“Татар халкының милли киемнәре”
дигән темага класстан тыш чара эшкәртмәсе
/6 нчы сыйныф укучыларына/
Тема. Татар халкының милли киемнәре.
Максатлар: укучыларны татар халкы кигән милли киемнәр белән таныштыру; укучыларда
игътибарлылыкны үстерү; татар халкына ихтирам, горурлык һәм зәвык хисләре
тәрбияләү.
Җиһазлау: магнитофон, кассета (җырлардан өзекләр), китаплар күргәзмәсе, милли
кием рәсемнәре.
Кулланылган әдәбият:
1.
Завьялова
М.К. Татарский костюм: из собрания Государственного музея Республики Татарстан
– Казань: Издательство “ЗАМАН”, - 1996. – 256 с.
2.
Мәйдан. 2004. № 11. – Б.
204-205.
3.
Мухамедова Р.Г. Татарская
народная одежда. – Казань: Татарское кн. изд-во, 1997. – 224 с.
План.
1.
Кереш өлеш.
1.1.
Исәнләшү, уңай психологик
халәт тудыру.
1.2.
Чараның темасын билгеләү.
1.3.
Чараның максаты белән
таныштыру.
2.
Төп өлеш.
2.1.
Татар халкының баш
киемнәре турында сөйләү.
2.2.
Татар халкының бизәкләре.
2.3.
Татар халкының аяк
киемнәре турында сөйләү.
3.
Йомгаклау.
3.1.
Кроссворд чишү.
3.2.
Нәтиҗә ясау.
Чараның барышы.
Кереш өлеш.
Укытучы. – Саумы, кояш, саумы, көн?
Дусларым, хәерле көн!
Телим сезгә сәламәтлек,
Бәхет һәм яшәү дәртен.
Уе изге баласына
Булышыр табигать тә.
Эшкә тотыныйк, дусларым,
Хуш, хәерле сәгатьтә.
Утырыгыз. Үзебезнең чираттагы чарабызны башлыйбыз.
Бүгенге чарабызда без татар халкының матди мәдәни өлкәсенә караган мирас
турында сөйләшербез. Нинди мирас калдырды икән соң безгә ата-бабаларыбыз? Бу
мирас түбәндәге ребуста яшеренгән.
Җавап: киемнәр.
Укытучы. Димәк, укучылар, безнең ата-бабаларыбыздан матди
мәдәният өлкәсенә караган нинди мирас калган?
Укучылар. Халыкның өс киеме.
Укытучы. Бүгенге чарада без татар халкының киемнәре турында
сөйләшербез.
Төп өлеш.
Укытучы. Өс киеменең бик борынгы төрләре,әлбәттә, безгә килеп
җитмәгән. Ә инде җиткән кадәресе халкыбызның кабатланмас иҗади көчкә ия булуын
күрсәтә. Гасырлар буена халык бу эшкә үзенең кул көчен генә түгел, бәлки
матурлыкка омтылышын да салган.
Бүгенге көнгә безгә мәгълүм традицион-гадәти өс
киемнәре – эчке һәм тышкы киемнәр, баш һәм аяк киемнәре. Гадәти өс киеме шактый
тотрыклы булып, аның яңаруы – үсеше халыкның үз гореф-гадәтләренә һәм
көнкүрешенә яраклашу төсендә барган. Шуңа күрә кием кешенең тышкы кыяфәтенә
милли төс биргән. Киеменә карап аның кайсы халык яки нинди этник группа вәкиле
икәнен белергә мөмкин булган. Көндәлек һәм бәйрәм киеме, бай һәм ярлы кешенең
киеме дә бары тик тукымалары, бизәнү әйберләренең сыйфаты белән генә аерылган.
Татар халкының традицион –
гадәти өс киеме күп төрле. Һәр төр, кайбер форма үзенчәлекләренә карап,
вариантларга бүленә.
Киемдәге төсләр аерымлыгы да вариантлар биргән.
Киемнең төсе күбрәк хуҗасының яшенә бәйле булган. Ак төс – сафлык һәм картлык
билгесе, кызыл төс – яшьләргә хас. Ә хәзер мин сезгә җыр тыңлатам, ә сез анда
әйтелгән киемне игътибар белән тыңлагыз. Аннан соң миңа әйтерсез һәм шул кием
турында сөйләшербез. Җырны тыңлыйбыз.
Җыр тыңлау.
Укытучы. Укучылар, әлеге җырда нинди кием телгә алынды?
Укучылар. Кәләпүш.
Укытучы. Кәләпүш турында безгә кем сөйләп китә?
Укучы. Татар халкының баш киемнәре гаять үзенчәлекле. Борын –
борыннан ирләр өйдә түбәтәй кияргә яратканнар. Әрсезгә кия торган түбәтәйләрне
карарак төстәге тукымадан, ә бәйрәмнәрдә кияр өчен затлырак тукымалардан (ефәк,
бәрхет, парча) эшләгәннәр. Байлар, сәүдәгәрләр энҗеле яки алтын-көмеш җепләр,
укалар белән чигелгән түбәтәй киюне дәрәҗәгә санаганнар. Борынгырак заманда
түбәтәйләр бераз очлырак булса, XIX йөз ахыры – XX йөз башларында түбәтәйләр
башка ятып тора торган яссырак форма ала. Шәһәр зыялылары арасында кара
хәтфәдән эшләнгән яссы түбәле түбәтәй – кәләпүшләр тарала. Кәләпүшне бүген дә
барлык мөселман татарлары яратып кияләр. (Рәсемнәрен күрсәтү)
Укытучы. Алдагы җырны тыңлыйбыз.
Җыр тыңлау.
Укытучы. Укучылар, ә бу җырда нинди кием телгә алынды?
Укучылар. Калфак.
Укытучы. Калфак турында кем өйрәнеп килде?
Укучы. Мин калфак турында сөйлим. Татар хатын-кызларының
гадәти баш киеме бигрәк тә күп төрле һәм үзенчәлекле. Кызлар баш киеме
хатыннарныкыннан аерылган. Бала чакта кызларга ситсыдан такыя ясаганнар. XVIII
гасыр азагы – XIX гасыр башы калфаклары керә. Болар – 50-60
сантиметр озынлыктагы бәйләнгән калфаклар. Алар алтын яки көмеш чуклар, төрле
чигешләр белән бизәлгән.
XIX гасыр урталарына калфаклар кыскара. (16-20
сантиметрга кала), чуклар юкка чыга. Калфаклар нәфисләнә, алтын-көмешкә охшатып
ясалган ялтыравыклар белән бизәлә. Шушы вакыттан калфаклар кара бәрхеттән дә
тегелә башлый.
XIX гасыр азагында калфаклар бөтенләй бәләкәйләнә,
бизәнү әйберләренә әйләнә. Аны инде башка киеп булмый, ул чәчкә кадап кына
куела. (Калфак рәсемнәрен күрсәтү).
Укытучы. Алдагы җырны тыңлыйбыз.
Җыр тыңлау.
Укытучы. Укучылар, җырда нинди кием телгә алынды?
Укучылар. Яулык һәм шәл.
Укытучы. Яулык – борынгы төрки термин. Бу термин белән кечерәк
аскы баш яулыгы да һәм зур бөркәнчек кушъяулыклар да атала. XX йөз башларында
мөселман татар хатыннарының кием комплексына чуклы ефәк шәлләр керә. Каты
кырпулы калфак өстеннән бәйләнгән озын чуклы ак ефәк шәл хатыннарның милли баш
киеменә әверелә. (Яулык һәм шәл рәсемнәрен карау).
Укытучы. Хатын-кызларның киемнәре белән бизәнү әйберләре дә
тыгыз бәйләнгән. Бизәнү әйберләренең кайберләрен – алка, йөзек, беләзек,
калфак, муенсаларны көн дә кигәннәр. Ә кайберләрен – хәситә, изү, яка
чылбырларын бәйрәм көннәрендә, кунак-төшем килгәндә такканнар.
XX йөз башларында мөселман татар хатын-кызлары күбрәк
кечкенә алкалар (ай формасында, калач алка, тамчылы алка) тагарга
яратканнар.
Баш хаситәсе - ювелир осталыгы таләп итә торган зиннәтле, маңгайны
бизәүче бизәк. Ул кулланылыштан бик иртә чыккан. Аларны калфак алыштыра.
Яка чылбыры – күлмәк изүенең каптырмасы хезмәтен үтәгән.
Көмеш тәңкәле һәм көмеш челтәрле күкрәкчәләрне яман
күзләрдән саклану өчен дә кигәннәр. Шундыйларның берсе- хәситә.
Беләзек. Хатын-кызның кулында ким дигәндә ике, ягъни пар
беләзек була. Ике төр беләзекне аерып йөртәләр: беренчесе – тоташ, икенчесе –
буынлы.
Йөзекләр дә күп төрле. Мөселман хатын-кызлары бүген дә фирүзә,
якут ташлы йөзекләрне яраталар. (Рәсемнәрен күрсәтү).
Укытучы. Алда сөйләгәннәр баш киемнәренә карады. Ә хәзер татар
халкының аяк киемнәре белән танышыйк.
Укытучы. Алдагы җырны тыңлыйбыз.
Көй тыңлау.
Укытучы. Укучылар, җырда нинди кием телгә алынды?
Укучылар. Арча читекләре.
Укытучы. Читекләр турында кайсыгыз сөйли?
Укучы. Татар халкының аяк киемнәре дә күп төрле. Бигрәк тә
моны күн аяк киеменә карата әйтергә була. Аның озын һәм кыска кунычлылары яки
кунычсыз кәвеш һәм башмак рәвешендәгесе, йомшак һәм каты табанлылары һ.б. төрләре
бар.
Озын кунычлы күн аяк киеменең иң таралган төре –
читек. Читекне ирләр дә, хатын-кызлар да кигән. Ирләр читеге гадәттә кара
күннән, йомшак табанлы итеп тегелгән. Балтыры матур торсын өчен, аны чолгау
бәйләп кигәннәр. урамга чыкканда читек өстеннән күн кәвеш яки резин калуш
кигәннәр. Бу төр читекне намаз читеге дип атыйлар. Ә хатын-кызлар арасында каты
табанлы читекләр киң таралган була. Яшь хатыннар һәм буй җиткән кызлар күбрәк
биек үкчәле каюлы читекләр кияргә яратканнар.
Укытучы. Күн кәвеш дигән сүз чыкты укучылар. Татар халкы күн кәвеш-каталар да
кигән. Алар калын күннән, калын олтанлы итеп тегелгән. Аларны йомшак читек,
тула яки бәйләгән оек белән кигәннәр. Кәвеш-катаның да ике төре бар: кунычлы
һәм кунычсызлары. Татар халкы тышта йөргән аяк киеме белән өйгә кермәгән. Шуңа
күрә ишегалдына яки абзар-кура тирәсенә чыкканда җиңел киелә һәм салына
торган агач башмаклар кигәннәр. (Рәсемнәрен карау).
Йомгаклау.
Укытучы. Укучылар, ә хәзер бүген сөйләгәннәрне искә төшерер
өчен кроссворд чишеп алабыз.
1.
|
Б
|
А
|
Ш
|
М
|
А
|
К
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
2.
3.
|
Ч
|
И
|
Т
|
Е
|
К
|
|
|
|
|
|
|
|
|
А
|
Л
|
К
|
А
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
4.
|
К
|
А
|
Л
|
Ф
|
А
|
К
|
|
|
|
|
|
|
|
|
5.
|
С
|
И
|
Т
|
С
|
Ы
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
6.
|
Я
|
У
|
Л
|
Ы
|
К
|
|
|
|
|
|
7.
|
Х
|
Ә
|
С
|
И
|
Т
|
Ә
|
|
|
|
|
|
|
|
8.
|
Б
|
Е
|
Л
|
Ә
|
З
|
Е
|
К
|
|
|
|
|
|
|
|
9.
|
Т
|
А
|
М
|
Ч
|
Ы
|
Л
|
Ы
|
|
|
|
|
|
|
|
|
10.
|
Э
|
Н
|
Җ
|
Е
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
11.
|
Т
|
Ү
|
Б
|
Ә
|
Т
|
Ә
|
Й
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
12.
|
К
|
А
|
Р
|
А
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
1.
Ишегалдына яки абзар-кура
тирәсенә чыкканда татар халкы нәрсә кигән?
2.
Озын кунычлы күн аяк
киеменең иң таралган төре.
3.
Бизәнү әйберләрнең берсе.
4.
Бизәнү әйберләренә
әйләнгән кием.
5.
Бала чакта кызларга
такыяны нәрсәдән ясаганнар?
6.
Бу термин белән зур
бөркәнчек кушъяулыклар атала.
7.
Көмеш тәңкәле һәм көмеш
челтәрле күкрәкчәләрне яман күзләрдән саклану өчен дә кигән бизәк.
8.
Хатын-кызның кулында ким
дигәндә ике, ягъни пар нәрсә була?
9.
Алканың бер төре.
10.
Байлар, сәүдәгәрләр нинди
җепләр белән чигелгән түбәтәй киюне дәрәҗәгә санаганнар?
11.
Аны ирләр борын – борыннан
өйдә кияргә яратканнар.
12.
Ирләр читеге гадәттә нинди
күннән тегелгән?
Укытучы. Димәк, укучылар, кроссвордта нинди сүз килеп чыкты?
Укучылар. Милли киемнәр.
Укытучы. Укучылар нинди нәтиҗә ясарга була?
Укучы. Традицион-гадәти кием, халык мәдәниятенең
үзенчәлекле төре буларак, бүген дә безнең тормышта, бигрәк тә сәхнәдә сакланып
килә. Бу хезмәт сәхнә киемен төрләндерү өчен этәргеч булыр һәм, гомумән,
аңардан файдаланып рәссамнар, фольклор коллективлары татар киеменә яңа яшәеш
бирерләр.
Укытучы. Бүгенге кичәдән сез үзегезгә файдалы һәм кызыклы мәгълүмат
туплагансыздыр дип ышанып калам. Катнашканыгыз өчен бик зур рәхмәт. Сау
булыгыз.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.