Укытучы:
Татар теле – бай
тел. Анда бик күп сүзләр бар. Һәм алар барысы да
үзенчәлекле. кеше күбрәк сүзләр белгән саен, үзенең уен, фикерен ачыграк итеп
әйтеп бирә ала. Менә бу мәкальне барыбыз бергә укыйк әле: “Кешенең үзенә
карама, сүзенә кара”. Сез бу мәкальне ничек аңлыйсыз?
(Балаларның җаваплары
тыңлана.)
Укытучы:
Әйе, кешенең
чибәрлегенә, матур киеменә карап кына аның ниндилеген белеп булмый. Бик матур
киенеп тә, кирәксез сүзләр сөйләсә, үзен әдәпсез тотса, бездә бу кеше турында
әйбәт фикерләр калмый. Кешенең чын йөзе – сөйләмендә чагыла.
Без бүген сезнең
белән гаҗәеп бер илгә сәяхәткә китәргә җыендык. Бу илдә 39 туган яши, без
шуларның берсендә кунакта булырбыз. Ә нинди ил икәнен сез миңа үзегез әйтерсез.
39 бертуган
Яшиләр бер үк биттә.
Алардан башка белем
Алып булмый ничек тә.
Балалар:
Алфавиттагы хәрефләр.
Укытучы:
Дөрес. Ә аларның
исемнәре ничек соң? Әйдәгез искә төшерик әле.
Балалар
чыгышы: (Экранда хәрефләр һәм рәсемнәр күрсәтелеп
бара)
Бигрәк ямьле
Актаныш та,
Арча
да, Аксубай да...
Гүзәл
яклар илебездә
Бик
күп икән шулай да!
Иң
матур төш күргәндә,
Әни төшкә
кергәндә,
Тотына
кычкырырга –
Туры
килә торырга.
“Тор-тор!”
– диеп әйткәч тә –
Үпкәләмим
әтәчкә.
Безнең борынгы шәһәрләр
–
Бөек
Болгар һәм Биләр!
Заманында
алар бик зур,
Бик
гүзәл булган, диләр.
Кайткан Казан
вокзалына
Тәлгәш-тәлгәш
виноград.
-
Вагон-вагон виноградтыр,
Әйт
сүзеңне уйлабрак.
Россиядә –
россияннар,
Марста
– марсианнар.
Гербыбызда
ап-ак барс,
Без
хәзер – барсианнар!
Дамир: “Дару
эчмим,” – диеп,
Әнисен
аптырата.
Укол
кадап китәр әле
Дамирга
доктор апа.
Бездә елгыр
елгалар күп:
Агыйдел,
Зәй, Мишә, Сөн...
Барысы
да койгачтын, Идел
Киң
булмыйча нишләсен!
Әнием алды жилет
–
Шатлыгымның
чиге юк,
Караган
идем киеп –
Жилетымның
җүне юк,
Чөнки
аның нигәдер
Бер
генә дә җиңе юк.
Һәйкәл булып басып
тора
Мәйданда
Муса Җәлил.
Татарның
батырлыгына
Менә
ул кайда дәлил!
Ул безгә бик кирәк
китап,
Ул
безгә бик тә якын! –
Ул
бит Конституция,
Ул
бит безнең Төп Закон!
Колга башында –
итек!
Менәргә
ничек итеп?
Колга
төбендә басып
Торам
менә баш кашып...
Иртә кайттым бүген
дә,
Торам
ишек төбендә.
Торам
инде бик озак...
Ачылмый
гына йозак.
Кремль, Казансу,
Кабан...
Күкләргә ашкан
Казан!
Төбәлгән
карашыбыз
Гүзәл
Казанга табан!
Безнең
өйдә бөтенесе бер ләгән.
Ә
кибеттә андый ләгән меңләгән!
Тора
ерактан күренеп, тора нур чәчеп,
Авылыбыз
уртасында матур, зур мәчет!
Хуш
киләсең, гүзәл Нәүрүз! –
Язгы
яңа елыбыз.
Яңа
елда туры булсын,
Нурлы
булсын юлыбыз.
“ңат” дигән сүз булмый,
Таң
дигән сүз була,
Чөнки
ң хәрефе
Баш
хәрефсез була.
Һәркемнең
үз оясы бар! –
Безнең
дә үз оябыз.
Татарстанда
үзебезне
Бик
бәхетле тоябыз!
Иренебезне
бөреп,
Без
чәй эчәбез өреп.
Салынган чәйгә өрек, –
Авызда
тора эреп!
Песигә:
“перес!” – диюгә,
Шунда
ук читкә китә.
Күземә
карап аннары
“Пес-пес”, - дигәнне көтә.
Әтием
ясый рам,
Мин
тотышып торам.
Әйбәт
чыкты бу рам –
Күренә
бар урам.
Сабантуй
– иң әйбәт бәйрәм,
“Сабантуй”
– иң шәп гәҗит!
Дөньяда андый бәйрәмнәр,
Андый
гәҗитләр әз бит!
Уралда да, себердә
дә,
Иделдә
дә татар бар.
Мишәрләр дә, крәшеннәр дә,
Типтәрләр
дә – татарлар.
Үзләрен алар һәрвакыт
“Татарлар”,
- дип атарлар!
Салкын
чишмә ургый-ургый
Агып
ята улактан...
Моңы
китми күңелләрдән,
Җыры
китми колактан.
Тордым
да иртән иртүк
Кулыма
алдым үтүк.
Тик
үтүк шундый итеп,
Кулымны
алды өтеп.
Шундый
матур яшел төсе,
Ул
кызылы, ул агы!..
Җилферди
Казан өстендә
Безнең
дәүләт флагы!
Кычкыралар:
“Бәр! Гол! Ура!
Молодец!
О-кей!”
Дер
селкенә стадион,
Гөр
килә хоккей!
Сулап
туймаслык бездәге һава,
Бездәге һава – үзе бер дәва.
Казан циркында –
циркачлар,
Башларында
– цилиндр!
Цилиндрлары
тәгәри,
Башларына
сыймыйдыр.
Чаллыда
чаба КамАЗ,
Чаллыда
ага Кама.
Чаллы
матур, зур кала,
Безнең
Казаннан кала!
Шүрәле,
и килбәтсез,
Чалбарсыз
һәм күлмәксез.
Җәй
дә, кыш та туннан ул,
Шундый
булып туган ул.
Тугач нишләсен инде,
Шулай
яшәсен инде.
Бүген
безнең өйдә бәйрәм!
Кунакка
дәшәм сине.
Авыз
итәргә әнием
Пешергән
тәмле щине.
Карап торам мин
кызыгып:
Агулары
тымызык.
Суы
тирән, суы суык,
Үзе
тонык, үзе Ык.
Бушап калган көзге
басу –
Юк
комбайны, сабаны.
Элеваторда
– икмәге,
Ә
эскерттә – саламы.
Һава
юлы, йолдыз юлы,
Трамвай
юлы, су юлы...
Асфальттан
гына Казанга
Барам
әле бу юлы.
Атлар чаба
сабантуйда,
Кыза
гына ярыш!
Читкә
карамасын ялгыш,
Ялларына
ябыш!
Укытучы:
Молодцы, балалар! Хәрефләрне яхшы беләсез. Ә алардан
сүзләр төзи беләсезме соң?
(“Хәрефле
шакмаклар” җыры яңгырый, балалар кисмә хәрефләрдән ӘЛИФБА сүзен төзиләр.)
Укытучы: Шакмаклардан
нинди сүз төзедегез?
Балалар:
Әлифба.
Укытучы:
Әлифбаны тагын икенче төрле ничек әйтәбез? А
хәрефеннән башлап я хәрефенә кадәр?
Балалар:
Алфавит.
Укытучы:
Менә шушы шигъри юлларны ничек аңлыйсыз?
Могҗизалар
күп бу җирдә,
Һәрвакытта
уяу бул!
Могҗизаның
серен ачар
«А»
дан
«Я»га
кадәр юл.
(Балаларның
җаваплары тыңлана)
Укытучы:
Әйе, «А» дан «Я»га кадәр хәрефләрне белсәк, китаплар
укып, төпле белем алырбыз, күп нәрсәләр белербез.
Ә
хәзер җитезлеккә, зирәклеккә ярыш үткәрәбез. Менә бу биттә хәрефләр куалаш
уйнаганнар, төрле якка таралганнар. Сезгә шушы хәрефләрдән сүзләр төзергә
кирәк. Я, кем тизрәк?
(Балалар
Вәли, шәл, илә, ил, Вил, Шәвәли, иш, ишә сүзләрен төзиләр)
Укытучы:
Кем иң озын сүзне төзеде? (Шәвәли) Ул кем шигыреннән
килгән?
Балалар:
Шәүкәт Галиев.
Укытучы:
Безне бүген Шәвәли яраткан хәрефенә кунакка чакыра. Нинди хәреф икән ул? Игътибар
белән тыңлагыз:
Ике
таяк, шалаш кебек,
Аркылыга
бер тасма.
Сез
аны таныйсызмы?
Балалар:
Бу бит безнең А!
Укытучы:
Ничек уйлыйсыз, А хәрефенең үзенчәлеге нәрсәдә?
