Инфоурок Классному руководителю Другие методич. материалыВнеклассное мероприятие

Внеклассное мероприятие

Скачать материал

ӘФГАНСТАН — ЙӨРӘК ЯРАСЫ

Укытучы. Исәнмесез, хәерле көн хөрмәтле укытучылар, кадерле укучылар! Дәһшәтле Әфган сугышы тәмамлануга да 25 ел гомер узды. Ләкин бу сугыш китергән яралар һәм кайгы-хәсрәт әле дә онытылмый. Еллар үткән саен тирәнәя, күңелләрне газаплый, үкенү хисе уята. Безнең бүгенге очрашуыбыз ерак Әфганстан җирендә гомере өзелеп мәңге яшь булып калган солдатлар һәм ул дәһшәтле көннәрнең шаһиты булып яшәүче исәннәр хакында.

1 а.б. Күз явын алырлык кып-кызыл тюльпаннар. Сугыш һәм чәчәк. Әфган җирендә хезмәт иткәндә шушы күренешкә тап булган әфганчыларыбыз тирә-юнне тутырып чәчәк атучы кып-кызыл тюльпаннарны оныта алмыйлар. Ә бит алар йөзләре дә безнең тормышыбызда кып-кызыл тюльпаннар: тарих битләрендә трагик вакыйга шаһитлары буларак кереп калган үзенчәлекле язмышлары белән намусыбыз түрендә урын алган кешеләр.

2 а.б. Әфганчы. Бу сүздә - илебез, халкыбыз тарихы, сугыш афәте, анда катнашучының гомеренә җитәрлек психо-эмоциональ тетрәнеше, җәмгыятебездәге социаль каршылыклар. Соңгы чиктә, бу сүздә - кешеләр бердәмлеге, дуслык, теләктәшлек, патриотизм хисләре. 15 нче февраль - совет гаскәрләре Әфган җиреннән чыгарылуга 25 ел тулган көн. Шул еллардан бирле күп сулар акты, күп вакыйгалар кичердек. Әмма әфганчыларыбыз кичергән язмышны сулар – еллар гына юа алмый. Алар безнең белән, алар – безнекеләр.

Укучы. Әфганстан, исемең шигъри синең,

Җирең сихри, кыя, таш-тауларың!

Изге дуслык бурычын үтәр өчен

Сиңа китте бик күп якташларым..

Кыяларның булмый ак таплары,

Аларның була тик ак ташлары.

Шул ташларны каннарына манып,

Табутларда кайтты якташларым.

1 ук.Кичер, әнкәй, кичер,

кайта алмавымны!

Чит ил туфрагында

ятып калганымны.

2ук.Язмышымны белми

озак көткәнсеңдер.

Кайтмый калмас ул,” -дип

өмет иткәнсеңдер.

1ук.Барсын илгә бирдем,

ни бар көчем булды.

Һәлак булуым да

халкым өчен булды.

2ук.Кичер, әнкәй, кичер,

кайта алмавымны!

Чит ил туфрагында

ятып калганымны.

1ук. Әфганстан.. Каян гына килеп керде соң безнең телебезгә бер үк вакыттта сихри дә, дәһшәтле дә булган бу сүз? Килеп керде дә бар халыкны сискәндереп, сагаерга мәҗбүр итте, аналарның төн йокыларын качырды, илгә кургаш табутлар кайтарды.

2ук.: Әфганстан. Күпләрне тетрәндергән бу сүз. Советлар Союзы хөкүмәте карары нигезендә Леонид Ильич Брежнев Әфганстанга совет гаскәрләре кертелү турындагы хәбәрне Үзәк телевидение буенча 1979 нчы елның 25 нче декабрендә игълан итте.

1ук. Сугыш... 9 ел 51 көн буе дәвам иткән сугыш...

2ук.Күпме кешеләрнең гомерен өзгән каһәр суккан сугыш.

1 ук.: Әфган! Анда безнең 500 меңнән артык солдатыбыз катнаша. Әйе, әфган сугышы безнең халык өчен 15 меңгә якын кургаш табут, 50 мең яралы, 6669 ы гарипләнә, 13833 кеше яу кырында ятып кала, 312 се хәбәрсез югала, 18 е чит җирләрдә кала. Исән кайтканнар мәңге төзәлмәс күңел җәрәхәте алды.

2 ук. Безнең республика территориясеннән чакырылган 9 меңнән артык солдат һәм офицер әфган җирендәге сугыш хәрәкәтләрендә катнашты. Күп кенә каһарман һәм батыр егетләр бүләкләргә лаек булды. 250 сугышчы – төрле орденнар, 1415 кеше медальләр белән бүләкләнде. Ләкин Татарстан Республикасы Әфганстан сугышында менә дигән 257 егетен югалтты.

1 ук. Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела. Әмма без тарихтагы бу кайгылы көннәрне онытырга тиеш түгелбез. Гомерләренең иң матур вакытында һәлак булган егетләребезнең намус һәм хәрби бурыч төшенчәләрен үзләренең тормышыннан да өстенрәк куйганнары өчен горурлану тойгысы кичерәбез. Үлгәннәр хәтере исәннәрдә яши.

2 а.б. Сугыш кырыннан бер эпизод:«Тау-таш ярып, тереклек суы булып ургылып чыккан Лаландар чишмәсеннән исем алган бу тарлавыкта инде ничәнче көн үлем җиле исә...

Илшатның граната аткычы ут кебек кызды. Иптәшләре дә бертуктаусыз ата. Кинәт аның белән янәшәдә генә сугышчан дустының орудиесе тынып калды. Граната аткычы өстенә капланып төшкән десантчы дустын күргәч, эсселе-суыклы булып китте. Исәнме ул, яраланган гынамы, әллә үлгәнме? Аны сызгыручы пуляларда, янәшәсендә генә шартлаган снарядлар да «күпме мәхшәрне бергә кичергән иптәшен ут астыннан тизрәк алып чыгарга, коткарырга кирәк» дигән уеннан — яу кырында гына туа торган иң изге хистән кире чигендерә алмады. Ул иптәше яткан якка ташланды.

1 а.б. Сугышчан дусты исән иде, ул кан күп югалтудан аңын җуйган. Илшат аның ярасын тиз-тиз бәйләде дә, авыр гәүдәсен җилкәсенә салып, күпернең бирге ягындагы ышык урынга ашыкты. Яшәү кочагына керү өчен соңгы адымны гына ясыйсы калган иде — янәшәсендә дошман снаряды шартлады, аны күпер кырыена ук алып ташлады. Тәнен ниндидер кайнар ут көйдереп алды. «Ә-ни-и!» — актарылып аккан ташкын суга егылып төшәр алдыннан җан ачысы белән кычкырган сүзе шул булды. Усал дулкыннар ил шатлыгы булыр өчен туган егерме яшьлек ир-егетнең сылу гәүдәсен бөтереп алды да агызып китте...»

2 а.б. Әйе.Алар да сезнең һәм безнең кебек үк япь-яшь егетләр. Аларның да уйныйсы, шаярасы, көләсе килгәндер. Ләкин аларга сугыш кырында тир түгәргә туры килде. Егетләрнең сугыш кырларындагы батырлыклары аларның кичерешләре, әйтә алмый калган сүзләре җырларда чагыла. Әфганстан сугышы турында бик күп шигырьләр, җырлар язылган.

Ә хәзер Әфганстан сугышында булган һәм “КАСКАД” дигән музыкаль группа оештырган Әфганчыларның җырын тыңлап үтәрбез. (Җыр “Батальонная разведка” җырын тыңлап үтү.)

1 а.б. Солдат сугышны сайламый. Ул сугышны игълан да итми. Ул бары тик. биргән антына һәм хәрби бурычына тугрылыклы булып, халык һәм ватан исеменнән боерыкны гына үти. Аның каһарманлыгы, батырлыгы, Ватанга ихтирамы һәм мәхәббәте нәкъ менә шунда күренә.

2 а.б.. Әфган сугышының илгә булган матди зыянын исәпләп чыгардык, ә менә бу сугыш китергән кайгы-хәсрәтне, мәңге төзәлмәс җан газабын нинди саннарда күрсәтергә дә, нинди бизмәннәргә салып үлчәргә?

Районда афганчылар оешмасында бүгенге көндә 44 әфган сугышы ветераны исәптә тора. Габит Сабиров, Җәүдәт Касыймов, Миңнулла Закиров Әфганистаннан әйләнеп кайткач үлде. Тагын өч райондашыбыз яу кырында ятып калды. Батырларча һәлак булган Олы Тиләҗе егете Илшат Хәйруллин белән Ямбулат авылы Миннегали Нагуманов хакында ишетеп беләбез. Әфган сугышында булып, исән-сау кайтучылар арасында безнең якташларыбыз да бар. Менә алар,танышып китик.

Нырсы авылы җирлегеннән:

  1. Ахметшин Якуб

  2. Гараев Фәнил

  3. Зарипов Зөфәр

  4. Давлетгараев Фәнис

  5. Гайсин Мөдәрис абыйлар

Айдар авылы җирлегеннән:

  1. Меньшов Валерий

  2. Якимов Юрий

  3. Сунгатуллин Хәбир

  4. Давлиев Хәйдәр абыйлар

1 а.б.. Сугышлар бүген дә дәвам итә. Күпме япь-яшь егет чечня җирендә ятып калды. Меңләгән ата-ана газиз улларын югалтты. Якты дөньяның Һәр таңына сөенеп яшәргә дә яшәргә тиеш булган күпме сөлектәй егетне сугыш алып китте.

Укучы. Мин зиратка керәм,

Анда каберлекләр... 1,2,3...20,...

Тукта кызыл йолдыз куелганы

Солдат каберлеге түгелме?

Яшь агачлар үсә өстендә,

Ак чәчәкле венок куелган.

Ә исеме җыелмаслык итеп

Мәрмәр ташка тирән уелган.

Якынрак килеп укыйм,

Дулкынлана минем йөрәгем.

Мондый тыныч көндә ник үлде икән?

Мин ни уйларга да белмәдем.

2 а.б. Бер сугышны да гади халык башламый, әмма бары ул гына канлы күз яшьләре түгә, ул гына югалтуларга, мәңге төзәлмәс җан яраларына түзә. Фәкать 1988 нче елның 15 нче маенда гына чит илдәге гражданнар сугышыннан совет гаскәрләре чыгарыла башлады һәм ниһаять, 1989 нчы елның 15 нче февралендә соңгы совет солдаты Әфганстан чиген атлап чыкты.

Укучы «Интернациональ бурыч» шигырен сейли

Ярдәм сорап күп килделәр безгә

Барысына да бу ил булышты...

Тик беләсе иде —

Без соң тагын

Кайсы илгә күпме бурычлы?

«Интернациональ бурыч», дидек,

Әллә нәрсә итеп сөйләдек.

Бурычтырмы... —

Нигә меңәрләгән

Кеше җаны белән түләдек?!

Япь-яшь кенә килеш күпме гарип —

Аналарның йөрәк түзәрме?

Бурыч түләр өчен егетләрнең

Аяк-кулы кирәк идеме?!

Интернациональ бурыч имеш

Табалмадык шуннан башканы

Ил бурычы булып, әсирлектә

Газап чигә кемнең башлары.

Тагын кемгә күпме «бурыч»лы без,

Нигә белми халык?

Бүгенге, яңа буын егетләре үсә —

«Бурыч» түләр өчен түгелме?!

А.Б.Әфганстан! Шушы бер кирәкмәгән сугыш аркасында күпме гөнаһсыз, әле яшәргә дә өлгермәгән егетләребез иңнәренә автоматларын асып, тау-таш арасына әфган халкының тынычлыгын яклап үз гомерләрен бирделәр. Күпме гаилә ут эчендә яшәде.Купме ананын газиз баласы өчен кайнар куз яшьләре чишмә булып акты.

А.б. Исән кайткан “әфганлылар” арабызда яши. Алар завод – фабрикаларда, туган җирләрендә эшли, гаилә кора, балалар үстерә. Ләкин аларның берсе дә сугышта алган орден–медальләрен тагып урам буйлап йөрми. Ә төннәрен алар кабат-кабат шул сугышны төшләрендә күрә. Аларның хәтерендә бүген дә меңәрләгән автомашиналар яна, дуслары, полкташлары һәлак була.

  1. Ил чакыргач, утлы давыл аша

Җиңү яулап алга бардыгыз.

Тәмуг газаплары күргәндә дә

Ирләр булып калдыгыз

  1. Абыйлар! Без сезнең кебек үк,

Нык уяу булырга әзербез.

Һәм сезгә лаеклы алмашлар,

Данлыклы солдатлар булырбыз.

  1. Эстафета безнең кулларда,

Нык, бердәм сафларда атларбыз.

Бу изге азатлык байрагын

Сакларбыз, сакларбыз! Сакларбыз!

  1. Куркытмас авыр киртәләр ,

Очраса да безнең юлларда ,

Эстафета булыр һәрвакыт

Корычтай нык, чыдам кулларда.

  1. Сез батыр солдат булгансыз,

Мин дә солдат булачакмын.

Сез тыныч ял итсен диеп,

Ил чигендә торачакмын.

  1. Вәгъдәбездә нык торырбыз,

Үтәрбез ил кушканны.

Беребез дә изге җиргә

Кул суздырмас дошманны.

  1. Безнең әфган сугышын онытырга хакыбыз юк.

Чит–ят җирдә киләчәкне раслап,

Башын салды япь–яшь кыю солдат.

Халык хәтереннән һичберкем дә

Юа алмас аны, юа алмас.

2 а.б. . Замандашлар! Сезгә мөрәҗәгать итәбез! Сезгә дә мөрәҗәгать итәбез, киләчәк буыннар! Азатлык өчен көрәштә гомерләре өзелгән батырларның истәлеген кадерләп саклыйк. Аларның исеме, онытылмас эшләре, якты маяк булып, буыннардан буыннарга күчсен! Каберләргә, һәйкәлләргә сукмак өзелмәсен. Тыныч йоклагыз, батырлар.

Укытучы. Хөрмәтле укытучылар, кадерле укучылар!

Җир йөзендә сугышлар башка кабатланмасын. Яшь егетләрнең гомере вакытсыз өзелмәсен, ата-аналар кайгы яше түкмәсен иде. Кеше бу дөньяга иҗат итү, җирне матурайту өчен яратылган. Без – тынычлык яклы!

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Внеклассное мероприятие"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Дефектоскопист

Получите профессию

Интернет-маркетолог

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

ӘФГАНСТАН — ЙӨРӘК ЯРАСЫ Укытучы. Исәнмесез, хәерле көн хөрмәтле  укытучылар, кадерле укучылар! Дәһшәтле Әфган сугышы тәмамлануга да 25 ел гомер узды. Ләкин бу сугыш китергән яралар һәм кайгы-хәсрәт әле дә онытылмый. Еллар үткән саен тирәнәя, күңелләрне газаплый, үкенү хисе уята.  Безнең бүгенге очрашуыбыз ерак Әфганстан җирендә гомере өзелеп мәңге яшь булып  калган солдатлар һәм ул дәһшәтле көннәрнең шаһиты булып яшәүче исәннәр хакында. 1 а.б. Күз явын алырлык кып-кызыл тюльпаннар. Сугыш һәм чәчәк. Әфган җирендә хезмәт иткәндә шушы күренешкә тап булган әфганчыларыбыз тирә-юнне тутырып чәчәк атучы кып-кызыл тюльпаннарны оныта алмыйлар. Ә бит алар йөзләре дә безнең тормышыбызда кып-кызыл тюльпаннар: тарих битләрендә трагик вакыйга шаһитлары буларак кереп калган үзенчәлекле язмышлары белән намусыбыз түрендә урын алган кешеләр. 2 а.б.          Әфганчы. Бу сүздә - илебез, халкыбыз тарихы, сугыш афәте, анда катнашучының гомеренә җитәрлек психо-эмоциональ тетрәнеше, җәмгыятебездәге социаль каршылыклар. Соңгы чиктә, бу сүздә - кешеләр бердәмлеге, дуслык, теләктәшлек, патриотизм хисләре. 15 нче февраль - совет гаскәрләре Әфган җиреннән чыгарылуга 25 ел тулган көн.  Шул еллардан бирле күп сулар акты, күп вакыйгалар кичердек. Әмма әфганчыларыбыз кичергән язмышны сулар – еллар гына юа алмый. Алар безнең белән, алар – безнекеләр. Укучы. Әфганстан, исемең шигъри синең,  Җирең сихри, кыя, таш-тауларың! Изге дуслык бурычын үтәр өчен  Сиңа китте бик күп якташларым..  Кыяларның булмый ак таплары, Аларның була тик ак ташлары.  Шул ташларны каннарына манып, Табутларда кайтты якташларым. 1 ук.Кичер, әнкәй, кичер, кайта алмавымны! Чит ил туфрагында ятып калганымны. 2ук.Язмышымны белми озак көткәнсеңдер. “Кайтмый калмас ул,” -дип өмет иткәнсеңдер. 1ук.Барсын илгә бирдем, ни бар көчем булды. Һәлак булуым да халкым өчен булды. 2ук.Кичер, әнкәй, кичер, кайта алмавымны! Чит ил туфрагында ятып калганымны. 1ук. Әфганстан..  Каян гына килеп керде соң безнең телебезгә бер үк вакыттта сихри дә, дәһшәтле дә булган  бу сүз? Килеп керде дә бар халыкны сискәндереп, сагаерга мәҗбүр итте, аналарның төн йокыларын качырды, илгә кургаш табутлар кайтарды.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 664 898 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 19.04.2014 844
    • DOCX 28.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Халилова Лариса Ринатовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Халилова Лариса Ринатовна
    Халилова Лариса Ринатовна
    • На сайте: 9 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 9761
    • Всего материалов: 6

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Копирайтер

Копирайтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Уверенность, уверенное поведение, воспитание волевых привычек, развитие учебной мотивации у детей и подростков

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 82 человека из 32 регионов
  • Этот курс уже прошли 248 человек

Курс повышения квалификации

Особенности реализации Федеральной рабочей программы воспитания в школе

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 92 человека из 32 регионов
  • Этот курс уже прошли 251 человек

Курс повышения квалификации

Деятельность классного руководителя в соответствии с ФГОС в условиях современной школы

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 747 человек из 75 регионов
  • Этот курс уже прошли 6 999 человек

Мини-курс

Инновационные методы обучения и игровые практики для детей с ОВЗ

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 58 человек из 28 регионов
  • Этот курс уже прошли 93 человека

Мини-курс

Разделение имущества при банкротстве: правовые аспекты и мировое соглашение

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Стратегия продаж и продуктовая линейка: успех в современном бизнесе

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
Сейчас в эфире

Консультация эксперта в сфере высшего образования. Как подготовиться к поступлению в вуз: простые ответы на сложные вопросы

Перейти к трансляции