Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015

Опубликуйте свой материал в официальном Печатном сборнике методических разработок проекта «Инфоурок»

(с присвоением ISBN)

Выберите любой материал на Вашем учительском сайте или загрузите новый

Оформите заявку на публикацию в сборник(займет не более 3 минут)

+

Получите свой экземпляр сборника и свидетельство о публикации в нем

Инфоурок / Математика / Рабочие программы / Рус мәктәбенең татар төркемендә укучы балалар өчен эш программасы( 8нче сыйныф)
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Математика

Рус мәктәбенең татар төркемендә укучы балалар өчен эш программасы( 8нче сыйныф)

библиотека
материалов


Рус мәктәбенең татар төркемендә укучы балалар өчен эш программасы( 8нче сыйныф)

Укытучы: Абитова Язилә Сәлим кызы,

Аңлатма язуы.

Татар төркеме 8нче сыйныф

Эш программасы статусы

Программа нигезенә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы”(татар балалары өчен): 1-11нче

сыйныфлар.-Казан: Мәгариф . 2010 алынды.


Эш программасының эчтәлеге.


Татар теленнән бирелергә тиешле белем күләме җәмгыятьнең иҗтимагый таләпләренә, тел гыйлеме үсешенә ,ана теленең кулланылыш функцияләренә туры китереп билгеләнә.

Бу исә яңа төзелгән программаның заман таләпләренә туры килүен сорый, ягъни аның психологик, дидактик, лингвистик һәм методик принципларга җавап бирүен таләп итә.Без бу уңайдан гамәли эштә белем бирүне камилләштерергә ярдәм итүче түбәндәге төп принципларны кулланырга тәкъдим итәбез:

-психологик принциплар:укучыга аерым якын килү, баланың яшь үзенчәлеген исәпкә алу;

-гомумдидактик принциплар: фәннилек һәм дәвамчанлык, теориянең практика белән бәйләнеше, аңлаешлылык һәм көч җитәрлек булу, күрсәтмәлелек;

-лингвистик принциплар: системалылык һәм аңа бәйле комплекслылык, функциональ-семантик, культурологик;

-методик принциплар: аралашу, сөйләм һәм тел материалын минимумлаштыру.

Укыту методы һәм алымнарына килгәндә исә, алар түбәндәгеләр:катнаш, тәрҗемә итү, таныштыру,күзәтү,әңгәмә һ. б.

8 нче сыйныфта татар теле дәресләре алдагы сыйныфларда- морфология, башлангыч сыйныфларда синтаксис буенча алган белем һәм күнекмәләрне искә төшерүдән башлана. Кабатлау, синтаксиска караган гомуми мәгълүматлар, синтаксик берәмлекләр һәм синтаксисның бүлекләре буенча төшенчә биргәндә , төп игътибар җөмлә һәм аның үзенчәлекләренә юнәлтелә. Алга таба әлеге сыйныфта гади җөмлә синтаксисы һәм пунктуациясе , аерым алганда, татар теленең гади җөмлә синтаксисын үзләштерүдә аеруча мөһим булган темалар (җөмләдә сүзләр бәйләнеше: тезүле һәм ияртүле бәйләнеш; сүзтезмәләр; җөмлә кисәкләре:баш, иярчен , модаль һәм тиңдәш кисәкләр, җөмләдә сүз тәртибе: гади җөмлә төрләре; әйтү максаты, оештыручы үзәкнең саны, тиешле җөмлә кисәгенең кулланылу- кулланылмавы ,раслау яки инкарь итү буенча төрләре; шушы темалар белән бәйле рәвештә тыныш билгеләре өйрәнелә.


Эш программасының һәм белем бирүнең максаты:

- Укучыларда лингвистик (тел) ,аралашу(коммуникатив), этнокультура өлкәсенә караган (культурологик) юнәлешләр (компетенцияләр) булдыру.


8нче сыйныфта татар теле укытуның төп бурычлары:
1. Татар телен өйрәнүгә карата башлангыч сыйныфларда нигез салынган кызыксынуны көчәйтү,үз милләтеңә ,телеңә хөрмәт белән карау,шулай ук татар теле аша башка милләт вәкилләренә, аларның рухи мирасына мәхәббәт хисе тәрбияләү.

2. Татар теленең барлык тармаклары буенча эзлекле рәвештә фәнни белем бирү.

3.Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру.

4.Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү. Көндәлек тормышта татар теле мөмкинлекләреннән тулысынча файдалана белергә өйрәтү.

5.Татар халкының милли мирасын өйрәнү, саклау, үстерүгә тарту.

VIII сыйныф (Барлыгы -102 сәгать; атнага 3 сәгать)

Тәртип

саны

Бүлекләр

Барлыгы

Сәгатьләр саны

Теманы өйрәнүгә һәм кабатлауга бирелгән сәгатьләр саны

Бәйләнешле сөйләм үстерү

1

5-7 нче сыйныфларда үткәннәрне кабатлау

9

6

3

2

Синтаксис.

