3 сыйныф, тат.
төркеме Дәрес
№ Үткәрү вакыты:
|
Укытучы
|
Гиниятуллина Л.С.
|
Предмет
|
Әдәби уку
|
Тема
|
“Әтәч белән
борчак” (рус халык әкияте).
|
Максат
|
1)
Әкият белән танышу, эчтәлегенә төшенү.
2)
Дөрес, аңлап укый белү; сорауларга тулы, төгәл җавап бирә белү; дөрес әйтү
күнекмәләрен, фикерләү сәләтен үстерү.
3)
Балаларда өлкәннәргә карата хөрмәт, үзара дус булу теләге тәрбияләү.
|
Планлаштырылган
нәтиҗәләр
|
Шәхси: активлыкка, мөстәкыйль фикер йөртүгә, акыл эшчәнлегенә һәм рухи
эшчәнлеккә өйрәтү.
Метапредмет: укытучы
белән бергәләп, үз эшен, иптәшләренең җавапларын бәяләү.
Предмет: аңлап йөгерек уку күнекмәләрен ныгыту; укытучы ярдәмендә план төзү күнекмәләрен
булдыру.
Танып-белү: әдәби әсәр буенча һәм тормыштан алган күренешләргә, хис-кичерешләргә
нигезләнеп, сорауларга җавап бирү.
Коммуникатив:
үз
фикерләрен телдән җиткерә белү.
Регулятив: үз
фикерләреңне мөстәкыйль дәлилләү.
|
Дәреснең тибы
|
Яңа материалны өйрәнү
|
Төп төшенчәләр
|
Әтәч, борчак, тавык, тамак, май
|
Предметара бәйләнеш
|
рус теле, әйләнә-тирә дөнья
|
Эшне оештыру
|
төркемдә, парларда,
индивидуаль
|
Чыганаклар
|
дәреслек, сүзлекләр
|
Җиһазлау
|
ноутбук,
|
Дәрес
этаплары
|
Укытучы эшчәнлеге
|
Укучы эшчәнлеге
|
УУГ
|
Мотивлаштыру
2 мин.
Максат: уңай психологик халәт тудыру.
|
Укучыларны уку эшчәнлегенә тарту.
-
Кәефләрегез яхшымы?
-
Бик яшы. Яхшы кәеф белән дәресебезне башлап
җибәрик.
|
Дәрестә эшләү кагыйдәләрен искә төшерәләр:
башкаларны тыңла, үз фикереңне ачык әйт, игътибарлы бул.
|
Шәхси:
әдәп-әхлак кагыйдәләрен искә төшерү, бер-берсенә уңышлар теләү.
|
Актуальләштерү
6 мин.
Максат: яңа белем алуга әзерлекне тикшерү,
аның темасын формалаштыру.
|
1.Өй эшен тикшерү.
2. Сыер май бирсен өчен нинди шартлар
үтәлергә тиеш?
3. “Әтәч белән борчак” исемле рус халык әкияте
белән танышачаклары турында әйтә.
|
Төркемнәрдә
фикер алышалар
|
Регулятив: үзләштерелгән белән таныш
булмаганны чагыштырып, хәл ителергә тиешле уку бурычын кую.
|
Аңлау өчен авыр тоелган сорауны ачыклау өчен
сынап карау этабы (пробный этап).
4 мин.
Максат: укучының нинди авырлык белән
очрашуын билгеләү
|
Проблема
тудыра.
Бу әкият
нәрсә турында булыр икән?
|
Парларда фикер алышалар.
|
Коммуникатив: информацияне эзләү һәм туплауда инициативалы хезмәттәшлек.
|
Кыенлыктан чыгу планы. (яңа белемнәрне куллану). 5 мин.
Максат: кыенлыктан чыгу юлларын ачыклау
|
Укучыларны проблеманы хәл итүгә оештыру:
- сыердан
май алу өчен тавык нинди юллар үтә?
|
Укучылар
җавап бирәләр
|
Коммуникатив:
проблеманы ачыклау, тәңгәлләштерү, аны хәл итүнең юлларын эзләү.
|
Планны тормышка ашыру/яңа белемне куллану.
6 мин.
Максат: әсәр белән танышу, аңлау
|
Әкиятне уку,
106-108 битләр.
|
Укучылар чылбыр буенча укыйлар.
|
Коммуникатив:
конспект язу, аңлашылмаган җирләрендә туктап бер-берсенә аңлату.
|
Беренчел ныгыту
6 мин.
Максат: яңа белемнәрне биремнәрдә
куллану/тышкы сөйләмдә әйтеп күрсәтү
|
Әкиятнең кыскача эчтәлеген әйтү.
|
Төркемнәрдә фикер алышалар, һәр төркемнән 1
укучы үз сүзләре белән сөйләп карый.
|
Танып белү: белемнәрне
структуралау, ягъни өлеш - кисәкләрнең эчке төзелешен тәртипкә салу.
|
Үз-үзеңне тикшерү өчен мөстәкыйль эш. 6 мин.
Максат: үзләштерелгән белемнәр буенча нәтиҗә
ясау.
|
Сорауларга җавап бирү, 108 бит.
|
Укучылар мөстәкыйль эшлиләр.
|
Танып белү:
уй-фикерне сөйләмдә аңлап һәм ирекле
оештыру.
|
Белемнәрне системага салу.
4 мин.
Максат: алган
белемнәрне куллану һәм ныгыту.
|
-
Дәреснең темасы нинди иде?
- Сез бүгенге
дәрестә
нәрсәләр белдегез?
- Нинди нәтиҗә ясый аласыз? Әкият безне
нәрсәгә өйрәтә?
|
Укучылар төркемнәрдә, бер-берсенә тема
буенча сораулар бирәләр һәм җаваплар тыңлыйлар.
|
Регулятив: үзләштерелгән
һәм үзләштереләсе белемнәрне аера белү һәм төшенү, үзләштерелгәннең сыйфатын
һәм белү дәрәҗәсен аңлау.
|
Рефлексия
6 мин.
Максат: үз эшчәнлегеңә кире кайтып бәя бирү.
|
Үз эшеңне бәяләүгә юнәлтелгән сораулар куела.
Укытучы укучылар белән берлектә эшкә йомгак
ясый.
Өй эше бирү һәм аңлату.
106-108 нче
битләрне укырга, сорауларга җавап бирергә.
|
Һәр төркемнең эшенә һәм индивидуаль
чыгышларга, үз эшләренә укучылар бәя бирәләр, билге куялар.
|
Танып белү: эш –хәрәкәтләрнең
алымнарын һәм шартларын , эшчәнлекнең барышын һәм нәтиҗәләрен тикшереп бару
һәм бәяләү.
|
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.