Балалар:
А – алфавит башында, үзенчәлеге шунда.
Укытучы:
Алфавит нәрсә өчен кирәк?
(Балаларның
җаваплары тыңлана)
Укытучы:
Сүзлекләрдә, энциклопедияләрдә сүзләр алфавит
тәртибендә языла. Шуңа күрә үзебезгә кирәкле сүзне табуы да җиңел. Алфавит «А»дан
башлангач, бу китаплардагы сүзләр дә «А»дан
башлана.
Шулай
итеп, без А хәрефенә кунакка барабыз. кунакка бүләксез
бармыйлар
бит. Безнең дә А хәрефенә бүләкләребез бар. Алар серле тартма эчендә. Ләкин
серле тартма ачылмый, аны ачу өчен ребусны чишәргә кирәк.
Балалар:
Бүләк.
Укытучы:
Карагыз әле, балалар, чынлап та бу серле тартмада бүләкләр ята икән. Әйдәгез
шул ребусларны чишик әле.
(Акула,
алтын, алмаз)
Хәзер инде без капканы ачып, А хәрефе янына керә алабыз. Ул үзе дә безгә бүләк
әзерләгән икән. Бу кроссвордка «А»дан
башланган сүзләр яшеренгән.
Әйдәгез
аларны табыйк:
1.
Бу сүзне бит укып була кирегә дә,
Баласы
өчен әзер тора янган утка керергә дә. (Ана)
2.
Ач, - дисәң, ачыла, яп, - дисәң, ябыла. (Авыз)
3.
Бу балыкны сыйдыра алмый аквариум,
Шуңа
күрә диңгезләрдә яшидер ул. (Акула)
4.
Җәй ае үзе, ләкин аңардан көз исе килә.
Я,
әйтеп кара, кайсыгыз белә? (Август)
5.
Менә гаҗәеп бер йорт, кешеләр бик күп анда.
Аяклары
тәгәрмәч, бензин белән туклана. (Автобус)
6.
Менә тагын бер гаҗәп: монысы пыяла йорт.
Эче
тулы су булганга, яши бит анда балык. (Аквариум)
Укытучы:
Молодцы, балалар! Сүзләрне бик дөрес җавап
бирдегез. Ә хәзер кем күпме сүз белгәнне тикшереп карыйк. А хәрефенә башланган
2 (3, 4, 5, 6, ...) хәрефле сүзләр уйлап әйтик.
(Балаларның
җаваплары тыңлана)
Укытучы:
Менә «А»дан
башланган никадәр сүз таптык. «А»дан башланган һөнәрләр дә күп. Шул турыда бер
шигырь тыңлагыз әле:
А
хәрефен алып килеп,
Утырттылар
партага.
Һәм
карарга куштылар
Алдындагы
картага.
Ә
картада елга һәм җир,
Кыр
һәм таулар күренә.
Сорадылар
«А»дан
шунда:
Нинди
һөнәр күңелеңә хуш килә?
Җиңел
түгел бу сорау,
Кирәк
яхшылап уйлау.
А бераз уйлап торды
Һәм
санарга тотынды:
Миңа
ошый агроном,
Була
алам астроном.
Адвокат
булсам да ярый,
Тик
артист кырын карый.
Архитектор
– яхшы һөнәр,
Акробат
та ярыйсы.
Һөнәрләр
күп – мин берүзем,
Кайсын
гына сайлыйсы?!.
Карагыз әле, А
хәрефенә башланган һөнәрләр нинди күп икән. Бу һөнәрләр сезгә танышмы?
1. Агроном – авыл
хуҗалыгы белгече.
2. Астроном –
йолдызларны өйрәнүче.
3. Адвокат – закон
сагында торучы, яклаучы.
4. Артист – җырчы,
биюче, театрда уйнаучы.
5. Архитектор –
төзүче.
6. Акробат –
спортчы.
Укытучы:
Күргәнегезчә, А хәрефенә сүзләр бик күп, аларны санап
бетерү мөмкин түгел. Әле В, К, Р, П хәрефләренә сүзләр тагын да күбрәк. Ә инде
Э, Ю, Я хәрефләренә сүзләр бик аз. Без сезнең белән көн саен күбрәк сүзләр
өйрәнербез, күбрәк белербез. Ә бүгенге бәйрәмдә катнашканыгыз өчен барыгызга да
рәхмәт!
Хәрефләр
серле-серле,
Хәрефләр
тылсым-тылсым.
Тылсымлы
бу хәрефләр
Һәрвакыт
юлдаш булсын!
Хәзер
инде син, дустым,
Тылсымчы
бит үзең дә.
Рәхәтләнеп укыйсың
Татарның бар сүзен дә!
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.