“Сөйләм
һәм уку эшчәнлеге төрләре” юнәлеше буенча
|
- фольклор әсәрләрен (такмак, җыр, санамыш, табышмак,
мәкаль, әйтем, әкиятне) аңлап зиһенгә кабул итә һәм аера белергә;
- төрле жанрдагы (хикәя, шигырь, әкият) әсәрләрне
кычкырып укырга һәм эчтәлек буенча сорауларга җавап бирергә;
- әдәби әсәрне дөрес итеп әйтергә (авторның
исем-фамилиясе, әсәрнең исеме);
-
китап тышлыгын модельләштерергә: авторын, исемен, жанрын һәм темасын (туган
ил, балалар, хайваннар, табигать турында сөйләргә)
|
- укылган әсәрнең әхлакый эчтәлеген аңларга; әсәр һәм
геройлар турында фикерләрен җикерергә;
-
әсәр өзекләреннән укылган әсәрләрне танырга.
-
әдәби әсәрләрне анализларга, аларның билгеле бер
жанрга каравын, идеясен тотып ала белергә;
- геройларга
характеристика бирергә, төрлеәсәрдәгебер яки берничә
геройнычагыштыра белергә;
- төрле
жанрдагы әдәби әсәрләрне ишетеп кабул итергә, эчтәлекне дөрес аңларга;
- әдәбиятның
образлы дөньясын сүз сәнгате күренеше буларак аңларга, әдәби әсәрләрнең
эстетик ягын кабул итәргә.
|
Регулятив
күнекмә
1. Теләсә
нинди эшчәнлектә иң беренче проблеманы аерып ала, аның чишелеш юлларын
билгели, аерып алынган проблеманы мөстәкыйль хәл итә, рефлексия ясый, үз
эшенә адекват бәя бирә: булган
белем нәтиҗәсен анализлый, киләчәк нәтиҗәне планлаштыру; үз проблемаларын тиңләштерә,
төп проблеманы билгеләү; билгеле проблема нигезендә эшчәнлеккә максат куя,
мөмкин булган чишү юлларын билгеләү.
2. Мөстәкыйль рәвештә
максатка ирешү юлларын, шулай ук альтернатив юлларын планлаштыра белү: роблеманы
чишү планын төзү (проект өстендә эш); уку һәм танып-белү мәсьәләләрен
чишкәндә туган потенциаль авырлыкларны билгеләү, аларны бетерү чараларын
табу; уку һәм танып-белү мәсьәләләрен чишүнең шартларын, шулай ук бирелгән
вариантлардан таба, билгели белү.
3. Үзеңнең чынбарлыкны үзгәртүгә
юнәлтелгән адымыңны планлаштырылган нәтиҗәләр белән тиңләштерә белү, нәтиҗәгә
ирешү процессында үз эшчәнлегеңә контроль ясый белү: педагог һәм яшьтәшләре белән
бергә уку эшчәнлеген бәяләү һәм көтелгән нәтиҗәләрнең критерийларын билгели
белү; үз эшчәнлеген бәяләү һәм көтелгән нәтиҗәләрнең критерийларын билгеле
бер системага салу (шулай ук өстен булганнарын сайлый белү); үз эшчәнлегеңнең
бәяләү инструментларын сайлау,тәкъдим ителгән шартлар һәм таләпләр рамкасында
эшчәнлегеңә үзконтроль ясау; көтелгән нәтиҗәгә ирешә яки ирешә алмау
сәбәпләрен аргументлаштырып,үз эшчәнлегеңә бәя бирү.
4. Уку
мәсьәләләренең дөреслегенә, аны чишкәндәге үз мөмкинлекләреңә бәя бирә белү: уку мәсьәләләрен бәяләү
критерийларының дөреслеген билгели белү; максаттан чыгып, нәтиҗә һәм гамәл
ысулларын аера, эшләнелгән бәя һәм үзбәя критерийларын иркен куллана белү;
эшчәнлек максатыннан чыгып, бирелгән яки мөстәкыйль билгеләнгән критерийлар
нәтиҗәсендә үз эшчәнлегең продуктына бәя бирә белү.
5.
Үзконтроль нигезләрен яхшы белү, уку һәм танып-белү процессында үзбәя, карар
кабул итүне аңлы рәвештә сайлый белү: бер-береңне тикшерү процессында
үзеңнең, башкаларның уку һәм танып-белү эшчәнлеген күзәтә, анализлый белү;
шәхси белем алу эшчәнлегендә көтелгән нәтиҗәләрне реаль нәтиҗәләр белән
чагыштыра, нәтиҗәләр чыгара белү; уку ситуацияләрендә карар кабул итә белү
һәм җаваплылык хисе тою; мөстәкыйль рәвештә уңышыңның яки уңышсызлыгыңның
сәбәпләрен ачыклый белү, уңышсызлык ситуацияләреннән чыгу юлларын таба белү.
Танып-белү
күнекмәсе
6. Төшенчәләрне билгели,
йомгаклый, аналогияләрне таба, логик фикерләү, дөрес нәтиҗә һәм йомгак ясау
күнекмәләре: мөһим
һәм аннан бәйле сүзләрдән торган логик чылбыр төзү; ике яки берничә
предметның, күренешнең гомуми билгесен табу, аларның охшашлыгын аңлату; аерым
билгеләре буенча предмет һәм күренешләрне берләштерү, чагыштыру,
классификацияләү, факт һәм күренешләрне гомумиләштерү; фикер йөртүне
предметларны һәм күренешләрне чагыштыру һәм гомуми билгеләрне аерып алу
нигезендә төзү; алынган мәгълүматны, чишеләсе мәсьәләне контекст эчендә
интерпретацияләп аңлатып бирү.
7. Уку һәм танып-белү
мәсьәләләрен чишү өчен билге, символ, модель, схемаларны үзгәртү һәм куллана
белү күнекмәсе: предмет
һәм күренешләрне билге һәм символлар белән билгели; предмет һәм күренешләр
арасындагы логик бәйләнешне билгели, аларны билге, схемалар аша күрсәтү;
предметның яки күренешнең абстракт, реаль образын тудыру; мәсьәләнең шарты
яки чишелү ысулы нигезендә модель, схема төзү; туры, кыек, каршылыклы
исбатлау төзү; бирелгән предмет өлкәсен билгеләүче гомуми законнарны ачыклау
максатыннан модельләрне үзгәртү.
8. Аңлап
уку: үз
эшчәнлеге максатларына туры килгән, соралган информацияне тексттан табу;
текст эчтәлегендә ориентлашу, текстның тулы мәгънәсен аңлау.
9.
Экологик фикерләүне формалаштыру һәм үстерү, аны танып-белү: табигый тирәлеккә үзенең
мөнәсәбәтен билгели белү;
экологик
белемнәрне тарату, проект эшләр, модельләр, сочинениеләр, рәсемнәр аша
табигатькә үз мөнәсәбәтеңне белдерү.
10.
Сүзлекләр, башка эзләнү схемаларын актив куллана белү сәләтен мотивлаштыруны
үстерү: кирәкле
мөһим эзләнә торган сүзләрне билгеләү; электрон эзләү системалары белән
үзара бәйләнеш булдыру; эзләү нәтиҗәләрен үз эшчәнлегең белән чагыштырып
карау.
Коммуникатив
күнекмә
11.
Укытучы һәм яшьтәшләре белән бердәм эшчәнлекне оештыра, яшьтәшләре белән
төркемгә берләшә, индивидуаль һәм төркемдә эшли белү күнекмәсе булдыру.
Дәлилле итеп үз фикерен башкаларга җиткерә белү: бердәм эшчәнлектә мөмкин булган
рольләрне билгели белү; бердәм эшчәнлектә билгеле бер рольне башкара белү;
әңгәмәдәшеңнең позициясен аңлау һәм кабул итә белү; уку һәм танып-белү
процессында позитив мөнәсәбәтләр булдыру; үз фикереңне аргументлар китереп,
әдәпле яклый белү; үз фикереңә критик карау, үз хаталарыңны лаеклы рәвештә
таный белү һәм аны төзәтә белү; төркемдә уку эшчәнлеген оештыра белү (гомуми
максатлар билгели белү, рольләрне бүлешү, бер-берең белән уртак фикергә килү.
12. Үз
хисләреңне, фикерләреңне бирү, үз эшчәнлегеңне планлаштыру, язма һәм телдән,
монологик һәм контекстсөйләм төрләрен оста файдалана белү: коммуникация бурычларын
билгели белү һәм аңа туры килгән сөйләм чараларын сайлап ала белү; башка
кешеләр белән коммуникация барышында сөйләм чараларын сайлап ала һәм куллана
белү (парлы диалог, кече төркемдә һ.б.); диалог барышында үз фикереңне
дәлилләп бирә, партнер фикерен сорый белү, диалог барышында карар кабул итә
һәм аны әңгәмәдәшең белән яраштыра белү; тиешле сөйләм чаралары кулланылып
төзелгән оригиналь язма текстлар булдыру.
13.
Информацион-коммуникатив технологияләр өлкәсендә компетентлыкны формалаштыру
һәм үстерү: уку
һәм практик мәсьәләләрне чишү өчен кирәкле информацион ресурсларны ИКТ
чаралары аша эзләргә һәм максатчан кулланырга; информацион һәм коммуникатив
уку мәсьәләләрен чишү өчен, шулай ук: хат язу, сочинение, презентацияләүдә
компьютер технологияләрен куллана белү; мәгълүматне этик һәм хокукый
нормаларны истә тотып куллана белү.
|
1. Үзеңне Рәсәй гражданины итеп тою: ватандарлык; Ватанга, күпмилләтле
Рәсәй халыкларының үткәненә, бүгенгесенә хөрмәт, Ватаның алдында бурыч һәм
җаваплылык хисе, рус теле һәм Рәсәй халыклары телләренең кулланылышта
булуының әһәмияте. Үзеңне милләтеңнең вәкиле итеп тану; туган телеңнең, туган
төбәгеңнең, милләтеңнең тарихын һәи мәдәни мирасын белү. Рәсәй халыкларының
һәм дөнья халыкларының теленә, диненә, мәдәни мирасына хөрмәт белән
карау.
