Инфоурок Начальные классы КонспектыРазработка урока по татарскому языку

Разработка урока по татарскому языку

Скачать материал

Шадриков методикасы буенча төзелгән дәрес конспекты үрнәге.

4 нчы сыйныф.

Татар теле.

Дәреснең темасы: Кушма сүзләр.

Дәрес төре: яңа белем бирү дәресе.

Максат:

1.Укучыларга кушма сүзләр турында  белем бирү бирү һәм яңа теманың үзләштерелүен тикшерү (фәнни максат)

2. Өйрәнелгәннәрне билгеле бер системага салу, балаларның уйлау, фикерләү сәләтен, иҗади активлыгын, дөрес язу күнекмәләрен үстерү (коммуникатив максат)

3. Туган ягыбызга, табигатькә мәхәббәт тәбияләү, аның матурлыгын тоя белергә өйрәтү (тәрбияви максат)

Дәресне җиһазлау: компьютер,  диск, буяу карандашлары, таблицалар.

Дидактик материаллар: Уен өчен сүзләр (карточкалар).

Кулланылган әдәбият:

1.     Р.Х.Ягъфәрова “Татар теле”,4 нче сыйныф, 1- кисәк, 27-30 битләр.

2.     Я.Х.Абдрәхимова “Татар теленнән мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр. 3-4 сыйныфлар.”

Дәрес планы.

I. Оештыру өлеше.

II. Актуальләштерү өлеше.

III. Яңа материалны аңлату өлеше.

IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту өлеше.

V. Өйгә эш.

VI. Дәрескә йомгак

Дәрес барышы

1. Оештыру өлеше:

Укытучы: Исәнмесез укучылар! Кәефләрегез ничек? Бүген барыгыз да бармы? Сез дәрескә әзерме?

Укучылар: Исәнмесез! Кәефләр яхшы.

Дежур укучы: Бүген, авыру сәбәпле, класста Хөсәинов Нияз юк.

Укытучы: Яхшы. Аңлашылды. Тынычландык.

Укытучы:

Чыңлады көмеш кыңгырау

Безне дәрескә чакырып

Кызыклы дәресне башлыйк,

Парталар артына утырып.

Укытучы: - Әйдәгез бер- беребезгә уңышлар теләп дәресебезне башлап җибәрик.

Укучылар бер- берсенә: Уңышлар сиңа, яхшы билгеләр телим!

Укытучы: Укучылар игътибар белән беренче слайдка күз салыйк әле.

( 1 нче слайдта кроссворд һәм төрле агач рәсемнәре күрсәтелгән). Әгәр агач исемнәрен билгеле бер тәртиптә урнаштырсак, горизонталь буенча бер сүз килеп чыгар.

 

 

Ч

 

 

 

 

Ы

 

 

 

 

Р

И

 

К

У

Ш

М

А

А

С

Ы

Ә

Л

Е

А

 

Н

М

Н

К

 

 

А

 

 

 

 

Г

 

 

 

 

А

 

 

 

 

Ч

 

Укучылар:  рәсемнәргә карап, агач исемнәрен әйтәләр.

Укытучы: Укучылар,  рәхмәт! Сез бик тиз һәм дөрес итеп агач исемнәрен таптыгыз. Горизонталь буенча килеп чыккан сүзне Алия кычкырып укысын әле. Ә калганнар бу сүзнең бүгенге дәресебезгә нинди катнашы бар икәнен уйласыннар.

Укучыларның җаваплары:

- Без бүген дәрестә кушма сүзләр турында сөйләшәчәкбез.

- Кушма сүзләрнең ничек ясалуын өйрәнәчәкбез.

 - Кушма сүзләр кергән күнегүләр эшлиячәкбез.

Укытучы: Сезнең җавапларыгызны кабул итеп алам. Уйларыгыз дөрес.

Укытучы: Җавапларыгыз дөрес. Без бүгенге дәрестә  ике тамырны берләштерү ярдәмендә - кушма сүзләр барлыкка килүен ачыкларбыз. Кушма сүзләр ике тамыр кушылып ясалсада бер күренешнең исемен белдерә. Шуны ачыкларбыз. Һәр тамырның аерым – аерым мәгънәләрен тикшерербез. Күнегүләр өстендә кушма сүзләрне таба һәм аера белергә өйрәнербез. Кушма сүзләр өстәп сүз байлыгыбызны арттырырбыз.

2. Өй эшен тикшерү.

Укытучы: Укучылар әйдәгез яңа темага кереп киткәнче өй эшен тикшереп алыйк. Кемнәр өй эшен  бернинди авырлыксыз эшләде кулларын күтәрәләр.

Укытучы: - Рәхмәт. Кулларны төшердек.

Укытучы: - Ә кемнәр авырлык белән эшләделәр?

Укытучы: - Аңлашылды.

Укытучы: Ислам әйт әле, өй эшенә нәрсә бирелгән иде?

Ислам:  Дәреслекнең 26 нчы битендәге кагыйдәне ятларга һәм ясалма сүзләрнең биш төренә дә бишәр мисал уйлап язарга иде.

Укытучы: Рәхмәт, утыр. Кем кагыйдәне әйтеп бирә?

Укучылар кагыйдәне әйтәләр. Кагыйдә әйткәннәр булдырдыгыз, молодцы. Әйтә алмаганнар алар артыннан кабатлап баралар. Китапны ябып берничә кат әйтеп карыйлар.

Берничә укучыдан язылган сүзләре укытыла. Укучылар бер – берсеннән сүзләрен чагыштыралар.

-         Тамырга ясагыч кушымча ялгау юлы белән ясалган сүзләр

-         Ике тамырны берләштерү юлы белән ясалган сүзләр

-         Тамыр сүзләрне парлау юлы белән ясалган сүзләр

-         Сүзләрне тезү юлы белән ясалган сүзләр

-         Сүзләрне кыскарту юлы белән ясалган сүзләр аерым –аерым укылалар.

“Йомшагырак” укучының сүзләре тыңланыла. Гата кая хата җибәргәнен ачыклыйбыз. Дөреслибез.

Укытучы : Ә хәзер мин  ясалма сүзләр әйтәм, ә син әйдә ничек ясалуын аңлата бар.

Укытучы: Бал –лы. Укучы: Тамырга ясагыч кушымча ялгау юлы белән ясалган. Укытучы:Төн-боек. Укучы: Ике тамырны берләштерү юлы белән ясалган. Укытучы: әти-әни. Укучы: Тамыр сүзләрне парлау юлы белән ясалган. Укытучы: кушма сүзләр. Укучы: Сүзләрне тезү юлы белән ясалган.

Укытучы: БМО. Укучы: Сүзләрне кыскарту юлы белән ясалган.

Укытучы: Хәзер аңлашылдымы? Нәтиҗә ясыйбыз.

3. Яңа теманы аңлату:

Сүзләр бер яки берничә тамырдан торырга мөмкин. Шуңа карап аларның мәгънәләре дә үзгәрә. Мисал өчен аккош сүзен алыйк ак кош диеп язсак бөтенләй башка мәгънә килеп чыга. (тактага язып күрсәтү, мәгънәләрен укучылардан сорау). Шуңа күрә сезгә бүген мине бик игътибар белән тыңларга һәм дәрестә актив катнашырга кирәк булыр. Шуның нәтиҗәсендә генә сез сүз төзелешенең төрләрен, аларга кергән сүзләрнең ясалышын, дөрес язылышын өйрәнерсез.

Кушма сүзләр турында таблица өстендә әңгәмә, күзәтү һәм нәтиҗә ясау.

Матур язу минуты.

Укытучы: Укучылар тактага карыйк әле, сез анда нәрсә күрәсез?

(Тактага Р.Әхмәтҗановның шигыреннән ике юл язылган язу эленгән).

Карабодай кырларына карыйм,

Карабодай кыры – ак күбек.

                                         (Роберт Әхмәтҗанов)

Укытучы: Бу шигырь юлларында сезнең уйлавыгызча бүгенге темага кагылышлы сүз бар диеп уйлыйсызмы?

Укучыларның җаваплары: Әйе бар. Карабодай сүзе.

Укытучы: Алия син ничек уйлыйсың?

Алия: Мин дә шулай диеп уйлыйм.

2 нче слайд

Укытучы: Дөрес укучылар, бу юллардагы карабодай сүзе ике тамыр кушылып ясалган һәм бер үсемлекнең исемен белдерә.

Беренче тамыр Кара (нинди? Сыйфат)

Икенче тамыр Бодай (нәрсә? Исем)

Кара+бодай , шуңа күрә ул һәрвакыт кушылып языла.

Укытучы: Хәзер инде бу шигырь юлларын матур итеп дәфтәргә язып куябыз.

Бүгенге число. Унынчы октябрь. Сыйныф эше. Кушма сүзләр.

(Укучылар туры утырабыз. Ручканы дөрес тотабыз. Ислам дәфтәреңне дөрес куй.)

