Ялкау
Гөлшат
Бер пәрдәлек күренеш.
Катнашалар:
Гөлшат
Сарык
Тәкә
Тавык
Әтәч
Бозау
Куян
Кәҗә
Маска кигән балалар (тәкә, сарык, тавык, әтәч, бозау,
куян, кәҗә) тезелешеп басканнар . Алларында идәндә яшелчәләр ята – бакча
күренеше.
Балалар: Бигрәк матур безнең бакча,
Яшелчәләр күп анда.
Шалкан, кишер, кабаклар
Түтәлләрдә яталар.
Гөлшат: (Бакчада су сибә). -Уф! Билем авырта. Ой,
бигрәк авыр бу эш! Туйдырды җәй буе шул бакчада казынып. Я чүп басып китә, я
су сибәргә кирәк. Ичмасам, яңгыры да яумый бит! Арыдым, туйдым! Минем ял
итәсем килә! (Лейкасын атып бәрә, кереп китә).
Балалар: Безнең Гөлшат бик арыган
Әнә, диванда ята.
Ул диванда яткан чакта
Сарык керә бакчага.
Сарык белән тәкә (музыка астында биеп бакчага
керәләр):
-Бә-бә, бә-бә! Тәмле нәрсә кәбестә!
Түтәлдә азык әзер, безнең тамак тук
хәзер! (Кәбестә алып урыннарына басалар)
Балалар: Безнең Гөлшат бик арыган
Әнә, диванда ята.
Ул диванда яткан чакта
Тавык тула бакчага.
Тавык белән әтәч (музыка астында биеп бакчага керәләр):
-Тавыкта да кикерик, әтәчтә дә кикерик.
Гөлшат йоклаган арада без дә бакчада йөрик!
Балалар: Безнең Гөлшат бик арыган
Әнә, диванда ята.
Ул диванда яткан чакта
Бозау керә бакчага.
Бозау( музыка астында биеп бакчага керә):
-Мууууу! Чөгендере бигрәк мул!
Үзе кызыл, файдалы, рәхәтләнеп ашыйм әле! (Чөгендер
алып урынына баса.)
Балалар: Безнең Гөлшат бик арыган
Әнә, диванда ята.
Ул диванда яткан чакта
Куян керә бакчага.
Куян (музыка астында биеп бакчага керә):
-Кишердә күп каротин,
Ашап кына кара син!
Ашыйм мин кетер-кетер,
Бигрәк тәмле шул кишер! (Кишер
ала һәм урынына баса).
Балалар: Безнең Гөлшат бик арыган
Әнә, диванда ята.
Ул диванда яткан чакта
Кәҗә керә бакчага.
Кәҗә (музыка астында биеп бакчага керә):
Мур кыргыры, дип куалар, сакалым да
селкенми!
Әнә, ямь-яшел кыярлар мине көтеп
яталар! (Кыяр ала да урынына баса).
Балалар: Бакча сине көтеп туйган,
Гөлшат, йокыңнан уян!
Безнең матур бакчабызда
Үсми хәзер бернәрсә дә!
Гөлшат (киерелеп, иренеп кенә чыга, бакчаны күрә):
Бу бакчага ни булган?
Әллә инде туфан узган?!
Бер яшелчә калмаган,
Әйтерсең дә булмаган!
Балалар: Син бит үзең гаепле,
Азрак йокларга иде!
Җәй эшләсәң тир түгеп,
Көз алырсың күп итеп!
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.