2. Мотивация нигезендә
белем алу һәм танып белүнең укучыларның үзлегеннән үсеш, үзлегеннән укып
белем алуга әзерлек һәм мөмкинлекләре.
3. Шәхси сайлау нигезендә
мораль (әхлакый) проблемаларны чишүдә компетентлык һәм камилләшкән мораль,
аң, әхлакый хисләр һәм әхлакый тәртип (үзеңне тоту) , үз гамәлләреңә аңлы һәм
җаваплы караш формалаштыру: диннәргә түземлелек, кешеләрнең дини
карашларына, хисләренә хөрмәт белән карау. Укуга җаваплы караш, хезмәткә
хөрмәтле караш формалаштыру, социаль кирәкле хезмәттә катнашу. Кеше
тормышында һәм җәмгыятьтә гаиләнең кирәклелеген аңлау, гаилә әгъзаларына
хөрмәт белән караш һәм кайгыртучан мөнәсәбәт.
4.Заманча дөньяның
социаль, мәдәни, тел, рухи төрлелеген истә тотып, дөньяга тулы бер караш
булдыру .
5.Башка кешегә, аның
уй-фикеренә, дөньяга карашына, мәдәниятенә, теленә, диненә карата аңлы,
хөрмәтле һәм игелекле караш булдыру. Башка кешеләр белән диалог оештырырга
әзер һәм сәләтле булу һәм үзара аңлашуга ирешү (үзеңне аралашуның тигез
хокуклы субьекты итеп тою, диалог буенча партнер образын төзүгә әзерлек,
мөмкин булган диалог оештыру ысулларын төзүгә әзерлек; кызыксынуларын,
эшчәнлекләрен (процедураларын) конверсияләү (үзгәртү) буларак, диалог
барышын оештыруга әзерлек; аралашу алып баруга әзерлек һәм сәләтлелек.
6.
Гомумкешелек нормаларын белү, төркемнәрдә һәм җәмгыятьнең төрле оешмаларында
үзеңне тоту кагыйдәләрен үзләштерү;
төрле яшь
кысаларында укучыларның мәктәп үзидарә эшендә һәм иҗтимагый тормышта катнашу;
яшүсмерләрнең
иҗтимагый оешмаларында катнашырга әзер тору; оештыру эшчәнлегендә
компетентлык кыйммәтләрен үзләштерү; бердәм башкарыла торган эшчәнлеккә уңай
караш тудыру;
анализ
ясау, проектлаштыру эшчәнлеген оештыру, шәхесара мөнәсәбәтләрдә отышлы
икеяклы хезмәттәшлек алымнарын булдыру;
Үзеңдә
лидерлык сыйфатларын тормышка ашыру ысулларын формалаштыру.
7. Сәламәт һәм куркынычсыз яшәү рәвеше
кыйммәтләренең формалашуы; кеше тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янаучы
(тудыручы) гадәттән тыш хәлләрдә коллектив һәм индивидуаль үз-үзенне тоту, юлларда, транспорта
үзеңне тоту кагыйдәләрен
формалаштыру.
8. Дөнья
һәм Рәсәй халыкларының сәнгать мирасын аңлау, эстетик характердагы иҗади эшчәнлекне
үзләштерү аша: төрле
этномәдәни гореф-гадәтләрне чыгалдыручы әдәби әсәрләрне аңлау сәләте; гомуми рухи мәдәният, тормышны
танып-белүнең үзенчәлекле ысулы һәм аралашуны
оештыру чаралары буларак,укучыларда әдәби культура нигезләрен формалаштыру; әйләнә-тирә дөньяны
эстетик, эмоциональ кыйммәт аша күзаллау; дөньяны эстетик, эмоциональ
кыйммәт аша үзләштерү, үз-үзеңне
күрсәтү һәм мәдәниятнең әдәби,
әхлакый киңлегендә ориентлаша белү сәләте; кеше матурлыгын аңлау аша,үз илеңнең мәдәният
тарихына хөрмәт; әдәби әсәрләрне өйрәнү ихтыяҗы булу; мәгънәви, эстетик һәм шәхескә юнәлтелгән
кыйммәт буларак, әдәби мәдәниятнең гореф-гадәтләренә актив мөнәсәбәт
формалаштыру.
9.Тормыштагы
төрле очракларда экологик ориентлашкан рефлексив бәя бирерлек һәм практик
эшчәнлек тәҗрибәсе булырлык, экологик фикер йөртүнең заманча дәрәҗәсенә туры
килерлек экологик культура
нигезләрен формалаштыру: табигатьне өйрәнергә, авыл хуҗалыгы хезмәте белән
шөгыльләнергә, табигатьне эстетик-нәфис итеп чагылдырырга, туризм , шул
исәптән экотуризм белән шөгыльләнергә, табигатьне саклау эшчәнлеген тормышка
ашырырга әзерлекле булу.
|
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.