Сүзлек диктанты.

Йомры, көнбагыш, зинһар,карабодай, күкчәчәк, бәет, гөлҗимеш, гөлчәчәк, төнбоек, көнчыгыш.

Укытучы: Укучылар (3 нче слайдка) карап сүзләребезнең дөрес язылышын тикшерәбез, хаталар булса  хаталы сүзләрне дөресләп аска язабыз.

Укытучы: Ә хәзер  сүзлек диктантыннан ике тамырлы сүзләрне эзлибез, тапканнарының тамырларын гади карандаш белән күрсәтеп барабыз.

Укучыларның җаваплары: Көн + багыш, кара + бодай, күк + чәчәк, гөл+җимеш, гөл + чәчәк, төн + боек.

Укытучы: Күргәнегезчә, балалар, бу сүзләр ике тамырдан тора. Алар ничек языла? (кушылып). Ничә басым белән әйтелә? Әйтеп карагыз. Әйе, дөрес, бер басым белән әйтелә. Аларның тамырлары бер үк мәгънә белдерәме? Мәсәлән, көнчыгыш сүзендә көн һәм чыгыш тамырларының мәгънәләре берүкме? Дөрес, алар төрле мәгънәдә, ә кушылып язылгач, алар шулай ук ике мәгънә белдерәме? Дөрес, алар кушылгач бер генә мәгънә белдерәләр.

Укытучы: Шушы күнегүдән чыгып кайсыгыз нәтиҗә ясап карый?

Укучылар: Ике тамыр кушылып ясалсада бер күренешнең исемен белдерә торган сүзләр кушма сүзләр дип аталалар.

Кушма сүзләр ике тамырдан ясалалар.

Укытучы: Кушма сүзләр ни өчен кирәк диеп уйлыйсыз?

Укучылар: Алар телебезне баеталар, матурлыйлар.

Укытучы: Сирәк кенә сүзләр өч тамырдан да торырга мөмкин: акбүзат

Укытучы: Булдырдыгыз. Мин сездән моны көткән идем.

Укытучы: Сез дөрес эшләдегезме икән? Фикерләрегез дөресме икәнен белү өчен дәреслекнең 27 нче битендә язылган  кагыйдәне укып китик әле.

Укытучы: Илшат ашыкмыйча, иптәшләрең аңларлык итеп кагыйдәне укып күрсәт әле.

Илшат кагыйдәне укый.

Димәк кушма сүзләрне сүз ясалышының башка төрле сүзләреннән ничек аерырга була?

Алар ике яки өч тамырдан ясала, бер мәгънә белдерә, һәм бер басым белән әйтелә.

Укытучы: Рәхмәт. Кагыйдә берничә кат кычкырып укыла. Пышылдап уку ысулы белән үзлектән укыйлар.

Берничә укучы китапны ябып кагыйдәне әйтеп карыйлар. Калганнар аларның артыннан  пышылдап кабатлап баралар.

4 нче слайд. Күзгә физминутка ясыйбыз. Күзләрне хәрәкәтләндерәбез.

Укучылар әйдәгез “Парыңны тап” дигән бер уен уйнап алабыз. Өстәлгә төрле сүзләр язылган карточкалар таратыла. Һәр укучы берәр сүз ала (түгәрәккә басалар) һәм чиратлап кычкырып укый башлыйлар. Укыган саен һәр укучы үзенең парын табып аның янына килеп басарга тиеш була.

Мәсьәлән: төн –боек, тере-көмеш,су-үсем һ.б.

Урыннарыбызга утырдык. Дәфтәрләребезгә үзебез уйлап өч кушма сүз язып куябыз.

Укытучы: Укучылар сезгә тагын шуны әйтәсем килә. Кушма сүзләр ике тамырны кушу ысулы белән генә ясалмыйлар, алар сүзтезмәләрдән дә ясалырга мөмкиннәр. Мисал өчен алма агачы дигән сүзтезмәне алыйк. Бу сүзтезмәне кушсак алмагач дигән кушма сүз килеп чыга.

Рус сүзләрен татарчага тәрҗемә иткәндә дә кушма сүзләр килеп чыга. Мисаллар китерәм: всегда – һәрвакыт, босиком –яланаяк. Без болар белән күнегүләр эшләгәндә очрашырбыз. Игътибарлы булыгыз.

4.Ныгыту

1. Дәреслектән күнегүләр эшләү.

27 нче бит 49 нчы күнегү.

Укучылар күп нокталар урынына кушма сүзләр куеп, текстны  күчереп язалар.

Куелган сүзләрнең ике тамырлы булуларын дәлилләп күрсәтү.

2. Мөстәкыйль эш

1 нче варианттагы укучылар сүзтезмәләрдән кушма сүзләр ясыйлар,

2 нче варианттагы укучылар рус сүзләреннән кушма сүзләр ясыйлар.(Сүзлекләр ярдәмендә эшләргә мөмкинлек бирелә)

Эшләп бетергәч дәфтәрләрен алмаштырып берсен –берсе тикшерәләр. Бер –берсенең эшләренә бәяләр куялар.

3. Карточкалар белән эш. (Тиз эшләп бетергән укучыларга)

К

Т

Ө

Н

Б

О

Е

К

 

 

Ө

С

У

Ү

С

Е

М

 

 

 

Н

М

Е

Ң

Ь

Я

Ф

Р

А

К

Ч

Ы

Г

Ы

Ш

 

 

 

 

 

Кушма исемнәрне табып, буяу карандашлары белән, һәрберсен аерым төскә буяп  чыгарга.

4. Тактада эш.Бер укучы 51 нче күнегүдәге калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрне күчереп яза һәм телдән сүзләрнең ясалышын аңлата.

5. “Сүзләр лотосы” уены. Бер тамырлы һәм ике тамырлы сүзләр язылган карточкалар бирелә. Ике укучы такта янына чыгарыла, үзләренә тиешле сүзләрне аерып җыялар.

5.БәяләүДәрестә актив катнашкан, тактада эшләгән укучыларга һәм мөстәкыйль эшләр өчен көндәлеккә билгеләр куела.

6. Өй эше бирү

28 нче бит 52 нче күнегү.  Күнегүдә бирелгән сүзләрне кулланып, “Шифалы үләннәр” темасына кечкенә хикәя төзе. Иҗади эш итеп язып алып килергә.

7. Йомгаклау.1.ӘңгәмәУкытучы: Укучылар без бүгенге дәрестә нинди яңалыклар белдек? -Сезгә дәрес ошадымы?

Бүген алган белемнәрегезне киләчәктә кулланырсыз диеп ышанып калам. Сау булыгыз. Дәрес тәмам.

 

 

 

1     класс (№1)

Авазлар һәм  хәрефләр

 

1.Мәсьәлә  сүзендә  ничә  аваз  бар?

А) 7

Б) 6

2. Альбом  сүзендә  ничә  хәреф  бар?

А) 6

Б) 5

3. Ялгыз  сүзендә  ничә  аваз  бар?

А) 5

Б)6

4. Көньяк  сүзендә  ничә  хәреф  бар?

А) 6

Б) 5

5.Түбәтәй  сүзендә  ничә  сузык  аваз  бар?

А) 4

Б) 3

6. Калфак  сүзендә  ничә  тартык  аваз  бар?

А) 4

Б) 5

7. Алъяпкыч  сүзендә  ничә  тартык  аваз  бар?

А) 5

Б) 4

8. Күлмәк  сүзендә  ничә  сузык  аваз  бар?

А)2

Б) 3

9. Китап  сүзендә  ничә  нечкә  сузык  бар?

А) 2

Б) 1

10. Өчпочмак  сүзендә  ничә  калын  сузык  бар?

А) 3

Б) 2

11. Чәк-чәк  сүзендә  ничә  саңгырау  тартык  бар?

А) 4

Б) 2

 

                        

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Разработка урока по татарскому языку"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Менеджер гостиничного комплекса

Получите профессию

Интернет-маркетолог

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 672 064 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 27.06.2017 759
    • DOCX 28.9 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Хайруллина Рушания Шакирзяновна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 8 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 12283
    • Всего материалов: 14

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Секретарь-администратор

Секретарь-администратор (делопроизводитель)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Финансовая грамотность для обучающихся начальной школы в соответствии с ФГОС НОО

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 561 человек из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 3 497 человек

Курс повышения квалификации

Продуктивность учебной деятельности младших школьников общеобразовательного учреждения в рамках реализации ФГОС НОО

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 225 человек из 64 регионов
  • Этот курс уже прошли 6 060 человек

Курс повышения квалификации

Организация и проведение культурно-досуговых мероприятий в соответствии с ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 20 человек из 15 регионов
  • Этот курс уже прошли 172 человека

Мини-курс

Введение в медиакоммуникации

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Брендинг и архитектура бренда: создание уникальности и цельности в маркетинге

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Идеи эпохи Просвещения: педагогическое значение для современности

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе