Внеклассное мероприятие разработала Низамова А. И.
1 сыйныфта уздырылган тәрбия сәгате.
Тема: “Ул
көннәрнең даны мәңгелек”
Максат: ”М.Рәхимов иҗаты – XX гасыр кайтавазы” Ш.Мәрҗани
исемендәге икенче татар гимназиясе музее белән балаларны таныштыру.
Музей
экспонатлары ярдәмендә балаларда патриотик хисләр, сугыш һәм тыл ветераннарына
хөрмәт тәрбияләү.
Сөйләм
телен үстерү, баету.
Материал: М.Рәхимов рәсемнәре, “Сабантуй”
газеталарыннан. “Ялкын” журналларыннан алынган материаллар. Балаларның
әби-бабалары турында истәлекләре.
-
Укучылар, кәефләрегез
яхшымы? Әйдәгез, матур итеп, бер – беребезгә елмаеп алыйк әле. Бүгенге тәрбия
сәгатебезнең уңышлы үтәчәгенә мин ышанам, балалар.
Таң җилләре
Арыш башларыннан
Чык бөртеген коеп искәндә,
Тыныч күңел белән колхозчылар
Җырлый – җырлый эшкә киткәндә,
Илебезнең армас эшчеләре
Төнге сменадан кайтканда,
Кара диңгез өстен таң нурлары
Ак яктылык белән япканда,-
Фашист пиратлары
Илебезнең
Гадел тынычлыгын боздылар;
Карак эт шикелле,
Качып – посып,
Чигебезгә борын суздылар.
-Җәйге матур төн. Сызылып кына таң атып килә. Тирә - юньдә үзәкләрне
өзәрдәй кошлар сайравы. Бу 1941 елның 22 июнь таңы. Туган илебезгә немец
илбасарлары һөҗүм иткән көн. Әлеге музей да сугыш башланган көнне истә тотып.
2006 елның
22 июнендә ачылган.
(Стенадагы сәгатьне күрсәтү).
-
Балалар, стенадагы менә
шушуы сәгатькә игътибар итегез әле. Бу сәгатьтә вакыт нәкъ скгыш башланган
мизгелдә туктап калган. Әниләренә сыенып,тәмле төшләр күреп, нәни сабыйлар
изрәп йоклыйлар... Ә шушы вакытта Германия сугыш игълан итмичә безнең илебезгә
һөҗүм итә. Сугышның беренче көненнән үк илебез халкы бердәм күтәрелеп дошманга
каршы чыга. Бу сугыш – Бөек Ватан сугышы дип атала.
-
Балалар, ә сезнең Бөек
Ватан сугышы турында ишеткәнегнз бармы? Ул озак барганмы?сез бу сугыш турында
кайдан ишеттегез? (Балаларның җаваплары тыңланыла).
-
Әйе, укучылар, бу сугыш
турында безгә дәү әниләребез, дәү әтиләребез, әти - әниләребез сөйли. Тагын без
кинофильмнар карыйбыз, китаплар укыйбыз. Менә бу М.Рәхимов музеенда да Бөек
Ватан сугышы елларына багышланган экспонатлар бар.
-
Сугыш еллары бик авыр
еллар була. Бу дүрт ел дәвамында күп шәһәрләр, авыллар, завод – фабрикалар
җимерелә, миллионлаган кешеләрнең гомерләре өзелә. Бу елларда бик күп балалар
ачлыкта яшиләр, ятим калалар.
(Балалар шигырьләр сөйлиләр).
1 укучы: Сугыш...
Шушы сүздән хәтта алмагачлар
Уйчанланып калды ул көнне
Яшь бөреләр хәтта чиркангандай,
Калтыранып куйды ул көнне.
2 укучы: Сугыш...
Моннан зуррак хәвеф, зуррак афәт
Булдымы икән җирдә тагын да
Ач балалар килә күз алдыма
Шул сүз ишетелгән чагында.
-
Хәтәр сугыш елларында
илебезне сакларга Татарстаннан 560 меңнән артык кеше күтәрелә. Укучылар, безнең
сыйныфыбызда 18, ә гимназиядә 550 бала укый. Чагыштырып карагыз әле, безнең
гимназиябездәге укучыларга караганда мең тапкыр артык күбрәк кеше фронтка китә
бит!
-
Әйдәгез, бу вакытлар
турында Азатның дәү әнисе ничек сөйләгән икән, тыңлап карыйк әле.(Җамалиев
Азатның дәү әнисенең истәлеген тыңлау).
-
Сугыш башланганда минем
дәү әниемә 16 яшь була. Әгәр инде 17 тулган булса, аны башкалар
белән фронтка җибәргән булырлар иде. Авылда барлыга 350 йорт була, шуларның
һәрберсендә өч - дүрт ир-егет яши. Аларның барысы диярлек сугышка китә, ә кире
биш кеше генә кайта. 1942 елдан дәү әнием шахтада эшли, башка кызлар белән
окоплар казый. Ул сугыш елларындагы тырыш хезмәте өчен медаль
белән бүләкләнгән.
-
Безнең солдатларыбыз
батырларча дошманга каршы торган вакытта, тылда калган әниләр, әбиләр, балалар
сугышка киткән туганнарына булышу өчен бик күп эшлиләр.
(Арсланова Алияне тыңлау)
-
Минем дәү әнием – Сәлимә тылда
эшләгән, окоп казыган, иген иккән. Ә кичләрен җылы бияләйләр, оекбашлар бәйләп,
фронтка озатканнар. Аның кечкенә энесенә дә тик ятарга вакыт булмый. Ул башка
балалар белән бергә үгез җигеп җир сукаларга булыша.
(М.Рәхимов рәсемнәрен карау. “Тыл язмышы”, “Ана улы кабере янында”).
- Без монда сугыштан улын көтүче Ана рәсемен күрәбез. Аның йөзе бик
борчулы, кайгы баскан. Ә икенче рәсемдә сугыш елларында кырларда – басуларда
эшләгән техника сүрәтләнгән. Арба, трактор, агач мичкәләр... .
-Авыр сугыш елларын шагыйрләребез шигъри юлларда, композиторларыбыз,
рәссамнарыбыз үзләренең иҗатларында чагылдырган.
- Балалар, сез бу күргәзмәдә таныш йөзләр күрмисезме?
- Әйе, Бөек Ватан сугышы геройлары Муса Җәлил, Абдулла Алиш портретлары
бар монда. Алар да сугышта булганнар, дошманнарга каршы көрәшкәннәр һәм кире
әйләнеп кайтмаганнар. Без сезнең белән аларның бик күп әсәрләрен уку
дәресләрендә өйрәнербез.
(Укучыларга А.Алишның, М.Җәлилнең китапларын күрсәтү).
-
Ә хәзер мин сезгә Муса
Җәлилнең бер шигырен укып күрсәтермен. М.Җәлил дә сугышта катнашкан, фашистлар
кулына әсирлеккә эләккән. Ул Моабит төрмәсендә утырганда да иҗат иткән, шигырьләр
язган. Аның бу шигырьләре , күп еллар узгач та, төрле юллар белән туган
илебезгә кайткан һәм “Моабит дәфтәре” дигән китап булып бастырылган. (“Төрмәдә
төш” шигырен уку).
Төштә миңа нәни кызым килде,
Чәчләремнән сыйпап тарады.
-
Ай – һай,әти, озак йөрдең,
- диеп,
Күзләремә сөеп карады.
Мин кызымны кыстым күкрәгемә,
Шатлыгымнан шашып, исереп.
Шунда сиздем нинди көчлелеген
Мәхәббәт һәм сагыш хисенең.
- Мансур ага Рәхимов Бөек Ватан сугышыннан исән – имин кайткан
әдипләребезнең дә портретларын ясаган. Алар әле сугыштан соң да күп еллар иҗат
иткәннәр (Мәхмүт Хөсәен, Мөхәммәт Садри, Зәки Нури). Мансур абый үзе дә
сугыштан исән – имин кайтып, менә шушылай күп рәсемнәр ясаган кеше. Балалар
өчен язылган китапларга рәсемнәр төшергән. Менә Нури Арсланов портреты. Ул –
сыйныфташыгыз Әкимнең әнисенең бабасы. Ул аның турында нинди истәлекләр сөйләр,
тыңлап карыйк .
(Әким бабасы турында сөйли).
-
Минем әниемнең бабасы,
Нури Газиз улы Арсланов, ике сугышта катнашкан. Акфиннарга каршы сугышта махсус
миномет батальонында хезмәт итә, ә Бөек Ватан сугышында рота командиры була.
Ржев шәһәре өчен барган көрәштә авыр яралана. Бу сугыштагы батырлыклары өчен ул
Кызыл Йолдыз ордены, “Батырлар өчен” медале белән бүләкләнә.
-
Безнең илебез ел саен 9
Майда Җиңү көнен бәйрәм итә. 1945 елның 9 нчы Май көне – ул сугыш беткән көн.
Җиңү көне. Ул җиңү көненнән соң инде 70 ел гомер үтеп бара. Шулай да без ул көнне
зурлап, күңелле итеп, сугышта катнашкан туганнарыбызны искә алып уздырабыз.
-
Әйдәгез, без дә Җиңү
бәйрәме турында шигырьләребезне сөйлик әле.
(Балалар бәйрәм турында шигырьләр сөйлиләр).
1 укучы: Бәйрәмнең тагын да
Матуры, олысы.
Кояшлы май кебек
Яктысы, җылысы.
Бабамның сугышта
Кан коеп алганы-
Зур Җиңү бәйрәме
Дигәне бар әле.
2 укучы: Өр – яңа уүлмәген
Иң матур костюмын
Кия дә бабаем
Ул көнне өстенә.
Сандыктан ала да
Күп төрле орденнар,
Медальлар тага ул
Пиджагы түшенә.
3 укучы: Кирәкми безгә сугыш!
Булмасын бер куркыныч
Булсын бөтен ил тыныч!
4 укучы: Кирәкми безгә кан кою,
Кирәкми безгә сугыш
Безнең теләк якты, матур
Тыныч хезмәт һәм тормыш.
5 укучы: Дәшәбез сезгә,өлкәннәр,
Без – дөнья балалары!
Балаларның сарылары,
Аклары, каралары.
6 укучы: Сез “чәчәкләр”, - дисез безне,
Чәчәкләр сулмасыннар.
Җир йөзендә бәхетсезләр,
Ятимнәр булмасыннар!
7 укучы: Кояшлы булырга тиеш
Безнең һәрбер иртәбез.
Без сездән Тынычлык белән
Бәхет таләп итәбез!
-
Сез якты, матур
мәктәпләрдә укысын өчен, әти - әниләрегз эшләсен өчен, барыбыз да бәхетле
яшәсен өчен, балалар елмайсын өчен, күк аяз булсын өчен җир шарында тынычлык
кирәк.
-
Әйдәгез, бүгенге
дәресебезне тынычлык турындагы җыр белән тәмамлыйк.
“Һәрвакыт булсын кояш” җыры күмәк башкарыла.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.