а)гомуми мәгълүмат

ә)җөмләдә сүзләр бәйләнеше

б)сүзтезмә

в) җөмлә кисәкләре(гомуми мәгълүмат)

г)җөмләнең баш кисәкләре

д)иярчен кисәкләр

е) модаль кисәкләр

ж) тиңдәш кисәкләр

з)сүз тәртибе

и) гади җөмлә

87

2

4

9

1


9

29

3

9

3

18


2

3

5

1


8

21

2

6

3

15



1

4



1

8

1

3


3

3

8 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау

6

5

1


Барлыгы

102

77

25


Планлаштырылган дәресләр һәм язма эшләр (сәгатьләр бүленеше)


I чирек

II чирек

III чирек

IV чирек

Еллык

Татар теле (сәгатьләр саны)

27

21

30

24

102

Диктант

Сайланма диктант-1

Иҗади диктант-1

Тикшерү диктанты -1

Сүзлек диктанты-1

Контроль диктант-1

Аңлатмалы диктант -1


Контроль диктант-1


7

(2 контроль)

Сочинение

1


3

Контроль сочинение -1

Сочинение-1

6

(1 контроль)

Изложение

1( контроль)

1

изложение ( иҗади) -1

1 ( контроль)

1

5

(2 контроль)

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү

3

2



25


Искәрмә: Изложениеләр 2сәгать исәбеннән уздырыла.





Программаның эчтәлеген ачу барышында файдаланыла:

Р.Ә. Асылгәрәева, Ф.А. Юсупов, М.К.Зиннуров. Татар теле.Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 8нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен). Казан.”Мәгариф” нәшрияты.2005



Өстәмә әдәбият: Балалар әдәбияты, вакытлы матбугат басмалары.

Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле. Югары һәм урта уку йортлары өчен дәреслек. Казан: Мәгариф, 2006.Максимов Н.В. Татар теленнән тестлар. Казан: Мәгариф,2002.



Эш программа сында уку елына сәгатьләр бирелеше.

Еллык сәгать саны

Атналык сәгать саны

1 чирек

2 чирек

3 чирек

4 чирек

102 сәгать

3 сәгать

27 сәгать

21 сәгать

30 сәгать

24 сәгать


VIII сыйныф укучыларының белем, осталык һәм күнекмәләренә татар теленнән төп таләпләр.

Синтаксис һәм пунктуация буенча:

1.Өйрәнә торган синтаксик берәмлекләрне аңлау.

2.Җөмләләрне сүзтезмәләргә таркату. Иярүче һәм ияртүче сүзләрне билгеләү, аларны бәйләүче тел чараларын табу.

3.Сүзтезмә белән җөмләнең бер-берсеннән аермасын таный белү.

4.Җөмләнең әйтү максаты буенча төрен ,интонация, логик басым һәм сүз тәртибен белү.

5.Гади җөмлә төрләрен билгеләү.

6.Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрентабып, аларның кайсы сүз төркемнәре белән белдерелүен күрсәтү.

7.Җөмләдә тиңдәш кисәкләрне, кереш һәм эндәш сүзләрне табу.

8.Җөмләнең аерымланган кисәкләрен билгеләү.

9.Туры һәм кыек сөйләмнең үзенчәлекләрен аңлау.

10.Тыныш билгеләрен куюны аңлату.

11.Җөмлә ахырында ,аерымланган кисәкләр янында,тиңдәш кисәкләр ,эндәш һәм керешсүзләр янында тыныш билгеләре кую.

12.Ия һәм хәбәр янында сызык кую очракларын белү.

13Диалог һәм туры сөйләм янында тыныш билгеләрен кую.


Язма эшләрнең күләме


Сыйныф

Эш төрләре

Сочинение

Диктант

Изложение

Барлыгы

VIII

6(1)

7(2)

5(2)

18(5)


Искәрмә.Җәя эчендә контроль характердагы эшләр саны күрсәтелде.

Татар теле дәресләрендә укытучы укучыларның язу тизлегенә дә игътибар итәргә тиеш. Акрынрак язган укучылар белән аерым эшләргә кирәк. Бу эшне оештыру өчен, сүз һәм хәрефләрнең саны түбәндәгечә тәкъдим ителә.

Сыйныф

Сүз саны

Хәреф саны

VIII

14-15

68-76

Сүзлек диктантының күләме

Сыйныф

VIII

Cүз саны

26-34

Искәрмә. Сүзлек диктантына әйтелеше белән язылышы туры килмәгән сүзләр, гарәп-фарсы алынмалары кертелә.

Контроль диктантларның саны

Алган белем һәм күнекмәләрне тикшерү өчен, контроль диктантлар елга ике тапкыр яздырыла.

Контроль диктантлар күләме


Ел вакыты

Сүз саны

VIII

Уку елы башында

85-100

Уку елы ахырында

95-110


Контроль диктант текстлары үз эченә өйрәтелгән тема яки темалар буенча орфограмма һәм пунктограммаларны(2-3 очрак) ала. Грамматик биремле диктант булганда, сүз саны киметелә дә ала. Контроль диктантта укучы тарафыннан төзәтүләр күп булса, билге бер баллга төшәргә мөмкин.

