укучыларга танып белүгә этәргеч бирү, уку эшчәнлегендә мөстәкыйльлек, иҗатка омтылыш тәрбияләү, хезмәттәшлекне оештыра,эшне планлаштыра,уку хезмәтендә максат кабул итү,аңа ирешү өчен этапара бурычлар кую һәм аларга ирешү өстендә эшләү осталыгы булдыру зур әһәмияткә ия.”Татар теле” фәнен өйрәнгәндә, укуда кирәкле акыл эшчәнлегенең гомуми алымнары формалаша чагыштыру, гомумиләштерү, классификацияләү,абстрактлаштыру.Эшне башка зат тикшерүеннән үзең тикшерүгә, нәтиҗәле генә түгел,эш алымнары бәяләүгә бик кирәкле регулятив гамәлләр.Дәресләрдә сүзнең аваз схемасын куллану, җөмлә кисәкләренең астына сызу,сүзнең мәгънә кисәкләрен билгеләү һәм башка шундый эшләр тамга-символик уку гамәлләре булдырырга ярдәм итү.модельләштерү-тойгы объектның билгеләрен графика яки тамга-символик формага күчерү, шул модельне өйрәнелә торган фәннең гомуми законнарына буйсындырып үзгәртү,өйрәнгән теманы схема, сызым,план формасында күрсәтү Мондый универсаль эш гамәлләренә ия булу башка фәннәрне өйрәнүгә ныклы нигез була.

Курсның эчтәлеге

  1. Фонетика һәм орфоэпия -26 сәг

Беренче сыйныфта алган белемнәрне, эш осталыгын һә күнекмәләрне ныгытып,тирәнәйтеп, гомумиләштереп, системалаштырып,лингвистик компетенция булдыруга нигез салу.Сузык һәм тартык авазларны дөрес аерып, сүзне ижекләргә бүлеп,андагы авазларны ачык әйтеп, хәрефләрне дөрес атап, сүздә аваз-хәрефләрнең санын һәм эзлеклелеген билгеләү.

Калын һәм нечкә сузык авазларның икенче функциясен – сүзнең калын һәм нечкә әйтелешен билгеләү –гамәли үзләштерү Е,я,ю хәрефләренең сүз башында һәм сузык авазлардан соң ике аваз белдергән очракларын танып белү һәм шул хәрефләр кергән сүзләрне дөрес уку, күчереп язу

Ъ ь хәрефләренең аваз белдермәгәнлеген истә тоту, шул хәрефләр кергән сүзләрне дөрес уку.

Баш һәм юл хәрефләрен дөрес куллануга күнегү һәм биремнәрне аңлап башкару.

Авазларның, сүз басымының мәгънә аеруда катнашуы, дәресләрдә өйрәнгән сүзләрне тиешле басым белән әйтү.

2. Графика- 10 сәг

Татар алфавитын төгәл, хәреф исемнәрен дөрес итеп яттан белү.Төрле сүзлек һәм белешмәлекләр белән эшләгәндә, алфавиттан файдалану.Беренче хәрефенә карап, сүзләрне алфавит тәртибендә урнаштыру.

3. Сүз -45 сәг

Сүзнең предмет (кем? нәрсә?), хәрәкәт(нишли?) һәм билге (нинди?)атамасы булуы.Сүз, сүзтезмә һәм җөмләләрне аера белү.Сүзтезмә һәм җөмләләрнең сүзләрдән төзелүе.Һәр җөмләнең нинди дә булса максат белән әйтелгәненә гамәли күзәтүләр.Тамыр сүзләр.Татар телендә сүз тамырның сүз башында булуын, үзгәрмәвен, кушымчаларның тамыр сүзгә сингармонизм законына бәйле рәвештә ялганып килүен күзәтү.(җир ,җирле, җирлеләр, җирсезлек,)

Кеше исемнәрен, фамилияләрен, шәһәр, авыл ,елга, исемнәрен, хайван кушаматларын баш хәреф белән язу.

4. Җөмлә-18 сәг

Сөйләмне җөмләләргә аеру.Терминын кулланмыйча, җөмләнең нинди максат белән әйтелүенә күзәтүләр, шул максаттан чыгып, аңа дөрес интонациягә сайлау, хикәя, сорау җөмләләрнең азагында интонациягә бәйле рәвештә тыныш билгеләре куя белү

Җөмлә төзү алгоритмын гамәли үзләштерү

1.Җөмләнең үзәге итеп,нинди дә булса эш, шөгылҗ, хезмәт, эшчәнлек, хәл, хәрәкәт, хәбәр сайлау.

2.Моны кем башкара ала?

3.Бу эш, хәл, хезмәт, хәрәкәт кайда, кайчан, ничек булырга мөмкин?

Җөмлне төзүче баш кисәкләр . Ия һәм хәбәр.Аларны җөмләдә табу схемалар, сызыклар белән күрсәтү.Сораулар ярдәмендә җөмләдә сүзләр бәйләнешен билгеләү. Дәрестә укып тикшергән җөмләләрне ишетеп язу.

5. Бәйләнешле сөйләм - 20 дәрес

Бәйләнешле сөйләмдә җөмләләрне узара бәйләнеше.Бер темага берләштерелмәгән аерым җөмләләрне текст белән чагыштыру.Текстның темасын билгеләү.Текстны кисәкләргә бүлү, шул кисәкләрдән берләштерү чараларын текстлар эчендә күзәтү.Зур булмаган текстларга исем кую.Укыган әсәрнең эчтәлеген сөйләү.Сюжетлы рәсемнәр буенча хикәя язу.Җөмләләрне тиешле тәртиптә урнашттырылмаган кечкенә текстларны тикшерү һәм төзәтеп язып кую.Шигырь, мәкаль,әйтем табышмаклар ятлау.

2 нче сыйныф укучыларының белем дәрәҗәләрендә булачак нәтиҗәләр



-сүзләрне,җөмләләрне, 30-40 сүзле текстны, хәрефләрен бозмыйча, төшереп калдырмыйча, хәреф өстәмичә, урыннарын алыштырмыйча, аңлаешлы, пөхтә итеп, каллиграфик дөрес язу

-сузык һәм тартык авазларны, калын һәм нечкә сузыкларны икеләнүсез аеру, анализ ясау, бирелгән теориягә таянып, аларга анализ ясау,бирелгән аваз схемасына,характеристика тиешле авазлар, сүзләр сайлау.

-сүзләрне иҗекләргә бүлү һәи иҗекләп юлдан-юлга күчерү, бә-рәң-ге, бәрәң-ге, бә-рәңге

- Кеше исемнәрен, фамилияләрен, шәһәр, авыл ,елга, исемнәрен, хайван кушаматларын баш хәреф белән язу.

-е,в,г,й,к,н,ң,о,ө,х,һ,э,ю,я хәрефләре, ый, йо,йө кушымчалары булган сүзләрне дөрес язу

-янәшә килгән бертөрле ике тартык аваз хәрефләре булган әллә, кәккүк.Габбас кебек сүзләрне, нечкә(калын) аеру билгесе кергән гади, программада булган сүзләрне (дөнья, ашъяулык) дөрес язу һәм юлдан –юлга күчерү

-сүзгә фонетик анализ ясау, иҗекләргә бүлү,авазларны сүздәге тәртиптә ачык, дөрес әйтеп атап чыгу,

-үзең язганны бирелгән үрнәк белән чагыштыру

-сүзләргә дөрес сорау кую һәм шуның нигезендә предметны ,предметның эшен,хәрәкәтен, билгесен, өстәмә предметны ,ярдәмче сүзләрне таба белү

-җөмләнең баш кисәкләрен таба бел-уку,уеннар, көндәлек тормыш, җәнлекләр, кош-кортлар турындагы темаларга 4-5 җөмләдән торган бәйләнешле текст төзеп сөйләү һәм язу



сүзләрнең әйтелешен, кулланышын, язылышын истә калдыру: аваз,авыз, елга, бәрәңге, бияләй, борын, вакыт,гомер, гыйнвар, дөрес, дүшәмҗе, җавап, җомга,җөмлә,җылы,йөрәк,караңгы,көньяк,кыңгырау,маңгай,Мәскәү,муен,онык,оя,пәнҗешәмбе,савыт, сәгать,, сәлам, сеңел, тавык,тавыш, тәмле, төньяк, уен, уңыш,хайван,хөрмәт,һава,һаман,чаңгы,чәршәмбе,чия,шәһәр,шуа,эссе,юан,якшәмбе.

Дәреснең темасы

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Үткәрелү вакыты

Искәрмә

метапредмет

предмет

шәхескә кагылышлы

План

Факт


Фонетика һәм орфоэпия – 26 сәг.

1.

Авазлар һәм хәрефләр.

укучының уку мәсьәләсен аерып ала белүе

сүздә авазларны хәрефләр белән тамгалау күнекмәсен искә төшерү


аваз һәм хәрефләр турындагы белемнең кирәклеген аңлау.

2.09



2.

Сузык авазлар.


сузык авазларны тану ысулын үзләштерү

сузык авазларны ишетеп тану күнекмәсе булдыру

сузык авазлар һәм хәрефләр арасындагы бәйләнешне аңлау.

4.09



3.

Тартык авазлар

тартык авазларны тану ысулын үзләштерү

тартык аваз төшенчәсен аңлау

тартык авазлар һәм алар белән хәрефләр арасындагы бәйләнешне аңлау.

5.09



4.

Тартык авазларны тану.


уку мәсьәләсен аңлау һәм истә калдыру күнекмәсе булдыру;


яңгырау, саңгырау, парлы, парсыз тартыкларны тану ысулын үзләштерү;

сыйныфташлары фикерен кабул итәргә өйрәнү

7.09



5.

Янәшә килгән бертөрле

тартык аваз хәрефләре.

уку мәсьәләсен чишү юлларын эзләү күнекмәсен булдыру

янәшә килгән бертөрле ике тартык аваз хәрефләре кергән сүзләрне дөрес язарга өйрәтү

уку материалында ориентлашу күнекмәсе формалаштыру.


9.09



6.

Иҗек.

укучыларда эзләнү күнекмәләре формалаштыру

сүзнең иҗек төзелешен үзләштерү

укуга кызыксыну тәрбияләү

11.09



7.

Сүзләрне юлдан-юлга күчерү.

укучыларны уку мәсьәләсен чишү юлларын планлаштырырга өйрәтү

сүзләрне юлдан-юлга күчерү кагыйдәләрен гамәлдә куллану

укучыныэ үзләштергән белемнең кирәклеген аңлау


12.09



8.

Сүздә аваз - хәреф саны.

уку гамәлләрен билгели белү күнекмәләрен үстерү

сүздә аваз-хәреф санын билгеләү ысулын куллану күнекмәсен булдыру

укучыларда мөстәкыйльлек сыйфатларын үстерү

14.09



9.

Сүздә аваз һәм хәреф санын билгеләү.

уку мәсьәләсен ачыклап чишү күнекмәсе формалаштыруны дәвам итү

аваз һәм хәреф санын чагыштырып, сүзләрне дөрес язу күнекмәсе булдыру

мөстәкыйль эшчәнлеккә омтылу

16.09



10.

Калын һәм нечкә сузыклар

уку мәсьәләсен чишү ысулын чыгару күнекмәсе булдыру

сүзнең калын яки нечкә әйтелешен сузыклар аша билгеләү күнекмәсе булдыру

татар теленең серләренә төшенү күнекмәләрен үстерү.


18.09



11.

Е,Ю,Я хәрефләренең ике аваз белдергән очраклары.

үз гамәлләрен контрольдә тоту күнекмәсе булдыру

е, ю, я хәрефләре кергән сүзләргә аваз-хәреф анализы ясау күнекмәсе формалаштыру

уку эшчәнлегендә мөстәкыйльлекләрен үстерү

19.09



12.

Е,Ю,Я хәрефләренең ике аваз белдергән очракларының язылышы.

иҗади эзләнү күнекмәсе булдыру

е, ю, я хәрефләре кергән сүзләрне дөрес язу һәм авазларын дөрес күрсәтү күнекмәсен үстерү

үз фикерең өчен җаваплылык тою күнекмәсе булдыру.


21.09



13.

Контроль диктант “Авазлар Һәм хәрефләр"

үзләштергән белемне тикшерүгә мөстәкыйль күнегүләр эшләү күнекмәсе булдыру

ишетә һәм яза белү күнекмәсе формалаштыру

үзләштергән белемнең кирәклеген аңлау

23.09



14.

Хаталар өстендә эш. "Авазлар Һәм хәрефләр" темасын ныгыту.

үзләштергән белемне тикшерүгә мөстәкыйль күнегүләр эшләү күнекмәсе булдыру

ишетә һәм яза белү күнекмәсе формалаштыру

белгән мәгълүматны гамәли куллану теләге тәрбияләү.


25.09



15.

ь һәм ъ хәрефләре.

уку мәсьәләсен кабул итеп, аңлы чишү юлын эзләү күнекмәсе формалаштыру

нечкәлек (ь) һәм калынлык (ъ) хәрефләре вазифасын аңлап, сүзләрне дөрес язу күнекмәсе булдыру

белгән мәгълүматны гамәли куллану теләге тәрбияләү.


26.09



16.

ь һәм ъ хәрефләренең аеру билгесе буларак кулланылуы.

күзәтеп, уку мәсьәләсен чишү ысулын чыгару күнекмәсен үстерү;


нечкәлек (ь) һәм калынлык (ъ) хәрефләренең я, ю, е хәрефләре алдыннан дөрес язылышын үзләштерү

укучыларда телне тирәнтен өйрәнү теләген үстерү

28.09



17

ъ, ь билгеләре. ъ, ь аеру билгеләре. Күнегүләр эшләү.

күзәтеп, уку мәсьәләсен чишү ысулын чыгару күнекмәсен үстерү;

ишетә һәм яза белү күнекмәсе формалаштыру

укучыда күзәтеп нәтиҗә ясау күнекмәсе булдыру

30.09



18.

Контроль күчереп язу.

үзләштерелгән белемне мөстәкыйль куллану кунекмәсе булдыру


күчереп язу кагыйдәләрен саклап, мөстәкыйль эшләү күнекмәсен үстерү

шәхескә кагылышлы – үз-үзенә ышаныч тәрбияләү

2.10



19.

Авазларның һәм сүз басымының мәгънә аеруда катнашы.


укучыларда чагыштырып карап нәтиҗә ясау күнекмәсе формалаштыру


сүзләрнең мәгънәсен аңлату, авазларның һәм сүз басымының мәгънә аеруда катнашын үзләштерү

уку процессына уңай мөнәсәбәт тәрбияләү

3.10



20.

Баш һәм юл хәрефләренең дөрес язылышы.

үз гамәлләрен бәяләү күнекмәсе булдыру

баш һәм юл хәрефләрен дөрес куллану күнекмәсен үстерү

укучыда үз-үзенә хөрмәт, уңай мөнәсәбәт тәрбияләү.

5.10



21


Ил, шәһәр, авыл, елга, күл исемнәрендә баш хәреф.

үз гамәлләрен контрольдә тоту күнекмәсе булдыру

үзләштерелгән белемне мөстәкыйль куллану кунекмәсе булдыру

уку процессына уңай мөнәсәбәт тәрбияләү

7.10



22.

Хайван кушаматларында баш хәреф .Сүзлек диктанты.

укучыларда чагыштырып карап нәтиҗә ясау күнекмәсе формалаштыру

үзләштерелгән белемне мөстәкыйль куллану кунекмәсе булдыру

шәхескә кагылышлы – үз-үзенә ышаныч тәрбияләү

9.10



23.

Баш һәм юл хәрефләрен куллануга күнегүләр.

уку мәсьәләсе чишү юлларын эзләү күнекмәсе формалаштыру;

баш һәм юл хәрефләрен язуда аңлы куллану күнекмәсе булдыру

телне өйрәнүгә уңай мөнәсәбәт булдыру

10.10



24.

Грамматик биремле диктант.


үзләштерелгән белемне мөстәкыйль куллану кунекмәсе булдыру

мөстәкыйль эшләү күнекмәсен үстерү;


шәхескә кагылышлы – үз-үзенә ышаныч тәрбияләү

12.10



25.


Хаталар өстендә эш.

үзләштерелгән белемне контрольдә тоту күнекмәсе булдыру


хаталарны тану, төркемләү, төзәтү күнекмәсе формалаштыру

укучыларда ана телендә грамоталы язу күнекмәсе булдыру.


14.10



26.

Рәсем буенча хикәя төзеп язу.

иҗади эзләнү күнекмәсе булдыру

ишетә һәм яза белү күнекмәсе формалаштыру

шәхескә кагылышлы – үз-үзенә ышаныч тәрбияләү

16.10



Графика – 10 сәг.

27.


Алфавит.

үзләштерелгән белемгә адымлы контроль ясау күнекмәсен үстерү


сүзләрне алфавит тәртибендә дөрес урнаштыра белү күнекмәсе формалаштыру;

ана теленең кирәклеген тою күнекмәсе булдыру

17.10



28.

Алфавитны куллану.

дәрестә үзләштергәнне тормышта куллана белү теләге булдыру


алфавитның сүзлекләрдә, исемлекләрдә кулланылганына күзәтү ясап, гамәли куллана белү күнекмәсе булдыру

дәрестә өйрәнелгән белемнең. кирәклеген аңлау, уңай мөнәсәбәт күрсәтү.


19.10



29

Беренче хәрефенә карап, сүзләрне алфавит тәртибендә урнаштыру.


уку мәсьәләсен мөстәкыйль чишү күнекмәләре формалаштыру

беренче хәрефенә карап, сүзләрне алфавит тәртибендә урнаштыру күнекмәсен булдыру

дәрестә үзләштерелгән белемнең тормыштагы ролен аңлау.

21.10



30.

Иҗади диктант.”Безнең якта көз”.

күзәтү ясап, нәтиҗә ясый белү

ишетә һәм яза белү күнекмәсе формалаштыру

ана теленең кирәклеген тою күнекмәсе булдыру

23.10



31.

Беренче хәрефенә карап, сүзләрне алфавит тәртибендә урнаштыруга күнегүләр эшләү.

үзләштерелгән белемне иҗади куллану теләге булдыру

сүзләрне тиз алфавит тәртибендә урнаштыра белү

телне өйрәнү объекты буларак аңлы кабул итү

24.10



32.

"Алфавит" темасын ныгыту.

26.10



33.

"Алфавит" темасы буенча мөстәкыйль эш.

үзләштерелгән белемне мөстәкыйль куллану кунекмәсе булдыру

ишетә һәм яза белү күнекмәсе формалаштыру

ана теленең кирәклеген тою күнекмәсе булдыру

28.10



34.

Контроль күчереп язу.

үзләштерелгән белемне мөстәкыйль куллану кунекмәсе булдыру


күчереп язу кагыйдәләрен саклап, мөстәкыйль эшләү күнекмәсен үстерү

шәхескә кагылышлы – үз-үзенә ышаныч тәрбияләү

30.10



35.

Күрмә диктант.

үзләштерелгән белемне мөстәкыйль куллану кунекмәсе булдыру

ишетә һәм яза белү күнекмәсе формалаштыру

шәхескә кагылышлы – үз-үзенә ышаныч тәрбияләү

31.10



36.

Хаталар өстендә эш."Алфавит" темасын йомгаклау.

үз гамәлләрен бәяләү күнекмәсе булдыру

ишетә һәм яза белү күнекмәсе формалаштыру

дәрестә үзләштерелгән белемнең тормышта ролен аңлау.

9.11




Сүз- 45 сәг.

37.

Сүз- предмет, хәрәкәт, билге атамасы.

беренчел эчтәлекле гомумиләштерү күнекмәсе формалаштыру;


предмет, хәрәкәт, билге атамасы булган сүзләрне тану күнекмәсе булдыру;

белем алуның әһәмиятен аңлау

11.11



38.

Cүз - предмет, хәрәкәт, билге атамасы. Ныгыту.


беренчел эчтәлекле гомумиләштерү күнекмәсе формалаштыру;


предмет, хәрәкәт, билге атамасы булган сүзләрне тану күнекмәсе булдыру;

белем алуның әһәмиятен аңлау

13.11



39.

Сүзнең атау функциясен сораулар ярдәмендә билгеләү.

үзләштерелгән белем дәрәҗәсен контрольдә тоту күнекмәсе булдыру;


сүзнең атау функциясен сораулар ярдәмендә билгели белү;

уку материалына кузыксыну уяту

14.11



40.

Сораулар ярдәмендә сүзнең атау функциясен билгеләү.

16.11



41.

Сүзнең атау функциясен сораулар ярдәмендә билгеләүгә күнегүләр эшләү.

үзләштерелгән белем дәрәҗәсен бәяләү күнекмәсе булдыру

сүзнең атау функциясен сораулар ярдәмендә билгели белү

сыйныфташлары белән хезмәттәшлек булдыру

18.11



42.

Сүз һәм сүзтезмә.

уку мәсьәләсен чишкәндә төзәтмәләр кертү күнекмәсе булдыру;

сүзтезмәләрне тану, сүзтезмәдә сүзләр бәйләнешен билгели белү;

аралашу күнекмәләрен үзләштерү теләге уяту.

20.11



43.

Сүз һәм сүзтезмәләрне тануга күнегүләр эшләү.

чагыштырып, нәтиҗә ясый белү;


сорау куеп, сүз һәм сүзтезмәне билгели белү

аңлы уку теләге булдыру

21.11



44.

Сүзтезмә һәм җөмләләр.

адымлы гамәлләр буенча контроль һәм бәя кую күнекмәләре булдыру

с үзләрдән сүзтезмә һәм җөмләләрне төзү күнекмәсе булдыру

укуга уңай мөнәсәбәт булдыру

23.11



45.

Сүзтезмә һәм җөмләләр.

Э-э хәрефләрен язуда дөрес куллану.

сорау куеп, сүз һәм сүзтезмәне билгели белү

аңлы уку теләге булдыру

25.11



46.

Әйтү максаты буенча җөмлә төрләре.

үзбәя куя белү күнекмәсе булдыру

җөмләнең ниндидер бер максат белән әйтелүен аңлау

сыйныфташлары фикеренә игътибарлы булу

27.11



47.

Хикәя, сорау һәм өндәү җөмләләр.

чагыштырып, нәтиҗә ясый белү;


хикәя, сорау һәм өндәү җөмләләрне аера белү.

аралашу күнекмәләрен үзләштерү теләге уяту.

28.11



48.

Ирекле диктант.

үзләштерелгән белемне мөстәкыйль куллану кунекмәсе булдыру

ишетә һәм яза белү күнекмәсе формалаштыру

аңлы уку теләге булдыру

30.11



49.

Тамыр һәм кушымча.

Күзәтү ясап, нәтиҗә ясый белү

тамыр һәм кушымча төшенчәсен аңлау

ана теленең көндәлек тормышта әһәмиятен аңлау

2.12



50.

Тамыр һәм кушымча.

4.12



51.

Тамыр һәм кушымчаны тануга күнегүләр эшләү.

Белемнәрне аңлап эшләү күнекмәсе булдыру

сүзнең тамырын һәм кушымчасын билгели белү

ана телендә иркен аралашу теләге булдыру

5.12



52.

Контроль күчереп язу.

Күчереп язу кагыйдәләрен истә тотып, мөстәкыйль күчереп язу күнекмәсен тикшерү.

Күчереп язу кагыйдәләрен саклап, мөстәкыйль эшләү күнекмәсен үстерү

шәхескә кагылышлы – үз-үзенә ышаныч тәрбияләү

7.12



53.

Хаталар өстендә эш.

Хаталарны күрә, төркемли, төзәтә белү күнекмәсе булдыру

ишетә һәм яза белү күнекмәсе формалаштыру

укучыда күзәтеп нәтиҗә ясау күнекмәсе булдыру

9.12



54.

Тамыр сүзләр.

Укучыларда тәкъдим ителгән бирем буенча мөстәкыйль аңлату күнекмәсе булдыру

тамыр сүзләрне таный белү

дәрестә хезмәттәшлек итә белүне кабул итү

11.12



55.

Тамыр сүзләрне тануга күнегүләр эшләү.

12.12



56.

Тамыр сүзләргә кушымчалар ялгану.

сорауларга язмача җавап бирү күнекмәсе булдыру

тамырга, әйтелешенә һәм нинди авазга бетүенә карап, кушымчалар ялгауны үзләштерү

. татар теле дәресләрендә нәтиҗәле эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

14.12



57.

Тамыр сүзләргә кушымчалар ялгануны ныгыту.

16.12



58.

Тамыр сүзләргә кушымчалар ялгануга күнегүләр эшләү .

өстәмә мәгълүмат табу күнекмәсе булдыру

тамыр сүзгә кушымчалар ялгый белү күнекмәсе булдыру

телне өйрәнүгә ихтыяҗ булдыру.

18.12



59.

Тамырдаш сүзләр.

кирәкле мәгълүматны табу күнекмәсе булдыру.

«тамырдаш сүзләр» төшенчәсен аңлау; бирелгән сүзләр төркеменнән аерып әйтә белү

әдәби сөйләмнең көндәлек аралашуда әһәмиятен аңлау.

19.12



60.

Тамырдаш сүзләрне аера белү.

21.12



61.

Тамырдаш сүзләрне тануга күнегүләр эшләү.

ысул кулланып, мөстәкыйль нәтиҗәләр ясый белү

тамырдаш сүзләрне тану

ана телендә мөстәкыйль күнегүләр эшләүгә омтылыш булдыру.

23.12



62.

Контроль диктант.

үзләштерелгән белемне мөстәкыйль куллану кунекмәсе булдыру

ишетә һәм яза белү күнекмәсе формалаштыру

укуга уңай мөнәсәбәт булдыру

25.12



63.

Укыган әсәр эчтәлеген язу.

укыган әсәр эчтәлеген кабул итә белү

укыган әсәр эчтәлеген эзлекле язмада бирү

әдәби сөйләмнең көндәлек аралашуда әһәмиятен аңлау..

26.12



64.

Хаталар өстендә эш.

хаталарны күрә, төркемли, төзәтә белү күнекмәсе булдыру

ишетә һәм яза белү күнекмәсе формалаштыру

укучыда күзәтеп нәтиҗә ясау күнекмәсе булдыру

11.01



65.

Минем кышкы ялым”темасына хикәя төзеп язу.

үзләштерелгән белемне мөстәкыйль куллану кунекмәсе булдыру

ишетә һәм яза белү күнекмәсе формалаштыру

сөйләмне матурлау күнекмәсе булдыру

13.01



66.

Предметны белдергән сүзләр.

үзләштерелгән белем һәм күнекмәләргә үз мөнәсәбәтен белдерү;

предметны белдергән сүзләрне ысул кулланып тану;

уку мәсьәләсен мөстәкыйль кую.

15.01



67.

Кем? Нәрсә? сорауларына җавап биргән сүзләр.

укучыда ана теленең танып-белү күнекмәләрен үстерү;

сүзләргә кем? нәрсә? сорауларын кую ысулын аңлау;

сүзләрне чагыштырып, мөстәкыйль нәтиҗә ясау күнекмәсе булдыру.

16.01



68.

Предметны белдергән сүзләр.


18.01



69.

Предметның эшен, хәрәкәтен белдергән сүзләр.

. укучыда укуга үз мөнәсәбәтен белдерү күнекмәсе булдыру;

предметның эшен, хәрәкәтен белдергән сүзләрне тану ысулын куллана белү;

уку мәсьәләсен чишү юлларын планлаштыру

20.01



70.

Предметның эшен, хәрәкәтен белдергән сүзләр.

22.01



71.

Предметның билгесен белдергән сүзләр

ана телендә дөрес, матур сөйләшергә кирәклеген аңлау;

предметның билгесен белдергән сүзләрне сөйләмдә тану;

сөйләмне матурлау күнекмәсе булдыру.

23.01



72.

Предметның билгесен белдергән сүзләр

25.01



73.

Иҗади диктант

үзләштерелгән белемне мөстәкыйль куллану кунекмәсе булдыру

предметның билгесен белдергән сүзләрне сөйләмдә тану;

сөйләмне матурлау күнекмәсе булдыру

26.01



74.

Хаталар өстендә эш.

хаталарны күрә, төркемли, төзәтә белү күнекмәсе булдыру

ишетә һәм яза белү күнекмәсе формалаштыру

уку мәсьәләсен мөстәкыйль кую.

27.01



75.

Иптәшеңнең тышкы кыяфәтен сурәтләп хикәя язу

укучыда ана теленең танып-белү күнекмәләрен үстерү;

предметның билгесен белдергән сүзләрне сөйләмдә куллану;

уку мәсьәләсен мөстәкыйль кую.

29.01



76.

Кеше исемнәрен, фамилияләрен, шәһәр, авыл, елга исемнәрен, хайван кушаматларын баш хәреф белән язу

татар теле дәресләрендә үзләштерелгән белемнең тормышта кирәклеген аңлау;

баш хәрефтән язылган сүзләрне тану, дөрес язу күнекмәләре булдыру;


үзләштерелгән белемне модельләштереп кую күнекмәсе булдыру.


30.01



77.

Баш хәрефтән языла торган сүзләр.

1.02



78.

Баш хәрефтән язылган сүзләрнең язылышын ныгыту.

укуга уңай караш тәрбияләү;


сөйләмдә баш хәрефтән язылган сүзләрне тану;


баш хәрефтән язылган сүзләрне мөстәкыйль куллана белү

3.02



79.

Ныгыту күнегүләре. Сүзлек диктанты.

үзләштерелгән белемне мөстәкыйль куллану кунекмәсе булдыру

ишетә һәм яза белү күнекмәсе формалаштыру

сүз һәм җөмләләрне тоташ язу.

5.02



80.

Ирекле диктант.

үзләштерелгән белемне мөстәкыйль куллану кунекмәсе булдыру

баш хәрефтән язылган сүзләрне тану, дөрес язу күнекмәләре булдыру;

укуга уңай мөнәсәбәт булдыру

6.02



81.

Хаталар өстендә эш.

хаталарны күрә, төркемли, төзәтә белү күнекмәсе булдыру

ишетә һәм яза белү күнекмәсе формалаштыру

укучыда күзәтеп нәтиҗә ясау күнекмәсе булдыру

8.02



Җөмлә- 34 сәг.

82.

Сөйләмне җөмләләргә аеру.

тел дәресләрендә алган белемнең көндәлек аралашуда әһәмиятен аңлау;

сөйләмне җөмләләргә аеру күнекмәсен формалаштыру;


күнегүләр эшләгәндә нәтиҗәләрне мөстәкыйль куллану күнекмәсе булдыру.


10.02



83.

Сөйләмне җөмләләргә аера белүне ныгыту.

11.02



84.

Җөмләләрне әйтү максаты буенча дөрес интонация белән уку

сыйныфташларына уңай мөнәсәбәт булдыруны дәвам итү;

җөмләне әйтү максаты буенча дөрес укый белү;

ысул кулланып, күнекмәләр булдыру

12.02



85.

Җөмләләрне дөрес интонация белән уку

13.02



86

Җөмлә азагында әйтү максаты буенча тыныш билгеләре

укучыларда дөрес сөйләшү теләге булдыру;

хикәя җөмлә төшенчәсен аңлап, җөмлә азагында нокта куя белү;

укучыда күзәтеп нәтиҗә ясау күнекмәсе булдыру

15.02



87.

Җөмлә азагында әйтү максаты буенча сорау билгесе куелу

үз халкыңның мәдәнияте белән кызыксыну;

җөмлә азагында сорау билгесен дөрес куллану.

чагыштырып нәтиҗә ясый белү

17.02



88.

Җөмлә азагында әйтү максаты буенча өндәү билгесе куелу

үз гамәленә бәя бирү;

җөмлә азагында өндәү билгесен аңлап кую;.

фикернең максатын күзәтеп аңлау.

19.02



89.

Җөмлә азагында әйтү максаты буенча тыныш билгеләрен ныгытуга күнегүләр.

тел дәресләрендә алган белемнең көндәлек аралашуда әһәмиятен аңлау;

җөмлә азагында тыныш билгесен дөрес куллану.

күнегүләр эшләгәндә нәтиҗәләрне мөстәкыйль куллану күнекмәсе булдыру.

20.02



90.-92.

Җөмлә төзү алгоритмы.

дөрес сөйләмгә ия булуга омтылыш булдыру;


җөмлә төзү алгоритмын чыгару;

бер-бер артлы нәтиҗәләр ясау күнекмәсе булдыру.

22.0224.02



93.

Җөмләнең баш кисәкләре. Ия һәм хәбәр

укуга уңай мөнәсәбәт булдыру

җөмләнең баш кисәкләре белән танышу;


укучыларның бирем буенча фикерләрен әйтеп бирә белүе.


26.02



94.

Җөмләдә ия белән хәбәрне билгеләү.

нәтиҗәләрне ана телендә төгәл аңлатып бирә белү;


җөмләдә ия һәм хәбәрне сызыклар белән күрсәтә белү;

уку процессында үз урыныңны аңлау.


27.02



95.


Җөмләдә ия белән хәбәрне сызык белән күрсәтә белүне ныгыту.

халык авыз иҗаты әсәрләре белән эшли белү

җөмләдә ия белән хәбәрне сызыклар белән күрсәтә белү;


укучыларда ана телен аңлап, теләп үзләштерү теләге булдыру.

29.02



96

Контроль күчереп язу

үзләштерелгән белемне мөстәкыйль куллану кунекмәсе булдыру

грамоталы һәм каллиграфик дөрес итеп күчереп язу

укуга уңай мөнәсәбәт булдыру

1.03



97.

Хаталар өстендә эш.

хаталарны күрә, төркемли, төзәтә белү күнекмәсе булдыру


укучыда күзәтеп нәтиҗә ясау күнекмәсе булдыру

2.03



98.

Бирелгән башлам буенча хикәя төзеп язу.

Башлам буенча , күзәтү-ләргә нигезләнеп,хикәяләү характерындагы текст иҗат итү.

тексттагы җөмләләрне эзлекле итеп язу.

Төркемнәрдә эшли белү, үз-үзеңә бәя кую.

4.03



99.

Грамматик биремле диктант

үзләштерелгән белемне мөстәкыйль куллану кунекмәсе булдыру

ишетә һәм яза белү күнекмәсе формалаштыру

Язу гигиенасы күнекмәләрен ныгыту

5.03



100.

Хаталар өстендә эш.

хаталарны күрә, төркемли, төзәтә белү күнекмәсе булдыру


күнегүләр эшләгәндә нәтиҗәләрне мөстәкыйль куллану күнекмәсе булдыру

7.03



101.

Җөмлә” темасын ныгытуга күнегүләр.

татар теле дәресләрендә үзләштерелгән белемнең тормышта кирәклеген аңлау;

җөмлә азагында тыныш билгесен дөрес куллану.

уку процессында үз урыныңны аңлау.

9.03



102

Контроль диктант “Җөмлә”

үзләштерелгән белемне мөстәкыйль куллану кунекмәсе булдыру

ишетә һәм яза белү күнекмәсе формалаштыру

укуга уңай мөнәсәбәт булдыру

11.03



103.

Хаталар өстендә эш.

хаталарны күрә, төркемли, төзәтә белү күнекмәсе булдыру


уку процессында үз урыныңны аңлау.


12.03



104.

Җөмлә” темасын кабатлау һәм ныгытуга күнегүләр.

татар теле дәресләрендә үзләштерелгән белемнең тормышта кирәклеген аңлау;

җөмлә азагында тыныш билгесен дөрес куллану.

күнегүләр эшләгәндә нәтиҗәләрне мөстәкыйль куллану күнекмәсе булдыру

14.03



105.-106.

Җөмләдә сүзләр бәйләнеше


ана теленең мәгънәле һәм матур икәнен тою;

.

сораулар ярдәмендә җөмләдә сүзләр бәйләнешен күрсәтә белү;


сүзләргә төгәл сорау кую күнекмәсе булдыру.

16.0318.03



107.

Сораулар ярдәмендә җөмләдә сүзләр бәйләнешен күрсәтүгә күнегүләр эшләү .

игътибар белән белемнәрне үзләштерүгә теләк булдыру;

.

сораулар ярдәмендә җөмләдә сүзләр бәйләнешен билгели белү;


фикерне башкаларга төгәл җиткерә белү

19.03



108.-109.

Сүзгә һәм сүздән сорау кую

үзүсешкә сәләтле булуга әзерлек

сүздән сүзгә сорау куя белү

татар халык әкиятләреннән файдалана белү

30.031.04



110.

Сүзгә һәм сүздән сорау кую күнекмәсен үстерүгә күнегүләр эшләү

укуга шәхси мөнәсәбәтен белдерү

сүзгә һәм сүздән сорау куя белү;

үз эшчәнлеген оештыра белү

2.04



111.

Контроль күчереп язу


үзләштерелгән белемне мөстәкыйль куллану кунекмәсе булдыру

күчереп яза белү күнекмәсе формалаштыру

Сүз һәм җөмләләрне тоташ язу.

4.04



112.

Хаталар өстендә эш . Ныгыту күнегүләре.

хаталарны күрә, төркемли, төзәтә белү күнекмәсе булдыру

Белем алуга омтылыш тәрбияләү.


6.04



113.-114

Сюжетлы рәсемнәр буенча җөмләләр, кечкенә хикәя төзү


ана теленең мәгънәле һәм матур икәнен тою;

.

сораулар ярдәмендә җөмләдә сүзләр бәйләнешен күрсәтә белү;


фикерне башкаларга төгәл җиткерә белү

8.04

9.04



115.

Грамматик биремле диктант


үзләштерелгән белемне мөстәкыйль куллану кунекмәсе булдыру

ишетеп яза белү күнекмәсе формалаштыру

укуга уңай мөнәсәбәт булдыру

11.04



116.

Хаталар өстендә эш . Ныгыту күнегүләре.

хаталарны күрә, төркемли, төзәтә белү күнекмәсе булдыру

Үзеңдә булган кимчелекләрне бетерү өстендә эшләү.

белем алырга омтылу күнекмәләрен үстерү

13.04



Бәйләнешле сөйләм- 20 сәг.


117.118.

Сөйләмдә җөмләләрнең үзара бәйләнеше


укучыда уку процессын танып-белүгә омтылыш булдыру;


җөмләләрнең үзара бәйләнешен ачыклый белү

дөрес сөйләү күнекмәләре булдырырга омтылу.


15.0416.04



119.-120.

Бер темага текст һәм аерым җөмләләр

милли кыйммәтләрне аңлау күнекмәсе булдыру

бер темага текст һәм аерым җөмләләр төзү күнекмәсе булдыру;


белем алырга омтылу күнекмәләрен үстерү

25.0427.04



121.

Текстның темасы.

танып-белүгә кызыксыну булдыру

текстның темасын билгели белү;

универсаль уку гамәлләренең төп компетенцияләрен булдыру.


29.04



122.-123

Текстта җөмләләрнең мәгънәви бәйләнеше


үзүсешенә сәләтле булуга әзерлек

текстта җөмләләрнең мәгънәви бәйләнешен аңлау;

белем бирү чыганакларыннан файдалана белү

30.042.05



124-125.

Текстның кисәкләре һәм шул кисәкләрне берләштерү чаралары




текстның кисәкләрен һәм алар арасындагы бәйләнешне табу;


укучыда татар халкының язучылары белән горурлану хисләре тәрбияләү

4.05

6.05



126.

Текст төзү. Текст өстендә эш.

рәсемнәр буенча , күзәтүләргә нигезләнеп,хикәяләү характерындагы текст иҗат итү.

сөйләшү һәм сөйләү,уку һәм язуны үстерү.

Ана телендә сөйләм телен баету

7.05



127.

Кечкенә текстка исем кую

башкаларның фикеренә уңай караш булдыру

кечкенә текстка исем куя белү

уку мәсьәләсен чишүнең килеп чыгу-чыкмавын билгели белү.


9.05



128.

Тиешле тәртиптә урнаштырылмаган кечкенә текстларны тәзәтеп язу.


уку процессында үз фикереңне, мөнәсәбәтеңне күрсәтү белү;


тиешле тәртиптә урнаштырылмаган текстларны тәзәтеп, бер текст төзү;


үз уку эшчәнелегенең оештыруның мөһим компонентларын булдыру.


11.05



129.

Белемнәрне тикшерү.

Тест эшләү.

үзүсешенә сәләтле булуга әзерлек


чишү юлларын эзли белү

13.05



130.

Контроль эш


үзүсешенә сәләтле булуга әзерлек

ишетә һәм яза белү күнекмәсе формалаштыру

белем алырга омтылу күнекмәләрен үстерү

14.05



131.

Хаталар өстендэ эш.Ныгыту күнегүләре.

үзеңдә булган кимчелекләрне бетерү өстендә эшләү.

белем алуга омтылыш тәрбияләү.

төркемнәрдә эшли белү, үз-үзеңә бәя кую.

16.05



132.-136.

Уку елында өйрәнгәннәрне кабатлау.

танып-белүгә кызыксыну булдыру

сөйләшү һәм сөйләү,уку һәм язуны үстерү.


18.0520.0521.0524.0525.05













Укыту – методик кулланма

1.Татар теле 2 сыйныф З. И, Җамалетдинова Казан. Татарстан китап нәшрияты, 2013 ел .

2. Татар теленнән Россия Федерациясе төбәкләрендә яшәүче татар укучылары өчен программалар. 1-11 нче сыйныфлар Казан Татар. китап. нәшрияты, 2007 ел.

5. Диктантлар җыентыгы

6. 1-4 сыйныфлар өчен язма эшләр. Казан, 2009.



Өстәмә әдәбият

1. Сәгъдиева И.Т.”Башлангыч мәктәптә заманча дәрес” Казан:РИЦ “Школа”, 2008.

2. Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова “Сүзләр һәм җөмләләр дөньясында” Казан .Изд. “Магариф”, 2000.

3. С.Г.Вагыйзов”Кызыклы грамматика”




Автор
Дата добавления 27.11.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел Рабочие программы
Просмотров264
Номер материала ДВ-201692
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх