Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Дошкольное образование / Другие методич. материалы / Урок для дошкольников "Табигатькә сәяхәт итү"

Урок для дошкольников "Табигатькә сәяхәт итү"

  • Дошкольное образование

Поделитесь материалом с коллегами:

Кырмыскаларны күзәтү

Максат: Кырмыскаларның яшәү рәвешләре һәм кырмыска оясының төзелеше белән таныштыру, барлык тереклек ияләренә карата мәрхәмәтлелек тәрбияләү, аларны рәнҗетмәскә кирәклеген төшендерү.

Сүзлек өстендә эшләү: кырмыска, кырмыска оясы, бөтерчек, казан.


Табышмак


Нәфис сүз

*Кырда кара казаным кайный.

* Аланда чыршы янында

Энәдән өен сала.

*Биле- билле билән ат,

Биле нечкә көрән ат,

Тауга менсә- таймас ат,

Суга төшсә батмас ат.

Бер кырмыска арып- талып

Эштән кайтып килә икән.

Нәкъ шул вакыт, җил кузгалып

Бу мескенем суга төшкән.

Чыга алмас иде, бәлки,

Күпме генә тырышса да.

Бер акыллы малай күреп,

Чыбык сузган кырмыскага.

Зыя Мансур


Дидактик уен: «Җөмләне тәмамла»

Максат: Сүзлекне баету. Балаларның тирә- юнь турында алган белемнәрен ныгыту.

Кырмыска ...(яфрак кырыенда) утыра. Бал корты...(чәчәк өстендә) очып йөри. Коңгыз...(җир астына) качты. Чебен...(ипи өстендә) утыра. Чебен... (өстәл өстеннән) бара. Күбәләк корты...(ботак буйлап) бара...һ.б.

Сораулар:

1.Ни өчен кырмысканы иң көчле диеп саныйлар?

2.Нәрсә ул кырмыска оясы?

3.Кырмыскалар ни белән тукланалар?

4.Кырмысканың дошманнары нәрсәләр?

5.Кырмыскаларның мыеклары нинди шөгыль үти?


Тасвирлау: Балалар, сез беләсезме, иң көчле нәрсә микән? Юк фил дә түгел, бегемот та түгел. Иң көчле- кырмыска. Чөнки ул үз авырлыгыннан 10 мәртәбә авыр йөк күтәрә ала. Кырмыскалар үз ояларында зур бер гаилә булып яшиләр. Бер кырмыска оясында зур бер шәһәр халкы кадәр кырмыска яши. Кырмыска гаиләсе белән әни кырмыска- падишаһ идарә итә. Ул һәр көнне 1500 данә йомырка сала. Йомыркадан личинкага, аннан курчакка, курчактан кырмыскага әйләнәләр. Барлык бөҗәкләрнеке кебек, кырмыскаларның да мыеклары бар. Алар ярдәмендә кырмыскалар ис, тәм турында белешмә алалар һәм бер- берсенә хәбәр җибәрәләр. Кырмыскалар шома, авыш урыннардан да бик иркен, егылмыйча йөриләр, чөнки аларның аякларында ике тырнаклары бар, шул тырнаклары арасында кечкенә генә мендәрчектән ябыштыргыч сыеклык аерылып чыга. Кырмыскалар агач бете (тля) белән тукланалар. Аларны шуңа күрә «Урман санитарлары» диеп атыйлар. Кырмыскаларның дошманнары да күп. Алар белән кайбер кошлар, барсук, төлке, аю һәм кыргый дуңгызлар тукланалар.


Хәрәкәтле уен «Кырмыска оясында»

Максат: Балаларда игътибарлылык, җитезлек, өлгерлек тәрбияләү.

Балалар ике төркемгә бүленәләр: «Кырмыскалар» һәм «кырмыска оясы». Кырмыска оясы: балалар кулларын тотышып түгәрәк ясыйлар. Кырмыскалар түгәрәккә керәләр. «Иртән» дигән хәбәргә балалар-«кырмыска оясы» кулларын күтәрәләр, ә «кырмыскалар» чыгып китәләр. «Кич җитте» дигән хәбәрдән соң «кырмыска оясы» әкрен генә ябыла, «Төн» хәбәренә кадәр «Кырмыскалар» өйләренә кереп калырга ашыгалар.


