Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Начальные классы / Рабочие программы / Сыйныфтан тыш эшчәнлек "Әхлак һәм физик тәрбия бердәмлеге" юнәлеше.
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

Сыйныфтан тыш эшчәнлек "Әхлак һәм физик тәрбия бердәмлеге" юнәлеше.

библиотека
материалов

Әхлак һәм физик тәрбия бердәмлеге” юнәлеше



Сәламәт яшәү өчен чыныгуның файдасын ачыклау; сәламәт яшәүдә ата- ананың ролен күрсәтү.






10.

Нәрсә ул дуслык?

1

Танып белү әңгәмәсе.

дуслык төшенчәсен, мәгънәсен аңлату; дус яшәү ихтыяҗын булдыру.



11.

Дусны табу җиңел, саклавы авыр.

1

Танып белү әңгәмәсе. Уен.

Дустыңны гафу итә белү, ачу сакламау; тәкәбберлек начар сыйфат икәнен ачыклау.



12.

Гаилә әгъзаларына хөрмәт. Туганлык.

1

Танып белү әңгәмәсе. Рәсемнәр белән эш.

гаилә әгъзаларына карата хөрмәт хисләрен булдыру



13.

Өлкәннәрне хөрмәт итү.

1

Танып белү әңгәмәсе.

барлык кешеләрне яратырга, хөрмәт итәргә өйрәнү;




14.

Нәрсә ул холык? Тыңламаучанлык.

1

Танып белү әңгәмәсе.

Тыңламаучанлыкның нәрсәдән килеп чыгуын аңлау; ярамый дигәнне үзеңә әйтә белү; начар гадәтең булса шуны төзәтү.



15.

Уңай һәм тискәре эмоция.

1

Танып белү әңгәмәсе.

Нәрсә ул эмоция соравына җавап эзләү. Аның уңай һәм тискәре якларын ачыклау.



16.

Мәрхәмәтлелек. Йомшак күңеллелек.

1

Танып белү әңгәмәсе.

мәрхәмәтлелек һәм йомшак күңеллелек сыйфатларын булдыру



17.

Тапкырлык. Зирәклек .

1

Танып белү әңгәмәсе. Уен.


тапкырлык һәм зирәклек сыйфатларын тәрбияләү.



18.

Комсызлык һәм ялган.

1

Танып белү әңгәмәсе.

Тискәре сыйфатларны үзеңдә таба белү һәм аларны бетерү өстендә эшләү.



19.

Нәрсә ул караклык? Каракны төзәтеп буламы?

1

Танып белү әңгәмәсе. Уен.

Караклыкның нәрсәдән килеп чыгуын аңлау; начар гадәтең булса, төзәтү.



20.

Чиста күңел- мәрхәмәтле гамәл.

1

Танып белү әңгәмәсе. Уен. Рәсемнәр ясау.

Мәрхәмәтле булырга өйрәнү; чиста күңеллек сыйфатын үзеңдә булдыру



21.

Яхшылык эшләргә ашык!

1

Танып белү әңгәмәсе.

Яхшылык эшли белергә өйрәнү; бу сыйфатларны үзеңдә булдыру



22.

Тыйнаклык кешене бизи.

1

Танып белү әңгәмәсе.

Тыйнак булу нәрсәгә кирәк, үз-үзеңдә тыйнаклык сыйфаларын булдыру



23.

Начар гадәтләрдән үзеңне ничек сакларга?

1

Танып белү әңгәмәсе. Уен.

начар гадәтләрне узеңдә булдырмаска өйрәнү.



V. Белем. Хезмәт.

24.

Белемлелек. Ни өчен кешегә күп укырга кирәк?

1

Танып белү әңгәмәсе. Уен. Китапханәгә керү

Китапны ярату, кадерен белү һәм саклау; китап уку аша белемеңне арттыру.



25.

Акыллы дип нинди кешегә әйтәләр?

1

Танып белү әңгәмәсе. Уен.

Акыллы, белемле булуга омтылу.



26.

Хезмәт һәрвакыт кирәкле шөгыль.


Танып белү әңгәмәсе. Уен.

Үз-үзеңдә ялкаулыкны булдырмау; эшнең әһәмиятен күрсәтү; эш яратырга өйрәнү.



27.

Һәр һөнәр мактаулы!

1

Танып белү әңгәмәсе. Уен.

Һөнәр турында белемнәрне ныгыту;Үскәч кем булырга теләүне ачыклау, аңлау.



28.

Үз-үзеңдә тырышлык тәрбияләү.

1

Танып белү әңгәмәсе.

Тырышлык нәрсәгә кирәк һәм нәрсәгә китерүен аңлау;үз-үзеңдә ялкаулык булдырмаска өйрәнү;




29.

Ялкаулыкны җиңә белү кирәк!


1

Танып белү әңгәмәсе.


Ялкаулык- хурлык төшенчәсен тирәнтен аңлау;




VI. Халык традицияләре һәм гореф - гадәтләре.


30.

Халык традицияләре һәм гореф гадәтләре.

1

Танып белү әңгәмәсе. Уен.

Татар халкының гореф гадәтләрен өйрәнү, үзеңдә булдыру



31.

Ипи тоз-якты йөз. Кунакта үзеңне ничек тотарга?

1

Танып белү әңгәмәсе. Уен.

Кунакта үз-үзеңне тота белү; кунакчыл булырга өйрәнү.



32.

Кеше- җирнең гүзәл чәчәге”

1

Танып белү әңгәмәсе. Уен.

өйрәнгән материалларны дөрес файдалану



33.

Минем гимназиям. Гимназиянең традацияләре.

1

Танып белү әңгәмәсе.

Гимназия турында яхшы фикер формалаштыру;гимназиянең традицияләрен искә алу.



34.

Йомгаклау. Гимназиягә багышлана.

1

Әти-әниләр өчен бәйрәм кичәсе. Уеннар.

аралашу, этик нормаларны практикада тиешле дәрәҗәдә куллану


























Аңлатма язуы.

Бүген илебезнең мәгариф системасында укыту һәм тәрбия эчтәлеген яңарту процессы бара. Аның үзәгендә укучы шәхесе тора. Шуңа күрә тирән белемле, югары әхлаклы, зыялы, сәламәт шәхес тәрбияләү – укыту-тәрбия системасының төп бурычы булып тора. Уку һәм тәрбия бер-берсен тулыландырып, бер максатка корылып алып барганда гына нәтиҗәле була.Балалар һәм яшүсмерләр арасында төрле ямьсез күренешләрнең ешая баруы берәүгә дә сер түгел. Бүгенге тормышыбызда мәдәният һәм әхлаклылык дигән мөһим сыйфатларның какшавы нык чагыла. Шуңа күрә дә әхлак тәрбиясенә игътибарны көчәйтү мөһим һәм кирәк.

Әхлакый тәрбия дигәндә, без бай рухи сыйфатлар, этик нормалар булдыру һәм үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен төшендерү максатыннан, яшь буынга системалы тәэсир итүне аңлыйбыз. Әхлак тәрбиясенең төп урыны – гаилә. Ата-ананың шәхси үрнәге, йогынтылы сүзе, ягымлы һәм таләпчән мөгамәләсе тәрбиянең нигезен тәшкил итә. Ни кызганыч, хәзер күп гаиләләрдә нәкъ шулар җитешми. Ата-аналарның күбесе “дөнья куа”, баласын кешедән ким-хур булмаслык итеп киендерергә, тукландырырга тырыша. Шуңа күрә аларның тәрбия белән шөгыльләнергә вакыты да калмый.

Әхлак тәрбиясе процессында укытучы-тәрбиячеләренең роле зур. Алар тиешле шартларны тудыра, эшне оештыра, балаларның укуы, хезмәте, сәламәтлеге, ялы, уены һәм һәртөрле эшчәнлеге дәвамында әхлак мөнәсәбәтләрен тиешле якка юнәлтә.

Әхлак тәрбиясе бирүнең төп бурычлары укучы балада әхлак тәҗрибәсе тудырудан гыйбарәт. Яхшыны яманнан, яманны яхшыдан аера белү сыйфатлары кешедә яшьтән үк тәрбияләнә. Ул аларны көндәлек тормышы, эше, эшчәнлеге, башкаларга мөнәсәбәте белән ныгыта гына бара. Балачакта барлыкка килгән әхлак нормалары кешене гомер буена озата бара. Бөек галимебез Ризаэтдин Фәхретдин сүзләре белән әйтсәк, “Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”.

