Татарстан республикасы
Апас муниципаль районы
МБГУ
“Ш. Галиев исемендәге Бакырчы гомуми урта белем бирү
мәктәбе”

Г.Тукай туган
көненә багышланган әдәби кичә.
Төзүче: башлангыч
сыйныф укытучысы Валиева
Гөлфизә Филгат кызы
2014ел.
Мәңге яши Тукай
безнең күңелләрдә!!!
Максат һәм бурычлар:
Г.Тукайның
биографиясен искә төшерү, әсәрләренә күзәтү ясау;
шагыйрь иҗатына кызыксыну уяту;
шигырьләренә, әкиятләренә нигезләнеп Г. Тукай
шәхесенә, әдәби
мирасына мәхәббәт тәрбияләү;
фикерләү, иҗади сәләтләрен һәм сөйләмнәрен үстерү;
милли үзаң, үз халкың белән горурлану хисләре тәрбияләү.
Җиһазлау: Г.Тукай портреты, әкияткә
иллюстрацияләр, магнитафон, Г.Тукай
китапларына
күргәзмә, Г.Тукай фотолары буенча слайд- шоу,
плакатлар,рәсемнәр.
Катнашалар: Шүрәле, Былтыр, Су
анасы,Шәкерт,укучылар.
Зал бәйрәмчә бизәлә. Г.Тукай портреты һәм шигъри
юллар язылган плакатлар эленә,аның әкиятләренә ясалган иллюстрацияләр, балалар
ясаган рәсемнәр эленгән. Кичә җыр белән башлана.Плакат:
“Сәнгатебез күкләрндә-Кояшыбыз,
Аебыз,
Бер җиһанга күренерлек кадерле
Тукаебыз”.(И.Юзеев)
Халык җырчысы һәм Ватан улы”.(Г.Халит)
Г.Тукай
“Бәйрәм бүген” җыры җырлана.
Былтыр. Бүген нинди бәйрәм булсын
инде? Гөрләвекләр агып беткән, кырларда карлар эреп беткән? Бүген гап-гади
көн бит! Мин бернинди бәйрәм күрмим. Урманга утынга барам, утын бетеп килә.
Шүрәле. И Былтыр, Былтыр! Синең
бар белгәнең утын инде. Бәйрәм итә дә белергә кирәк.
Былтыр. Соң бүген нинди бәйрәм
булсын! Календарьда кызыл белән билгеләнмәгән бит.
Су анасы. Син, Былтыр, дөнья
куа-куа үзеңне барлыкка китереп, халыкка таныткан кешене дә оныткансың икән
инде, яхшылап уйнап кара әле, бүген нинди көн?
Былтыр. Дүшәмбе көн.
Шүрәле. Былтыр, синме соң бу?
Мине, кешеләрне кара урманга алдалап алып кереп кытыклап үтерүче хәйләкәрне
җиңә алган батыр, тапкыр, акыллы егетме? Сиңа ни булды?
Шәкерт. Я, ярар инде Шүрәлене
аптыратмагыз. Онытып җибәргәндер, исенә төшерегез.
Су анасы. Юк, мондый
хәл булырга тиеш түгел. Безне кешеләргә таныткан,
балаларның яраткан геройлары
иткән татар халкының бөек шагыйре Габдулла
Тукайны онытырга ярыймы соң. Бүген
26 нчы апрель – сөекле шагыйребезнең
туган көне бит. Аның тууына –
127 ел.
Алып баручы. Салкын кышлар үтеп
Яз
килгәндә,
Җылы яктан кошлар кайтканда,
Туган көнең синең,бөек Тукай,
Тугры халкың итә тантана!
Язның иң матур көнендә,
карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач куакларда бөреләр уянган чакта, яраткан
шагыйребез Г.Тукай туган.Ул 1886 елның 26 апрелендә Мөхәммәтгариф мулла
гаиләсендә дөньяга килә. Малай туып дүрт ай ярым үткәч, Мөхәммәтгариф хәзрәт
үлеп китә. Тол калган Мәмдүнәне Сасна мулласына кияүгә бирәләр. Бәләкәй Габдулланы
авылның Шәрифә исемле фәкыйрь бер карчыкка вакытлыча асрамага калдыралар. Әнә
шуннан шагыйрьнең газаплы авыр тормышы башлана.Үзенең кыска гына гомере
эчендә, гасырлар буе саклана алырлык, буыннан-буынга күчеп сөйләнерлек
әсәрләр иҗат итә алган шәхес ул.Шагыйрь узган юл озын түгел.Аның төп яшәү
урыннары- Кушлавыч-Сасна- Өчиле- Кырлай- Җаек һәм яңадан Казан. Шуңа
крамастан, ул тормышның ачысы- төчесен җитәрлек татыган, аны үзенең гүзәл әсәрләрендә
һәрьяклап яктырткан.( Слайд-шоу күрсәтелеп барыла.)
1 укучы.
Бик еракта балкып аткан
Бер гүзәл апрель таңы,
Бирде сине бу җиһанга
Әй, шагыйрьләр солтанын.
3 укучы. Шагыйрьләр солтаны булып
Тусаң да,Тукай, җиргә
Җәбер, золым, кимсетүләр
Туры килгән күрергә.
4 укучы. Бәйрәмнәрең алда икән
әле
Кара, шагыйрь, бүген текәлеп
Халкың килде сиңа мәхәббәтен,
Ал
чәчәкләр белән күтәреп.
5 укучы. Буын арты буын
алмшыныр,
Гасыр
арты узар гасырлар
Шигъриятең
һәйкәленә шулай
Язлар
һаман гөлләр ташырлар.
6 укучы. Бу- Тукаең синең, мәшһүр
Кырлай,
Урманыңның
моңлы җырчысы:
Кара
урманнарны яктыртучы
Йолдызларның
иң-иң нурлысы.
7 укучы. Бөек Тукай
– газиз җир – суымның
Иреккә
сусаган саф кошы
Җир –
Ананың бөек яклаучысы,
Җир
шарының якты балкышы.
8 укучы. Дөньяда
бик аз булыр
чын
шагыйрь Габдулладай;
Ул –
караңгы төндә яктырткан
матур ак тулган ай.
9 укучы. Күп
китапларның арасында
аның
китаплары-
Ап –
ачык нурлар чәчеп,
күренеп
тора һәр яклары.
Җыр “Тукай абый”
Алып баручы: “Балаларыбызның күзе
гүзәл нәрсәләр күрергә вә борыннары да хуш вә татлы нәрсәләр иснәргә
ияләшсен”, - ди, Г.Тукай. Ул балалар өчен күпсанлы
әсәрләр иҗат итә, җыентыклар
бастырып чыгара. Менә хәзер берничәсен искә
төшереп китик әле. Мин табышмаклар
әйтәм, ә сез аларның кайсы әсәргә туры килгәнен әйтергә тиеш. Игътибар белән
тыңлагыз:
1. Нәкъ
кеше кебек үзе
Бар
маңгаенда мөгезе.
“Былтыр
кысты” дип кычкыра,
Туганнарын
чакыра. (“Шүрәле әкияте”)
2.Туннарга
киендерә,
Җылыта,
сөендерә.
Тоягы
була ярык,
Исеме аның ... (“Кәҗә белән
сарык”)
3.Кулы юк, балчык ташый,
Балтасы
юк, өй ясый. (“Карлыгач” шигыре)
4.Кешенең
якын дусты,
Йортның
тугры сакчысы.
Аннан
гел игелек көт,
Ә исеме ничек? (“Кызыклы
шәкерт”)
5.Чуар,
йомшак күлмәге,
Тотсаң
уңа бизәге.
Тоттырмый
китә очып,
Я кала җирдә коелып. (“Бала
белән күбәләк”)
6.Җәен
соры, кышын ак,
Аңа
шулай яхшырак. (“Бичара
куян”)
Алып баручы. Рәхмәт, балалар. Г.Тукай
әсәрләрен яхшы беләсез икән. Карагыз әле, балалар! Шүрәлебез дә белде инде,нинди бәйрәм икәнен. Әйдәгез әле аның күңелен
күтәрик, бер уен уйнап алыйк.
“Шүрәле” уены оештырыла.
Шүрәле уртада, балалар
болай диләр:
Аптыраган,йөдәгән,
Шүрәлене
күр әле.
Әй,
Шүрәле, Шүрәле
Безнең
янга кил әле.
Син яхшы бит, син әйбәт
бит,
Бергәләп
көлик әле.
Шүрәле (җырлый)
Бигрәк озын кулларым,
Күзләрем
йөреп тора.
Килеш-килбәтемне күргәч
Көләсең килеп тора
Мин Шүрәле, Шүрәле
Чакыргач
килдем әле
Әйдәгез, бераз үзегезне
Көлдереп алыйм әле.
(Шүрәле балаларны
кытыклый,балалар көлмәскә тиеш.Кем көлә,шул үзе Шүрәле була. Аннан соң төрлечә
кыланып бии.Бию тәмамлангач, Шүрәле рәхмәт әйтеп чыгып китә.)
Мин сезгә бик
рәхмәтле,
Һәрчак шулай
Шүрәлегә
Булыгыз
мәрхәмәтле.
Алып баручы. Әкиятләрдәге Шүрәлеләр
Кырлаеңда
яши бүген дә.
Шигырь
чишмәләрең җырга күчеп,
Яши
сандугачлар телендә.
Ничә
буын сине иң кадерле
Бер
кешесе итеп сагына.
Син
остаз да,мөгаллим дә булып,
Яшисең
күк туган ягыңда.
Еллар үткән, ара ерагайган саен
Тукаебыз безгә якыная, кадерлерәк була бара. Аңа булган чиксез ихтирам безнең
күңелләрдә онытылмаслык урын ала.Төптән уйлап баксаң, без чыннан да гомер буе
Габдулла Тукай белән бергә яшибез. Җаныбыз аның шигырьләреннән, ул тудырган
гаҗәеп дөньядан аерыла алмый. Аның туган көне көнне, әйдәгез, бәләкәй Апуш
артыннан йөрик, олы шагыйрьгә ияреп шигърият дөньясына үтик , Г.Тукай
шигырьләрен искә төшереп китик әле.
Балалар үзләре өйрәнгән Г.Тукай
шигырьләрен сөйлиләр.
Алып баручы. Һәр тарафтан
Тукай җырын тоям
Сукмагымда
– Тукай эзләре,
Күңелемдә
балкый, маяк булып,
Тукай
моңы, Тукай эзләре.
1 укучы. Кем
уйлады икән, ятим бала,
Якты
йолдыз булып калкыр дип,
Мәңге,
мәңге халын йөрәгендә,
Халык
күңелендә балкыр дип.
2 укучы Телсез идек, Тукаебыз телле
итте,
Җырсыз идек, Тукай безне
җырлы итте,
Күгебездә
балкып торган йолдыз булып
Кара
төндә өстебезгә энҗе итте.
4 укучы Халык
күңеле- синең күңелең,
Ил
гомере- халык гомере кебек
Озын
булсын, шагыйрь гомерең!
Халык
гомере – мәңгелек диләр,
Ә син
: Тукай, халык куенында
Илең
белән мәңге бергә син
Мәңгелекнең олы юлында.
5 укучы Тукай исән,
Тукай йөрәкләрдә
Аның шигырьләре дан алган.
Шуңа күрә халкым күңелендә ул
Мәңгелек булып калган.
Ярата сине халкым, Тукай,
Һәм онытмас
мәңгегә.
6 укучы Тарих бик
күп исемнәрне белә,
Бөек
исемнәргә дөнья бай.
Сәнгать
дөньясында маяк булып,
Мәңге
яши, яшьни яшь Тукай!
7 укучы Халкым
күңеленә ак нур сиптең
Кара
төндә булдың якты ай.
Шаулы
язның сүнмәс тугаедай,
Мәңге
дәртле җырчы син, Тукай!
Алып баручы: Котлы
булсын ил рухланып
Бәйрәм иткән Тукай көне.
Тукай көне,Тукай көне-
Туган телнең туган көне!
.
Кичәне “Туган тел “ җыры белән тәмамлау. .HYPERLINK
"mailto:giniya
Кулланылган
әдәбият.
1. И.Юзеев, Г.Халит
шигырьләре.
2. ”Мәгариф” журналлары.
3. Г.А.Шәмсетдинов.Онытылмас
мәктәп еллары.
4. Г.Тукай.Исемдә
калганнар.
5. Балалар өчен
җыентык. Раушан көзгесе.
|
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.