Татарстан республикасы
Яр Чаллы шәһәре 52 нче гомуми
белем бирү мәктәбенең
башлангыч сыйныф укытучысы
Хәмзина Миләүшә Данил кызы.
ТЕМА. П,п хәрефләре.
МАКСАТ: беренче сыйныф
укучысының хәтерендә баш [П ] һәм юл [п] хәрефләренең төгәл күрү-хәрәкәт образын тудыру, аларны
язарга һәм алгоритм буенча башка хәрефләр белән тоташтырырга өйрәтү;
укучыларда фонематик ишетү һәм аваз
әйтү кульурасын үстерү ;
п хәрефе кергән сүзләр төзи
белү;
сөйләм эшчәнлегенең төре буларак
язуга уңай мөнәсәбәт һәм тотрыклы танып-белү мотивы тәрбияләү .
Универсаль (гомум) уку эшчәнлегендә:
Шәхси: үз эшчәнлегеңә бәя бирергә;
Регулятив: П, п хәрефләрен язганда охшаш элементларны
кулланырга;
Танып-белү: п хәрефләренең калын һәм нечкә әйтелешле
сүзләрдә бер үк төрле язылышын танырга;
Коммуникатив: иптәшләр белән аралашып эшләргә
өйрәнергә.
ҖИҺАЗЛАУ: презентация, ноутбук, экран, проектор,
биремле карточкалар.
МАТЕРИАЛ. “Язарга өйрәнү дәфтәре” №2,
“Әлифба”Р.Г.Вәгыйзов, С.Г.Вәгыйзова, 79-83 нче битлэр
Кулланылган технология: Сингапур укыту системасы
структураларында класс-дәрес эшчәнлеге
Дәрес барышы:
Укучылар төркемнәрдә эшлиләр. Традицион булмаган
утыру( йөзгә-йөз, җилкәгә-җилкә куеп, бер өстәлдә 4 укучы утыра)
I. Оештыру өлеше. ( ХАЙ ФАЙВ –
тынычлану сигналын куллану, игътибарны туплау, кул ишарәсе белән)
1) Укучыларның дәрескә әзерлекләрен
тикшерү.
2) Дәфтәрләрне барлау.
3) Дәрес максатын хәбәр итү.
4) Уңай психологик халәт булдыру.
II. Актуальләштерү.( МЭНЭДЖ-МЭТ куллану)
1 )Сорауларга җавап бирү.ТЭЙК ОФ-ТАЧ ДАУН (бас- утыр)
-Кемнәр беренче сыйныф укучылары?
-Кемнәр бүген тешләрен чистартты?
-Кемнәр Чаллы шәһәрендә яши?
-Кемнәр авылда яши?
Кемнәр җәй айларында туган?
-Кемнәр Кыш бабайны ярата?
-Кемнәрнен бүген яңа хәреф язарга өйрәнәсе килә?
2)Үтелгән хәрефне кабатлау.
-Узган дәрестә нинди хәреф белән сүзләр яздык? (о, йо)
РАУНД ТЭЙБЛ (һәр команда бер биткә чиратлашып о
хәрефе кергән сүзләр уйлап яза )
3)КОНТИНИУС РАУНД РОБИН (билгеле вакыт эчендэ
сүзләрдәге (о) авазының әйтелешен билгеләргә)
кош сок
торт ком
III. Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру.
1) Рәсемгә карагыз әле.Бу нәрсә?
П- Песи:” Мияу-мияу,- ди.-
Мин һәрвакыт уяу , –ди,-
Тычкан тотам , май ашамыйм,
Хуҗам җыеп куя!-ди.
-Бер-берегезгә әйтегез, нинди яңа хәреф күрәсез? (П,
п)
-Язылышына игътибар итегез. Кайсы хәрефләр белән
охшаш? СИНГЛ РАУНД РОБИН (түгәрәк буйлап һәр укучы җавап биреп чыга( Р,г)
-язу дәфтәрендәге п хәрефенең язылышын күзәтү:
-тактада п , П хәрефенең язылышын аңлату, тактлап язу ;
IV.Физминутка.
МИКС-ПЭА-ШЭА (музыка астында хәрәкәтләнеп алалар,
музыка тынгач, нинди хәреф язарга өйрәнгәннәрен әйтәләр)
-Песи сүзе ничә иҗектән тора?
-Туп сүзендә ничә аваз бар?
V. Тема өстендә эшне дәвам итү.
1)-П хәрефен һавада язып карыйбыз;
-Дәфтәрләрне ачабыз, авыш итеп куябыз, ручкаларны
дөрес итеп тотабыз.
Дәфтәрләрдә мөстәкыйль язу, тикшерү (иптәшеңнекен
тикшер, күзәт, хатасын төзәт)
2) Сүзләр язу;туп, тап, апа, ипи, парта;
3)Җөмләләр язу; Парта чиста.
VI.Физминутка
Без яздык, без яздык
Безнең бармаклар талды.
Әз генә ял итәбез,
Тагын язып китәбез. (бармакларны ял иттерү)
VII. Укытучы белән эшчәнлек.
Картинага карап [ п] хәрефе кергән сүзләр уйларга һәм
җөмләләр төзергә.
Чулпан апа ипи пешерә.(дәфтәрләрдә җөмләне яздыру)
VIII.Рефлексия.
Уен “Кем күбрәк?”РАУНТ ТЭЙБЛ (чиратлап кәгазь битенә сүзләр
язалар)
IX. Йомгаклау.
1) Сорауларга җавап бирү:
- [п] авазы нинди тартык?
- Дәрес сезгә ошадымы?
-Нинди кыенлыкларга очрадыгыз?
-Һәркем үзенең эшчәнлеген бәяли (почмакларга баса
КОНЭРС)
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.