Әхлак тәрбиясе бирүнең нәтиҗәләре тиз күренми. Мәсәлән, тапкырлау таблицасын берничә көн, бер атнада ятларга мөмкин. Ә әхлак тәрбиясен биргәндә бер үк нәрсәне күп тапкырлар, озак вакыт дәвамында искә төшереп, тормыштан мисаллар китереп кенә аңга илтеп җиткереп була. Шуңа күрә, әлеге эшне системалы алып барырга кирәк дип саныйм.

Әхлак тәрбиясенең тагын бер баскычы – үз-үзеңә бәя куярга өйрәнү. Биргән җавабыңны, кылган гамәлләреңне һәрдаим анализлап, бәяләп бара белү, сыйныфташларыңнан үзең турындагы фикерләрне ишетү- мөһим нәрсә. Әхлак дәресенең уку мәсьәләсен чишү этабында башкарылган биремнәрнең берсе- дәрестә куелган проблемадан чыгып, үз-үзеңне тәрбияләү планын төзү.

Программа нигезенә ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган Татарстанның атказанган укытучысы Вил Казыйханов тарафыннан эшләнгән “Әхлак тәрбиясе”, “Как проводить уроки нравственности?”, Роза Шәяхмәтованың “Әдәплелек дәресләре ”, К.В.Закирова тарафыннан төзелгән “Көч һәм рух тамырлары” (әдәплелек дәресләре өчен хрестоматия) китапларына һәм мәшһүр галим Риза Фәхреддин хезмәтләренә нигезләнеп төзелде.



Әхлак тәрбиясе бирү дәресләренең максатлары, бурычлары

  • Матур яшәү кагыйдәләренә өйрәтү;

  • Эчке матурлык сыфатларын күрсәтү;

  • Хезмәтнең яшәү чыганагы икәнлегенә төшендерү;

  • Укучыларда милли үзаң һәм әхлаклылык тәрбияләү;

  • Гаилә белән элемтәне, хезмәттәшлекне ныгыту;

  • Милли гореф-гадәтләрне саклау, милли үзаң формалаштыру;

  • Балаларны сәламәтлекләрен сакларга һәм ныгытырга өйрәтү;

  • Милли һәм гомумкешелек сыйфатларын тәрбияләү;

  • Эчке матурлык сыйфатларын күрсәтү;

  • Начар гадәтләрнең зыянын аерым мисалларда аңлату, эчке матурлык сыйфатларын күрсәтү;

  • Олыларга, кечеләргә һәм, гомумән, кешегә ихтирам, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек тәрбияләү;

  • Әдәп әхлак нормаларын системалы рәвештә балаларның аңында формалаштыру;

  • Үз-үзеңне тәрбияләү өстендә һәрдаим шөгыльләнергә кирәклеген аңлау.

Укыту формасы һәм методлары: дәрес-әңгәмә, дәрес-уен.

Эш программасы түбәндәге өлешләрдән тора: аңлатма язуы, программаның эчтәлеге, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр, әхлак дәресләре тематикасы.



Әхлак тәрбиясе бирү дәресләре программасының эчтәлеге һәм структурасы

Әхлак тәрбиясе бирү дәресләре программасында 34 сәгать каралган һәм ул 6 булектән тора.

1. Исәнләшү. Хокук һәм бурычлар - 5 сәг.

2. Көндәлек режим. Сәламәтлек – 4 сәг.

3. Дус булу әхлагы . Туганлык - 4 сәг.

4. Рухи сыйфатлар. Холык- гадәт - 10 сәг.

5. Белем. Хезмәт - 6 сәг.

6. Халык традицияләре һәм гореф гадәтләре – 5 сәг.



Мәгълумат һәм белем бирү чыганаклары

1. Хуҗиәхмәтов Ә., “ Әхлак тәрбиясе”, 2012 ел.

2. Шәмсетдинов Г. “ Әхлак тәрбиядән башлана”, 2013 ел.

3. Ризаэддин Фәхреддин “Балаларга үгет-нәсыйхәт”, 2014

4. Казыйханов В. “ Әхлак дәресләре ”,2013 ел.

5. Җәләлиев Ш. “Акыл яшьтә түгел – башта”, 2004 ел.

6. К.В.Закирова “Көч һәм рух тамырлары” Казан, «Мәгариф» нәшрияты.






Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 10.11.2016
Раздел Начальные классы
Подраздел Рабочие программы
Просмотров77
Номер материала ДБ-338773
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх