Арча районы
Апаз урта гомумбелем мәктәбенең
башлангыч класслар укытучысы
Самигуллина Алсу Харисовнаның
математика атналыгы кысаларында
үткәргән кичә эшкәртмәсе.
Математик ярыш уен.
Исеме : Кем тапкыр , кем
зирәк , сынап карыйк тизрәк !
Уенда 2 команда катнаша.
1 команда
2
команда
Җитезләр
Зирәкләр
дип атала.
Һәр командага укучылар чакырыла.
1.Дильяр 1 кл
1.Эльвира 1 кл
2.Зилә 2 кл
2.Гөлчәчәк 2 кл
3.Тазиева Э . 3 кл
3.Нуриева Гөлнур 3 кл
4.Фәйзиев Раиль 3 кл 4.Закиров
Ильмир 3 кл
5.Миннебаева Э. 4 кл 5.Мазитова
Э. 4 кл
6.Ибрагимова З. 4 кл 6.Нуриева
Алисә 4 кл
Уенны башлыйбыз. Командаларга
уңышлар телибез. Сез кайсы командага булышырга телисез? Шул команда өчен
авыртып утырыгыз. Кирәк вакытта ярдәм итәрсез.
1) 30 секунд карап торып, саннарны хәтердә
калдырырга : ( рәт буенча )
7 , 5 , 9 , 6 , 1 , 4 , 8 , 10.
Яздырып алу, нәтиҗә ясала. Кем
күбрәк истә калдыра - шул җиңүче.
2) Блиц – турнир.
1 минут вакыт бирелә , сорауларга дөрес
җаваплар биргән буенча җиңүче билгеләнә.
( Һәр команда аерым уйный ) 1 команда (
беренче ) , 2 команда ( икенче )
1) Кушканда саннар ничек атала?
2) Алудан чыккан сан ничек атала?
3) Берурынлы санга берне кушкач, икеурынлы сан килеп чыккан. Берурынлы сан
нинди булган ?
4) 1 см 1 дм дан күпмегә кечкенә ?
5) Фигураның яклар озынлыгы суммасы ничек атала?
6) Нинди фигураның мәйданы буен иңенә тапкырлап табыла ?
7) Җиде дүртле ничә була ?
8) Бөтен яклары да тигез дүртпочмак ничек атала ?
9) Башы һәм ахыры булган туры ничек атала ?
10) Алу
гамәлендә алына торган сан ничек атала ?
11) Алу
гамәлендә ала торган сан ничек атала ?
12) Кушканда
чыккан җавап ничек атала ?
13) Икеурынлы
саннан унны алгач, берурынлы сан чыга . Икеурынлы сан нинди булган ?
14) 3 дистә
3 берәмлектән ничәгә зуррак ?
15) Кушу
тамгасы булган аңлатма ничек атала ?
16) Турыпочмаклыкның
буен иңенә тапкырлагач , нәрсә килеп чыга ?
17) 15
санында ничә бишле бар ?
18) 1 сан
икенчесеннән ничә тапкыр зур икәнен нинди гамәл белән табарга ?
19) Фәннәрнең
патшасы нинди фән ?
20) Иң
уңайлы тапкырлау таблицасын кем төзегән ?
-
нәтиҗә ясала.
3) Лабиринт .
Кыш бабай кайда яши? дип атала.
Командаларга бер үк төрле уеннар бирелә.
Кайсы команда Кыш бабайның өен беренче
таба - шул җиңүче. Башта дөрес эзне табыгыз һәм аннан кызыл төс белән
йөртегез.
Кайсы команда тизрәк ?
4) Саннар рәтен дәвам итәргә.
Кем күпме булдыра. Эзлеклелекне
сакларга.
1 , 2 , 4 , 8 , 16
, . . . 1 , 3
, 9 , 27 , . . .
( 32 , 64 , 128 ,
256 ) (81 , 243
, 729 , 2187 )
·
нәтиҗә ясала.
5) Шашка күчереш уены. ( 3 класс
)
Раиль Илмир
Шашкаларны капма – каршы якка
күчерергә .
6) Шырпы белән эш. Таякчыклар белән
эшләнә.
Бер зурлыктагы 5 квадрат бирелгән. Кайсы 3 таякчыкны алсаң,
шундый ук өч квадрат кала?
Җавап :
7) Әниләргә бирем.
10 таякчыктан төзелгән өй рәсеме бирелә.
2 таякчыкны гына күчереп, өйне икенче якка
әйләндереп куегыз.
а) Җавап
:
б)
16 таякчыктан 4 квадрат төзелгән , шул ук 16
таякчыктан 5 квадрат ничек төзергә ?
8) Акча санау.
Команда саен 1 бала, 1 әни чакырыла.
Акча санаган арада төрле сораулар бирелә .
Соңыннан ничә сум акча санаганы сорала.
Балаларга : Әниләргә
:
- Синең туган көнең , елың кайчан
? 1. Гаиләдә ничә бала ?
- Әниеңә ничә яшь
? 2. Иң
олысына ничә һәм иң ке-
- Тулы адресың ? һ.б. ( Гаилә темасына
) чесенең туган көне кайчан ?
