I.
Оештыру.
Максат: дәрескә уңай халәт тудыру.
II.
Актуальләштерү
|
Тыңлыйлар.
Смайликлар
күтәрәләр.
Шигырьне тыңлыйлар,
җаваплар бирәләр, үз фикерләрен әйтәләр.
План пунктларын атыйлар
|
Эш урыннарын
тикшерү.
-Хәерле көн
укучылар.
Кәефләрегез ничек?
Тырышып эшләргә
барыгыз да әзерме? Әйдәгез хәзер кәефләрегезне тагын да күтәреп алыйк, бер –
берегезгә карап елмаейк та утырыйк.
1 слайд
Нинди матур бүгенге
көн
Кыш аеның бер көне.
Ап-ак карлар явып
үтәр,
Һәркем күңеле көр
бүген.
Тирә-як
матурлыгына,
Кем генә соң
сокланмый.
Кыш бәйрәме
якынлаша
Каникулга күп
калмый.
Чыннан да укучылар,
ноябрь – кыш аена кердек. Алда әле
безне ап-ак кыш, якты матур көннәр, шау-шулы уеннар, каникуллар...
Дәресебезне план
төзү белән башлап җибәрик әле.
1.
Мин беләм.
2.
Мин белдем...
3.
Моны белү миңа нигә
кирәк?
(план пунктлары
тактага эленә)
|
III.
Дәреснең темасын һәм максатын
ачу.
IV.
Уку мәсьәләсен
кую
V.
Материалны беренчел
кабул итүгә әзерлек
VI.
Яңа белемнәрне ачу
VII.
Физкультминут
VIII.
Практик өлеш
IX.
Рефлексия
|
Табышмак-шигырьгә
җавап эзлиләр
Яңа ел.
Кыш һәм яңа ел
бәйрәме турында...
Тиен Әмир белән
Әминәгә яхшы киңәшләр бирә. Агачлар кеше өчен бик кирәк. Чөнки алар
углекислый газны йотып безгә кислород бүлек чыгаралар. Агачларны кисәргә
ярамый.
Төрле уенчыклар,
гирляндалар, кулдан ясалган уенчыклар белән
Дәреслек белән
эшлиләр
Технологик карта
белән танышалар.
Төп төсләрне
атыйлар
Ял күнегүләре
ясыйлар
Детальләрне
бөклиләр, ябыштыралар, элмәк бәйлиләр, бизиләр.
Уенчык өчпочмак
формасында.
Тигез яклы
өчпочмак.
Тизезянлы,
турыпочмаклы, җәенке, кысынкы.
Чыршыга уенчыкларны
эләләр
Мин нәрсә беләм,
нәрсә белдем, моны белү нигә кирәк соравынга җавап бирәләр.
|
2 Слайд
Табышмак – шигырь укыла.
Һәр ел килә, бер дә
калмый,
Һәркем аны ярата.
Ул бәйрәмдә кыш
бабабыз,
Күчтәнәчләр тарата.
Ниләр генә
кыланмыйбыз,
Без әлеге бәйрәмдә.
Яше-карты,
бала-чага,
Көтәләр аны җәйдән.
Укучылар,
табышмакның җавабы ни булыр?
Әлбәттә яңа ел. Яңа
елны һәркем көтеп ала.
Шулай булгач бүген
дәресебез нәрсә турында булыр икән?
Укучылар, хәзер мин
сезгә серле урман дигән әкият сөйлим.
Әкият слайдлары.
