Инфоурок Дошкольное образование Другие методич. материалыМероприятие на тему: "Иң-иң кадерлеләребез"

Мероприятие на тему: "Иң-иң кадерлеләребез"

Скачать материал

 

Муниципаль  мәктәпкәчә белем  бирү учреждениесе

“Актаныш авылы гомуми  үсеш бирүче  №2  балалар                                                 бакчасы”

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Иң-иң кадерлеләребез

 (Уртанчылар төркемендә әниләр бәйрәме)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Югары категорияле

тәрбияче Г.Ә.Мингазова

15 март 2016 ел

 

 

 

 

 

Иң-иң кадерлеләребез

Балагызның берәве сез,

Гаиләнең йөрәге сез.

Иминлекнең терәге сез.

Һәркемнең кирәге сез.

Сез чаялар, сез батырлар,

Сез дөньяда иң матурлар.

Сез булганга тормыш ямьле,

Сез булганга яшәү гамьле.

Хәерле көн, кадерле әниләребез! Сезне бәйрәмегез белән котлыйбыз! Сезгә ныклы сәламәтлек , иминлек , озын гомер телибез, һәрвакыт шат, сөйкемле , бәхетле булыгыз!“ Иң-иң кадерлеләребез” дип аталган бәйрәм иртәбезне башлыйбыз.

Бию: “Ямьле язлар җиткәч”

Котлау өчен сүз бакчабыз мөдире Ләйсән Рависовнага бирелә

1.Көннәр аяз, күктә алсу                        Ислам

Нур сибеп кояш көлә

Җиргә тама көмеш тамчы

Сагынып көткән яз килә.

Әйтегезче кайсы вакыт,

яздагыдан ямьлерәк,

Кыш айларында яратам

Әмма яз күңеллерәк

Җыр: “Яз җитә”

2.Этот праздник все мы любим               Нәзилә

Праздник бабушек и мам

Он весной приходит к людям

И улыбки дарит нам

Яркий день, весенний день

Радостно звенит капель

Весело весну встречаем

Мамин праздник начинаем

3.Кояш көлә, мин елмаям                          Әнвәр       

8 март бүген

Бүген әниләр бәйрәме,

шуңа күңелем шат минем

Котлыйм, Әнием, сине,

 Теләгем бар минем дә:

 Мәңге шулай кояш кебек

Балкы күңел күгемдә!

А.Б. Әниләребезне егетләребез бәйрәм белән котлап алсыннар әле

Җыр: “Солдатта булган диләр”

4.Нигә бүген бөтен җирдә               Ренар

Чәчәкләр балкый бездә,

Нигә кояш көлеп карый ,

Беләбез һәммәбез дә.

Бүген - Әниләр көне,

Бүген җирдә тантана.

 Кояш шуңа көлә бүген,

 Гөлләр шуңа шатлана.

5.Кадерле әниләр!                                Инеля

Бәйрәмегез сезгә бәхет,

Сәламәтлек  китерсен,

Көнегез гел шат булсын.

Елның һәрбер көне сезгә

Әниләр көне булсын.

6. Иң кадерле кешеләрне                    Гадел

Кадерлибез, зурлыйбыз.

Чын күңелдән һәммәгезне

Бәйрәм белән котлыйбыз.

7.Мактаулы безнең әниләр              Руслан

Данлы эшләре белән.

Әтиләр белмәгән эшне

Әниләр эшли белгән.

Наз гөлләре үсеп чыга

Сезнең җылы куллардан.

Кабул итегез котлаулар

Безнең ихлас җаннардан.

А.Б. Безнең Русланыбыз барлык әниләрне дә бәйрәм белән котлап үзенең җырын башкара 

Җыр: “Бәйрәм бүген”

А.Б. Безне кадерләп, иркәләп үстерүче Дәү әниләребез, Әбекәйләребез дә бар бит әле. Әйдәгез аларга матур җыр- шигырьләребезне бүләк итик

8.Өйгә кайтсам , өй балкыган,                        Н.Регина

Өйгә нур иңгән.

Ерак  җирне якын итеп

Әбием килгән.

Үзен ничек сагынганны

Белгән ул, белгән,

Күрим әле кызымны дип

Әбием килгән.

8. Бәлки минем әбине                                А.Әмир

Сез дә белә торгансыз

Әбиемне әби диеп

әйтүе дә уңайсыз

Әбием гел көлеп тора ,

йөзе нур сибеп тора

Көне буе ничек армый,

куллары биеп тора

10.Кыш көне салкын булса да                  Рүзәл            

Һич туңмый минем аяк

Җылыта аны Дәү әни

Бәйләп биргән йон оек

Сарык йоны җылы була

Бар бит тагын шунысы

Күчкән аңа Дәү әнием

Кулларының җылысы

11.Без йокыдан торуга                      Илгизәр

Табасыннан төшергән

Шундый ачы баланнан

Әбием бәлеш пешергән

Ай-яй тәмле бәлеше

Камыры да алланган

Ахры мичтә бәлеше

Куркуыннан балланган

12.Песню бабушке поем                        Эмир

Нежную, красивую

Поздравляем с Женским днем

Бабушкау любимую

А.Б. Әйдәгез әле балалар безне яраткан Дәү әниләребезгә, әбекәйләребезгә багышлап җыр җырлыйк

Җыр: “Әбием- әбекәем”

Сюрприз.6 (Яз кызы керә)

Яз кызы: Исәнмесез балалар, исәнмесез хөрмәтле кунаклар, әниләр, дәү әниләр, сеңел- апалар! Мин җир йөзенә шатлык, нур, җылылык өләшүче- Яз кызы булам. Мин сезгә язның беренче бәйрәме- Әниләр бәйрәмен дә алып киләм. Барыгызны да бәйрәм белән тәбрик итәм.

Исәнме яз, матур яз                                   Аделина

Безне сагынып килдеңме

Агачларга, куакларга,

Яшел чуклар элдеңме?

Яз кызы: Әйе, нәни дусларым

Сезне сагынып килдем мин

Сезгә аяз көннәр дә

Яңгыр да китердем мин.

Яз кызы: Һәм мин үзем белән бергә бик күп чәчәкләр алып килдем, әйдәгез әле бире килегез чәчәкләрем

Бию: “Чәчәкләр”

13.Мы на празднике поем          Әмирхан

И стихи читаем

А чтоб было веселей

Давайте поиграем

Яз кызы: Балалар, мин сезгә “Парын тап” дигән уен алып килдем.

Шарның яртысы кызларда, ә яртысын яз кызы егетләргә өләшә.

(Балалар уйный)

Яз кызы:Булдырдыгыз балалар!

А.Б.Безнең Раязыбыз яз турында бик матур җыр өйрәнгән әйдәгез әле тыңлап китик.

Җыр: Кояш  елмая

Миңа сезнең белән балалар бик күңелле булды. Китәргә дә вакыт җитте. Саубулыгыз! Хушыгыз!

А.Б. Хәзер балалар бәйрәмебезне дәвам итәбез

Җыр: “Хәерле көн”

Хәерле көн

14.Әнием гел балкып тора           Румия

Күктәге йолдыз кебек.

Мин дә тырышам булырга

Газиз әнием кебек!

Өйрәтәсең һәр нәрсәгә

Зур сабырлыклар белән.

Рәхмәт әйтеп тәбриклим.

8март  белән!

15.Минем әнием Чулпан                   Ясминә

Өләшеп тора гел наз.

Әниемнең эше бик күп,

Буш вакытлары бик аз.

Укытучы  булып эшли ул

Апа укыган мәктәптә.

Апам белән икебезне

Бик ярата , әлбәттә.

16.Әнием, мине нинди көйләр               Юлия

Көйләп тирбәттең икән?

Күңелемне моңланырга

Ничек өйрәттең икән?

Син иң озын җырларыңны

Миңа җырлагансыңдыр,

Көйләреңне төннәр буе

Миңа юллагансыңдыр

17.Мин әле дә Әнием, синең                        Адилә

Моңнарыңа елышам,

Асыл бишек җырларыңны

Хәтерләргә тырышам.

Искә төшерче шуларны –

Җаның моңга тулы ла!

Ул җырларың кирәк миңа

Җырлар өчен улыма,

Җырлар өчен кызыма!

Җыр:

А.Б. Безнең балалар үзләренең әниләре белән бик горурланалар, хәттә мактанырга да яраталар. Шуларның берсе безнең Камилебез

18.Минем әни бу дөньяның               Камил

 Иң чибәре, сылуы.

Нинди бәхет-

Һәр баланың

Үз әнисе булуы.

Борчыйсым килми әнине,

 Елмаеп, көлеп йөрсен.

 Иң матур әни икәнен

Бөтен дусларым күрсен!        

19. Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак,      Раяз

 Иң ягымлы кешеләр.

 Иң сөйкемле , мәрхәмәтле –

 Алар – безнең Әниләр!

Әни сүзе – иң бөек сүз,

 Юк аңа һичбер алмаш.

Иң-иң әйбәт кешеләр дә

 Әни кебек булалмас.

20.Иң-иң әйбәт балаң булып                 Фирүзә

Яшәсәм ярар иде.

Әниемнең ышанычын

Акласам ярар иде.

Иң кадерле кешебез син,

Сөекле әниебез.

Син булгаңга, без бәхетле,

Тыныч, рәхәт яшибез.

21.Көнгә ничә тапкыр “әни” дибез,               Нурислам

Рәхәт тә соң “әни” диюләр.

Шигырьләр һәм җырлар бүләк итик,

Бүләк итик матур биюләр.

Җыр: “Рәхмәт әнием”

А.Б: Безне әниләребез көн саен тәмле ашлар белән сыйлыйлар. Әйдәгез әле балалар әниләребезне мактап алабыз.

22.Иң-иң иртә кем тора?                       Йосыф

 Иң иртә әни тора.

 Без торганчы өстәлдә

Коймак белән чәй тора.

Иң-иң соңлап кем ята?

Иң соңлап әни ята.

Үз йокысын биреп ул

Безне күбрәк йоклата.

23. Пөхтә итеп өйне җыям,                  Зөһрә

Гөлләремә су сибәм.

Курчакларымны йоклатам,

Еласалар, юатам.

Менә ничек тырышам,

Әниемә булышам.

24. Әнием белән кибеттән                   Ранис

Ипи-сөт алып кайтам.

Борчулы булса әнием,

Тынычлан, дип, юатам.

Менә ничек тырышам,

Әниемә булышам.

А.Б. Кызлар үзләренең  әниләренә булышканнарын сезгә кадерле әниләр җыр аша җиткерәләр

Җыр: “Без яулыклар юабыз”

А.Б. Шушындый сылу кызларга багышлап Әнвәр бер бик матур җыр җырлап алсын әле.

Җыр: “Эх сез матур кызлар”

25. Газиз әнием!                                       Аделина

Иң сөйкемле  күзләр - әниемнеке.

Йомшак, җылы куллар - әниемнеке.

Иң-иң татлы сүзләр - әниемнеке,

Бөтен әниләргә кояш

Тигез өләшсен нурын

Таңыбыз нурлы булсын

Дөньябыз тыныч булсын!

 

26. Гомер буе кайгыртасың                     Регина

Безнең хакта әнием

Сүнмәс бәхет кояшыбыз

Син чынлап та әнием

Зәңгәр күгемдә ал кояш

Сүнмәсен, балкып янсын.

Әниләрнең  нурлы йөзе,

Гел көләч булып калсын

Җыр: “Мин әнине яратам”

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Мероприятие на тему: "Иң-иң кадерлеләребез""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Психолог

Получите профессию

Интернет-маркетолог

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 664 189 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 25.03.2016 825
    • DOCX 22 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Мингазова Гуляндам Ахматсафовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 8 лет и 1 месяц
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 8111
    • Всего материалов: 9

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Фитнес-тренер

Фитнес-тренер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Теория и методика адаптивной физической культуры в дошкольном образовании

Инструктор-методист по адаптивной физической культуре и адаптивному спорту

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 23 человека из 13 регионов
  • Этот курс уже прошли 73 человека

Курс повышения квалификации

Использование игровых пособий в обучении (блоки Дьенеша, палочки Кюизенера, круги Луллия, ментальные карты Бьюзена)

36/72 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 440 человек из 70 регионов
  • Этот курс уже прошли 2 743 человека

Курс повышения квалификации

Гуманно-личностный подход в воспитании детей

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 35 человек

Мини-курс

Эффективность обучения школьников на уроках литературы

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 20 человек из 11 регионов

Мини-курс

Особенности психологической помощи детям

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 590 человек из 76 регионов
  • Этот курс уже прошли 229 человек

Мини-курс

Феноменология в педагогике: основные концепции и их практическое применение

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе