Инфоурок Начальные классы КонспектыУрок татарского языка в 5 классе «Бәхет биргән җирем - Татарстан»

Урок татарского языка в 5 классе «Бәхет биргән җирем - Татарстан»

Скачать материал

Тема. Бәхет биргән җирем – Татарстан.

(5нче сыйныфның татар төркеме, татар теле дәресе)

Укытучы: Камалова Гөлназ Радик кызы

Түбән Кама шәһәре, 7 нче урта мәктәбе

Максат. 1. Фонетик анализ ясау тәртибе белән таныштыру.

2. Сүзләргә фонетик анализ ясый белү күнекмәләре булдыру, фикерләү сәләтен үстерү, алган белемнәрне гамәлдә куллана белү.

3. Туган илгә мәхәббәт, хөрмәт хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: таблица, мәкальләр, дәреслек.

                           Дәресе барышы.

1. Оештыру.

- Исәнләшү.

-Уңай психологик халәт тудыру.

                   Озын колак тактым да,

                   Ак  тунымны яптым да,

                   Бик күп бүләкләр алып,

                   Сезнең  янга чаптым ла.

 

                     Әйтеп изге теләкне,

                     Тапшырам мин бүләкне.

                     Менә сезгә зур кишер,

                      Һәммәгезгә килешер.

                                  (Камил Гыйльмуллин).

-  Бу нәрсә? (Куян)

-  Әйе, бүген бездә кунакта куян. Ул буш килмәгән,кем дәрестә актив катнашып, дөрес җавап биреп утыра,шуларга үзенең бүләкләрен тапшыра.

2. Актуальләштерү.

      Өй эшенә 170 нче күнегү бирелгән иде.(Сүзлек диктанты формасында тикшереп китәбез. Бер-беребезнекен тикшереп билгеләр кую.)

3. Яңа теманы аңлату.

- Укучылар, тактага күз салыйк әле. Анда шигырь юллары бирелгән.

                  Туган як – сандугачлы бакча,

                   Нурларга коена таң атса.

                                         Кәүсәрия Харрасова.

-  Автор нәрсәне сандугачлы бакча дип атый? (Туган якны).

-  Әйе. Туган якта гына сандугачлар моңлы сайрый,туган як нурга коена. Кәүсәрия Харрасова безнең якташ шагыйрәбез. Ул үзенең иҗатында туган ягыбызга дан җырлый. Без сезнең белән фонетика бүлеген тәмамлауга таба барабыз. Фонетика бүлегендә авазларны, аларга характеристика бирүне, иҗек, басым, сингармонизм законы кебек  темаларга тукталып киттек. Ә бүгенге дәрестә исә шуларны искә төшереп, сүзгә фонетик анализ ясау тәртибе белән танышырбыз,күнекмәләр булдырырбыз,туган як турында сөйләшербез.

-  Ә хәзер дәфтәрләрне ачып, матур итеп, пөхтә итеп  шигырь юлларын күчерәбез. Игътибар итегез әле, кайсы сүзнең астына сызылган? (бакча).

-  Менә без сезнең белән бакча сүзенә фонетик анализ ясап карыйбыз да инде. Җиңелрәк булсын өчен алдыгызга кагыйдәләр дәфтәрен куя аласыз.Таблицага күз салыйк.

1. Сүз квадрат җәяләр эчендә иҗекләргә бүлеп языла, аларның ачык яки ябык икәнлеге күрсәтелә.

[ бакъ-ча] – 1нче иҗек -  ябык, 2нче иҗек – ачык.

2. Басымның кайсы иҗеккә төшүе әйтелә. Басым икенче иҗеккә төшә.

3. Авазлар, хәрефләр һәм аларның саны билгеләнә.

       5 аваз:[ б],[ а0],[ къ],[ ч],[ а];

       5 хәреф: б, а, к, ч, а.

4. Сузыкларның калынлыгы яки нечкәлеге  билгеләнә; сингармонизм яки ирен гармониясенә буйсыну-буйсынмавы күрсәтелә. Сузыклар:[ а0] – беренче иҗектә бераз иренләшкән, калын сузык;[ а] – калын сузык. Сүз сингармонизм законына буйсынган.

5. Тартыкларның яңгырау яки саңгырау булуы, чиратлашуы яки борын ассимиляциясенең булу-булмавы ачыклана.

Тартыклар:[ б] – ирен-ирен тартыгы, яңгырау пары [п];

[къ] – кече тел тартыгы, саңгырау пары [гъ];

[ч] – тел алды тартыгы, саңгырау пары [җ].

6. Сүзнең әйтелеше белән язылышы, авазлар белән хәрефләрнең туры килү-килмәве әйтелә. Әйтелеш белән язылыш туры килми. Кече тел тартыгы [къ] язуда к хәрефе белән күрсәтелә.

-  Менә, укучылар, фонетик анализ шуннан гыйбарәт.

Физкульминутка.

Күзләрне ял иттерәбез.

               Җил исә, исә, исә,

               Агачларны селкетә.

              Җил тына, тына, тына,

              Агачлар зур үсә.

4. Ныгыту.

              Ватанга хезмәт – үзеңә хөрмәт.

Ватанга сүзенә телдән фонетик анализ ясап карыйк әле. Хәзер үзебез хөрмәт сүзенә фонетик анализ ясап карыйк. (1 укучы тактада эшли)

5. Йомгак.

-  Без бүгенге дәрестә сезнең белән фонетик анализ ясау тәртибе белән таныша башладык. Киләсе дәрестә дәвам итәрбез. Тәртибен искә төшереп китик әле.

-  Тагын нәрсә турында сөйләштек? (Туган як, Туган ил).

-  Без кайда яшибез?

-  Татарстанның табигате матурмы? Сезгә туган җиребез ошыймы?

-  Туган җирне хөрмәт итәргә кирәк. Әйдәгез, берничә мәкальне укып китик.

          1. Иленнән аерылган – канаты каерылган.

          2. Туган илнең кадерен читтә йөрсәң белерсең.

          3. Үз халкын сөймәгән башка халыкны да сөймәс.

6. Өй эше.

Менә шушы мәкальләрдәге асларына сызылган сүзләргә өйдә фонетик анализ ясап килерсез.

7. Билгеләр кую.

Дәресне түбәндәге шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә.

 

                     Чулман ярларына нурлар сибеп,

                     Матур булып ата бездә таң.

                    Таң шикелле якты туган җирем,

                     Бәхет биргән җирем – Татарстан.

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Урок татарского языка в 5 классе «Бәхет биргән җирем - Татарстан»"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Системный администратор

Получите профессию

Копирайтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

      5 нче сыйныф өчен татар теленнән «Бәхет биргән җирем - Татарстан» (фонетик анализ) дигән темага дәрес планын тәкъдим итәм. Дәреснең максатлары:   1. Фонетик анализ ясау тәртибе белән таныштыру.2. Сүзләргә фонетик анализ ясый белү күнекмәләре булдыру, фикерләү сәләтен үстерү, алган белемнәрне гамәлдә куллана белү.3. Туган илгә мәхәббәт, хөрмәт хисе тәрбияләү.    Җиһазлау: таблица, мәкальләр, дәреслек, куян.    Дәреслектә бирелгән матерал аз булганлыктан, туган төбәк шагыйрьләренең шигырьләреннән өзекләр, татар халык мәкальләрен эш төрләренә кертеп җибәрдем. Шушы материал аша үз алдыма куйган максатларыма ирештем.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 664 805 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 16.04.2014 2076
    • DOCX 37.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Камалова Гульназ Радиковна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Камалова Гульназ Радиковна
    Камалова Гульназ Радиковна
    • На сайте: 8 лет и 9 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 3303
    • Всего материалов: 1

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Менеджер по туризму

Менеджер по туризму

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Активизация познавательной деятельности младших школьников с ограниченными возможностями здоровья (ОВЗ) как стратегия повышения успешной учебной деятельности

36/72 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 124 человека из 46 регионов
  • Этот курс уже прошли 2 524 человека

Курс повышения квалификации

Дислексия, дисграфия, дискалькулия у младших школьников: нейропсихологическая диагностика и коррекция

36/72 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 1179 человек из 82 регионов
  • Этот курс уже прошли 4 576 человек

Курс повышения квалификации

Психолого-педагогические аспекты развития мотивации учебной деятельности на уроках математики у младших школьников в рамках реализации ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 75 человек

Мини-курс

Управление стрессом и психологическими состояниями

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 78 человек из 32 регионов
  • Этот курс уже прошли 56 человек

Мини-курс

Эффективное взаимодействие с детьми: стратегии общения и воспитания

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 663 человека из 74 регионов
  • Этот курс уже прошли 561 человек

Мини-курс

Практика гештальт-терапии: техники и инструменты

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 312 человек из 64 регионов
  • Этот курс уже прошли 66 человек