Беркөнне шулай Әмир белән Әминә яңа ел якынлашканын уйлап урманга чыршы
эзләргә чыгып киттеләр. Сөйләшә-сөйләшә барып урманга барып җиткәннәрен
сизми дә калды алар. Каршыда серле урман... Әминә белән Әмир бераз куркып та
калдылар. Шулай да Әмир малай кеше булгач куркуын бер дә сиздермәде. Алар
серле урманга кереп тә югалдылар. Урманның, агачларның искиткеч матурлыгына
соклана-соклана алар үзләренә бәйрәмгә чыршы эзләделәр. Урманда чыршылар
бихисап. Барысы да матурлар, күз явын алырлык. Шулчак алар кайдадыр серле
тавыш ишетә. Эчкәрерәк керсәләр, серле урман аланына тап булалар. Ә аланлыкта
урманның барлык җәнлекләре җыелышып Яңа ел бәйрәменә әзерләнеп яталар. Әмир
белән Әминә куркудан артка чигенде. Шулчак аларны агач башында утыручы тиен
күреп алды. Әмир белән Әминә тиен дуска ни өчен урманга килүләре турында
сөйләп бирде. Ә тиен аларга урман хуҗасының бик усал булуын, агачларны
кисәргә ярамаганлыгын бәйнә-бәйнә сөйләп бирде.
Әмир белән Әминә
кайтыр юлга кузгалдылар. Алар бәйрәмне ничек чыршыдан башка уздырырбыз дип
бик борчылдылар. Урманны чыкканда кинәт кенә Әминә әнисенең Яңа елга
кибеттән сатып алган чыршы бизәвен исенә төшерде. Ул үзенең кибет
киштәтәсендә чыршыларның ниндие генә булмавы турында Әмиргә сөйләп бирде.
Балалар шатланыша- шатланыша яңа елга нинди чыршы бизәргә икәнлеген аңлагач
кайтып киттеләр.
Укучылар, ничек
уйлыйсыз, тиен Әмир белән Әминәгә дөрес киңәш биргәнме? Ни өчен чыршыларны
кисәргә ярамый. Алар безгә нәрсә өчен кирәк?
Укучылар, әйдәгез
әле, без дә Әмир белән Әминәгә булышыйк. Яңа ел чыршысын без дә бизәп
карыйк.
Чыршыбызны нәрсәләр
белән бизәргә мөмкин соң? Аның өчен нәрсә кирәк?
Борын заманнардан
бирле кешеләр чыршыны матур итеп бизәгәннәр, аң а төрле уенчыклар элгәннәр.
Бүгенге көндә Павлов Пасад шәһәрендә борынгыдан алып хәзерге чорга кадәр
булган уенчыкларның музее бар. Музейда пыяла, мамык һәм башка материаллардан
эшләнгән уенчыклар бар.
Слайд. Кулдан ясалган уенчыклар.
Без бүген сезнең
белән чыршыга кәгазьдән уенчык ясарбыз.
Дәреслек белән эш
Без бүген сезнең
белән парларда эшләрбез. Бер-беребезгә ярдәм итеп, искитмәле уенчыклар
барлыкка китерербез.
(Сингапур методы
буенча музыка астында парлашу)
Слайд
Технологик карта
Уенчыкны төп
төсләрдән ясарбыз? Нинди төп төсләрне беләсез?
Слайд. Төп
төсләр
-Куркынычсызлык техникасы кагыйдәләре
Гәүдәгә һәм
кулларга күнегүләр эшләнә
Технологик карта
буенча эш башкарыла. Эш барышын күзәтәм. Авырсынган укучыларга ярдәм итәм.
Уенчыгыбыз әзер.
-Ул нинди формада?
-Математикадан без
өйрәнгән өчпочмакларның кайсына туры килә?
-Ни өчен тигез
яклы?
-Тагын нинди
өчпочмак исемнәрен беләбез?
-Әйдәгез, үзебезнең
эшкә бәя бирик?
Ясаган
уенчыкларыбызны күрсәтү өчен без хәзер сезнең белән тимбилдинг яки яңа
командага берләшик. Зәңгәр төстәге, кызыл төстәге, сары төстәге уенчыклар
ясаучылар белән тимбилдингка берләшик. Үз эшебезгә бәя бирик.
Ә хәзер чыршыбызны
матур уенчыкларыбыз белән бизик.
План сорауларына
җавап бирү.
Эш урынын җыю
|
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.