3. Мәктәпне кайсы елда
тәмамладыгыз
?
9) Кәгазь кисәген уртадан үзең сыярлык итеп
кисәргә. ( Әниләргә ике командага бүлеп бирелә. )
10) Фикерләү мәсьәләләре.
Кайсы команда алдан җавап бирә, сез игътибар
белән күзәтегез. Алдан кул күтәрә.
1. Бүрәнәне 3 тигез кисәккә бүлү өчен ничә
урыннан кисәргә кирәк? ( 2 )
2 Кулларда 10 бармак . 10 кулда ничә
бармак? ( 50 )
3. 8 не 2 гә бүлгәч 0 чыккан . Ничек
эшләгәннәр? ( 0 )
0
4. Каз 4
кг 1 аякка бастырып үлчәсәң ничә кг була ? ( 4 )
5. Өстәлдә 5 шәм янып утыра . Җил белән 1 се
сүнде. Өстәлдә ничә шәм калды? ( 1 ,ә калганнары эреп бетә)
6. Яшелчә бакчасында бабай , әби , онык , эт ,
мәче һәм тычкан шалкан тарталар. Бакчада ничә кеше бар ?
7. Машинага 3 кәҗә бәтие утырган . Һәр кәҗә
бәтие 8 әр км юл үтәргә тиеш булса , машина ничә км юл үткән ?
8. Каз һәм мәче аякларының саны тигез булса,
ишегалдында ничә каз бар ?
9. Бер рәттә 8 урындык , Алия сулдан 5 нче
урынга , ә Рәйсә уңнан 5 нче урынга утырган . Алар икесе бер урынга туры
килмәгәннәрме ?
10. Җәй көне самолет Мәскәүгә 95 минут оча
,ә кыш көне 1 сәг.35 минут оча. Бу ни өчен шулай?
11. Бер кешенең дөрес сөйләми торган
гадәте булган. Сез дөрес сөйлисезме дигән сорауга ул ничек җавап бирер ?
12. Фотоальбом 20 битле. Әгәр 5 битнең
калынлыгы 1 см булса , бу альбом нинди калынлыкта булыр ?
13. Минем әтием Камил Нуретдин улы. Ә
улымны Илнар Илгизәр улы диләр . Минем исемем ничек ?
14. Алсинә үзенең энесеннән 3 тапкыр
олырак . 2 елдан соң ул үзенең энесеннән 3 тапкыр зуррак була алырмы ?
15. Камилә 3 нче катта яши . Фәнис тә шул
ук подъездда тора. Ул үзенең
квартирасына күтәрелгәндә Камиләгә караганда 2 тапкыр күбрәк баскычка
күтәрелә. Фәнис ничәнче катта яши?
16. 1 санын үз – үзенә 1000 тапкыр
тапкырласаң , нинди сан килеп чыга ?
17. Рәнис , Айнур , Рәдис шахмат
уйнадылар. Һәрберсе 2 шәр мәртәбә уйнаса, уен ничә тапкыр уйналган булыр ?
18. Туры өстендә 4 нокта билгеләделәр.
Әгәр очлары шул нокталар белән билгеләнсә , барысы ничә кисемтә килеп чыгар ?
Шушының белән уеннар тәмам.
Нәтиҗәләр ясала.
Катнашучыларга Кыш бабай котлавы.
Арча районы
Апаз урта гомумбелем мәктәбенең
башлангыч класслар укытучысы
Самигуллина Алсу Харисовнаның
математика атналыгы кысаларында
үткәргән ачык дәрес эшкәртмәсе .
24
нче декабрь, 2008 ел
Математика
4 класс
Дәрес – сәяхәт.
Те ма : Күбурынлы саннарны кушу , алу , тапкырлау ,
бүлүне ныгыту.
Хәрәкәткә
мәсьәләләр чишү.
Максат :1) Күбурынлы саннар белән мисал һәм хәрәкәткә мәсьләләр чишү.
2) Фикерләү
күнекмәләрен һәм мөстәкыйльлекләрен үстерү.
3) Ярдәмчеллек ,
кешелеклелек сыйфатларын тәрбияләү.
1.
Дәрес барышы .
1) Исәнләшү. Кар бөртеге бөтерелеп төшә.
Аңа язылган сүзләрне уку.
Исәнмесез, кадерле балалар !
Мин сезнең бәйрәмгә чакырып язган
хатыгызны алдым. Кызым белән кунакка барырга хәзерләндек. Ләкин безне кичә
урмандагы җәнлекләрнең Чыршы бәйрәменнән Дию урлап китте. Ул безне үзенең 7
кат ишекле зиннәтле сараенда тота. Юк ул безне рәнҗетми., ләкин бәйрәмгә дә
җибәрми. Безсез бәйрәмегез бик күңелсез булыр инде . Тик котылу юлы бар. Сезнең
белемнәрегез алдында дию ишекләре көчен югалта. Зинһар , ярдәм итегез!
Зур ышаныч белән Кыш
бабагыз һәм Кар кызы.
