Инфоурок Начальные классы Другие методич. материалыКласс җитәкчесенең тәрбия планы

Класс җитәкчесенең тәрбия планы

Скачать материал

Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы «Зур Нөркәй урта гомуми белем  бирү мәктәбе» муниципаль  белем бирү бюджет учреждениесе филиалы-«Сөлек башлангыч мәктәбе»

                     

 

Килешенде:                                                                                                                                                                         Раслыйм:

Тәрбия   эшләре буенча                                                                                                                                                     Мәктәп директоры

директор  урынбасары                                                                                                                                                                                             

                                                                                                                                                                                              _________________

 ___________________                                     

 Юнысова Г. А.                                                                                                                                                                   Шайхеразиева Л.Н.                                                   

                                                                                   

 

 

 

 

 

ТӘРБИЯ ПЛАНЫ

 

 

                                            Төзеде:

                                                                                             класс җитәкчесе                                       

                                                                                                Ахметшина Ф.Ф.   

 

 

 

 

2015-2016  нчы  уку елы

АҢЛАТМА ЯЗУЫ.

 

 

       Укытучы – тәрбиячеләр, ата – аналар  алдында торган җаваплы, изге бурычларның берсе – балаларыбызны инсафлы, әдәпле, мәрхәмәтле итеп тәрбияләү.

Халкыбызның алдынгы көне, язмышы бүгенге балаларны, яшьләрне тәрбияләү белән тыгыз бәйләнгән.

Балаларның, үсмерләрнең һәм яшьләрнең үз-үзләрен тотышлары, кешеләр белән аралушыдагы кайбер тәртипсезлекләр, гомумән, әхлакый гәриплекләр һәммәбезне борчый.

Тормышта очрый орган куркыныч гамәл-вакыйгалардан, явызлыклардан гыйбрәт ала белмәгән, мондый тормыш рәвешенең әхлаксызлык сазлыгына бату икәнлеген аңламаган кеше үзен бәхетсез тормышка дучар итә, нәсел ыруын пычрата, ата – бабаларының бай рухи мирасын юкка чыгара. Бу, үз чиратында, милләтнең, халыкның, ил – җирнең тотрыклы үсешенә тискәре йогынты ясый.

Иң асыл рухи - әхлакый кыйммәтләр, дөрес яшәү кануннары ислам тәгълиматында һәм татар халкының тәрбия тәҗрибәсендә тупланаган. Шуңа күрә класстан тыш чараларда укучыларга белем һәм тәрбия бирүдә халык педагогикасы өйрәтүләрен куллану бу программада зур урын алган.

Иң беренче итеп тәрбия чаткыларын бала нәкъ менә гаилә шартларында ала. А.С. Макаренко баланың тәрбиялелек нигезләре  биш яшькә кадәр формалашып бетә дигән фикердә торган. Алай гына да түгел, ата – аананың тәэсире балага мәктәп елларында да кимеми, аның шәхес буларак формалашуына йогынты ясап тора һәм мәктәптә алып барылган тәрбия эшләре дәвамында шушы үзенчәлекне истә тотып, әлеге программа укытучы һәм ата-ананың бергәләшеп, килешеп эшләүне, тәрбия эшчәнлеген бер максатка туплауны таләп итә.

Тәрбия программасы класста уукучыларның, укытучы һәм ата-аналарның үзара ярдәмләшү, бер-берсен кайгырту, хөрмәт итү сыйфатларын үстерүгә нигезләнеп төзелде. Монда балаларның яшь үзенчәлекләре, кызыксыну һәм мавыгулары игътибарга алынды.

Тәрбия программассында укучының сәламәтлегенә һәм иҗади эшкә сәләтле шәхес булып формалашуына уңайлы шартлар тудыру исәпкә алына. Бала үз фикерен төгәл әйтә белергә, актив катнашучы һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бара белергә тиеш.Программа шушыларны исәпкә алып төрле юнәлешләргә бүленә. Тәрбия программасының максат һәм бурычларын исәпкә алып төрле кичәләр, очрашулар, әңгәмәләр үткәрү планда каралган. Шушы чаралар барысы да башлангыч сыйныф укучысының, күмәк эшләү, ярдәмләшү, хөрмәт итү, уку эшчәнлегенә уңай караш формалаштыру, ата-ананы зурлау, иҗади сәләтләрен үстерү, психологик яктан үсешен  тәэмин итә.

 

 

 

Башлангыч сыйныф укучыларының уку елы ахырына көтелгән нәтиҗәләре:

-уку  һәм дәрестән тыш эшчәнлегендә ирешелгән уңай һәм тискәре якларына үзбәя бирә белү;

- укуда яхшы нәтиҗәләргә ирешүгә омтылыш;

- һәр үткәрелгән чарада активлык һәм инициатива күрсәтү;

- иптәшләре, әти-әниләр һәм укытучы белән аңлашып хезмәттәшлек итү.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

ПРОГРАММАНЫҢ ТӨП ЮНӘЛЕШЛӘРЕ:

I.                  Гражданлык һәм патриотизм

Бу юнәлешнең төп максаты: укучыларда Туган илне ярату хисләре,  өлкәннәргә  дә,  кечкенәләргә  дә  булышучы,  туган  ягының  табигатен  һәм  мәдәниятен  уяу  саклаучы,  аның  лаеклы  гражданины  итеп  тәрбияләү.

·           Бу юнәлешнең төп эчтәлеге түбәндәгеләрдән гыйбарәт: Без яши торган җиребезнең безгә бабаларыбыздан калган амәнәт икәнлеген, шушы амәнәтне: туган җиребезне ярату, аны саклау, төзекләндерү һәм үзебездән соң килгән буынга имин хәлендә мирас итеп калдыру турында аңлату.

II. Хокук бозуларны кисәтү

      Бу юнәлешнең төп максаты: халык педагогикасы өйрәтүләренә таянып, укучыларда югары әхлаклылык ,    җәмәгать урыннарындаүз-үзеңне дөрес тоту һәм эш-хәрәкәтләренә,  тәртибенә  контрольлек итә  белү  сыйфатлары  тәрбияләү.

Бу юнәлешнең төп эчтәлеге түбәндәгеләрдән гыйбарәт: Гасыр афәте наркомания, эчкечелек, тәмәке тартуга каршы әңгәмәләр, аңлату эшләре үткәрү. Укучыларның хокук тәртибе һәм гражданлык җаваплылыгы турында юрист, прокуратура вәкилләре, балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспектор катнашуында әнгәмәләр үткәрү. Укучыларны хокук тәртибен бозган өчен җавапка тарту тәртибе белән таныштыру. Укучыларга тискәре йогынты ясаучы төрле ямьсез күренешләргә юл куймау, аларны  кисәтү.

Укучылар өчен зарарлы әхлаксызлык, тәртипсезлекләрне булдырмау максатында балаларның ялын гаилә белән бергәләп дөрес оештыру. Бу юнәлешнең эчтәлеге тәрбияне халык педагогикасы нигезендә төзүне күздә тота. Халык педагогикасы нигезендә тәрбияләү нәтиҗәсендә укучыларның мәктәп тормышы матурлана, укучылар тәрбиялерәк, шәфкатьлерәк була баралар, милли традицияләр ныгый, балалар табигатькә сак карашта булалар игенчелекне, терлекчелекне халкыбыз һөнәрләрен яраталар, үз итәләр. Халык педагогикасы үрнәгендә  тәрбияләү нәтиҗәсе укучыларның кунакчыллыгында, бер – берсенә яхшы мөгаләмәдә, зәвыклы киемдә, әти-әнигә, өлкәннәргә булган  хөрмәттә, туган илгә, халкыбызның тарихына, теленә булган мәхәбәтендә чагыла.

1.     Яхшылык, гаделлек, ярдәмчеллек турындагы хикәяләрне укып фикер алышу.

2.     Юлларда дөрес йөрү кагыйдәләренә багышланган уен-дәресләр үткәрү. “Без кечкенә пассажирлар”, “Урамда ничек йөрергә”, “Минем мәктәпкә бару юлым”, “Урамда юл йөрү билгеләре һәм күрсәткечләре”. һ. б.

3.      Әдәплелек дәресләре үткәрү. “Киемең пөхтәме?”, “Кунакка баргач”, “Тәнәфес вакытында”, “Театр яки кинода үз-үзеңне ничек тотарга” һ.б. темаларга әңгәмәләр.

4.      Тәрбияви  ситуацияләр булдыру. “Ярый һәм ярамый”, “Кирәк һәм кирәкми”, “Матур һәм ямьсез гадәтләр” уены. һ. б.

5.     Гаиләдә үзара мөнәсәбәт. “Безнең гаилә бигрәк тату”, “Ял көнне гаиләбез белән” темаларына әңгәмәләр үткәрү.

 

III.           Танып белү эшчәнлеге һәм иҗат

Бу юнәлешнең төп максаты: укучыларда татар милли  тарихына, татар теленә һәм әдәбиятына, мәдәниятенә мәхәббәт тойгысы, үз халкың белән горурлану хисләре, үз халкыңның тарихын, аның  уңай гореф-гадәтләрен, традицион өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү, башка халыкларның мәдәниятен хөрмәт итү, белем  алуга  кызыксыну, омтылыш  тәрбияләү.

Бу юнәлешнең төп эшчәнлеге  түбәндәгеләр:

·    Балаларның дикъкатен  үстерү,  хәтерен  яхшырту.

§  Игътибарлылык  тәрбияләү.

§  Логик  фикерләү  сәләтләрен  үстерү.

§  Мөстәкыйль  эшләү  күнекмәләрен  камилләштерү.

§  Иҗади  фикерләү  сәләтләрен  үстерү.

§  Үзалдыңа    куелган  максатка  омтылыш  тәрбияләү.

Укуга аңлы  караш тәрбияләү, мәктәптә, җәмәгать урыннарында үз–үзеңне әдәпле тоту кагыйдәләрен үзләштерү, татар халык җырларын, уеннарын өйрәнү. Беренче сыйныф укучысы татар халкының әдәп-әхлак нормаларын өйрәнә башлап, мәктәптә, өйдә, җәмәгать урыннарында үзен әдәпле, әхлаклы тоту күнекмәләренә ия була. Дәрес вакытында, өйдә дәрес хәзерләгәндә акыл эшчәнлеген оештырырга өйрәнә башлый. Халык җырлары, әкиятләре, табышмак, уеннар аша сөйләм, фикерләү сәләте, хәтере, игътибарлылыгы, хәрәкәт координациясе үсә.

 Икенче сыйныфта укуга аңлы караш тәрбияләү, татар–халык җырларын, биюләрен өйрәнү, башка халыкларның телләрен, гореф-гадәтдәрен хөрмәт итү. Сыйныфта, гаиләдә хезмәт вазифаларын үзләштерүӨченче сыйныфта татар халык милли бизәкләрен, киемнәрен, гореф-гадәтләрен, халкыбыз һөнәрләрен өйрәнү (чигү, бәйләү, агач белән эшләү һ.б.). халык җырларын, биюләрен өйрәнү.

 Дүртенче сыйныфта Болгар чорыннан башлап татар халкының тарихын өйрәнү, татар теленә, әдәбиятына, мәдәниятына мәхәббәт тәрбияләү.

 

 

IV.            Әти-әниләр белән эш.

Бу юнәлешнең максаты:  гаилә белән мәктәпнең үзара элемтәсен, тәрбия эшендә теләктәшлекне ныгыту.

Бу юнәлеш буенча:

1.     Ата-аналар җыелышлары, педагогик  укулар оештыру;

2.     Сыйныфта “Гаилә көне”н бәйрәм итү;

3.     Әти-әниләрне сыйныфтан тыш тәрбия эшләренә тарту;

4.     “Ачык ишекләр” көнен үткәрү.

5.      Ата-аналар белән тәрбия чаралары турында шәхси әҗгәмәләр үткәрү;

6.     “Сезнең өчен әти-әниләр” исемле бюллетень чыгару;

7.     Әти-әниләрне төрле бәйрәмнәргә, культпоходларга чакыру һәм катнаштыру.

8.     Укучыларның өйләренә йөрү;

9.     Сыйныфта “Гаилә” альбомын  төзү.

 

V. Игелекле эшләргә омтылу һәм волонтёрлык

Бу юнәлешнең максаты: балалар оешмалары аша укучыларны актив эшчәнлеккә тарту, сабырлык,  киң  күңеллелек, вөҗданлылык,  намуслылык, хаклыкны  яклау  сыйфатларын  үстерү, кешеләргә   карата    гуманлылык,  шәфкатьлелек,  игелеклелек,  миһербанлылык  мөнәсәбәтләре  тәрбияләү.

Бу юнәлеш буенча эшне  “Эзтабарлар” дигән балалар оешмасына кабул итүдән башлап җибәрергә кирәк.

2 нче сыйныф укучыларның эшчәнлеге “Минем гаилә” дип атала. Алар үзләренең гаилә традицияләрен, шәҗәрәләрен өйрәнә, буыннар бергәлеген ныгыта. Җәмәгать эшләрендә актив катнашуда тәҗрибә туплый башлый.

1 нче октябрь - Өлкәннәр көне, 27 нче ноябрь – Бөтендөнья Әниләр көне, 15 нче майда Бөтендөнья Гаилә көне бәйрәм ителә.

Өченче сыйныфта “Туган якның эзтабарлары” эшчәнлеге “Туган ягым” темасы астында үтә. Алар күмәк эшләү тәҗрибәсе туплауны дәвам итә, эштә инициатива һәм җаваплылык күрсәтә башлый. Эзтабарлар үзләренең туган як тарихын, туган як табигатенең матурлыгын өйрәнә, кешеләргә игелек эшләргә күнегә башлый.

“Үзеңнең Туган ягыңны бел һәм ярат” дигән уен – сәяхәт, 22 нче декабрьдә “Игелекле эшләр көне”, “Нардуган”, “Нәүрүз” бәйрәмнәре, 22 нче апрель - Бөтендөнья Җир шары көне билгеләп үтелә. Укучылар балалар оешмасы эшчәнлегендә аңлы рәвештә актив катнаша башлыйлар. Сыйныф җитәкчесе  Республиканың символикаларын, казанышларын пропагандалый.

 

 

VI.            Экология һәм иминлек

  Максаты: Балаларда табигатькә һәм аның байлыкарына сак караш тәрбияләү, хезмәтең  белән    гүзәллек  тудыру  күнекмәләрен   даимиләштерү, эстетик  хисләр  һәм  фикерләүләр  үстерү, матурлыкны  күрә  белү  һәм аның  белән  ләззәтләнә  белү  күнекмәләрен  үстерү.

Бу юнәлешнең эчтәлеге:

Гүзәллекне  һәм  ямьсезлекне  күрә  белергә,  югары  һәм  түбән  хисләрне,  көлкеле  һә  кайгылы  хәлләрне  аера  белү  күнекмәләрен  үстерү, табигатьне саклау һәм яшелләндерү-безнең бурычыбыз икәненә төшендерү.

1.     Китапханәдә, ашханәдә дежур тору, гөлләр үстерү вазифалалрын үтәү.

2.     “Хезмәт төбе – хөрмәт”, “Табигатьнең дусты бул!” әңгәмәләрен үткәрү.

3.     “Әтием һәм әнием хезмәте” исемле балалар рәсемнәре күргәзмәсен оештыру.

4.     “Кем булырга?”, “Бөтен эш тә яхшы” уеннарын уйнау.

5.     Укучылар түбәндәге кагыйдәләрне өйрәнәләр: “Иптәшеңә укуда һәм хезмәттә ярдәм ит!”,  “Үз сыйныфың тормышында актив катнаш!”

6.     Дәреслекләр, дәфтәрләр, көндәлекләр күргәзмәсе оештыру.

7.     “Үсемлекләрне һәм кош-кортларны сакла!” кагыйдәсен истән чыгармау.

8.     “Кошлар көне”, “Урман көне” бәйрәмнәрен үткәрү.

Газета –журнал мәкаләләре белән танышу, шигырьләр язу, рәсем конкурсларда катнашу.

 

VII.  Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше

Бу юнәлешнең төп максаты: халык өйрәтүләренә нигезләнеп, ата-аналар белән бергәләп укучыларда сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү, үз  сәламәтлекләренә  карата  игътибарлы  булырга  өйрәтү.

Бу юнәлештә укучыларны спорт түгәрәкләренә тарту, көндәлек режимны үтәү, иртәнге физзарядка, дәресләрдә, тәнәфесләрдә физкультминутлар үткәрү, “Күңелле стартлар”, “Әти, әни һәм мин – спорт гаиләсе” дигән ярышлар үткәрү, гаилә белән бергәләп балаларның ялын оештыру, экскурсия, походларга бару, дару үләннәре җыю төп эшләр булып тора.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Сентябрь

Эш юнәлеше

1нче  атна

 

2нче атна

 

3нче атна

 

4нче атна

 

1

Хокук бозуларны кисәтү

 Класс сәгате: “Тормышка юл мәктәптән башлана” Эчке тәртип кагыйдәләре һәм  № 71-ТР Законы белән танышу

 

Класс сәгате:

“Терроризмга каршы көрәш”

 

Класс сәгате:

“Мин-укучы, минем хокукларым һәм бурычларым” (конвенция белән танышу)

 

«Гадәттән тыш хәлләрдә үзеңнең иминлегеңне саклау» әңгәмә

 

2

Гражданлык һәм патриотизм

«Укучылар өчен кагыйдәләр»не искә төшерү , үзара аралашу

 

Татарстан Республикасы символикасырәсем конкурсы

 

Әңгәмә “ Антикоррупция нәрсә ул?»

 

 

3

Танып белү эшчәнлеге һәм иҗат

Дәресләрдә шөгыльләнү өчен физкульминут күнегүләре өйрәнү

 

Укучы почмагына нәрсәләр урнаштырырга кирәк.

 

Авыл китапханәсенә экскурсия.

 

Класс сәгате:

”Тапкырларга –табышмак”

 

4

Ата-аналар белән эш

Ата-аналар белән документларны барлау. Классның ата-аналар комитетын сайлау.”Балалар иминлеге -иң беренче чиратта”

 

«Көз» темасына җырлар өйрәнү

Рәсем конкурсы “Пожар куркынычсызлыгы”

 

 

______________________га

 

иләсендә булу.

 

«Алтын көз» бәйрәменә әзерләнүгә тарту

 

5

Игелекле эшләргә омтылу һәм волонтёрлык

 

 

Үзидарә эшен активлаштыру

 

Класс бүлмәсендә дежурлык оештыру, дежур укучыларның бурычларын искә төшерү

 

Класс тактаксын чиста тотарга күнектерү.

 

6

Экология һәм иминлек

Мәктәп участогы чәчәкләре белән танышу

 

Мәктәп учатогын чистарту

 

Мәктәп участогы чәчәкләре белән танышу, орлыклар җыю, сакланышка кую

 

Һава торышын күзәтү.

 

7

Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше

Балалар белән көндәлек режим төзү.  Саф һавада уеннар.

 

Сәламәтлек көне

 

Саф һавада хәрәкәтле  уеннар өй-рәнү.

 

Физзарядка ясауның әһәмияте турында әңгәмә  

 

 

Октябрь

Эш юнәлеше

1нче  атна

 

2нче атна

 

3нче атна

 

4нче атна

 

1

Хокук бозуларны кисәтү

”Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы”

 

«Дустыңа ярдәм кулы суз» операциясендә катнашу

 

Акыллы кеше нинди була һәм ничек акыллы булырга?-әңгәмә

 

Кл.сәгате:

 “Юл сабаклары”

 

2

Гражданлык һәм патриотизм

Класс сәгате:

“Көчле берне егар, белемле меңне егар”

 

 

Класс сәгате:

”Укытучым әнкәм кебек якын”

 

Класс сәгате: “Һөнәрләр күп,  кайсын сайларга?”

 

Класс сәгате:

”Игенче хезмәтенең үлчәве бармы?”

 

3

Танып белү эшчәнлеге һәм иҗат

Дәрестә укучыларның үз-үзләрен тотуларына бәя бирү

 

А.Алишның «Сертотмас үрдәк» әкиятен уку, фикер алышу

 

“Иң күп укучы ” конкурсы

 

Сыйныфта “Синең сумкаң” дигән рейд үткәрү.

 

4

Ата-аналар белән эш

«Өлкәннәр көне»нә укучыларның әбиләрен  кунакка чакыру, бәйрәм программасы әзерләү

 

«Алтын көз» бәйрәменә әти- әниләрне кунакка чакыру

 

Көзге табигатькә экскурсиягә чыгу

 

1-нче чиректә уку торышы белән таныштыру өчен ата-аналар җыелышы уздыру

 

5

Игелекле эшләргә омтылу һәм волонтёрлык

«Өлкәннәр көне»нә бүләк ясау

 

Әңгәмә «Хәтер көне»

 

Эзтабар җыены :”Без-

эзтабарлар”

 

 

6

Экология һәм иминлек

Бүлмә гөлләрен тәрбияләү.

 

 

«Сөмбелә » бәйрәмен үткәрү

Рәсем конкурсы «Туган якта көз»

 

Көзге каникул вакытында урамда, өйдә иминлек  саклау куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аңлату

 

7

Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше

Рәсем конкурсы ”Я выбираю спорт”,

 

 

 

Саф һавада уйнау өчен хәрәкәтле уеннар өйрәнү («Капкалы», «Өченче – артык һ.б.»)

 

Көзге яңгырлы һавада киенү турында сөйләшү

 

 

 

 

 

Ноябрь

Эш юнәлеше

1нче  атна

 

2нче атна

 

3нче атна

 

4нче атна

 

 

Хокук бозуларны кисәтү

Класс сәгате:

“Юл сабаклары”

 

Класс сәгате: “Ата-ананы тыңлаган -адәм                                                                                                                                                                                   булган, тыңламаган-әрәм булган”

 

Әңгәмә «Ашханәдә ашаганда үз-үзеңне тота беләсеңме?»

 

 

2

Гражданлык һәм патриотизм

6 ноябрь – Татарстан Җөмһүрияте Конституциясе көне.4 ноябрь – Милли бердәмлек һәм килешү көне.- әңгәмә

 

“Я рисую страну” рәсем конкурсы

 

Казан  шәһәренең истәлекле урыннары турында әңгәмә

 

Әңгәмә «Мәскәү – Рәсәйнең башкаласы»

 

3

Танып белү эшчәнлеге һәм иҗат

“Русский медвежонок”конкурсында катнашу.

 

Әниләр турында хикәяләр, шигырьләр уку

 

Класс сәгате:  “Тылсымлы сүзләр”

 

“Әнием-кадерлем” темасына инша конкурсы.

 

4

Ата-аналар белән эш

Ата-аналар комитеты утырышы.“Безнең гаилә” темасына анкеталар

 

 

Рәсем конкурсы «Әнием – минем иң якыным»

 

Иншалардан, рәсемнәрдән кургәзмә, концерт

 

«Әниләр көне»н уздыру.

 

5

Игелекле эшләргә омтылу һәм волонтёрлык

«Әниләр көне»нә бүләк ясау

 

Рәсем конкурсы «Әнием – минем иң якыным»

 

“Әниләр бәйрәме”нә хәзерләнүне дәвам итү

 

Клас сәгате: “Әнием-кадерлем”

 

6

Экология һәм иминлек

 

Казан  шәһәренең истәлекле урыннары турында әңгәмә

 

Кышлаучы кошларга җимлекләр ясау

 

 

7

Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше

Күңелле стартлар

 

Әңгәмә «Күзләрегезне саклагыз»

 

Дәресләрдә физкультминутка, күз гимнастикалары уздыру

 

“Сәламәт һәм тату гаилә”конкурсы

 

 

 

 

 

 

Декабрь

 

Эш юнәлеше

1нче  атна

 

2нче атна

 

3нче атна

 

4нче атна

 

1

Хокук бозуларны кисәтү

Тыйнаклык турында мәкальләр өйрәнү

 

Класс сәгате: “Наркомания-ак үлем”

 

Әңгәмә «Транспортта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре»

 

Каникул чорына куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлату

 

2

Гражданлык һәм патриотизм

12 нче декабрь – Россия Конституциясе көне (Россия дәүләт символлары: герб, флаг, гимн турында әңгәмәләр)

 

Рәсем конкурсы «Татарстан – минем республикам»

 

Татарстан, Рәсәй гербы, флагы белән танышу, әңгәмә

 

Класс сәгате: “Нәрсә ул яхшы, нәрсә ул начар”

 

3

Танып белү эшчәнлеге һәм иҗат

Укуда авырлык кичерүче укучыларга ярдәм.

 

“Без әкият яратабыз”

 

Класс сәгате:

“Транспорт чараларын беләсеңме?”

 

Бәйрәмгә концерт номерлары хәзерләү

 

4

Ата-аналар белән эш

Яңа ел бәйрәменүткәрүбуенчаата-аналар комитеты утырышы

 

Яңа елга маскалар, костюмнар әзерләү

 

Яңа ел бәйрәменә әзерлеккә әти-әниләрне тарту

 

Яңа ел бәйрәмен үткәрүгә әти-әниләрне тарту

 

5

Игелекле эшләргә омтылу һәм волонтёрлык

Яңа ел газетасы чыгару

 

Гаилә членнарына котлап открыткалар ясау

 

Яңа ел бәйрәменә классны бизәү. Кыш бабай мастерскоеның эшен оештыру.

 

«Ак бәхетләр белән кил, Яңа ел!» - Яна ел бәйрәме уздыру

 

6

Экология һәм иминлек

Класс сәгате: “Ут дус та, дошман да”

 

Кошларга җим салу.

 

“Матурлык тирә юньдә” кар фигуралары ясау.

 

 

7

Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше

“Һәр җир карланган, сулар бозланган...”

Табигатькә экскурсия

 

«Эх, күңелле ял итәбез!»- таудан чана, чаңгы шуу

 

Әңгәмә «Өшүдән саклану чаралары»

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Январь

 

Эш юнәлеше

1нче  атна

 

2нче атна

 

3нче атна

 

4нче атна

 

1

Хокук бозуларны кисәтү

 

укучыларның үзидарә вазыйфаларын алмашу

 

“Яхшы сүз-җан азыгы” әңгәмә

 

Әңгәмә «Җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту»

 

2

Гражданлык һәм патриотизм

 

 

Әңгәмә «Туган илгә, Ватанга мәхәббәт нәрсәдән башлана?»

 

“Тыныч түгел җирдә тормышлар” дөнья хәлләрен күзәтү

 

Инша конкурсында катнашу “Мин – Россия гражданины”

 

3

Танып белү эшчәнлеге һәм иҗат

Әдәби китаплар уку

 

Төрле фәнни олимпиадаларга катнашу

 

“Яраткан фәнем” анкета

 

“Сихри матурлык” рәсем конкурсы

 

4

Ата-аналар белән эш

Каникулны күңелле үткәрүгә әти-әниләрне тарту

 

 

Әти-әниләр белән чаңгыда шуу

 

Дистанцион олимпиада һәм конкурсларда катнашу

 

5

Игелекле эшләргә омтылу һәм волонтёрлык

Каникулда әти-әнигә ярдәм итү

 

Балалар бакчасына кулдан уенчыклар ясап бүләк итү

 

 

Тыл ветераны

 

әбинең хәлен белергә бару

 

6

Экология һәм иминлек

Кошларга җим салу.

 

“Эт кешенең дусты” әңгәмә

 

Сыйныф бүлмәсендәге гөлләрне тәрбияләү

 

 

7

Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше

Кышкы уеннар уйнау

 

 

Класс сәгате “Йомшак су, йөгерек су...”

 

 

Класс сәгате “Дөрес туклану серләре”

20

Класс сәгате “Тәмәкенең зарары”

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Февраль

 

Эш юнәлеше

1нче  атна

 

2нче атна

 

3нче атна

 

4нче атна

 

1

Хокук бозуларны кисәтү

Әңгәмә “Кешене нәрсә бизи?”

 

71 законның үтәлешен тикшерү

 

Кунакта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре

 

 

2

Гражданлык һәм патриотизм

Класс сәгате “Балыкка-су, кошка-һава, кешегә-туган ил кирәк”

 

Класс сәгате “Батырларны барлар чак”

 

“Әти дә солдат булган” әңгәмә

 

Класс сәгате “Авылым тарихы”

 

3

Танып белү эшчәнлеге һәм иҗат

Сәләтле укучылар белән эш

 

Батырлык турында шигырь өйрәнү

 

Әлифба бәйрәме

 

Китапханәгә экскурсия

 

4

Ата-аналар белән эш

Әлифба бәйрәменә әзерлек

 

 

 

гаиләсендә булу.

 

Батырлар үрнәгендә тәрбиялик

 

Әтиләр бәйрәме.

 

5

Игелекле эшләргә омтылу һәм волонтёрлык

Әтиләргә бүләк ясау

 

“Яхшы сүз җан азыгы”әңгәмә

 

Класс сәгате “Игелек эшләү кыенмы?”

 

Ир туганнарны, бабайларны бәйрәм белән котлау.

 

6

Экология һәм иминлек

Кышкы урманга сәяхәт

 

Экологик викторина

 

Кошларга ярдәм

 

Табигать почмагын тулыландыру.

 

7

Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше

“Алфавитлы витаминнар” әңгәмә

 

Хәрәкәтле уеннар өйрәнү

 

Маршка атлап йөрү

 

Тауга чана шуарга бару.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Март

 

Эш юнәлеше

1нче  атна

 

2нче атна

 

3нче атна

 

4нче атна

 

1

Хокук бозуларны кисәтү

 

“Мин тәртипле булсам-әни бәхетле” әңгәмә

 

Класс сәгате “Тылсымлы сүзләр”

 

“Буш вакытта нәрсә белән шөгыльләнергә?”

 

2

Гражданлык һәм патриотизм

Класс сәгате “Җиде буын бабаңны бел”

 

 

Класс сәгате “Авылымның күркәм кешеләре”

 

Дөнья яңалыкларын күзәтеп бару.

 

3

Танып белү эшчәнлеге һәм иҗат

Класс сәгате “әнием-алтын бөртегем”

 

Әниләргә багышлап шигырьләр, хикәяләр язу

 

Уку нәтиҗәләре турында сөйләшү

 

Газета- журналларга күзәтү

 

4

Ата-аналар белән эш

Әниләр бәйрәменә әзерлек

 

 

Әниләр бәйрәме үткәрү

 

Ачык ишекләр көне

 

Ата-аналар җыелышы №4

“Гаиләдә өлкәннәр үрнәге”

 

5

Игелекле эшләргә омтылу һәм волонтёрлык

Әбиләргә котлау открыткасы ясау

 

Тыл ветераны

 

 

бәйрәм белән котлау

 

 

Йомшак укучыларга үзара ярдәм оештыру

 

6

Экология һәм иминлек

Кошларга ярдәм итик

 

Язгы тал ботаклары җыю һәм күзәтү

 

Кош оялары ясау

 

“Язгы боздан саклан” әңгәмә

 

7

Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше

Саф һавада уеннар

 

“Хәрәкәттә-бәрәкәт” әңгәмә

 

Иртәнге зарядка күнегүләре өйрәнү

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Апрель

 

 

Эш юнәлеше

1нче  атна

 

2нче атна

 

3нче атна

 

4нче атна

 

1

Хокук бозуларны кисәтү

 

 

Класс сәгате “Аралашу әдәбе”

 

 

2

Гражданлык һәм патриотизм

Класс сәгате “Син мәрхәмәтлеме?”

 

 

 

Класс сәгате “Минем яраткан әби-бабаем”

 

3

Танып белү эшчәнлеге һәм иҗат

Тукай шигырьләрен өйрәнү

 

Класс сәгате “Тукай сөйләп торган тел”

 

“Исәнме яз!” рәсем конкурсы

 

“Чиста дәфтәрләр” конкурсы

 

4

Ата-аналар белән эш

 

 

гаиләсендә булу.

 

“Тукай халык улы” кичә

 

Балаларны китап укуга кызыксындыру

 

Анкета

 

5

Игелекле эшләргә омтылу һәм волонтёрлык

 

 

“Яхшылык эшләү җиңелме?” әңгәмә

 

Чәчәк үсентеләре утырту.

 

Класста дежурлыкны оештыру

 

6

Экология һәм иминлек

“Кызыл китап ни сөйли?” әңгәмә

 

Бүлмә гөлләрен карап үстерү

 

Кошлар көне

 

Мәктәп яны территориясен чистарту

 

7

Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше

“Син пөхтә киенәсеңме?” әңгәмә

 

Саф һавада хәрәкәтле уеннар

 

Күзләрне саклау” әңгәмә

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Май

 

Эш юнәлеше

1нче  атна

 

2нче атна

 

3нче атна

 

4нче атна

 

1

Хокук бозуларны кисәтү

 

“Тыйнакның кулы эшләр” әңгәмә

 

 

Җәйге чорга куркынычсызлык кагыйдәләре

 

2

Гражданлык һәм патриотизм

Класс сәгате

“ Кирәкми безгә сугыш”

 

Митингта катнашу

 

 

 

3

Танып белү эшчәнлеге һәм иҗат

9 май открыткасы ясау

 

“Нинди китаплар укырга?”

 

“Исәнме, җәй” рәсем конкурсы

 

Класс сәгате “Әйт әле, күбәләк”

 

4

Ата-аналар белән эш

Венок ясау

 

 

Ишек алдын яшелләндерү эшенә тарту

 

Ата-аналар җыелышы №5

“Бала тормышында уен” чыгыш

Еллык уку нәтиҗәләре

 

Мәктәп сабантуе үткәрү

 

5

Игелекле эшләргә омтылу һәм волонтёрлык

Һәйкәл янын чистарту

 

Тыл ветераннарын бәйрәм белән котлау

 

Ишек алдын яшелләндерү

 

Җидегән чишмәгә экскурсия

 

6

Экология һәм иминлек

Бакчага чәчәкләр утырту

 

Класс сәгате “Кошлар безнең дусларыбыз”

 

Мәктәп территориясен чистарту

 

Табигатькә экскурсия

 

7

Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше

Саф һавада хәрәкәтле уеннар

 

Кросска әзерлек

 

Класс сәгате “Табигый витаминнар”

 

Күңелле стартлар уены

 

 

 

 

 

 

Программаны төзүдә кулланылган методик әдәбият:

1.     Казыйханов В.С. “Әхлак дәресләре” Казан. “Матбугат йорты” нәшрияты, 2004 ел

2.     Низамов А.М. “Милли мәктәп. Тәрбия нигезләре” Казан , ”Мәгариф” нәшрияты, 2005 ел .

3.     Хуҗиәхмәтов Ә.Н. “Мәгърифәт йолдызлыгы” Казан , ”Мәгариф” нәшрияты, 2002 ел .

4.     Хуҗиәхмәтов Ә.Н. “Тәрбия теориясе һәм методикасы” Казан , ”Мәгариф” нәшрияты, 2006 ел .

5.     И.Г.Вахрушева, Л.Ф.Блинова “Путь к успеху”. Пособие по работе с родителями для педагогов общеобразовательных школ. Казань, 2008 г. РИЦ “Парус”

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                          Класс җитәкчесенең циклограммасы:

Көн саен:

-дәрес калдыруның сәбәбен ачыклау

-укучының туклануын тәэмин итү

-класс бүлмәсендә деңурлыкны оештыру

-һәр укучы белән аерым эшләү

 

 Атна саен:

-укучының көндәлеген тикшерү

-план буенча тәрбия чаралары уздыру

-ата-аналар белән эшне дәвам итү

 

Ай саен

-ата аналарны баланың уку нәтиҗәләре белән таныштыру

-дәресләргә ата-аналарны чакыру

 

Чирек саен

-чирек билгеләрен чыгару

-ата-аналар җыелышы уздыру

-узган чиреккә йомгак ясау, алдагы чиреккә тәрбия чараларын билгеләү

-куркынычсызлык кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрү

 

Ел саен

-укучының шәхси эш папкасын тутыру

-алдагы уку елына тәрбия планы төзү

-укучылар турында мәгълүматны барлау

  

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Сыйныф сәгатьләренең темалары

Ай исеме

Төп тема

Максат һәм бурычлар

вакыты

Класс сәг. темалары

Үткәрү формасы

Сентябрь

“Дөнья яктыра көн белән, адәм яктыра белем белән”

Укучыларны мәктәп тормышы, көнкүреше белән таныштыру. Укучыларның хокуклары һәм бурычлары  турында аңлату. Укуга кызыксыну уяту. Белем һәм күнекмәләре буенча башкалар белән ярышырлык шәхес формалаштыру.

4.09

 

 

“Тормышка юл мәктәптән башлана.”Эчке тәртип кагыйдәләре һәм  №

71-ТР Законы белән танышу

әңгәмә

 

11.09

 “Терроризмга каршы көрәш”

әңгәмә

18.09

 

 “Мин-укучы, минем хокукларым һәм бурычларым” (конвенция белән танышу)

әңгәмә , презентация

25.09

”Тапкырларга –табышмак”

КВН

2.10

“Көчле берне егар, белемле меңне егар”

әңгәмә,

Октябрь

“Эше барның ашы бар

Укучыларга һөнәрләрнең төрлелеген, аларның барысының да кеше тормышында бик әһәмиятле икәнен аңларга булышу. Хезмәт кешесенә хөрмәт, икмәккә сак караш тәрбияләү. Сөйләм үстерү өстендә эшләү.

9.10

 

”Укытучым әнкәм кебек якын”

 укытучылар көненә бала-лар иртәсе

16.10

“Һөнәрләр күп,  кайсын сайларга?”

әңгәмә

23.10

”Игенче хезмәтенең үлчәве бармы?”

әңгәмә

экскурсия

30.10

 “Юл сабаклары”

әңгәмә

презентация

Ноябрь

“Олыларны хөрмәт ит, кечеләргә шәфкать ит

Балаларда әниләрне, туганнарны, кешеләр не ярату, хөрмәт итү хисе, әхлаклылык сыйфатлары тәрби я ләү. Сыйныфташлары арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнашуга ирешү

13.11

“Ата-ананы тыңлаган -адәм                                                                                                                                                                                   булган, тыңламаган-әрәм булган

әңгәмә

 

20.11

 

 “Тылсымлы сүзләр

 

уен-ярыш

 

27.11

Әнием-кадерлем

балалар иртәсе

Декабрь

“Иминлегең үз кулыңда”

Укучыларны юл йөрү кагыйдәләре белән таныштыру, урамда үзеңне әдәпле тоту нормалары турында аңлату. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үзләштерү. Төрле ситуацияләрдә  югалып калмаска өйрәтү. 

04.12

“Ут дус та, дошман да”

 әңгәмә

11.12

“Наркомания-ак үлем”

әңгәмә

презентация

18.12

“Транспорт чараларын беләсеңме?

 уен-ярыш

 

25.12

“Нәрсә ул яхшы, нәрсә ул начар”

әңгәмә

Гыйнвар

“Саулык-зур байлык”

Укучыларда көндәлек режимны төгәл үтәү, дөрес туклану, сәламәт тормыш рәвеше, сәламәтлекне саклау һәм ныгыту күнекмәләре булдыруга ирешү. Спорт белән шөгыльләнүнең  сәламәтлек өчен мөһим чара булуын аңлау.

15.01

Йомшак су, йөгерек су...

әңгәмә

22.01

“Дөрес туклану серләре”

сюжетлы-рольле  уен

29.01

 “Тәмәкенең зарары”

Әңгәмә

Февраль

“Туган җирдәй җир булмас, туган илдәй ил булмас

Укучыларда туган илгә, туган җиргә мәхәббәт хисе уяту. Сугыш ветеранна рына, үз әтиләренә карата ихтирам хисе тәрбияләү. Укучылар ны ТР һәм РФ дәүләт символлары, аерым лылык билгеләре белән таныштыру. Шул символларга карата ихтирамлы мөнәсәбәт, толе рантлык, гражданлык һәм патриотизм хисләре тәрбияләү.

 

05.02

 

 “Балыкка- су, кошка-һава, кешегә туган ил кирәк

әңгәмә

12.02

 

Батырларны барлар чак

Җәлилчеләргә багыш ланган кичә, викторина

19.02

 

“Игелек эшләү кыенмы?”

әңгәмә, шефлык итү

26.02

“Авылым тарихы”

мәктәп музеена экскурсия

Март

“Нәрсә ул- яхшы, нәрсә ул- начар?

Укучыларда  кеше леклелек, шәфкать лелек, миһербанлы лык, яхшыны яманнан аера белү сыйфат лары тәрбияләү. Тирә-  юньдәге кешеләрне һәм үз-үзеңне хөрмәтләргә өйрәтү.

04.03

“Җиде буын бабаңны бел!”

әңгәмә

11.03

“Әнием - алтын бөртегем”

әниләр кичә се

18.03

“Тылсымлы сүзләр”

Уен-дәрес

25.03

“Авылымның күркәм кешеләре”

әңгәмә

8.03

“Син мәрхәмәтлеме?”

әңгәмә

Апрель

“Иң татлы тел- туган тел, анам сөйләп торган тел

Укучыларны татар халкының рухи мәдәнияте, тарихы белән таныштыру. Туган телебезгә, милли гореф-гадәт ләребезгә карата ихтирам хисе тәрбияләү.

15.04

“Тукай сөйләп торган тел...”

әңгәмә , викторина

22.04

 “Аралашу әдәбе

балалар иртәсе

29.04

“Минем яраткан әби-бабаем”

әңгәмә 

Май

“Без-табигать дуслары”

Укучыларда туган як табигатен ярату хисе, аны сакларга омты лыш, экологик куль тура тәрбияләү. Укучыларга кошлар, бөҗәкләр, хайван нарның безнең яклауга мохтаҗ икәнен аңларга ярдәм итү.

06.05

 

“Кирәкми безгә сугыш!”

әңгәмә

монтаж әзерләү

13.05

 

“Кошлар- безнең дусларыбыз”

әңгәмә

20.05

“Табигый витаминнар”

әңгәмә,

27.05

 

 

 

 

Әйт әле, күбәләк”.Йомгаклау.

экскурсия,

сюжетлы -рольле уен

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Класс җитәкчесенең тәрбия планы"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Портной

Получите профессию

Фитнес-тренер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 665 124 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 29.01.2016 3338
    • DOCX 62.5 кбайт
    • 34 скачивания
    • Рейтинг: 5 из 5
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Ахметшина Фарида Фоатовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Ахметшина Фарида Фоатовна
    Ахметшина Фарида Фоатовна
    • На сайте: 8 лет и 2 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 3536
    • Всего материалов: 1

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Менеджер по туризму

Менеджер по туризму

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Специфика преподавания информатики в начальных классах с учетом ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 39 человек из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 284 человека

Курс повышения квалификации

Стратегия формирования навыков смыслового чтения у младших школьников в условиях реализации ФГОС НОО

36/72 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 140 человек из 40 регионов
  • Этот курс уже прошли 829 человек

Курс повышения квалификации

Организация системы внутришкольного контроля качества образования на уровне начального общего образования

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 44 человека из 24 регионов
  • Этот курс уже прошли 251 человек

Мини-курс

Основы программирования и мультимедиа: от структуры ПО до создания проектов

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 34 человека из 19 регионов
  • Этот курс уже прошли 15 человек

Мини-курс

Психологическая экспертиза в юридической сфере: теоретические аспекты

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Психологическое консультирование семей: от неблагополучия к гармонии

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 29 человек из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 18 человек