4.Ял минуты. Аудиокассетада кошлар
тавышы.
Урман буйлап сукмактан гына барабыз. Чәчәкләрне,
үләннәрне таптарга ярамый, як-ягыбызга карыйбыз.Ой бер кош оясы очып төшкән,
балалары да бар.Берәмләп кош балаларын агаяка куябыз. Урман җәнлекләрен
куркытмас өчен аяк очларында барабыз, кошлар тавышын тыңлыйбыз.
5.Тест. Табигый зоналар.(төркемләп
эшләү)
1нче төркем өчен
1.Поляр балкышы кайсы зонада күзәтелә?
А)Тундрада
Б)Арктик чүлләр зонасында
В)Дала зонасында
2.Болан көтүләре кайсы зонада үрчетелә?
А)Тундрада
Б)Урманнар зонасында
В)Субтропиклар зонасында
3.Кайсы зонада бер яктан диңгез
җылыта,икенче яктан таулар салкын җилләрдән саклый.
А)Урман зонасын
Б)Субтропикларны
В)Чүлләрне
4.Күпьеллык туңлык катламы кайсы зонада?
А)Далада
Б)Катнаш урманнарда
В)Тайга урманнарында
5.Поляр көннәр,поляр төннәр кайсы
зоналарда күзәтелә?
А)Арктик чүллекләр һәм тундрада
Б)Катнаш урманнарда һәм тайга
урманнарында
В)Чүлләр һәм далаларда
6.Без яшәгән территория кайсы зонага керә?
А)Субтропиклар
Б)Тайга урманнары
В)Катнаш урманнар
7.Кайсы зонада көтүлек җирләрен алмаштырмаганда
табигатькә куркыныч яныйґ?
А)Дала
Б)Чүлләр
В)Урманнар
8.Кайсы зонада көннәр чамасыз эссе, ә
төннәр салкынча була?
А)Субтропикларда
Б)Далада
В)Чүлләрдә
9.Кайсы зона гүзәл табигате, ял йортлары,
җиләк-җимешләргә аеруча бай булуы белән аерылып тора?
А)Урманнар
Б)Далалар
В)Субтропиклар
10.Дөяләр кайда яшәүгә җайлашкан?
А)Арктик чүллекләрдә
Б)Чүлләрдә
В)Длаларда
2 нче төркем өчен
1.Поляр балкышы кайсы зонада күзәтелә?
А)Тундрада
Б)Арктик чүлләр зонасында
2.Болан көтүләре кайсы зонада үрчетелә?
А)Тундрада
Б)Урманнар зонасында
3.Кайсы зонада бер яктан диңгез
җылыта,икенче яктан таулар салкын җилләрдән саклый.
А)Урман зонасын
Б)Субтропикларны
4.Күпьеллык туңлык катламы кайсы зонада?
А)Далада
Б)Катнаш урманнар
5.Поляр көннәр,поляр төннәр кайсы
зоналарда күзәтелә?
А)Арктик чүллекләр һәм тундрада
Б)Катнаш урманнарда һәм тайга
урманнарында
6.Без яшәгән территория кайсы зонага керә?
А)Субтропиклар
Б)Тайга урманнары
7.Кайсы зонада көтүлек җирләрен
алмаштырмаганда табигатькә куркыныч яныйґ?
А)Дала
Б)Чүлләр
8.Кайсы зонада көннәр чамасыз эссе, ә
төннәр салкынча була?
А)Субтропикларда
Б)Далада
9.Кайсы зона гүзәл табигате, ял
йортлары, җиләк-җимешләргә аеруча бай булуы белән аерылып тора?
А)Урманнар
Б)Далалар
10.Дөяләр кайда яшәүгә җайлашкан?
А)Арктик чүллекләрдә
Б)Чүлләрдә
6.Без һәр зонаның үзенчәлекләрен
карап, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы белән танышып бардык.Хәзер
видеотасманы карап белемегезне ныгытыйк әле.
7.Һәр зонада экологик проблема бар.Димәк
бу саклауга мохтаҗ үсемлек һәм хайваннар дигән сүз.Экологик проблеманы чишү
максатыннан тыюлыклар ачылган һәм кызыл китап барлыкка китерелгән.(Кызыл
китапны күрсәтү)
8.Перфокарта буенча эш.
Һәр табигый зонада туклану чылбыры үрелеп
бара.Сез миңа туклану чылбырындагы эзеклекне тутырыгыз.
III.Йомгаклау.
1.Өйгә эш.Киләсе дәресләрдә без туган
якның табигате, үсемлекләр, хайваннар дөньясы белән тирәнрәк танышырбыз.Ә сез
өйдә “Туган ягым”темасына хикәя язып килегез.
2.Билгеләр кую.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.