Изложениенең күләме.

Изложение текстының күләме.


Сыйныф

Уку елы башы

Уку елы ахары

Сүз саны

Язма күләме

Сүз саны

Язма күләме

VIII

270-310

125-130

310-350

130-135


Сочинениенең күләме



Иҗади эшнең бер төре буларак, сочинение – укучының язма рәвештә үти торган эше. Ул бәйләнешле сөйләм үстерү күнекмүлүрне булдыруда зур әһәмияткә ия.

Әдәби( хикәяләү, очерк ,истәлек, хат ,рецензия һ.б. ), әдәби-иҗади, өйрәтү характерындагы, ирекле, рәсемнәр нигезендә үткәрелә торган һүм контроль сочинениеләр була.

Сочинение план нигезендә языла. Күләме 2-2,5 бит булырга тиеш.

















Программа материалын тематик планлаштыру.


Дәреснең темасы

Сәг. саны

Дәрес төре

Нәтиҗә

Уку эшчәнлегенең

төрләре һәм

ысуллары

Контроль

тикшерү

Өй эше

Үткәрү

вакыты

Белем

Күнекмә

срок

үтәү

I чирек (27 сәгать)

5-7 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау

1

Б.с.ү.”Тел –белем чишмәсе.

1

Сөйләм үстерү

Тел турында фикерләр

Дәреслек материалы

белән эш


Текстка анализ

ясау, текстның

башлам,төп,

ахыргы җөмләләрен

ачыклау,

аңлату,

сөйләү, күчереп язу,

төрле чыганаклардан

файдаланып

күнегүләр

эшләү,биремнәр

үтәү









































1в. 3-к,5-б.

2в. “Туган тел” турында шигырь

өйрәнергә



2

Сүз.Тамыр һәм кушымча

1

Яңа күнекмәләр

формалаштыру

Сүзнең грамматик

Билгеләре

Сүзләрне тамыр һәм

кушымчаларга аеру


1в.“Ялкын”

журналыннан 10 сүз язып алып, тамыр һәм кушымчага аерырга.

2в.Сандугачкай сүзеннән яңа сүзләр уйлап язарга.



3

Кушымчаларның

төркемчәләре

1

Ныгыту

Сүз ясагыч,модальлек

бәйләгеч

кушымчалар

Сүзләрне төркемләп язу


1в.7-8-б, кагыйдә

2в. 8-к,10б.



4

Мөстәкыйль сүз

төркемнәре.

1

Яңа күнекмәләр

формалаштыру

Мөстәкыйль сүз

төркемнәренең грамматик билгеләре

Сүзләрне мөстәкыйль сүз төркемнәренә аеру


1в.Мисаллар язарга.

2в.Бүгенге һава торышы турында төрле сүз төркемнәрен кертеп ,хикәя язарга.



5

Ярдәмлек сүз

төркемнәре.

1

Яңа күнекмәләр

формалаштыру

Ярдәмлек сүз төркемнәренә хас грамматик билгеләр

Ярдәмлек сүз төркемнәренә аеру


1в.Әдәбият дәреслегеннән 4 җөмлә язарга , ярдәмлек сүз төркемнәрен билгеләргә

2в.Халык авыз иҗаты әсәрләреннән мисаллар язарга.



6

Фигыль төркемчәләре

1

Яңа күнекмәләр

формалаштыру

Фигыль төркемчәләренә хас грамматик

Билгеләр

Фигыльләрне тикшерү, җөмләләр төзү


1в.16-к,10-б.

2в.Төрле фигыль

төркемчәләрен

кертеп ирекле темага хикәя язарга



7

Фигыль юнәлешләре

1

Ныгыту

Фигыль юнәлешләренең күрсәткечләре

Фигыль юнәлешләрен төркемләү


1в.18-к, 11-б

2в.Төрле фигыль

юнәлешләренә 2шәр мисал язарга



8

Б.с.ү.“Ике иптәш”

(Тәрҗемә эше)

1

Күнекмәләрне,

белемнәрне

практикада

куллану



Тәрҗемә эше




9


Сайланма диктант

Фигыль төркемчәләре

1

Белем,күнекмәләр-

не тикшерү




Сайланма диктант





Синтаксис. Гади җөмлә синтаксисы һәм пунктуация.

10

Синтаксис турында

гомуми мәгълүмат

1

Яңа теманы аңлату

Синтаксик берәмлекләр :

сүз,сүзтезмә,җөмлә текст

Җөмләнең грамматик нигезен билгеләү


Синтаксик

берәмлекләрне аңлату, җөмләләрне сүзтезмәләргә таркату,иярүче сүзләрне билгеләү,

тел чараларын аеру,

сүзтезмә белән җөмләнең бер-берсеннән аермасын таный белү. Аңлату,сөйләү,

күчереп язу,

төрле чыганаклардан

файдаланып күнегүләр эшләү,биремнәр үтәү



1в.16-б,

сораулар.

2в.Синтаксис өлкәсендә эшләгән галимнәрнең берсе турында чыгыш әзерләргә




11

Гади һәм кушма җөмлә.


1

Яңа теманы аңлату

Гади һәм кушма җөмлә төзелеше

Гади һәм кушма җөмләләргә аеру.


1в.31-к,19-б.

2в.Гади һәм кушма җөмләләр кертеп “Ел фасылы” темасына хикәя язарга.



Җөмләдә сүзләр бәйләнеше.


12

Җөмләдә сүзләр бәйләнеше.Тезүле бәйләнеш

2

Яңа теманы аңлату

Сүзләрне бәйләүче грамматик чаралар

Тезүле бәйләнешкә кергән сүзләрне табу


1в.Кагыйдә,20-22-б,23-б

2в.Характеристи-ка язарга



13

Ияртүле бәйләнеш

1

Яңа теманы аңлату

Ияртүле бәйләнешне белдерүче чаралар

Ияртүле бәйләнешкә кергән сүзләрне табу, бәйләүче чараларны төркемләү


1в.Кагыйдә 25-б,

2в.42-к,27-б.



14

Иҗади диктант. Тезүле, ияртүле бәйләнеш.

1

Белем,күнекмәләр-

не тикшерү

Сүзләр бәйләнеше

Тезүле, ияртүле бәйләнешләрне куллану


Иҗади диктант.



Сүзтезмә.


15

Сүзтезмәләрнең төзелеше.Тезмә сүз.

1

Яңа теманы аңлату

Сүзтезмә төзелеше (иярүче,ияртүче сүзләр,бәйләүче чаралар)

Сүзтезмәләрне төркемчәләргә аеру


1в.Кагыйдә, 29-30-б

2в.Иярүче һәм ияртүче кисәкләре төрле сүз төркемнәре булган сүзтезмәләр төзергә.



16

Сүзтезмәләрне тикшерү тәртибе

1

Яңа күнекмәләр

формалаштыру

Сүзтезмә һәм тезмә сүзләрнең ясалыш үзенчәлекләре

Сүзтезмәләрне тикшерү


1в.Әдәбият дәреслегеннән сүзтезмә һәм тезмә сүзләр язарга(10 сүз)

2в.Сүзтезмәләрне тикшерергә (әкияттәге шәһәр,укыгач белү)



17

Б.с.ү.Сочинение “Театр-минем тормышым"

1

Укучыларның белемен исәпкә алу һәм өстәмәләр кертү,сөйләм үстерү

Сүзтезмәләрдә бәйләүче чаралар

Сүзтезмәләрнең мәгънә мөнәсәбәтләрен ачыклау

Сочинение





18

Сүзтезмә, җөмләләр төзү.

1

Күнекмәләрне һәм белемнәрне практикада куллану

Җөмләләр. Сүзтезмә, җөмлә төзелеше

Җөмләләр төзү


1в.53-к,33-б.

2в.33-б,сораулар



19

Б.с.ү.”Туган ягым”

1

Катнаш

Текстта тезүле һәм ияртүле бәйләнештәге сүзләр

Экологик темага телдән хикәя төзү


1в.Туган як темасына шигырь өйрәнергә

2в.”Минем туган ягым”темасына диалог төзергә.



20

Изложение язарга әзерлек

1

Ныгыту

Текстта төрле төрдәге сүзтезмәләрне куллану

Сүзтезмәләр төзү


Үтелгән темаларны кабатларга.



21

Контроль изложение


2

Белем,күнекмәләр-

не тикшерү



Изложение




22

Хаталарны төзәтү эше.

Җөмләдә сүзләр бөйләнеше.

1

Ныгыту

Җөмләдә сүзләр бәйләнеше

Җөмләләр төзү


Кагыйдәләрне кабатларга.



23

Җөмлә кисәкләре

1

Яңа теманы аңлату

Баш һәм иярчен кисәкләр

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен билгеләү


1в.35-б, кагыйдә,

2в. 56-к,35-б.



24

Җөмләнең баш кисәкләре

2

Яңа күнекмәләр формалаштыру

Ия һәм аның белдерелүе

Җөмләнең иясен

табу


1в.Кагыйдә

2в. 58-к,36-б.



II чирек (21 сәгать)

1

Иянең төрләре

1

Ныгыту

Сүз төркемнәре

Иянең төрле сүз тйркемнәре белән белдерелүе


Әңгәмә,

аңлату,

биремнәр

үтәү,

күнегүләр

башкару,

тәрҗемә

эше,

схемалар

сызу,

план

төзү

һәм

шуның

нигезендә

язу.


1в.64-к,39-б.

2в. 66-к,40-б.



2

Хәбәр һәм аның белдерелүе

1

Яңа теманы аңлату

Гади һәм кушма хәбәр

Җөмләнең хәбәрен табу


1в. Кагыйдә 41-б.

2в. 71-к,44-б.



3

Хәбәр төрләре.

1

Яңа күнекмәләр формалаштыру

Исем хәбәр һәм фигыль хәбәрне ачыклау.

Төрле төрдәге хәбәрләрне табу


1в.44-б, сорауларга җавап.

2в.74-к,45-б.



4

Ия белән хәбәр арасында сызык

1

Яңа күнекмәләр формалаштыру

Тыныш билгеләре

Ия һәм хәбәр арасында сызык куелу очраклары


1в.48-б, кагыйдә

2в.80-к,49-б.



5

Хәбәрне тикшерү тәртибе.

1

Ныгыту

Хәбәрнең ия белән ярашуы.



1в. 83-к, 50-б.

2в.51нче бит кагыйдә,ике хәбәрне үрнәктәгечә тикшерергә



6

Кабатлау.(Ия,хәбәр)

1

Ныгыту

Ия һәм хәбәргә хас билгеләр

Текстта ия һәм хәбәрне билгеләү,тыныш билгеләрен кую.


1в. 84-к, 52-б.
2в.88-к,55-б.



7

Тикшерү диктанты Җөмләнең баш кисәкләре.

1

Белем,күнекмә-ләрне

тикшерү

Җөмләнең баш кисәкләре,тыныш билгеләре

Ия һәм хәбәрне билгеләү

Тикшерү диктанты




Иярчен кисәкләр.


8

Җөмләнең иярчен кисәкләре

1

Яңа күнекмәләр формалаштыру

Иярчен кисәкләр турында төшенчә

Татар һәм рус телләрендә җөмлә кисәкләренең тәрҗемәсе.


1в.90-к, 56-б

2в. Матур әдәбият әсәрләреннән мисаллар язарга



9

Аергыч

1

Яңа теманы аңлату

Сүз төркемнәре

Тексттан аергычларны табу


1в.94-к,58-б.

2в. 96-к, 59-б.(эчтәлек)



10

Аергыч белән аерылмыш арасында бәйләнеш

1

Яңа күнекмәләр

формалаштыру

Ияртүле бәйләнеш, бәйләүче чаралар

Аергычларны аерылмышлары белән табып язу


1в.Кагыйдә.60-61-б.

2в. 102-к, 62-б.



11

Сүзлек диктанты.Тиңдәш һәм тиңдәш түгел аергычлар

1

Яңа күнекмәләр

формалаштыру

Тезүче теркәгечләр

Тиңдәш һәм тиңдәш түгел аергычларны билгеләү


.64-б,кош, бөҗәк исемнәрен табып язарга



12

Б.с.ү.Характеристика язу

1

Белем һәм күнекмәләрне практикада куллану

Гади җөмләләр, хәзерге заман хикәя фигыль

Характеристика язу


Якын дустыңа характеристика язарга



13

Тәмамлык һәм аның белдерелүе

1

Яңа теманы аңлату

Килешләр,бәйлекләр

Тәмамлыкларны билгеләү


1в. 67-68, кагыйдә

2в.109-к,69-б.



14

Изложение


2

Белем,күнекмә-ләрне

тикшерү

Җөмләнең баш, иярчен кисәкләре

Җөмлә кисәкләрен текстта урынлы файдалану

Изложение




15

Туры һәм кыек тәмамлыклар

1

Яңа күнекмәләр формалаштыру

Килешләр

Туры һәм кыек тәмамлыкларның үзенчәлекләре


1в.Табышмак һәм мәкальләр язып килергә(кыек тәмамлыкларны билгеләргә)

2в. 78-б. Сораулар



16

Б.с.үИҗади эш..Хат .

1

Белем һәм күнекмәләрне практикада куллану

Җөмлә кисәкләре

Төрле җөмлә кисәкләрен кулланып хат язу





17

Чиреклек контроль диктант. Иярчен кисәкләр.

1

Белем,күнекмә-ләрне

тикшерү

Баш һәм иярчен кисәкләр

Җөмлә кисәкләренең төрле сүз

төркеме белән белдерелүе

Контроль диктант




18

Хәлләр. Урын хәле

1

Яңа теманы аңлату

Урын хәленең үзенчәлеге

Урын хәлләрен билгеләү


1в.121-к,77-б.

2в. Урын хәлләре кулланып 5 җөмлә язарга.



19

Вакыт хәле.Рәвеш хәле.

1

Яңа теманы аңлату

Вакыт хәленә хас үзенчәлекләр

Вакыт хәлләрен билгеләү


1в.126-к,80-б

2в. 132-к., 85-б.



20

Күләм хәле

1

Яңа теманы аңлату

Күләм хәленә хас үзенчәлекләр

Күләм хәлләрен җөмләдә

Куллану


1в.”Безнең бакча”темасына күләм хәлләрен кертеп хикәя төзергә.

2в.140-к,90-б.



III чирек (30 сәгать)

1

Сәбәп хәле

1

Яңа теманы аңлату

Сәбәп хәленә хас үзенчәлекләр

Сәбәп хәленең белдерелүе


Аңлату,

сөйләү, күчереп язу,

төрле чыганаклардан

файдаланып

күнегүләр

эшләү,биремнәр

үтәү



1в.143-к,91-б.

2в.Сәбәт хәлләре кертеп 5 җөмлә төзергә.



2

Максат хәле

1

Яңа теманы аңлату

Максат хәленә хас үзенчәлекләр

Максат хәлен табу


1в.4 максат хәле кергән җөмлә язарга

2в. 148-к, 95-б.



3

Шарт хәле

1

Яңа теманы аңлату

Шарт хәленең ясалышы

Шарт хәленең белдерелүе


1в. 97-б. Кагыйдә

2в. 154-к,99-б.



4

Кире хәл

1

Яңа теманы аңлату

Кире хәлләрнең ясалыш үзенчәлекләре

Бәйләүче чараларны билгеләү


1в.157-к,100-б

2в. 158-к., сораулар



5

Б.с. ү. Сочинение “Минем яраткан әсәрем”

1

Белем,күнекмәләр-

не тикшерү

Хәбәрләрне билгеләү

Җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерү





6

Аерымланган хәлләр янында тыныш билгеләре

1

Яңа теманы аңлату

Үзләре бөйләнгән җөмлә кисәгеннән ераклаштырылган һәм ярым хәбәрлек төшенчәсенә ия булган хәлләрнең аерымлануы, өтер куелуы.

Аерымланган хәлләрне табу,тыныш билгеләрен кую.


1в. 163-к,104-б.

2в. Халык авыз иҗатыннан(мәзәк) аерымланган кисәкләрне табарга.



7

Вакыт һәм рәвеш хәлләренең аерымлануы

1

Ныгыту

Вакыт һәм рәвеш хәлләренең аерымлануы һәм төрле урында килүе

Аерымланган вакыт һәм рәвеш хәлләрен билгеләү


1в.168-к,107-б.

2в. 106-107б, кагыйдә



8

Сәбәп һәм максат хәлләренең аерымлануы

1

Ныгыту

Сәбәп һәм максат хәлләренең аерымлануы һәм төрле

урында килүе

Аерымланган сәбәп һәм максат хәлләрен билгеләү


1в.171-к,109-б.

2в. Сәбәп һәм максат хәлләрен киртеп җөмләләр төзергә.(.......мәктәптә

булмадым)



9

Шарт һәм кире хәлләрнең аерымлануы

1

Ныгыту

Шарт һәм кире хәлләренең аерымлануы һәм төрле урында килүе

Аерымланган шарт һәм кире хәлләрне билгеләү


1в.173-к,111-б.

2в.Әдәбият дәреслегеннән мисаллар язарга



10

Б.с.ү. Сочинение язу “Язгы ташу”

1

Белем,күнекмәләр-

не тикшерү

Аерымланган хәлләрне дөрес язу.

Аерымланган хәлләрне куллану

Сочинение




11

Кабатлау.Хәлләр.

1

Йомгаклау, системага салу

Төрле хәлләрнең җөмләдәге урыны

Аерымланган хәлләрне билгеләү һәм тыныш билгеләрен кую.


1в.183-к,116-б.

2в.187-к,119-б.



12

Аныклагыч.

1

Яңа теманы аңлату

Аныклагычның ясалышы

Аныклагычларны табу


1в.120-121б,кагыйдә

2в.195-к,126-б.



13

Аерымланган аныклагычлар һәм алар янында тыныш билгеләре.

1

Яңа теманы аңлату

Аныклагычның аерымлануы,алар янында тыныш билгеләре

Аерымланган аныклагычларны табу


1в.127-б,кагыйдә.

2в.Һәр кагыйдәгә туры китереп мисал язарга



14

Аңлатмалы диктант

Аергыч, тәмамлык һәм аныклагычлар .

1

Белем күнекмәләрен тикшерү

Грамоталык дәрәҗәсен тикшерү

Тиңдәш , тиңдәш түгел аергычлар,туры, к ыек тәмамлык һәм аныклагычлар табу





15

Хаталарны төзәтү эше.

Кабатлау. Җөмлә кисәкләре

1

Системага салу.

Җөмлә кисәкләре буенча белемнәрне тирәнәйтү

Җөмлә кисәкләренең төрле сүз төркемнәре белән белдерелүе


Җөмлә кисәкләрен ныгытырга



Җөмләнең модаль кисәкләре.


16

Модаль кисәк.Эндәш сүз һәм алар янында тыныш билгеләре

1

Яңа теманы аңлату

Эндәш сүзләрнең әйтелеше һәм алар янында тыныш билгеләренең куелышы

Тиешле тыныш билгеләрен кую


1в.210-к,137-б

2в.”Өйдә”темасына эндәш сүзләр кертеп

диалог төзергә.



17

Кереш сүз, кереш җөмләләр һәм алар янында тыныш билгеләре.

1

Яңа теманы аңлату

Кереш сүзләрнең әйтелеше һәм алар янында тыныш билгеләренең куелышы

Тиешле тыныш билгеләрен кую


1в. 215-к, 141-б

2в.220-к,144-б.



18

.Б.с.ү.Иҗади изложениеМодаль кисәкләрне тиешле урында куллану

1

Белем,күнекмәләр-

не тикшерү

Җөмләнең модаль кисәкләре

Модаль кисәкләрне тиешле урында куллану





Җөмләнең тиңдәш кисәкләре.


19

Тиңдәш кисәкләр

1

Яңа теманы аңлату

Тиңдәш кисәкләрнең җыйнак һәм җәенке була алулары

Җөмлә кисәкләренең тиңдәшләнеп килүен билгеләү


1в.223-к,146—б.

2в. 147-б,сораулар



20

Тиңдәш кисәкләр янында теркәгечләр һәм тыныш билгеләре.


1

Ныгыту

Тиңдәш кисәкләрнең санау интонаөиясе ярдәмендә үзара бәйләнүе, өтер, нокталы өтер ,сызык куелу очраклары.

Тиешле тыныш билгеләрен кую, тиңдәш кисәкләрнең схемасын төзү


1в. 228-к, 149-б

2в.232-к,153-б



21

Тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүзләр,тыныш билгеләре.

1

Яңа теманы аңлату

Гомумиләштерүче сүзләрнең урыны һәм алар янында тыныш билгеләренең куелышы

Гомумиләштерүче сүзләрне билгеләү, тыныш билгеләренең куелыш схемасын күрсәтү


1в. 154-155б. Кагыйдә

2в.238-к,156-б.



22

Б. С. ү. Сочинение.

Безнең гаилә”

1

Белем,күнекмәләр-

не тикшерү

Теркәгеч төркемчәләре

Тиңдәш кисәкләр һәм гомумиләштерүче сүзләрнең урынлы файдалану

Сочинение




23

Тиңдәш кисәкләрне гомумиләштереп кабатлау

2

Йомгаклау, системага салу

Җөмләнең тиңдәш кисәкләрне буенча белемнәрне тирәнәйтү

Тиңдәш кисәкләрнең җөмлә кисәкләре булып килүен ныгыту


1в. 242-к, 158-б.(Локман хәким сүзләрен яттан өйрәнергә)

2в. 243-к, 158-б.



24

Контроль изложение

2

Белем,күнекмәләр-

не тикшерү

Җөмлә кисәкләрен ныгыту

Җөмлә кисәкләрен файдалану

Контроль изложение




25

Хаталарны төзәтү эше.



1

Ныгыту




Өйрәнелгән кагыйдәләрне ныгытырга



Җөмләдә сүз тәртибе.


26

Җөмләдә сүз тәртибе

1

Яңа теманы аңлату

Җөмләдә сүз тәртибе турында үтелгәннәрне искә төшерү

Җөмләдә сүзләрнең урнашу тәртибе


1в.161-б, кагыйдә

2в.Татар һәм рус әдәби әсәрләреннән сүзләрнең урнашу тәртибе үзенчәлекләренә мисаллар язарга



27

Җөмләдә сүзнең уңай һәм кире тәртибе

1

Ныгыту

Сүзләрнең урнашу тәртибе

Җөмлә кисәкләренең җөмләдәге урынын билгеләү


1в.250-к,163-б.

2в. Вакытлы матбугаттан җәмләдәге сүзләрнең уңай һәм кире тәртибенә мисаллар язарга.



28

Кабатлау.Җөмләдә сүз тәртибе.


1

Йомгаклау, системага салу

Татар һәм рус телләрендә сүзләрнең урнашу тәртибе үзенчәлекләре

Җөмләләр төзү


Мин язгы каникулны ничек уздырдым“ темасына хикәя язарга



IV чирек (24 сәгать)

Гади җөмлә.














Аңлату,

сөйләү,

күчереп язу,

төрле чыганаклардан

файдаланып күнегүләр эшләү,биремнәр үтәү


1

Гади җөмлә төрләре

1

Яңа теманы аңлату

Җөмлә турында гомуми мәгълүмат

Җөмләнең төп

үзенчәлекләрен билгеләү


1в.Әдәби әсәрләрдән мисаллар язарга

2в. 166-б кагыйдә



2

Әйтелү максаты ягыннан җөмлә төрләре. Хикәя җөмлә

1

Яңа теманы аңлату

Хикәя җөмләнең төзелеше

Җөмлә төрләрен аеру


1в. 256-к,168-б

2в.261-к,170-б.



3

Сорау җөмлә

1

Катнаш

Сорау җөмләнең төзелеше

Сорау җөмлә


1в.267-к,172-б.

2в.”Даруханәдә”темасына

диалог төзергә.



4

Боеру җөмлә

1

Катнаш

Боеру җөмләнең төзелеше

Боеру җөмләне


1в. 173-б, хикәя-киңәш язарга”Пилмән”

2в.272-к,174-б.



5

Тойгылы җөмлә

1

Катнаш

Тойгылы җөмләнең төзелеше

Тойгылы җөмлә


1в. 175-б, кагыйдә

2в.278-к,177-б.



6

Гади җөмлә.

1

Белем,күнекмәләр-

не тикшерү

Җөмлә төрләре

Синтаксисның төп берәмлеген ныгыту





7

Кабатлау .Гади җөмлә төрләре .

1

Йомгаклау, системага салу

Җөмлә төрләренең дөрес интонация белән укылышы

Җөмлә төрләренен дөрес язу күнекмәләрен ныгыту


1в.283-к,180-б.

2в. 283-б. Сораулар.



8

Контроль сочинение

Мин батырлыкны ничек аңлыйм?”

1

Белем,күнекмәләр-

не тикшерү

Җөмлә төрләрен дөрес язу

Төрле җөмлә төрләрен куллану

Сочинение




Ике составлы җөмләләр.





9

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.

1

Яңа теманы аңлату

Ясалыш үзенчәлекләре

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр төзү


1в.287-к,182-б.

2в.290-к,184-б.



10

Гади җөмләгә синтаксик анализ

1

Йомгаклау, системага салу

Гади җөмләгә анализ ясау тәртибе

Җөмләләрне тикшерү


Бирелгән җөмләләрне тикшерергә



Бер составлы җөмләләр.


11

Исем җөмлә.

1

Яңа теманы аңлату




1в.294-к,187-б,

2в.298-к,188-б.



12

Фигыль җөмлә

1

Яңа теманы аңлату

Фигыль җөмләнең ясалышы

Фигыль җөмләнең үзенчәлекләре


1в.302-к,190-б.

2в.190-б,сораулар



13

Сүз җөмлә.

1

Яңа теманы аңлату

Сүз җөмләнең ясалышы

Сүз җөмләләрнең аермасын билгеләү


1в.193-б,сораулар

2в.Г.Камал әсәрләреннән сүз җөмлә язарга



14

Изложение.

Гади җөмлә төрләре

1

Белем,күнекмәләр-

не тикшерү

Гади җөмлә төрләре






Тулы һәм ким җөмләләр.


15

Хаталарны төзәтү эше.

Тулы һәм ким җөмләләр.

1

Яңа теманы аңлату

Җөмлә кисәгенең булу-булмавыннан чыгып, җөмләләрнең тулы һәм ким җөмләләргә бүленүе

Җөмлә төрләрен билгеләү


1в.194-б, кагыйдә

2в.196-б,308-к.



16

Сочинение . “Кешенең матурлыгы

нәрсәдә?”

1

Белем,күнекмәләр-

не тикшерү

Тулы һәм ким җөмләләр.

Тулы һәм ким җөмләләр.

Сочинение




17

Раслау һәм инкарь

җөмләләр һәм аларның кулланылышы.

1

Яңа теманы аңлату

Инкарь җөмләләрнең күрсәткечләре

Раслау һәм инкарь

җөмләләрнең кулланылышы


1в.Әдәби әсәрләрдән мисаллар язарга

2в. 203-б, 317-к.



18

Раслау һәм инкарь

җөмләләр





1

Катнаш

Раслау һәм инкарь

җөмләләр


Раслау һәм инкарь

җөмләләрнең кулланылышы



Нәсел шәҗәрәсен төзергә




19

Кабатлау

Җөмлә кисәкләре



Йомгаклау, системага салу

Гади җөмлә синтаксисы

Җөмлә кисәкләре

нең кулланылышы




Бирелгән текстны

җөмлә кисәкләре

ягыннан тикшерергә



20


.Кабатлау.Гади җөмлә төрләре.






1

Ныгыту

Гади җөмлә синтаксисы

Җөмлә төрләрен билгеләү


Тест биремнәре



21

Кабатлау. .Гади җөмлә төрләре.


Йомгаклау, системага салу

Гади җөмлә синтаксисы

Гади җөмләгә синтаксик анализ ясау



карточка



22


Еллык контроль

диктант.


1


Белем,күнекмәләр-

не тикшерү


Гади җөмлә синтаксисы

Дөрес язу


Контроль

диктант.




23

Гомумиләштереп

кабатлау. Гади җөмлә

синтаксисы

1

Йомгаклау, системага салу

Синтаксис

Гади җөмләгә синтаксик анализ ясау


349-к, 225-б.



24

Йомгаклау дәресе

1

Йомгаклау, системага салу









Краткое описание документа:

Рус мәктәбенең татар төркемендә укучы  балалар өчен  эш программасы( 8нче сыйныф) Эш программасының һәм белем бирүнең максаты:  - Укучыларда  лингвистик (тел) ,аралашу(коммуникатив), этнокультура өлкәсенә караган  (культурологик) юнәлешләр (компетенцияләр)  булдыруТөп бурычлары:1. Татар телен өйрәнүгә карата башлангыч сыйныфларда нигез салынган кызыксынуны көчәйтү,үз милләтеңә ,телеңә хөрмәт белән карау,шулай ук татар теле аша башка милләт вәкилләренә, аларның рухи мирасына мәхәббәт хисе тәрбияләү. 2. Татар теленең барлык  тармаклары буенча эзлекле рәвештә фәнни белем бирү. 3.Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру. 4.Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү. Көндәлек тормышта татар теле мөмкинлекләреннән тулысынча файдалана белергә өйрәтү. 5.Татар халкының милли мирасын өйрәнү, саклау, үстерүгә тарту. 
Автор
Дата добавления 14.04.2014
Раздел Математика
Подраздел Рабочие программы
Просмотров1032
Номер материала 69312041451
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх