Инфоурок Начальные классы КонспектыТатар теленнән ачык дәрес

Татар теленнән ачык дәрес

Скачать материал

 

Тема: Бер мәгънәле  һәм күп мәгънәле сүзләр.

Максат: 1. Укучыларны бер һәм күп мәгънәле сүзләр төшенчәсе белән таныштыру.

                2. Сүзләрнең  мәгънәләрен сүзлектә һәм текстта чагыштыру күнекмәләрен үстерү.

                 3. Аңлатмалы сүзлектән файдаланырга өйрәтү.

                  4. Татар теленә, сөйләм һәм язу  культурасына мәхәббәт тәрбияләү.

Материал һәм җиһазлар: дәфтәрләр, татар теле дәреслеге 27-32 нче битләр А.Х.Нуриева, Ч.М.Харисова  , аңлатмалы сүзлекләр, компьютер, презентация, интер.такта. 

Планлаштырылган нәтиҗәләр: укучыларның бер һәм күп мәгънәле сүзләрне билгели алулары, аңлатмалы сүзлектән файдалана белүләре.

Дәрес барышы:

1.     Оештыру өлеше.

Исәнмесез,укучылар! Хәерле көн!

Хәерле көн миңа!

Хәерле көн сиңа!

Хәерле көн сезгә!

Хәерле көн безгә!

-         Барыбызга да хәерле көннәр теләп дәресебезне башлыйбыз. Барыгыз да дәрескә әзерме?

2.     Матур язу күнегүе.

-Әйдәгез бергәләп матур язу күнегүе үткәреп алыйк әле. Бүгенге дәрестә без к һәм с хәрефләренең язылышын кабатларбыз.

- Ул хәрефләр ниниди элементлардан тора?

- Хәзер табышмаклар әйтәм, сез җавапларын табып языгыз.Ул сүзләрдә к һәм с хәрефләре очраса, ул хәрефләрне үрнәктәгечә языгыз.(слайд)

А) Кулы юк балчык ташый,

     Балтасы юк өй ясый.( карлыгач)

Б) Кечкенә генә берәү,                                                                                                    Артында озын терәү. ( саескан)

В) Колга башында йорты,

     Эчендә яши җырчы. ( сыерчык)

Г) Гөлдер-гөлдер, гөлдер бу

    Кызыл тәпи кемдер бу. (күгәрчен)

Д) Кызыл төймәсен аскан ,

    Каршыма килеп баскан. ( миләш)

Е) Койрыгы тышта, борыны эчтә,

Койрыгын борса, өйне ача. (ачкыч)

3.     Ә хәзер сүзләрнең язылышын тикшерик. (слайд)

Дәфтәрләрегезне  алыштырыгыз һәм иптәшегезнең  дәфтәрен тикшерегез.

(карлыгач, күгәрчен, саескан, сыерчык, миләш, ачкыч)

 

4.     Проблема кую.

-         Укучылар, бу сүзләр арасыннан артык сүзләрне табыгыз. (миләш, ачкыч)

-         Ни өчен артык дип уйлыйсыз?( укучылар үз фикерләрен белдерәләр)

Миләш белән ачкычның артык булуларына кәефләре киткән һәм  үзләренә дуслар эзләп киткәннәр. Алар бер күл буена килеп чыкканнар. Яр буенда 2 өй торган һәм алардан төрле сүзләр ишетелгән.

1-     Тамыр, борын, баш, ботка.

2-    Китап, яңгыр, балан, балык.

-         Миләш белән ачкыч аптырап калганнар. Кайсы өйгә керергә?

-         Ни өчен сүзләр бергә яшәмиләр?

-         Ә сез балалар бу сорауларга җавап бирә аласызмы?

-         Бүгенге дәрестә без бу сорауларга җавап табарбыз.

5.     Яңа белемнәр ачу.

Дәреслекнең  85 нче күнегүен эшлибез.

Рәсемнәрне кара. Рәсемдәге предметларның исемнәрен аңлат.

Аккош сүзе ничә мәгънә белдерде? Ә канат сүзе ничә мәгънә белдерә?

-         Бу 2 сүз турында нәрсә әйтә аласыз?

-         Канат сүзе ничә мәгънә белдерә?

-         Кайсы очракта ул туры мәгънәдә, кайсы очракта күчерелмә мәгънәдә кулланылган?

-         Аккош сүзе ничә мәгънә белдерә?

-         1 мәгънә белдерә торган сүзләр ничек атала, 2 яки күбрәк мәгънә белдерә торганнары ничек атала? Әйдәгез, хәзер нәтиҗә чыгарыйк әле.(Укучылар нәтиҗә чыгаралар).

Нәтиҗәне дөрес чыгардыкмы икән, дәреслектәгесе белән чагыштырыйк әле.46-47 битләр( Дәреслектәге нәтиҗәне укыйлар)

Сүзләр бер һәм берничә мәгънә белдерергә мөмкин. Рәсемнәрде күрсәтелгән аккош, колын, кишер сүзләре бер мәгънә генә белдерәләр. Канат сүзе берничә мәгънәдә кулланыла.

Бер мәгънә белдерә торган сүзләр бер мәгънәле сүзләр дип атала.

Берничә мәгънә белдерә торган сүзләр күп мәгънәле сүзләр дип атала.

Сүзнең күп мәгънәлелеге аңлатмалы сүзлекләрдә 1,2,3 цифрлары белән күрсәтелә.Цифрлар булмаса, сүз бер мәгънәле була.

6.     Беренчел ныгыту. Уен. (Төркемнәрдә эш)

Сүзләр бирелә, шул сүзләрне укучылар ике төркемгә – бер һәм күп мәгънәле сүзләргә  бүләргә тиеш. Һәр сүзнең мәгънәсен аңлаталар.

( Җир, күз, энә, ай, томан, ботак, агач, өстәл, алма, баш, тамчы, таш, тамыр,тел) Конэрс

1 төркемнән кем аңлата?

 2 төркемнән кем аңлата?

    Ныгыту. Шигырьдән  күп  мәгънәле сүзләрне табыгыз.

Тупыл кар очыра -

Июль ае җиткән!

Бу могҗиза- хәлгә

Карап торам читтән.

Кар оча, кар оча

Ярыша  - яраша.

Тупыл кар очыра

Тырыша тырыша.

Дөньяны тутырып

Кар оча, кар оча.

(Галимҗан Гыйльманов)

       7.Проблемага әйләнеп кайту. (слайд)

Ә хәзер укучылар, без  өйгә керә алмыйча калган сүзләргә кире әйләнеп кайтыйк әле.

-         Безнең дуслар кайсы өйгә керерләр?

-         Ни өчен сүзләр бергә яшәмиләр?  Исбатлагыз.

-         Күп мәгънәле сүзләрне дәфтәрләргә язып куегыз.

8.Белемнәрне тикшерү.  Инсайд- аусайд - секл

Эчке һәм тышкы түгәрәк ясау

1)- Бер генә мәгънәле сүзләр әйтегез(эчке түгәрәк)

- күп мәгънәле сүзләр әйтегез(тышкы түгәрәк)

2) Аңлатмалы сүзлекләрдә нәрсә күрсәтелә?

 (сүзләрнең  дөрес язылышы күрсәтелә)

3) Әни сүзе бер мәгънәлеме, күп мәгънәлеме ? (бер мәгънәле)

10.Йомгаклау.

-         Укучылар без дәрестә нинди сүзләр өйрәндек?

-         Дәрестә сезгә нәрсә  җиңел бирелде?

-         Нәрсәләр авырлык тудырды?

9. Өй эше бирү.

88 нче күнегү. Сүзләрнең төрле мәгънәләрен кулланып җөмләләр төзү.

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Татар теленнән ачык дәрес"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Овощевод

Получите профессию

Няня

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Тема: Бер мәгънәле  һәм күп мәгънәле сүзләр. Максат: 1. Укучыларны бер һәм күп мәгънәле сүзләр төшенчәсе белән таныштыру.                 2. Сүзләрнең  мәгънәләрен сүзлектә һәм текстта чагыштыру күнекмәләрен үстерү.                  3. Аңлатмалы сүзлектән файдаланырга өйрәтү.                   4. Татар теленә, сөйләм һәм язу  культурасына мәхәббәт тәрбияләү. Материал һәм җиһазлар: дәфтәрләр, татар теле дәреслеге 27-32 нче битләр А.Х.Нуриева, Ч.М.Харисова  , аңлатмалы сүзлекләр, компьютер, презентация, интер.такта. Планлаштырылган нәтиҗәләр: укучыларның бер һәм күп мәгънәле сүзләрне билгели алулары, аңлатмалы сүзлектән файдалана белүләре. Дәрес барышы: 1.    Оештыру өлеше. Исәнмесез,укучылар! Хәерле көн! Хәерле көн миңа! Хәерле көн сиңа! Хәерле көн сезгә! Хәерле көн безгә! -         Барыбызга да хәерле көннәр теләп дәресебезне башлыйбыз.Барыгыз да дәрескә әзерме? 2.    Матур язу күнегүе. -Әйдәгез бергәләп матур язу күнегүе үткәреп алыйк әле. Бүгенге дәрестә без к һәм с хәрефләренең язылышын кабатларбыз. - Ул хәрефләр ниниди элементлардан тора? - Хәзер табышмаклар әйтәм, сез җавапларын табып языгыз.Ул сүзләрдә к һәм с хәрефләре очраса, ул хәрефләрне үрнәктәгечә языгыз.(слайд) А) Кулы юк балчык ташый,      Балтасы юк өй ясый.( карлыгач) Б) Кечкенә генә берәү,Артында озын терәү. ( саескан) В) Колга башында йорты,      Эчендә яши җырчы. ( сыерчык) Г) Гөлдер-гөлдер, гөлдер бу     Кызыл тәпи кемдер бу. (күгәрчен) Д) Кызыл төймәсен аскан ,     Каршыма килеп баскан. ( миләш)

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 664 542 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 21.09.2014 1778
    • DOCX 22 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Абдуллина Рамзия Рустамовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Абдуллина Рамзия Рустамовна
    Абдуллина Рамзия Рустамовна
    • На сайте: 9 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 24065
    • Всего материалов: 14

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Фитнес-тренер

Фитнес-тренер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Теория и методика обучения информатике в начальной школе

Учитель информатики в начальной школе

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 96 человек из 34 регионов
  • Этот курс уже прошли 222 человека

Курс повышения квалификации

Психолого-педагогические аспекты развития мотивации учебной деятельности на уроках по русскому языку у младших школьников в рамках реализации ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 42 человека из 24 регионов
  • Этот курс уже прошли 484 человека

Курс повышения квалификации

Особенности развития критического мышления обучающихся в начальной школе

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 46 человек из 23 регионов
  • Этот курс уже прошли 257 человек

Мини-курс

Психологические основы профессиональной деятельности педагога-психолога

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Управление стрессом и эмоциями

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 129 человек из 42 регионов
  • Этот курс уже прошли 74 человека

Мини-курс

Инновационные технологии для бизнеса

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе