Тема: КЕРПЕ
Максат:1."Керпе " тексты белән танышу.
2. Ишетеп аңлау, чагыштыру аша укучыларның фикер сәләтен үстерү.
3. Җәнлек исемнәрен татарча әйтә белү.
4. Җәнлекләргә карата яхшы караш тәрбияләү.
Җиһазлау: дәреслек, презентация, рәсемнәр, ноутбук, экран.
Дәрес барышы:I. Оештыру өлеше.
Психолгик уңай халәт тудыру (слайд №1)
Һәр өстәлгә берәр кыргый хайванның рәсемен ясарга һәм шул хайван турында берничә җөмлә язып килергә иде.
III. ЯҢА БЕЛЕМ ҺӘМ КҮНЕКМӘЛӘР БУЛДЫРУ
1.Хәзер мин сезгә табышмак әйтәм, игътибар белән тыңлагыз әле. Табышмакның җавабына туры килгән рәсемнне күтәрегез. (Найдите рисунок отгадки)
Ул өстенә җәй дә, кыш та.
Энәле күлмәк кия,
Шулай да аны әнкәсе
“Йомшагым “диеп сөя.(Слайд №2)
- Әйе, керпе.
- Керпе турында нәрсә беләсез икән тикшереп карыйк әле.
ТЭЙК ОФ – ТАЧ ДАУН
( Мин сезгә керпе турында сораулар бирәм, дөрес булса басасыз.)
Керпе мәктәптә яши.
Керпе урманда яши.
Керпе кечкенә җәнлек.
Керпенең энәләре аз.
Керпенең энәләре күп.
Ул бал ярата...
Бүген без сезнең белән нәрсә турында укырбыз? Димәк, безнең бүгенге темабыз...
ХАЙ ФАЙВ
2. - Хикәяне укыр алдыннан яңа сүзләр белән танышыйк: ( слайд №3)
еш очрый – часто встречается
табигать - природа
озынлык - длина
юанлык - толщина
авырлык - вес
җитәргә мөмкин – может достичь
тыныч урын – укромное место
коры – сухой
ташый - собирает
3. - Хикәяне уку. Исем кую.
МИКС-ФРИЗ-ГРУП (аңлату)Физкультминутка. (Музыка кабызу, укучылар бииләр.Музыка туктый.Сорау бирелә. Сораудагы җавап санына карап берләшәләр.)
- Бирелгән сүзләр ничә иҗектән тора?
Керпе, бөҗәкләр, урманнарда, кыш, йоклый...
- Рәхмәт ,урыннарга утырабыз.
IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
1. Әгәр сез текстның эчтәлеген аңлаган булсагыз, бу биремне бик җиңел үтәрсез.
Из текста найди предложения о том, что: (слайд №4)
В наших лесах, садах часто встречается ёж;
Длина иголки 2-4 см, толщина 1 мм;
Осенью ёж в укромное место собирает сухие листья, траву;
Он спит целую зиму;
Еж питается насекомыми, мышами, грибами, ягодами, травой.
2. СИМАЛТИНИУС РЕЛЛИ ТЭЙБЛ ( 2 укучы берүк вакытта җавап язалар һәм бер-берсенә бирәләр. Берсенең эшен икенчесе тикшерә) 3 мин.(слайд №5) Планны текст эчтәлеге буенча урнаштыр.
Ул кыш буе йоклый.
Керпенең туклануы.
Керпенең энәләре.
Көз көне керпе.
Керпенең озынлыгы.
6. Дәреслек буенча эш.
1.4 нче күнегү.Керпе турында язарга.
2.6 нчы күнегү. Диалогны уку.
3.- Ә хәзер сорауларга җавап бирәбез. (слайд №:6)
1.Керпе кайларда еш очрый?
2.Зур керпенең күпме энәсе була?
3.Керпенең авырлыгы ничә килограмм?
4. Кыш буе керпе нишли?
5.Керпе нәрсә белән туклана?
6.Керпегә тияргә ярыймы?
4."Кем тапкыррак?" уены.(слайд№7)
- Нәрсә турында сүз бара шуның рәсемен күтәрегез?
Ул ак, куркак, урманда яши, тиз йөгерә.
Зур, соры, усал, урманда яши.
Хәйләкәр, зур койрыклы.
Агачтан агачка сикерә, чикләвек ярата.
Бал ярата, кыш көне йоклый.
Энәле, кыш йоклый.
V. Йомгаклау, билгеләр кую.
1.- Без бүген нәрсә турында укыдык?
- Дәрестә нинди яңалыклар алдыгыз?
- Керпегә тияргә ярыймы?
Табигатьне сакларга кирәк.
2.Миңа дәрес кызыклы булды.... (ничә кешегә кызыклы булган, шулар кулларын күтәрәләр)
Миңа авыр булды.....( кулларын күтәрәләр)
Мин аңладым.... (кулларын күтәрәләр)
VI. Өй эше 1. Сүзләр ятларга. ( Саша, Эльза, Света)
2. Текстның эчтәлеген сөйләргә ( Илфат, Алмаз, Даша, Дима, Дима К.,Ксюша, Кирилл, Сережа.Алина)