Инфоурок Классному руководителю Другие методич. материалыКичә "Әнием, күз нурым!"

Кичә "Әнием, күз нурым!"

Скачать материал
библиотека
материалов

Әнием, күз нурым!

А.б. Хәерле көн, кадерле кунаклар! Һәр елны ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә илебездә Әниләр көне билгеләп үтелә. Хөрмәтле әниләр, бәйрәмегез мөбәрәк булсын!

1 бала

Нигә бүген бөтен җирдә

Чәчәкләр балкый бездә,

Нигә кояш көлеп карый-

Беләбез һәммәбез дә.

2 бала

Бүген – Әниләр бәйрәме,

Бүген – җирдә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген,

Гөлләр шуңа шатлана.

3 бала

Әниләрнең бәйрәменә

Куана шулай алар.

Әинләрне котлый бүген

Җирдә барлык балалар.

А.б. Хөрмәтле әниләр! Сезне бәйрәмегез белән котлыйбыз! Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер телибез. Һәрвакыт шат, сөйкемле, бәхетле булыгыз!

4 бала

Син , әнием, минем өчен

Бу дөнҗяда бер генә

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.





5 бала

Иң кадерле кешебез син,

Сөекле әниебез.

Син булганга, без бәхетле,

Тыныч, рәхәт яшибез.

6 бала.

Әниләрне, әбиләрне,

Кадерлибез, зурлыйбыз.

Чын күңелдән һәммәгезне

Барасы бергә

Бәйрәм белән котлыйбыз!

7 бала

Күмәкләшеп барыбыз бергә,

Җырлап алыйк , әйдәле.

Котлы булсын! Гөрләп торсын

Әниләрнең бәйрәме!

Җыр: “Иң матур җыр”

А.б. Аллаһы Тәгалә хатын-кызны йомшак табигатҗле , нәфис, хисчән итеп яраткан һәм гүзәл затларга гаиләдәге иң җаваплы, иң четерекле вазифаны – бала тәрбияләүне йөкләгән. Хатын – кыз – иң элек ана һәм гаилә җылысын саклаучы.

Кадерле әниләр! Бәйрәмебез гади генә булмаячак. Без сезнең белән уеннар уйный-уйный ял итәрбез.

1 уен “Чәч үрү”

3 кыз һәм 3 әни кирәк булачак. Кем тизрәк һәм матуррак итеп чәч үрә?

Аяклар тими идәнгә Йөрәкләр җырлый берләшеп,

Дәртләнеп биегәндә. Парлашып биик, әйдә.

Яфраклар биюе”

2 уен “Парлашу уены”

Уртадагы түгәрәкк балалар, ә тышкы түгәрәккә әниләр баса. Түгәрәктә биибез. Музыка туктауга һәр кем үз әнисен табып ала һәм парлашып бии.

Чәчәк бәйләме сузсак,

Үрелеп ала алмассыз.

Җыр бәйләме бүләк итсәк,

Кабул итми калмассыз.

4 класс укучылары барлык әниләрне дә бәйрәм белән котлап “Әнием кочагы” җырын башкаралар.

3 уен “Тизәйткечләр әйтү”

3 әни чыга өйрәнә һәм әйтә.

Бию” Әниемә булышам”

4 уен “Бау+бау= баулар”

Җырлыйсы килеп кенә

Тора бүген минем дә

Көтеп алган бәйрәме

Бүген һәммәбезнең дә.

Җырлый Хисамиева Ландыш “Рәсем ясыйм”

5 уен “Мәкальне дәвам ит”

Эше барның ашы бар .

Тирләп эшләсәң, тәмләп ашарсың .

Эш беткәч, уйнарга ярый .

Тырышкан табар, ташка кадак кагар .

Хөрмәт сөйсәң, хезмәт сөй.

Биюченең итәге Биючегә сүз әйтмәгез

Бии-бии кыскара Бии бии остара.

2 кл кызлары башкаруында “Зонтиклар биюе”

6 уен “Шөреп бору” 2 әни катнаша

Без сезне бик яратабыз

Бәйрәм белән котлыйбыз.

Бүләк итеп үзегезгә

Бер матур җыр җырлыйбыз.

2 кл. “Көләсе килеп тора”

7 уен “Кем өлгер?”

Уен кечкенә шакмаклар белән уйнала. Идәнгә уенчылар саныннан бергә ким шакмаклар куела. Уенчылар шакмак тирәли әйләнеп йөриләр. Көй туктагач, һәр кеше 1 шакмак ала. Шакмаксыз калучы сорау ала.

4 класс укучылары “Вальс” бүләк итәләр.

Җырла дисәләр җырлыйбыз,

Бер дә каршы килмибез.

Карап торыгыз, әниләр,

Җырлый-җырлый яшибез.

1 класс укучылары “Һәрвакыт булсын кояш” җыры.

Бер матур чәчәк Әнием шатланды.

Мин кырда өздем. Минем бүләккә.

Бәйрәм көнендә Яратам бит мин

Әниемә бирдем. Әниемне бик тә.

Бүләкләр тапшыру.

А.Б. Бу дөньяда ничек яшәсәгездә,

Агымсудай вакыт тиз үтә.

Уфтанмаслык булсын гомер юлыгыз.

Татулыкка җирдә ни җитә.

Юлларыгызга ак бәхетләр яусын,

Кайгы-хәсрәт сезне читләп үтсен.

Таң җилләре булып битегездән,

Назлап кына, бары шатлык үпсен.

  • Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
    Пожаловаться на материал
Скачать материал
Найдите материал к любому уроку,
указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:
также Вы можете выбрать тип материала:
Краткое описание документа:

А.б. Хәерле көн, кадерле кунаклар! Һәр елны ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә илебездә Әниләр көне билгеләп үтелә. Хөрмәтле әниләр, бәйрәмегез мөбәрәк булсын!

1 бала

Нигә бүген бөтен җирдә

Чәчәкләр балкый бездә,

Нигә кояш көлеп карый-

Беләбез һәммәбез дә.

2 бала

Бүген – Әниләр бәйрәме,

Бүген – җирдә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген,

Гөлләр шуңа шатлана.

3 бала

Әниләрнең бәйрәменә

Куана шулай алар.

Әинләрне котлый бүген

Җирдә барлык  балалар.

А.б. Хөрмәтле әниләр! Сезне бәйрәмегез белән котлыйбыз! Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер телибез. Һәрвакыт шат, сөйкемле, бәхетле булыгыз!

Проверен экспертом
Общая информация
Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Курс повышения квалификации «Организация проектно-исследовательской деятельности учащихся в рамках реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Воспитание и социализация учащихся в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Управление конфликтами в образовательной организации»
Курс повышения квалификации «Психолого-педагогические аспекты инклюзивного образования в условиях реализации ФГОС»
Курс профессиональной переподготовки «Организационно-педагогическая деятельность в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Мотивация учебной деятельности в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Современный переговорный процесс в практике образовательной организации»
Курс повышения квалификации «Содержательные аспекты профессионального и личностного развития педагогических работников в рамках реализации профессионального стандарта»
Курс повышения квалификации «Психолого-педагогическая диагностика в современном образовательном процессе»
Курс повышения квалификации «Организация и проведение культурно-досуговых мероприятий в соответствии с ФГОС ДО»
Курс повышения квалификации «Организация и проведение культурно-досуговых мероприятий в соответствии с ФГОС НОО»
Курс повышения квалификации «Применение современных педагогических технологий в образовательном процессе в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Профориентация школьников: психология и выбор профессии»
Курс профессиональной переподготовки «Методическое сопровождение педагогического процесса в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Современные тенденции цифровизации образования»

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.