Мин табигатьнең иң гүзәл җиренең Мөслим
районы Тойгелде авылында яшим.Авылыбыз бик матур урынга урнашкан.Аның кырынан
Мәллә елгасы ага. Елганы челтерәп акан чишмәләр баетып тора.Авылыбыздан
ерак түгел Дөм каен урнашкан.Авылыбыз зур,матур.Әгәрдә мин
милионер булсам.Авылны яшләр өчен
бөтен тырышлыгымны куяр идем.
Елга,инешләрне,чишмә һәм күлләрне чистартыр идем.Күлдә төрле тәрдәге балыклар
үрчетер идем.Чишмә буена мосафислар ял итсен өчен матур бисеткалар,түгәрәк
өстәлләр,атынгычлар ясатыр идем.Чишмәнең тирә юненә төрле декоротив агачлар,күп
төрдәге чәчәкләр утыртыр идем.Авылыбызга яңа балалар бакчасы,мәдәният йорты,яңа
мәчет салдырыр идем.Үзем укыган мәктәпкә зур спорт зал ,иркен ашхәнә ,басен,кичәләр
өчен актывый зал,уен бүлмәсе төзетер идем.
Авылымның һәр урамына
асфальт юл салдырыр идем.Һәр бер йортка Ташлыяр чишмәсе суы кертер идем.Авылның
уртасына зур гипермаркет,кино театр ,аква—парк,карусель,цырк,зоопарк, ясатыр идем.Безнең
авылның барлык кешесенә үз авылында эше булдырыр идем.Авылымның зиарыатын чиста
тотыр идем,әтинең кәбере өстенә алтыннан зур һәйкәл куедырыр идем.
Мәктәп белән
балалар бакчасының уртак борчуы булып елдан-ел балалар саны кимү тора. Минемчә
бу мәсьәләне хәл итеп була. Беренчедән, күп балалы гаиләләргә акчалата ярдәм
күрсәтергә, икенчедән, күченеп кайткан яшь гаиләләрне йорт һәм эш белән тәэмин
итәргә, өченчедән, балалар өчен бөтен таләпләргә җавап биргән шартлар
тудырырга: спорт һәм уен мәйданчыклары төзергә, балалар өчен махсус кибет, күл
буйларына ял итү аттракционнары, кызыну һәм балык тоту урыннарын булдырырга.
Балаларның сәләтләрен ачу һәм вакытларын буш үткәрмәү максатыннан, төрле
кызыклы һәм мавыктыргыч түгәрәкләр оештырырга. Әйе, болар барысы да күп акча
сорый, әмма мин балалар өчен акча җәлләргә җыенмыйм.
Балалар гына
түгел, өлкәннәрнең борчулары белән дә шөгыльләнәсе була. Иң зур һәм мөһим
мәсьәлә булып, аларның хезмәт хакы тора. Урманчының эше авыр, куркыныч һәм ул
төрле һава шартларында эшләргә мәҗбүр. Боларның барысын истә тотып, аларның эш
хакын 15 меңнән дә ким итмәскә. Өлкәннәрнең сәламәтлеген кайгырту максатыннан,
бистәбездә ял йорты төзергә. Анда иң яхшы табибларны чакыртырга һәм барлык
шартларны тудырырга. Авыр эш атнасыннан соң матур ял итү дә комачауламас.
Мәдәният йортын, спорт сараен бөтен көченә эшләтергә.
Мин зур үскәч
бәлки зур акчалы кешедә булмасмын ,ләкин туган авылымның матурлыгы,төзеклеге
өчен кулымнан килгәннең барысын да эшләргә тырышачакмын.Аның өчен тырышып
укырга,тәртипле,тәүфикълы бала,чын “Кеше” булып үсәргә кирәк.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.