2. Балалар сез ярдәм итәргә әзерме?
Әйдәгез юлга кузгалыйк! Кышкы юлны уза бик
җиңел булмас , сезнең каршыгызга биек
таулар , тирән елгалар , зур кар көртләре ,
калын урманнар очрап торачак. Аларны үтү өчен сезгә сорауларга җавап табып
барырга кирәк!
·
1 елда ничә ай? Ничә көн ?
·
Кәбисә ел ничә көнле?
·
2008 ел нинди ел ?
·
Кыш айларын санагыз.
·
Декабрьдә
ничә көн?
·
Яңа ел кайчан башлана?
1 нче капканы үтеп тә
киткәнбез.
Алда нәрсә күренә?
Тау. Тау аша үтү өчен китаптагы №
409 биремне үтәргә кирәк. ( 81 бит )
4 укучы тактада эшли : Гумеров , Загидуллин
, Илмир , Илнар.
Гумеров Загидуллин
8571 : 3 = 2857 ( баганалап чишәргә )
6512 : 4 = 1628 ( баганалап чишәргә )
Илмир Илнар
1722 : 6 = 287 ( баганалап чишәргә )
2435 : 5 = 487 ( баганалап чишәргә )
Урыннарда 1896 : 6 = 316
-
тикшерү.
2 нче капканы да уңышлы
үттек.
Алда елга күренә . Тик бозлары
ярылган . Биремнәрен дөрес чишсәк кенә , без аның аша җиңел үтәрбез.
1) Ягы 5
см лы квадратның Р = ? һәм S = ? 2)
Мәйданы S = 12 см2 булган
( Р = 5*4 =
20 см ; S = 5*5 = 25 см2 ) турыпочмаклыкның
яклары нинди
озынлыкта булыр?
(
6 – 2 ; 3 – 4 ; 12 – 1 )
3 нче капканы да уңышлы үттек.
Алда урман күренә . Тик бездән урманга кадәр
18 км. Әгәр без сәгатенә 6 км / сәг тизлек белән хәрәкәт итсәк , ничә сәгатьтә
барып җитәрбез? 18 : 6 = 3 ( сәг )
4 нче капканы да үттек.
Ял минуты.
Ләкин урман бик калын күренә . Аны үтеп
чыгар өчен тагын бер мәсьәлә чишәргә кирәк.
№
424 ( 83 бит )
Җәяүле 1 сәг 4 км
Велосипедчы 3 тапкыр арт. ? (х)
Велосипедчы җәяүледән ничә км га артык юл
үткән ?
5 нче капкага кергәндә
2 төркемгә бүленәбез.
1 төркем
2 төркем
Малайлар Кызлар
Һәр төркемнән 1 әр укучы такта янында
тигезләмә чишә.
№
406
48 : х = 92 :46 х
: 10 = 600 + 60
48 : х =
2 х
: 10 = 660
х = 48 : 2
х = 660 * 10
х = 24
х = 6600
48 : 24 = 92 :
46 6600 : 10 =
600+60
2 = 2 660
= 660
·
тикшерү.
5 нче капканы да уңышлы
уздык.
Әйдәгез , балалар , Диюгә Яңа ел бүләге әзерләп
калдырыйк.
Кар бабай ясыйк .Ләкин аның һәр өлешен
ясаганда, мәсьәләләрне дә чишеп барыйк.
1)
Чыршыга 35 кызыл
шар
эленгән.
Алар
зәңгәрләреннән
5 кә
күбрәк.
Зәңгәрләре
ничә? ( 30 )
2)
Бәйрәм табынын 1 әби, 2 әни,
2 кыз , 1
онык хәзерли.
Барысы ничә
кеше табын хәзерли?
( 3 әү -
әби, әти , кыз )
3)
Кар кызына 16 яшь .
Ул
бабасыннан 44 яшькә кечерәк.
Кыш
бабайга ничә яшь ? ( 60 яшь )
6 нчы капканы уңышлы үттек.
Ә соңгы капканы ачу өчен мисаллар
чишәргә һәм җаваплардагы саннар астына хәрефләрне язарга кирәк булачак.
4
|
16
|
100
|
32
|
96
|
81
|
36
|
96
|
48
|
3
|
Я
|
ң
|
а
|
е
|
л
|
б
|
е
|
л
|
ә
|
н!
|
4 х 4 = 16 ( ң ) 56 : 14 = 4 ( я
) 32 х 3 = 96 ( л ) 0 + 32 = 32 ( е ) 25 х 4 = 100 ( а )
24 х 2 = 48 ( ә ) 60 : 20 = 3 ( н!
) 27 х 3 = 81 ( б ) 12 х 3 = 36 ( е )
Молодцы !
Кыш бабай белән Кар кызына юл ачтык .
Рәхмәт , балалар ! Тиздән бәйрәмебезгә килеп
җитәрләр .
Барыгызны да Яңа ел белән ! Яңа ел яңа бәхетләр
, яңа шатлыклар , сәламәтлек алып килсен.
Йомгаклау.
·
Билгеләр кую.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.