Инфоурок Дошкольное образование КонспектыКонспект занятия "Кояш, чык, чык...” (I кечкенәләр төркеме балалары белән эшчәнлек)

Конспект занятия "Кояш, чык, чык...” (I кечкенәләр төркеме балалары белән эшчәнлек)

Скачать материал

 

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение

 «Детский сад № 3 «Светлячок» общеразвивающего вида

г. Нурлат Республики Татарстан»

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

“Кояш, чык, чык...”

(I кечкенәләр төркеме балалары белән эшчәнлек)

 

 

 

 

 

                                                                          

 

 

                                                                                      Югары квалификацион

                                                                              категорияле тәрбияче

                                                                                    Файзутдинова Г.К.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                                                      2019 ел

 

 

   Программа бурычлары: Татар халык эндәше белән таныштыру;

сүз байлыгын арттыру, хәтерләрен үстерү.

Балаларны табигатькә якын килә, матурлыкны күрә белергә, шатланырга өйрәтү; сары төсне таный һәм әйтә белүне ныгыту; бармаклар ярдәмендә нурлар ясарга өйрәтү.

   Материал һәм җиһаз: Проектор, кояш һәм болыт макетлары, балалар фигуралары, сары төстәге краска, альбом бите, салфетка

  Алдан эшләнгән эш: “Кояш, чык!” энәшен өйрәнү.

 Сүзлек. Кояш, болыт, нур, сары.

 

Эшчәнлекнең барышы

 Балалар белән тәрәзә янында басып  язгы кояшлы көнне күзәтеп сокланабыз.

Тәрбияче. Балалар, ә сез бүген кояш белән исәнләштегезме?

Әйдәгез исәнләшик.

Балалар. Исәнме, кояш.

Тәрбияче. Менә, балалар, салкын кыш үтеп, туган ягыбызга матур язлар җитте. Күктә кояш көннән көн яктырак. Кояш яктысыннан бөтен дөньяда бәйрәм кебек. Кояш яктыртып кына калмый, әле ул җылыта да. Кулларыгызны кояшка таба сузыгыз һәм сез аның җылысын тоярсыз. Шуңа да без кояшлы көннәрне көтеп алабыз.

Әйтеп карагыз әле, язгы кояш нинди ул?

Балалар. Якты, җылы, сары. (берничә баладан әйттерү) (  Слайд 1)

Тәрбияче. Әйе, язгы кояш үзенең нурлары белән җир өстен җылыта, иркәли. Табигать уяна, яшәрә. Кояшның эше бик күп.

Иң иртә ул күренә.

Менеп китә үренә.

Сокланамын эшенә –

Нур сибә бар кешегә.

Кайвакытта кояшны болытлар каплап китәргә мөмкин.(Слайд 2)

 Шундый вакытларда болытларны куып таратыр, ә кояшны чакырыр

 өчен кешеләр эндәшләр уйлап тапканнар:

Кояш чык!

Болыт кач!

Без уйнарбыз,

Җылыткач.

Менә шулай дип кояшка эндәшкәннәр, аны чакырганнар. (Слайд 3)

(сүзләргә туры китереп кояш, болыт макетын экранда күрсәтү, эндәшне әйтү, балалардан 2-3 тапкыр кабатлату). Ә хәзер ял итеп алсак та була.

 

 

 

 

 

 

 

 

Уен “Кояшны уятыйк”

 

 

       Кояш, кояш, кояш чык!                      (сикерәләр)

       Кояш безгә бик кирәк.                       (әйләнәләр)

       Кояш чыккач үләннәр,                      (кулларын як-якка җәяләр)

       Агачлар үсә тизрәк.                           (кулларын өскә күтәрәләр)

 

 

Тәрбияче. (тактага эленгән сары түгәрәк ясалган кәгазь битенә күрсәтеп) Балалар, карагыз әле, минем кояшым да уянган. Ләкин, бөтенләй үк түгел бугай. Әйтегез әле, нәрсәләр җитми минем кояшка?

Балалар. Нурлары (берничә баладан кабатлату)

Тәрбияче. Әйе, кояшның нурлары юк. Әйдәгез, кояшка нурлар эшлибез. Кояның нурларын эшләр өчен нинди төстәге буяу кирәк?

Балалар. Сары.

Тәрбияче. Әйе, сары төстәге буяуны алабыз, шуңа бармакны манып алабыз да, менә шулай итеп (күрсәтү) түгәрәкнең як-ягына нурлар сызабыз. Менә минем кояшның нурлары булды да. Ә хәзер, сез дә үзегезнең кояшка нурлар эшләгез.

(Балаларның эшләгәнен карап, ярдәм кирәк булганнарына булышып җибәрү. Эшләп бетергәч эшләрне тактага элеп кую).

Менә нинди матур кояшлар барлыкка килде безнең. Карагыз, ничә кояш үзенең нурларын безгә җибәрде. Хәзер алар кичкә кадәр безгә яктыртып, безне җылытып торачак.

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Конспект занятия "Кояш, чык, чык...” (I кечкенәләр төркеме балалары белән эшчәнлек)" Смотреть ещё 4 800 курсов

Методические разработки к Вашему уроку:

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 806 664 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 27.09.2019 1221
    • DOCX 17.1 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Файзутдинова Гульчачак Каимовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 7 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 9056
    • Всего материалов: 12

Оформите подписку «Инфоурок премиум»

Вы сможете бесплатно проходить любые из 4800 курсов в нашем каталоге.

Перейти в каталог курсов

Мини-курс

Математические методы и принципы в решении задач

2 ч.

699 руб. 399 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 15 человек

Мини-курс

Современные логистические сервисы: ключевые компоненты

2 ч.

699 руб. 399 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Основы управления проектами

6 ч.

699 руб. 399 руб.
Подать заявку О курсе
Смотреть ещё 4 800 курсов
Подарки