Бал кортын күзәтү


Максат: Балаларга бал кортларының яшәү рәвешләре, яшәү шартлары турында аңлату. Төрле бөҗәкләргә карата мәрхәмәтлелек тәрбияләү,

Сүзлек өстендә эшләү: Умарта, умарталык, умартачы, кәрәз, балавыз, ана котр, эшче кортлар, серкә.


Табышмак

Нәфис сүз

* Оча – оча арыйлар да
Бер ботакка сарыйлар.
Аннан ары хуш исле бал
Җыю ягын карыйлар.

* Или-или иләктән,

Или чыкты келәттән,

Бер битемнән суырып үпте,

Әле дә китми йөрәктән

Болыннар яшел келәм,

Келәмнән атлап киләм.

Бал тулыдыр йортлары

Безелди бал кортлары.

Чәчәккә үрелүгә

Сизде бугай уемны

-Өз-з-з-з-мә!- диеп бал корты

Чагып алды кулымны.


Сынамыш: Бал кортлары яңгыр алдыннан умарталык алдында гына очалар.

Бал котлары шомырт яки миләш тирәсендә очсалар- аяз була, карлыганга утырсалар- яңгырга.

Дидактик уен: “Безләвек”

Максат: З авазын әйткәндә сөйләм аппараты органнарын дөрес хәрәкәтләндерү күнекмәләре бирү.

Балалар ярымтүгәрәк ясап утыралар. Тәрбияче сөйли:- Балалар без хәзер җиләкле аланга “сәяхәткә” барабыз. Анда аллы- гөлле чәчәкләр, җиләкләр үсә. Бал кортлары, чебеннәр, черкиләр, шөпшәләр безелдиләр. Әйдәгез без дә аларның безелдәвен кабатлыйк: з-з-з, з-з-з, з-з-з!(...) Бал корты ничек безелди? (...) Чебеннәр ничек безелди? (...) Черкиләр ничек безелди? (Калын, уртача, нечкә итеп безелдиләр)


Сораулар:

1. Сезне бал корты чакканы бармы?

2. Сезнең бал ашаганыгыз бармы?

3. Бал кортлары кайда яшиләр?

4. Сез ничек уйлыйсыз, бал файдалымы?

5. Умарталык күргәнегез бармы?


Тасвирлау: Бал яратмаган кеше мөгаен юктыр. Бар кеше дә балның умарта ояла­рыннан алынуын беләдер, анда ба­лавыз күзәнәкләргә — кәрәзләргә бал тула. Ә балны умарта кортла­ры ташый.

Бер кечкенә умарта корты күпме бал алып кайта ала? Бер умарта оясыннан уннарча килограмм бал алалар бит! Чәчәкләрдән нектар җыеп, бер килограмм бал алу өчен, бал кортына 19 млн. чәчәккә кунып, якынча 300 мең км (Айга ка­дәр булган араның 3/4 еннән ар­тыграк) очарга кирәк. Ә берничә килограмм бал алу өчен, миллион­нарча километр җир узарга туры киләчәк.

Әлбәттә, бер корт үз гомере эчен­дә бу кадәр эшне эшли алмый. Ул нибары 30—35 көн яши. Ләкин бал кортларының тырышлыгы юкка гына әйтемгә әйләнмәгән: сәгатенә 6,5 км тизлек белән очып, бер бал корты якынча 7 мең чәчәккә куна. Аның барлык органнары чәчәк атып утыручы үсемлекләрдән нектар җыюга яраклаштырылган: серкә җыя торган махсус щеткалары да, арткы аякларындагы кәрзиннәре дә, озын борыны да, чәчәк нектарын балга әйләндерә торган бал ясау­чы бүксәләре дә, хәтта табылган баллы үсемлекләр урынын бер-берсенә хәбәр итә торган катлаулы сигналлар системасы да яраклаш­тырылган.

Умарта кортларының хез­мәте үзара төгәл бүленгән: берәү­ләре, азык табып, аны умартага алып кайта, икенчеләре ул балны кәрәзләргә тутыра, өченчеләре кә­рәзләрне чистарта, дүртенчеләре, вентилятор сыман, канатлары бе­лән кагынып, умартаны җилләтә, бишенчеләре сакта тора: умарта авызын дошманнардан саклый; алтынчылары личинкаларны ашата. Боларның барысын да эшче корт­лар башкара.

Ана корт кына берни эшләми, берөзлексез үзен тәрбияләүләрен таләп итә. Ул умартада берүзе яшь умарта кортлары чыга торган йо­мыркалар сала.

Умарта корты бирә торган иң кыйммәтле дару — аның агуы. Умарта корты каты чага, 400 корт­тан торган умарта күче һөҗүм итсә, кеше үләргә мөмкин.

Шулай да умарта агуын белеп кулланганда, ул күп төрле авыру­ны дәвалый.


Хәрәкәтле уен “Аю һәм бал кортлары”

Максат: Балаларда туры һәм төрле юнәлештә йөрү, йөгерү күнекмәләре булдыру, сигнал буенча хәрәкәт башкара белүләрен үстерү.

Уен мәйданчыгындагы комлык (гөмбә) бал кортлары өе -«умарта» итеп файдаланыла. Бу ояга «бал кортлары» - бала­лар урнаша. Аю ролен үтәүче тәрбияче агач яки куак артына яшеренә.

Бал кортлары: Бал кортлары, әйдәгез,

Бал җыярга китәбез- диләр.

Бал кортлары, бал җыяр өчен, ояларыннан чыгып, мәй­данчыкта жуылдый-жуылдый очалар. Кинәт аю килеп чыга. Ул, бер яктан икенче якка чайкала-чайкала, салмак кына адым­нар белән мәйданчыкта йөри, үзе иснәнә. Бал кортлары, аю ки­леп чыгу белән, ояларына качалар, ә аю, оя янына килеп, бал алырга тырыша. Кортлар жуылдый башлыйлар һәм аюны ча­галар (аю- тәрбияче ояга сузыла башлагач, балалар аның кулына тотынырга тырышалар). Аю, чыннан да, корт чаккан шикел­ле, тәпиләре (кулы) белән аларны куган була һәм качып китә. Кортлар яңадан бал җыярга китәләр. Уен дәвам итә.

(Бал кортлары, аю күренүгә, умарталарга очарга, ә ул киткәч, бал җыю өчен очарга тиешләр. Вакытка карап, тәрбияче уенның өлешләрен үзе көйли.)


Яңгыр суалчанын күзәтү


Максат: Балаларны бөҗәкләр белән таныштыруны дәвам итү. Яңгыр суалчанының яшәү рәвеше, башка бөҗәкләрдән аермалы яклары турында белемнәрне тирәнәйтү.

Сүзлек өстендә эшләү: умырткасыз, шуышу, кислород, компост.


Табышмак

Нәфис сүз



Туфракны да шәп эшкәртә,
Балыкларны алдый ул.
Шундый сәләте булганга,
Балыкчыдан калмый ул.

Тышта бик җылы булса да,

Тун кигәннәр чебиләр.

Яңа гына тусалар да,

Йөгерешеп йөриләр.

Эремчек, тары ярмасы,

Суалчан яраталар.

Суалчан дип ботинкамның

Бауларыннан тарталар.

Мәрзия Фәйзуллина


Сынамышлар: Суалчанны үтерсәң-корылык килер.

Суалчаннар җир өстенә чыкса- яңгырга.

Дидактик уен: ”Бер- күп”

Максат: Сүзлекне баету.

(бөҗәк исемнәрен берлек саннан күплек санга әйләндерү): суалчан- суалчаннар, үрмәкүч- үрмәкүчләр..һ. б.


Сораулар:

1.Сезнең суалчаннарны күзәткәнегез бармы?

2. Алар бер урыннан икенче урынга ничек күчәләр?

3. Аларның табигатькә файдалары бар микән?

4. Суалчаннарның дошманнары кемнәр?

5. Суалчаннар кайда кышлыйлар?


Тасвирлау: Ни аягы, ни йөзгече, ни канаты юк бу бөҗәкнең. Яңгыр суалчаннарының бердәнбер хәрәкәтләнү чарасы — шуышу, дөрес, болай «йөргәндә» тизлек зур булмый, чабарга һәм очарга мөмкинлеге булган җитез дошманнары аларны бик тиз чүпләп бетерерләр иде, шуңа күрә бу умырткасыз хайваннар түбәнгә, туфракка киткәннәр.

Җир казу эше иң авырлардан санала. Әмма яңгыр суалчаны аны шактый теләп башкара. «Иң тырыш җир сөрүчеләр» дип аларны тикмәгә генә атамаганнар. Чынлап та, суалчаннар — табигать үзе иҗат иткән туф­рак казу машинасының менә дигән үрнәге, җитмәсә, кеше уйлап тапкан теләсә нинди механизмнан да камилрәк әле... Җир өстенә казып чыгарылган суалчан шунда ук яңа­дан иске урынына кереп качарга тырыша һәм моны ул 2—3 минутта башкара да.

Яртылаш җиргә кергән суалчанны кире тартып чыга­рырга тырышып карагыз әле. Булдыра алмассыз! Урталай өзелсә өзелер, ләкин чыкмас.

Җир каты булса, суалчан аңа борауланып керә, ә туфракны үзенең эчәкләре аша уздыра, Аны хәтта коры грунт та туктата алмый, лайла белән акрынлап чылата һәм үзенә кирәк ояны ясый.

Суалчан усемлек калдыклары ашап туклана. Төннәрен ул коелган һәм чери башлаган яфракларны оясына ташый. Көне-төне, һәр сәгать, һәр минут урманда һәм кырда, бакчаларда армый-талмый суалчаннар армиясе эшләп тора, туфракны черемәгә баета, туфрак катламнарын үзара катнаштыра. Суалчаннар салган юллар — туфракта һава һәм су юл алсын өчен менә дигән трассалар. Шул ук юллар үсемлек тамырларының да эшен җиңеләйтә.

Яңгыр суалчаны — игенченең якын булышчысы икәнлеге бәхәссез фикер. Ләкин сөрү җирләрендә суалчаннар саны кими бара, аларга минераль ашламалар һәм агулы химикатлар начар тәэсир итә. Туфракны еш эшкәрткәндә дә күп суалчан һәлак була.

Суалчаннарны төрлечә һәм актив рәвештә якларга, сак­ларга кирәк. Моның өчен туфракны компост, тирес белән баету яхшы. Коелган яфракны җыеп яндырмыйча казып күмү дә шул ук максатка илтә.

Бу хайваннар ни өчен яңгыр суалчаны дип аталалар соң? Һәммәбезгә дә таныш күренеш: яңгыр аларны туф­рактан меңәрләп куып чыгара һәм... һәлакәткә китерә. Сә­бәп нәрсәдә? Бәлки, суалчаннар ояларын су басудан кур­кып өскә ыргылалардыр? Тәҗрибәләр киресен күрсәтә: сулы банкада суалчаннар айлар буе яши ала! Бәлки бу су туфрактагы һаваны кысрыклап чыгарадыр һәм суал­чаннар сулыш алырга чыгалардыр? Ләкин алар судагы кислородны бөтен гәүдә өслеге белән үзләштерә алалар, кирәк икән — берничә сәгать гомумән кислородсыз торыр­га да хәлләреннән килә. Суалчан атамасындагы «яңгыр» сүзе һаман шу­лай табышмак булып кала әле.

Корылык озакка сузылган очракта, суалчаннар күпләп һәлак булалар. Менә шуның өчен дә туфракта тиешле дымны даими рәвештә булдырып тору — үсемлекләр турында гына түгел, суалчаннар турында да кайгырту дигән сүз ул.

Яңгыр суалчанының тагын бер үзенчәлеге бар, аның, әкияттәге аждаһа кебек, кисеп ташланган баш урынына шунда ук икенчесе үсеп чыга. Туфракта яшәүче организм буларак, суалчанның күрү органнары юк. Әмма үзләре яктылыкны караңгылыктан аера алалар, һәм аларга шул җитә дә. Көчле яктылык су­алчанны куркыта, ә аз яктылык исә аны үзенә җәлеп итә. Шуңа күрә көндез алар кояштан кача, ә төнлә өскә чыга­лар.


Хәрәкәтле уен «Суалчаннар, кояш һәм яңгыр»

Максат: Балаларда игътибарлылык тәрбияләү.

Барлык балалар “суалчаннар” булалар. Тәрбияче “яңгыр” дигәч, балалар йөгереп уйнап йөриләр, “кояш” дигәч, чүгәләп утыралар, куллары белән зонтик ясыйлар.


Күбәләкләрне күзәтү


Максат: Балаларга еш очрый торган бөҗәкләрнең берсе- күбәләкләрнең яшәү рәвеше һәм тормыш шартлары белән таныштыру.

Сүзлек өстендә эшләү: Тәңкә, нектар, көя күбәләге, серкәләндерү.


Табышмак

Нәфис сүз


*Чуар йомшак күлмәге

Тотсаң уңа бизәге,

Тоттырмый, китә очып,

Я кала җирдә качып.

*Чәчәкләрдән чәчәкләргә

Көнозын оча- куна,

Нектар белән тамак ялгап

Чыклар белән юына.

Кызым, синең эшең бик күп:

Бакчага барасың да

Күбәләк куып йөрисең

Чәчәкләр арасында.

Чәчәккә кунган күбәләк

Күзен йомып утырмый,

Канат җәеп очып китә

Еласаң да тоттырмый.

Кума, кызым, күбәләкне,

Бакчабызда йөрсен ул

Кунсын йомшак чәчләреңә,

Бантик булып торсын ул.

Фатих Кәрим


Сынамыш: Төнге күбәләк өйгә керсә- салкын җил көтелә.

Дидактик уен: «Була- булмый»

Максат: Балаларда игътибарлылык тәрбияләү.

Кыз күбәләк тота; кызны күбәләк тота, күбәләк йөзеп китте, күбәләк очып китте...


Сораулар:

1.Көндезге күбәләкләр кичкә таба кая яшеренәләр?

2.Күбәләкләр һәм аларның гусеницалары кешегә нинди файда һәм зыян китерәләр?

3.Күбәләкләр бер- берсен ничек табалар?


Тасвирлау: Күбәләкләр, һичшиксез, иң матур бөҗәкләрнең берсе. Бик борынгы заманнарда аларны “чәчәкләрдән яралганнар” дип ышанганнар. Чәчәктән чәчәккә очып йөргәндә күбәләкнең аяклары һәм тәне серкәгә буяла. Димәк, ул үсемлекләрне серкәләндерүдә бик кирәкле эш башкара.

Доньяда иң зур күбәләк Бразилиядә яши.Аның гәүдә озынлыгы 9 см, очканда 2 канат очларының арасы 30 см га җитә. Алар бик югары очалар һәм аска бик сирәк төшәләр. Иң кечкенә күбәләкләр- көяләр. Аларның канатлары 3-5 мм гына җәелә.

Күбәләкләрнең канатлары тәңкәләр белән капланган. Шул тәңкәләрнең төзелеше һәм урнашуы төрле төсләр хасил булуга сәбәп. Төсләргә карап күбәләкләр үз ишләрен ерактан таный алалар.

Күбәләкнең 4 канаты бар. Һәр күбәләкнең яраткан үз чәчәге бар. Күбәләкләр чәчәк нектары белән тукланалар. Әйе алар бик матур, ләкин шуны да истән чыгармыйк: бик күп төр күбәләкләрнең гусеницалары үсемлек ашап яшиләр һәм җитлегәләр, шулай итеп кешегә күп зыян китерәләр. Галимнәр армый- талмый алма, кәбестә, уҗым күбәләге һәм башка төр зарарлы күбәләкләргә каршы өметле көрәш юлларын гел эзләп торалар.

Шулай да җәйге яшел кырларны, болыннарны аларның яме- бизәге булган күбәләкләрдән тыш күз алдына китерү дә кыен, чәчәктән чәчәккә салмак кына очып йөрүче бу бөҗәкләрне күргәч күңел үзенә бер ләззәт ала, ял итә һәм тынычлана.


Хәрәкәтле уен: Күбәләкләр”

Максат: Күмәк йөгерү кагыйдәләрен ныгыту. Балаларда җитезлек, өлгерлек тәрбияләү.

Балаларның яртысыннан бергә артыгы “күбәләкләр” булалар. Алар читтәрәк “очып” йөриләр. Балалар түгәрәккә басалар һәм түбәндәге сүзләрне әйтәләр: Әй күбәләк, дустым бул,

Гөлгә кунма, миңа кун.

Очып аргач, ял итәргә

Иң җайлысы минем кул.

Күбәләкләр “очып” килеп үзләренә пар сайлыйлар. Парсыз калган күбәләк тагын күбәләк була. Ә башка “күбәләкләр” балалар белән алмашыналар.




Автор
Дата добавления 12.11.2015
Раздел Дошкольное образование
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров156
Номер материала ДВ-148442
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх