Инфоурок Дошкольное образование КонспектыПлан конспект на тему "Тел күрке - сүз"

План конспект на тему "Тел күрке - сүз"

Скачать материал

Муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем  бирү учреждениесе

“Актаныш авылы гомуми  үсеш бирүче  №2  балалар                                                 бакчасы”

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Тел күрке- сүз

 

(Мәктәпкә әзерлек төркемендә

балаларны грамотага өйрәтү эшчәнлеге)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                          Югары категорияле тәрбияче                             Г.Ә.Мингазова

 

 

 

 

Тема: Тел күрке- сүз.

Максат: Аваз һәм хәрефләрне   танып белү, сүзнең аваз составы һәм җөмлә төрләре турында белемнәрен булдыру, сөйләм культурасын үстерү өстендә эшләүне дәвам иттерү.

Бурыч:  Туган телебезгә мәхәббәт һәм кызыксыну тәрбияләү, 

- грамотага өйрәтү шөгылендә алган белемнәрен ныгыту.

- сузык һәм тартык авазларның әйтелешен кабатлау һәм ныгыту өстендә эшләү ;

- сүзләрне иҗекләргә бүлү, сүзләрне ачык һәм дөрес әйттерү күнегүләре эшләтү ;

- Берничә сүздән торган җөмлә төзүне,  аларның төрләрен аеруны дәвам итү. Хикәя, сорау, өндәү җөмләләрне дөрес интонация белән әйтүләренә ирешү.

-”Р ” авазы һәм хәрефе  белән таныштыру.

Интеграль белем бирү өлкәләре: «Сөйләм үсеше», «Физик үсеш»,«Эстетик сәнгать үсеше»

Методик алымнар һәм чаралар: уен, аралашу, үз-үзеңә хезмәт,танып-белү, музыка, матур әдәбият.

Сүзлек: “Р”авазы һәм хәрефе, биштәр,

Җиһаз: проектор, картиналар, схемалар, фломастер.

Эшчәнлек төзелеше:

1. Балаларны психологик көйләү

2. Үстерешле диалог

3. ”Дәвам ит!” уены

4. “Серле чәчәк” белән уеннар

5. ”Р”авазын өйрәнү

6. Ял минуты

7. “Зөхрә суыктан курыкмый” картинасы буенча эш

8. “Модель буенча сүзне әйт!” уены

9. Кроссворт чишү

10. Йомгаклау.

Барышы: 1.“Туган тел” җыры яңгырый. Кунаклар кереп утыра. Исәнләшү.

-Исәнмесез, хәерле иртә!  Хәерле иртә балалар. Бүген безнең шөгелебезгә кунаклар да килгән. Әйдәгез алар белән исәнләшик.

Исәнмесез кунаклар. Аларга карап елмаябыз һәм  урындыкларга утырабыз.

-Алар безгә ни өчен  килде микән? “Туган тел” җырын ишетеп кергәннәрдер.

-Мөгаен шулайдыр. Ә сез “Туган тел” җырының сүзләрен беләсезме? Аны кем язган?

-Туган тел турында тагын нәрсәләр беләсез?

-Шигырьләр, мәкальләр беләбез.Әйдәгез мәкальләр әйтешәбез. ”Дәвам ит!” уены

Мин башлыйм,ә сез дәвам итегез.

-Тел күрке-                                                                      сүз

-Иле барның                                                                  теле бар

-Тел- белемнең ачкычы,                                            акылның- баскычы.

-Ачы тел- зәһәр,                                              татлы тел- шикәр.

-Теле барлар халык булган,             теле юклар балык булган.                                 

Ә хәзер әйдәгез көзгеләрегезне алыгыз, аңа карап елмаегыз.Елмаябыз, чөнки иреннәребез бик матур.Әйдәгез телләрегезне күрсәтегез әле. Аларның бик тә уйныйсылары килә икән. Әйдәгез әле, бераз уйнатып алыйк аларны. Тел очын өске тешләргә тидерик. Хәзер аскы тешләр артына яшерик. Телнең уртасын өскә күтәрик, аска төшерик. Менә телләрегез бераз уйнап алды.

    Карагыз әле балалар, сезнең күтәренке күңелегездән, матур итеп елмаюларыгыздан, дөрес җавапларыгыздан менә нинди матур, “серле чәчәк” үсеп чыккан. Бу гади чәчәк түгел, әгәрдә таҗының икенче ягын әйләндереп карасаң, биремнәре дә бар.

    Әйдәле Алинә, чәчәкнең беренче таҗын тартып ал. .

  Беренче таҗ: ”Туган телем”

Җир йөзендә яшәгән халыкларның телләре бик күп төрле. Ләкин һәр халыкның туган теле бар. Безнең туган телебез нинди тел була?

-Татар теле.

-Татар теле безгә ни өчен кирәк? Сөйләшергә, дуслашырга, аралашырга һ.б.

-Сөйләм нәрсәләрдән тора?(җөмләләрдән)

-Җөмлә нәрсәдән тора? (сүзләрдән)

-Сүз нәрсәдән тора? (иҗекләрдән, авазлардан)

-Димәк, сөйләмнең иң кечкенә берәмлеге аваз булды.

2.Иң кыска сүзләрне әйтергә (ә, и, у, о)

Үзегез белгән иң озын сүзне әйтергә(велосипед, пирамида, телефон, традесканция)

-Сүзләр бер аваздан һәм күп аваздан булырга мөмкин икән.

Икенче таҗга курчак рәсеме ясалган.

Хәзер балалар мин сезгә бер хикәя сөйлим, тыңлап утырыгыз.

 Бер сабый бала зурлар белән ашап утырганда елый башлагач:

- Нигә елыйсың дип сораганнар. Бала:

- Бик кайнал, авызны пешелә,- дигән.

-Бала нинди авазны әйтә белми?

- “р” авазын.

- Балалалар, ә сез “р” авазын әйтә беләсезме? Яле бергәләп әйтик: Көзгеләрне алабыз - рррррррр ”Р”авазын әйткәндә,телнең алгы өлеше өске тешләргә (теш казналарына)тиеп калтырый. ”Р”авазы-яңгырау тартык.

Калын,нечкә итеп әйтү.

Ра- ра- ра, рә, рә, рә.

 Ру- ру-ру, рү- рү- рү.

    Ры- ры-ры, ри- ри- ри.

 

Әйдәгез курчакка исем кушабыз балалар. Аның исеменә “р” авазы керсен. Зөхрә курчак нинди? Матур, акыллы...

Ул безгә ”р”авазын өйрәнергә килгән. Карагыз әле балалар, нәрсә бу?-ручка, әйдәгез бергәләп әйтеп карыйк, беренче нинди аваз ишетәсез? “ръ” Калын әйтелә. ..........    Бу нәрсә? Беренче нинди аваз ишетәсез “рь”нечкә әйтелә.  “Р” хәрефен күрсәтәм,  әйттерәм- эр, эр, эр.

Әйдәгез  матур сәйләннәребез белән “Р” хәрефен язабыз.  (Без күрәбез язабыз икән ул “эр” хәрефе була.  Ә инде ишетәбез, әйтәбез икән “р” авазы була) Бик матур булды.

 ”Р”авазын кертеп сүз уйлагыз:

 а) аваз сүз башында (ромашка, ручка)

 б) сүз уртасында (карандаш, урман, урам)

 в) сүз ахырында (фломастер, дәфтәр)

2. Ә хәзер сары схемаларыгызны алыгыз мин сүзләр әйтәм, ә сез шул сүзләрне иҗекләргә бүлеп күрсәтерсез.  Бара, әни, шар, рәсем, рам.

3. Курчак сүзе белән җөмлә уйлыйбыз.  (Мин курчак белән уйныйм...)

Зөхрә курчакның өен бизик әле. Предметларга “р” авазы керсен.

Өченче таҗны үзем тартып алам.

  Өченче  таҗ :  Физкультминутка.

                   Шаян балалар.

 Бигрәк шаян инде без,

 Тик тормыйбыз бер дә без,

 Кулларны күтәрәбез,

 Аннары төшерәбез.

 Чүгәлибез, торабыз,

 Башны уңга борабыз,

 Аннан сулга карыйбыз,

  Һәм сикерә башлыйбыз.

  Шул арада иелеп,

  Басарга өлгерәбез.

  Тирән итеп сулыйбыз,

  Ял итәргә туктыйбыз.

Дүртенче таҗ: Схемалар ясалган. Билгеләр төшкән таҗ.(.!?)

Мин җөмләләр әйтәм сез  шул җөмләләрнең схемасын эшләрсез. Бер бала тактада эшли.

   Җөмләләр:

1. Зөхрә укырга бара. Мәктәптә кем укыта? Син тырышып укы!

-Тактага карагыз әле, кемнеке дөрес түгел, дөресләгез. Кемнәр дөрес эшләде? Кул күтәрә.

Тактага “Зөхрә суыктан курыкмый” картинасы куела. Картинага карап җөмләләр төзербез.(хикәя,сорау,өндәү- схема күрсәтелә)

Көн нинди матур!   Аюыңны  югалтма!

Мондый җөмләләр максаты һәм әйтелеше буенча соклануны, боеруны белдерәләр, көчле тойгы белән әйтеләләр. Алардан соң нинди билге куела? (схема күрсәтелә)

 Тыныч тавыш белән әйтелгән җөмләләр- хикәя җөмләләр булалар. Хикәя җөмләдән соң нәрсә куела? (схема күрсәтелә)

Сорауны белдергән җөмләләр сорау җөмләләр була. Алардан соң нинди билге куела? (схема күрсәтелә)

-Сез бик матур җөмләләр төзедегез.

  “Модель буенча сүзне әйт!” уены

Фишкалар белән сүзләр языйк (рам, бир, ара, әрем)

Бишенче, соңгы таҗны кайсыгыз тартып ала?

Бишенче таҗ: “Зөхрәгә уку әсбаплары ясарга ярдәм ит!”

Аларның исемнәрендә “р” авазы булсын ( Балалар нәрсә ясаганнарын әйтәләр: ручка, карандаш, бетергеч, фломастер, дәфтәр, һ.б.) 

Әйдәгез хәзер кроссворт чишәбез.

1)Бишәү чәчә берәү җыя.-дәфтәр

2)Ясалган ул плассмастан

Уч төбенә дә сыя

Батарей куйсаң мисалларны

Бик тиз санап та бирә

3)Китап, дәфтәр тутырып, күп 5 леләр сыйдырып алып кайта торган әйбер.

4) Үзе йөзә, чылбыр тезә,кәгазь өстен бизәкли

5)Кечкенә генә бөтерчек син ясаганны юк итә

6)Бер ояда алты дус.

Алтысында алты төс

Ләкин алар барысы да

Башкаралар бер үк эш.

1) Дәфтәр

2)Калькулятор

3)Биштәр

4) Фломастер

5) Бетергеч

6) Карандаш

    Әлифба              

Ни өчен уку әсбаплары арасына  әлифбаны ясамадыгыз? Чөнки Әлифба сүзендә “р” авазы юк

Регина шигырь сөйли.         

            Рәсем ясый беләм инде

        Белмим тик яза гына

           Язарга да өйрәнермен

Әле ел азагына.

 

Анализ ясау.

    Йомгаклау.

1.     Балалар, бүген без сезнең белән нәрсәләр эшләдек?

2.     Шөгыльнең кайсы өлеше сезгә кызыклы тоелды?

3.     Нинди яңалыклар белдегез?

 

Ярый, балалар, рәхмәт. Шөгыльдә үзегезне яхшы яктан гына күрсәттегез. Ә хәзер кунакларыбыз белән хушлашыр вакыт килеп җитте. Саубулыгыз кунаклар. Шөгыль тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт. 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "План конспект на тему "Тел күрке - сүз""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

SMM-менеджер

Получите профессию

Методист-разработчик онлайн-курсов

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 664 542 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 25.03.2016 576
    • DOCX 20.6 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Мингазова Гуляндам Ахматсафовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 8 лет и 1 месяц
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 8112
    • Всего материалов: 9

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Фитнес-тренер

Фитнес-тренер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Организация краеведческой деятельности детей в учебно-воспитательном процессе начальной школы

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 248 человек

Курс повышения квалификации

Современные педтехнологии в дошкольном образовании

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 169 человек из 49 регионов
  • Этот курс уже прошли 577 человек

Курс повышения квалификации

Программа работы с неуспевающими и слабоуспевающими учащимися старшего дошкольного и младшего школьного возраста

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 131 человек из 37 регионов
  • Этот курс уже прошли 259 человек

Мини-курс

Общие понятия и диагностика антивитального поведения

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Комплексный подход к работе с детьми с тяжелыми нарушениями развития

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Финансовое моделирование и управление инвестиционными проектами

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе