Укытучы. Кадерле
укучыларым, хөрмәтле әти-әниләр, кунаклар! Бүген зур бәйрәм - Әлифба бәйрәме!
Әле 1 сентябрь иртәсендә генә мәктәп бусагасын тәүге мәртәбә атлап кергән нәни
дусларыбыз бүген беренче җиңүләрен бәйрәм итәләр.
Хәрефләр белән танышу, сүзләр төзү
җиңел булмады. Әмма сез тырышып белем алдыгыз: укырга, язарга, матур итеп
сөйләшергә, әдәпле булырга, өлкәннәрне һәм кечеләрне хөрмәт итәргә, акыллы,
тәртипле булырга өйрәндегез. Чын күңелдән котлыйм сезне, укучылар!
Сезнең һәркайсыгызга
шатлык-куанычлар, ныклы сәламәтлек, яңадан-яңа уңышлар телим.
Күчкәнме бу залга -дөньяның бар яме.
Күңелләр түрендә әлифба бәйрәме.
Бу матур бәйрәмгә кушыл, дус, әйдәле
Дөньяны гөрләтсен Әлифба бәйрәме.
Укучы: Бүген бездә зур бәйрәм,
Һәммәбез дә шат безнең.
Соңгы битен укыдык
Кичә Әлифбабызның!
Укучы:
Без бит хәзер һәммәбез дә
Укый-яза
беләбез.
Моның өчен Әлифбага
Бик зур рәхмәт, диябез!
Укучы: Әлифбам өйрәтте
Хәрефләр танырга,
Тукталып тормыйча,
Гел
алга барырга.
Укучы: Һәр көн бер авазның
Исемен белдек без.
Сузыкка,
тартыкка
Аларны бүлдек
без.
Укучы:
Сузыкны җырладык
Туган тел көенә.
Ә
тартык сузылмый,
Җырламый һич кенә.
Убырлы карчык. (Ишек кырыеннан башын тыгып ,
шыпырт кына) Мулла Иле мәктәбендә Әлифба бәйрәме икән. А-ах, көнләшәм шул
кешеләрдән, укырга, язарга өйрәнәләр дә әллә ниләр беләләр. Матур киенәләр,
укыгач яхшы өйләрдә торалар, рәхәтләнеп яшиләр. А-ах, нишлим икән, ничек кенә
шул бәйрәмнәрен булдырмый калырга икән? Шүрәле-е, тап инде бер чара.
Шүрәле. Әһә, таптым. Әйдә, без аларга
сораулар бирәбез. Шул сорауларга җавап бирә алмасалар, адәм көлкесенә
калачаклар. Бәйрәмне ташлап качачаклар.(Сөенеп, сикергәлиләр.)
1 укучы. - Әлифба, әлифба,
Беренче битеңне
Ачкан көн хәтердә
Зур бәйрәм
шикелле.
2 укучы. Иң якын дустыбыз
Булдың син гел
безнең.
Һәр хәреф елмаеп
Әйтте үз исемен.
3 укучы. Әлифба, әлифба,
Китәсең бит инде,
Җыр итеп җырлыйбыз
Иң соңгы битеңне.
4 укчы. И, Әлифбам,
Син – тәүге
фәннәрнең
Тәүге баскычы.
Син кадерле,
Син туган телемнең
Алтын ачкычы.
( Җыр “Туган тел”)
Шүрәле. Менә килеп тә җиттек. Бәйрәм
башланган инде.
Укытучы. Балалар, безнең бәйрәмгә
чакырылмаган кунаклар да килгән бит. Исәнмесез, кадерле кунаклар. Рәхим итегез,
түрдән узыгыз!
Шурәле. Ай! Нинди матур балалар.
Азрак кети-кети уйнарга иде шулар белән.
Убырлы карчык. Син бит алар белән уйнарга
килмәдең.
Укытучы. Ә сез нигә килдегез,
кунаклар?
Убырлы карчык. Без бәйрәмне булдырмас өчен
килдек. Без кешеләрдән көнләшәбез. Аларның мәктәпләрдә белем алып, яхшы
яшәүләре, җыр-биюләре ачуыбызны чыгара.
Укытучы. Ә-ә, менә эш нәрсәдә икән. Ә
сез безгә ничек комачауламакчы буласыз сон?
Убырлы карчык. Сезнең
тапкырлыгыгызны, зирәклегегезне сынап карамакчы булабыз.
Шүрәле. Табышмакларга җавап
бирәлсәгез, безне җиңдек дип уйларсыз.
Убырлы карчык. Карурманда
йөридер, кети-кети уйныйдыр.(Шүрәле)
Шүрәле. Г.Тукай әкиятендә Шүрәленең
бармагын кыскан герой.(Былтыр)
Убырлы карчык. Туган тел шигырен кем язган?
(Г.Тукай)
Убырлы карчык. Ай, молодцы, бар
табышмакларга да дөрес җавап бирделәр.
Шүрәле. Убырлы, мин боларга карап
соклана да, башладым бит әле. Кыска гына вакыт эчендә никадәр нәрсә
өйрәнгәннәр. Әйдә, шуларны гына карап утырыйк.
Укытучы. Әйдәгез, бәйрәмебезнең
кунаклары булырсыз. Ә без укучылар дәвам итик.
Укытучы: Укучылар, әйдәгез, Әлифбаны
бәйрәмгә чакрыйк әле.
Ә хәрефе. «Әни» дип телем ачылган,
Әни сөйгән, назлаган.
Кайсыбыз соң дәфтәренә
«Ә» хәрефен язмаган.
Л хәрефе. Күзләремнән яшьләр чыкты,
Капкан идем лимонны.
Сары булгач, бик тәмле дип
Белгән идем мин аны.
И хәрефе. Иген үскән, биек үскән,
Башаклары тулып пешкән!
Комбайннар туктап тормый,
Ашлык суга җырлый-җырлый.
Ф хәрефе. Фил бүрәнә ташып йөри
Кара урман эчендә.
Һаман тора күз алдымда,
Күрсәм дә тик... төшемдә.
Б хәрефе. Бөрлегәнем, җиләгем, дип
Иркәли мине әни.
Мин бит әле бик кечкенә,
Мин бит әле бик нәни.
А хәрефе. «А» хәрефе
алмада,
«А» хәрефе агачта.
«А» хәрефен яратабыз,
Өйрәнәбез иң башта.
Балалар: Әлифба, Әлифба, Әлифба!
Әлифба: Исәнмесез дусларым.
Балалар:
Исәнме, Әлифба!
Әлифба:
Минем кадерле нәни дусларым, хөрмәтле әти-әниләр, мөхтәрәм кунаклар! Әле
кайчан гына 1 нче сентябрьне бөтен гаиләгез белән көтеп алган идегез. Сезгә
хәрефләрне тану, алардан иҗекләр, сүзләр төзү, укырга өйрәнү җиңел булмады.
Әмма сез югалып калмадыгыз, тырыштыгыз, өйрәндегез.
Мин сезгә
мактау кәгазьләре алып килдем. Һәм сез моңа лаек диеп уйлыйм.
( мактау кәгазьләре тапшыру)
(Җыр
“Әлифба”)
Укытучы. Татарча да яхшы бел,
Урысча да
яхшы бел.
Икесе дә
безнең өчен,
Иң кирәкле
затлы тел.
Кызыл Калфак керә. Ул балалар
белән русча сөйләшә.
Кызыл Калфак. Здравствуйте, ребята.
Укучылар. Здравствуй, Красная
шапочка.
Кызыл Калфак. А знаете, куда я иду?
Укучылар. Красная шапочка
К бабушке идёт.
Кызыл Калфак. Да, ребята,
я иду к бабушке. Вот для неё собрала ягоды Они не простые, а с заданиями.
Поэтому я не могу их положить в корзину. Ребята, помогите мне, пожалуйста.
(Балалар җиләкләрне алалар.
Аларның артына биремнәр язылган.)
Кызыл Калфак. Спасибо, ребята! До свидания! Я побежала
к бабушке.
Укучылар. До свидания.
(Атылып-бәрелеп бер малай керә)
Малай: Әй, нәрсә дип барыгыз да җыелды монда?
(Малай әле кызларның чәчен тарта, әле
малайларның аркасына төртеп йөри)
Укытучы: Кем син? Кайсы мәктәп укучысы? Өй эшләрен дә
әзерләп йөрмидер әле? Үзе шулкадәрле тәртипсез.
Малай: Мин укучы түгел, өй эшләрен дә эшләмим. Сез
дә эшләмәгез. Нәрсәгә ул өй эше, рәхәтләнеп уйнамыйча?
Укытучы: Безнең балаларны
әшәкелеккә өйрәтеп йөрисең бит син. Һич кенә дә танымыйбыз бит. Кем соң син,
исемең ничек?
Малай: Белмәсәгез ,белегез (Кофтасын салып ыргыта
анда 2 ле язуы килеп чыга.) “2 “ле билгесе булам мин! Сезнең янда
калырга дип килдем.
Укытучы: Ә менә ни өчен тәртипсез, икән бу, исәнләшә
дә белмәде, балаларны кыерсытты . Бары тик 2легә укучы гына эшли
ала бу эшләрне. Балалар, безнең арада андый бала бармы соң?
Укучылар: Ю-юк.
Укытучы: Дөрес , балалар, безнең арада андый укучы юк.
Димәк, 2ле дә безнең арада калырга тиеш түгел , без сине кабул итмибез
(Малай елый, төзәлергә сүз бирә, бәйрәмдә кала.)
Ялкауланмаска, 2ле алмаска,
Тырыш булырга, 5ле алырга.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.