Инфоурок Начальные классы КонспектыСпорт белән дус булыйк

Бәйрәм кичәсе "Каз өмәсе" 6-7 яшь

Файл будет скачан в форматах:

  • pdf
  • docx
9152
6
16.07.2024
«Инфоурок»

Материал разработан автором:

Муслимова Гульназ Равилевна

Учитель

Бәйрәм кичәсе "Каз өмәсе" 6-7 яшь Балалар бакчасында зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән кичә үткәрү өчен сценарий.Балаларның татар халык йолалары, бәйрәмнәре турында белемнәрен баету, татар фольклоры белән таныштыру. Каз өмәсе йоласы турында әнгәмә. Элекке гореф-гадәтләрне искә төшерү. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Краткое описание методической разработки

Бәйрәм кичәсе "Каз өмәсе" 6-7 яшь

Балалар бакчасында зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән кичә үткәрү өчен сценарий.Балаларның татар халык йолалары, бәйрәмнәре турында    белемнәрен баету, татар фольклоры белән таныштыру. Каз өмәсе йоласы турында әнгәмә. Элекке гореф-гадәтләрне искә төшерү. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Развернуть описание

Спорт белән дус булыйк

Скачать материал

 

 

Спорт белән дус булыйк

(сәламәтлек театры өчен әкият-пьеса)

                

Симакова Гульнур Илдусовна Әгерҗе районы

Исәнбай гомуми  урта белем бирү мәктәбе башлангыч

сыйныфлар укытучысы 

 

Максат: 1)Республикабызда үткәреләчәк зур чара – Универсиада турында мәгълүмат бирү, әкияти элементлар аша Универсиада таныштыру

2)сәнгатьле сөйләмне үстерү,  камилләштерү;

3) спортка мәхәббәт, сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш тәрбияләү.

Җиһазлау:  укучылар тарафыннан ясалган декорация.

 

Катнашалар:  Әтәч, Тавык,  Чебиләр, Куян, Тиен, Аю, Төлке.

 

1нче күренеш.    Вакыйга авылда бара.

Таң ата. Әтәч иртән йокысыннан тора. “Кикрикү-ү-ү-үк” дип бар дөньяга сөрән сала. Аннан соң “Бер - ике”. “бер - ике” дип зарядка ясый, гер күтәрә. Шулвакыт радиодан тавыш ишетелә.

Радио “Тыңлагыз, тыңлагыз! Ишетми калмагыз! Куе урманыбыз уртасындагы түгәрәк аланда Универсиада үткәрелә. Спорт белән дус булган, сәламәт яшәү рәвеше алып баручы барлык урман һәм йорт җәнлекләрен, кошларны аланга чакырабыз!”

 

Әтәч. Тавыккаем, чык әле, дим

Бигрәк озак йоклыйсыз.

Балаларны карамыйсыз,

Ә җимне шәп чүплисез.

Әнә, ишеттеңме әле,

Универсиада була, ди.

Бар җәнлекләр, кош-кортлар

Аланга җыела, ди.

Спорт дигәндә үлеп китәм

Калалмыйм бу ярыштан.

Балаларга да бәйрәмне

Күрсәтикче берочтан.

 

Тавык. Ярар әйдә, әтәчкәем,

Барсак барыйк, булмаса.

Урманында адашмасак,

Төлке тотып бумаса.

 

Әтәч Курыкмыйм мин төлкегездән

Сезнең генә ис китә.

Һәр иртәдә гер күтәрәм,

Минем аңа көч җитә.

 

Тавык  Ә шулай да, Әтәчкәем,

Сак булу бик тә кирәк.

Өйдән чыгып киткән чакта

Куркыбрак тибә йөрәк.

 

Әтәч (җырлый)  Кайгырма әле, тавыккаем,

Бәйрәмгә бит барабыз.

Шундый зур ярыш барганда

Тимәс төлке апабыз.

Эх, барам, барам, барам,

Универсиадага барам.

Кул көрәше ярышында

Беренчелекне алам.

(Әтәч бии, аңа чебиләре белән тавык та кушыла.”Нәни чебиләр” биюе башкарыла)      

 

                               2нче күренеш

Урман.Әтәч белән тавык чебиләрен ияртеп баралар, алар  каршысына куян чыга.

 

Куян.  Бу ни гаҗәп, бу ни хәл?

Шаккаткыч бер тамаша.

Төлкенең җан дошманы

Әтәч килә , ләбаса.

Ни эш төште башыңа?

Ник килдең син урманга?

Ялгызың җырлап йөрмә ,

Юлыгырсың бурларга.

 

Әтәч җырлый. Теләсә кемнән куркырга

Мин бит син кылый түгел.

Почмакта посып ятарга

Мин куркак малай түгел.

Бар дөнья шаулый, гөр килә,

Универсиада була  дип,

Мондый кызык ярышлардан

Бер мин генә калмам бит.

 

Куян.  Ишетеп беләм, әтәчкәй,

Спорт сөясең анысы.

Урмандагы бар җәнлектә

Универсиада кайгысы.

     Кемдер гимнастика ясый,

     Ә мин үзем йөгерәм.

     Йөгерү сәламәтлеккә

     Файдалы икәнен беләм.

 

Әтәч белән куян бергәләп җырлыйлар.

 Эх, матур безнең  урман.

Бәйрәм алдыннан бигрәк.

Үпкәләр чиста булсынга

Урман һавасы кирәк

 

Җыяр урман бар дусларны

Түгәрәк аланына.

Кем сәламәт, кем җитезрәк,

Ярышлар аңа гына.

 

Куян. Әйдә барыйк, Әтәч дускай,

Бәйрәм башланыр тиздән.

Йөгерү буенча үзем

Беренчелекне бирмәм.

(китәләр, каршыларына тиен чыга)

 

Тиен .  Урманда күпме яшәп тә

Мин мондый кош күрмәдем.

Универсиадага диеп,

Чит илләрдән килгәнме?

       Куянкай, синең дусмы бу,

       Безнең телне беләме?

       Тамашачы гынамы ул,

       Ярышырга киләме?

 

Әтәч. Мин үзем оста көрәшче

Армрестлинг буенча.

Ә исәбем катнашудыр

Болай һәрбер уенга.

     Ә сине мин яхшы беләм.

     Син – сикерү остасы.

     Бергә булыйк, бердәм булыйк,

     Спорт яратыйк, кыскасы.

  

Аю чыга.  Кемнәр монда тавышлара?

Кем йокыдан уятты?

Сезнең тавыш шундый каты

Авырттырды колакны.

Тиен, сине таныйм инде,

Ә бусы нинди җанвар?

Куян белән  кая бара?

Безгә нинди йомышы бар?

 

Әтәч. Мин Әтәч булам агай,

Ә син аю түгелме?

Универсиадага барыйк,

Булыр бик тә күңелле.

 

Аю. Үзем дә шунда барырга

Әзерләнәм бик күптән.

Штанга чөям, авырмыйм дип

Бал ашыйм кичен, иртән.

 (Алар янына җырлап Төлке чыга)

 

Төлке . Кемнәр әле миннән башка

Бәйрәм ясый урманда?

Аю абзый, Куян, Тиен,

Әтәч тә бар бит монда.

 

Аю. Әтәч – Тавыкка син тимә,

Кунакка килгән алар.

Универсиадага диеп

Аланлыкка баралар.

 

Төлке. Бигрәк инде, Аю абзый,

Мин алай явыз түгел.

Әле менә зур шатлыгым

Эчемә сыймый бүген.

       Сайлап алу турын узып,

       Кайтып киләм ярыштан.

       Миннән яхшы табылмады

       Гимнастик конкурста.

 

(Музыка яңгырый, җәнлекләр һәрберсе үзе катнашачак спорт төре буенча бию хәрәкәтләре ясыйлар)

 

Аю.  В одну шеренгу становись! Равнясь! Смирно!

 

(УНИВЕРСИАДА сүзе тезелә, җәнлекләр, бөтен катнашучы биючеләр, кулларына берәр хәреф тоткан)

У. Универсиада тиздән

     Була безнең Казанда.

Н. Нык көчлеләр, сәламәтләр

     Катнашалар ди анда.

И. Илләр буйлап, дөнья буйлап,

В. Ватаныма киләләр.

Е. Еракларда

Р. Россиянең

С. Спорт сөйгәнен беләләр.

И. Илебезнең данын яклап,

А. Анда чыгыш ясарбыз.

Д.Дус, тату, бердәм булсак,

А. Алдынгылыкны яуларбыз!

 

(Бергәләп җырлыйлар)

Пәрдә.

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Спорт белән дус булыйк"
Смотреть ещё 5 819 курсов

Методические разработки к Вашему уроку:

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

«Спорт белән дус булыйк»(«Давайте дружить спортом») -разработка театра здоровья. Там домашняя птица петух, который очень любит спорт, занимается армрестлингом, слышит, что лесные животные собираются провести универсиаду. Петух тоже хочет идти туда со своей курицей, участвовать на соревнованиях и в то же время показать детишкам-цыплятам этот праздник. В лесу они встречаются с зайцем-бегуном, белкой- попрыгункой, медведем-штангистом и лисицей-гимнасткой. Когда все собираются радуются, поют о дружбе, о спорте. Всем рассказывают об универсиаде, который будет проводиться в Казани 2013 году. Пропагандируют спорт, здоровый образ жизни.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

7 317 011 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

Скачать материал
    • 24.11.2012 1229
    • DOCX 41.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Симакова Гульнур Илдусовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Симакова Гульнур Илдусовна
    Симакова Гульнур Илдусовна

    учитель начальных классов

    • На сайте: 9 лет и 10 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 7648
    • Всего материалов: 5

    Об авторе

    Категория/ученая степень: Первая категория
    Место работы: МБОУ Исенбаевская СОШ Агрызского муниципального района РТ

Оформите подписку «Инфоурок.Маркетплейс»

Вам будут доступны для скачивания все 295 331 материал из нашего маркетплейса.

Мини-курс

Особенности преподавания географии в инклюзивной образовательной среде

2 ч.

699 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Профориентация в современной школе: комплексные решения для осознанного выбора профессии

2 ч.

699 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 14 человек

Мини-курс

Дошкольное образование: интеграция семейного и институционального воспитания

2 ч.

699 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 11 человек
Смотреть ещё 5 819 курсов